Мәктәпсез тормыш
Бүген тормышыбызны мәктәпсез күз алдына китерү кыен. 7 яше тулдымы, күпчелек балалар гыйлем йорты бусагасын атлап кереп, анда 9–11 елын уздыра. Әмма соңгы вакытта балага белем бирү функциясен дәүләт кулларына тапшырмыйча, әлеге бурычны үз өстенә алган ата-аналар күбәя. Күнегелгән гадәтләргә каршы чыгып, “гаиләдә белем алу” формасын сайлаучыларның елдан-ел артуына заманча карашлы ата-аналар сөенеп туя алмый. Мәгариф өлкәсе вәкилләре исә моңа шактый тискәре караш белдерә.
“Уңайсыз” балага уңайлы мохит
Регина һәм Альберт Латыйповларның кызы Әмирә, гомумән, гади мәктәпнең ни икәнен дә белми. Ике ел элек 1 сентябрьдә яшьтәшләре тәүге линейкаларында басып торганда, кызчык әнисе белән балалар мәйданчыгында күңел ача. Алдагы 9 ае да мәктәп диварларыннан читтә уза. Аны берәү дә ирексезләп язарга-укырга өйрәтми, күптөрле үсеш алу түгәрәкләренә дә үгетләп йөртүче булмый. Әнисе тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләрен тулысынча үз өстенә ала. Регина кызы Әмирәгә һәм улы Кәримгә китаплар укый, танып белү тапшырулары, кызыклы видеолар күрсәтә, бергәләп рәсем ясыйлар, кисәләр-ябыштыралар, озаклап урамда йөриләр һәм сәяхәт итәләр.
Гомумән, Әмирә кечкенәдән ниндидер кысаларга кертеп тәрбияләнгән бала түгел. Әнисе Регина холкы буенча ирек яратучан, кызы да аңа охшаган. Нәни вакыттан ук ул тынгысыз, үзсүзле була. Җәмгыятьтә мондый балалар “уңайсыз” булып санала. Күп очракта андыйларны үзгәртеп, тыныч-тәртипле итәргә тырышалар. Шул рәвешле бала үз йөзен югалта. Әмирәгә исә шәхес буларак ачылу өчен тулы ирек бирелә. Әнисе, аңа тел-теш тидермичә, ничек бар шулай үсеш алырга мөмкинлек тудыра: сындырмый, әмма йомшак кына дөрес юнәлеш күрсәтергә тырыша.
– Әмирәгә ике яшь булганда ук, мин баланың киләчәге турында уйлана башладым. Балалар мәйданчыгына уйнарга чыккач, еш кына өлкәнрәк балаларны күзәтә идем. Мәктәптән еш кына арып-талып, күзләрендә бер сөенеч уты булмаган укучылар кайтып баруына игътибар иттем. Шул чакта мин үз балам өчен ниндидер башка тормыш теләвемне аңладым. Үзем мин 90 нчы еллар баласы, мәктәптә уку дәвереннән ниндидер икеле хисләр калды. Яхшы укысам да, күп вакытны мин бер мәгънәсезгә уздыруымны аңлыйм. Миңа мәктәптә күңелсез, кызык түгел иде. Бүген сыйныфларда 30–35 бала исәпләнгәндә, һәр балага аерым якын килү турында бөтенләй сүз була алмый. Белем бирү программасы уртача укучыга исәпләнгән – уку авыр бирелгән бала башкалар артыннан ничектер өлгерергә тиеш, ә бу аның өчен стресс, мәгълүматны тиз отканы исә, минем кебек, күңелсезләнеп утырырга мәҗбүр, – ди Регина.
Шул рәвешле әни кеше белем алуның төрле формалары белән кызыксына башлый. Кайбер балалар өчен гади гомумбелем бирү мәктәбе менә дигән булырга мөмкин, әмма Әмирәсен бу система сындырачак икәнен аңлый Регина. Әлеге мәсьәләне өйрәнә торгач, илдә елдан-ел зуррак үсеш алган “гаиләдә белем алу” ысулы турында белеп ала. Кызына 7 яшь тулгач, ул район мәгариф идарәсенә барып, шушы формада белем алу турында гариза язып кайта. Мондый карар җиңел генә бирелми, билгеле. Бик күпләр аның мондый адымын аңлап, өнәп бетерми. Гаилә эчендә дә ризасызлык туа, традицион карашлы ире кызын дәүләт мәктәбенә бирү яклы була. Ир белән хатынның шушы нигездә мөнәсәбәтләре дә бозыла. Әмирәне икенче сыйныфта шәхси гаилә мәктәбенә йөртә башлау белән низаглар юк ителә.
Совет дәреслекләре һәм өч көнлек уку
Бер ел дәвамында Әмирәгә белем бирү белән бары тик үзе генә шөгыльләнгәннән соң, Регина моның баланы гыйлемле итү өчен җитәрлек булмавын аңлый. Аның педагогик белеме юк, күп кенә предметларны үл үз көче белән генә өйрәтер хәлдә түгел. Шул чакта Регина шәхси гаилә мәктәбе турында белеп ала. Сыйныфта нибары 10 бала исәпләнә, атнасына өч көн генә укыйлар, башлангычта, гомумән, билгеләр куелмый. Боларның барысы да Регинаның “дөрес” мәктәп турындагы карашларына туры килә. Әмирә мәктәпкә, укытучысына бик тиз күнә, беренче сыйныфны төшереп калдыруга карамастан, ел ахырына инде яшьтәшләрен куып җитә. Ә иң мөһиме – кызчык мәктәпкә зур теләк белән, бик тә ашкынып бара. Әтисе дә моны күреп тынычлана, гаиләдә мөнәсәбәтләр дә җайлана.
Хәзер Әмирә инде өченче сыйныфта укый. Мәктәпкә ул шулай ук бик теләп йөри. Белем биредә Рус классик мәктәбе программасы буенча бирелә, балалар совет чоры дәреслекләрен кулланып укый. Регина сүзләренчә, алар балага бик тә аңлаешлы. Атнасына өч көн уку исә бик уңайлы, тиешле күләмдә белем үзләштерү өчен дә җитәрлек. Сыйныфта балалар аз санлы булганда, материалны аңлату һәм аңлау өчен күп вакыт таләп ителми.
Хәзер менә Латыйповларның уллары Кәримнең мәктәпкә барыр вакыты җитә, аңа инде 6 яшь. Димәк, киләсе елда бу гаиләгә яңадан мөһим карар кабул итәргә туры киләчәк. Гади мәктәпкә бирергәме, әллә аның өчен дә гаиләдә белем бирү формасын сайларгамы дигән сорауга алар әле төгәл җавап бирә алмый. Белем алу формасын сайлаганда, балага, аның холкына карарга кирәк, дип искәртә Регина. Кәрим апасы Әмирәгә бер дә охшамаган, ул тынычрак та, төрле шартларга яхшырак яраклаша. Шуңа күрә аңа гади дәүләт мәктәбендә дә уңайлы булуы бик мөмкин. Вакыт күрсәтер, ди әнисе.
Тәҗрибә юлы куркыта
Татарстанда бүген дистәләгән гаилә мәктәбе эшли. Аларның һәркайсында белем бирүгә төрле караш һәм программа. Зифа Хәятова, әйтик, үзенең улын шулай ук дәүләт мәктәбенә бирмәскә карар кылган. Әмма алар сайлаган шәхси уку йортында белем бирү процессы бөтенләй башкача оештырылган. Балалар гади мәктәптә кебек үк атнасына 5 көн укый. Дәресләр 9 дан 15.30 га кадәр бара. Уку елы күнегелгәннән озаграк та – 10 ай дәвам итә. Әмма биредә ниндидер төгәл мәктәп программасы юк, билгеләр куелмый, өй эшләре бирелми.
Һәр әти-әни нарасыен үз бала чагындагы тискәре тәҗрибәдән сакларга омтыладыр. Минем өчен бу чор бәхетле булды. Мин бик теләп мәктәпкә бара һәм укырга ярата идем. Мине ачуланучы булмады, гел мактыйлар иде. Уку миңа җиңел бирелде, гел яхшы билгеләргә генә укыдым. Әмма бу белем бирү системасының нәтиҗәләре минем фикерләвемдә һәм үз-үземне тотышымда тирән эз калдырды. Мин инде күп еллар психотерапевт белән үз-үземне башкалар белән чагыштырмаска, иң яхшысы булырга омтылудан котылырга өйрәнәм. “Тагын да тырышырга кирәк” дигән фикердән арыну әле дә авыр. Шуңа күрә без улыбызны дәүләт мәктәбенә бирмәскә булдык, менә шундый тәҗрибә юлын сайладык, дип аңлата үз карарын Зифа Хәятова.
Аның сүзләренчә, мондый юл куркыта. Үсә төшкәч, бала “Ни өчен мине гади мәктәпкә бирмәдегез?” дип үпкә белдерү куркынычы да бар. Әмма алар бернигә дә карамастан белем алуның шушы ысулын сынап карарга булган.
Минем өчен балага никадәр белем бирелүе түгел, ә нинди ысуллар кулланып эш ителүе мөһим. Безнең мәктәптәге эш алымнары файдалы күнекмәләрне үстерә: үз вакытыңны планлаштыру, мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат эзләү, гомуми максатка ирешү өчен башкалар белән берләшү, уйлау, анализлау, иҗат итү, дөньяга кызыксыну белән карау. Гади мәктәп системасында боларның берсенә дә өйрәтмиләр, ди Зифа Кадыйрова.
Заманчалыкмы, ахмаклыкмы?
Балаларын бөтенләй бернинди мәктәпкә йөртмичә, белем алу процессын тулысынча үз кулларына алган гаиләләр дә бар. Педагогик белеме булган ата-ана башлангыч мәктәп программасын нарасыена үзе аңлатыр хәлдә булса, олырак сыйныфларда барыбер ярдәмчеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кемдер репетиторлар яллый, кемдер баланы онлайн мәктәпкә беркетә. Һәр гаилә үзе һәм балалары өчен кулай булган белем бирү ысулын сайлый. Канун ата-анага баласына белем бирү формасын сайлау хокукы бирә. Әмма күпчелек белгечләр баланы мәктәптән читләштерүгә каршы. Дәүләт мәктәбендә тәҗрибәле укытучылар эшли, ә төп максаты акча эшләү булган репетиторларга һәм онлайн мәктәпләргә ышаныч зур түгел. Имтихан нәтиҗәләре дә моны дәлилли: гаиләдә белем алган укучылар дәүләт йомгаклау аттестациясендә түбән нәтиҗәләр күрсәтә.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин:
Бүгенге көндә республикада 4,5 меңгә якын укучы гаиләдә белем ала. Мондый балалар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Алабуга һәм Тукай районнарында аеруча күп. Белем бирүнең мондый формасы канун тарафыннан каралган, ата-аналарның һәм укучыларның мондый форматка күчү хокукы булуга карамастан, ул сораулар уята. Беренчедән, без мондый белем алу ысулын сайлауның чын сәбәпләрен белмибез. Икенчедән, гыйлемне белем бирү оешмасыннан читтә үзләштерүче балалар мәктәп тәкъдим итә алган барлык технологияләрдән һәм инструментлардан файдалана алмый. Моннан тыш, алар яшьтәшләренә караганда азрак социализацияләнгән. Нәтиҗә буларак, экстерннарның дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренең сыйфаты көндезге формада белем алучы укучылар белән чагыштырганда түбәнрәк.
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец:
Балаларның белем алу (шул исәптән гаиләдә белем алу) хокукын гамәлгә ашыру мәсьәләләре даими рәвештә безнең игътибар үзәгендә тора. Ата-ана гаиләдә белем алу формасын сайлап, мәгариф оешмаларында белем алудан баш тарта һәм бу бурычларны үз өстенә ала. Аерым алганда, балалары өчен белем алуның гаилә формасын сайлаган олылар аның белем алуы, күнекмәләргә һәм компетенцияләргә ия булуы, сәләтләрен үстерүе, көндәлек тормышта белемнәрне куллану тәҗрибәсен булдыруы һәм гомер буе белем алуга мотивация формалаштыруы өчен җавап тота. Ата-аналар тиешле игътибар биргән очракта, гаиләдә белем алу яшь спортчылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гыйлем үзләштерүнең яхшы мөмкинлеге булып тора.
Әмма өйдә белем алган балаларның гомумбелем бирү программаларын үзләштерүендә бер төркем җитешсезлекләр күзәтелә. Кайбер мондый укучылар тиешле аттестацияне вакытында узмый, ә инде бар кирәкле сынауларны үтеп барганнарның нәтиҗәләре, мәктәпкә йөреп укыганнарныкына караганда, шактый түбәнрәк.
Һәр сыйныфтан соң аттестация үткәрү проблемаларны вакытында ачыклап, бала мәнфәгатьләрен яклап эш итәргә мөмкинлек бирә. Татарстанда судка мөрәҗәгать итеп, ата-аналарга карата гаилә формасында белем алган балаларының аттестация узуын тәэмин итү карарлары чыгару практикасы бар.
Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова:
Гаиләдә белем алучы балалар бүгенге көндә янәдән мәктәпкә кайта башлады. Үзебезнең гимназиягә дә килүчеләр булды. Элек тә гаиләдә белем алуга карашым тискәре иде һәм хәзер дә үзгәрмәде. Гаиләдә белем алучы балаларның күбесе, гадәттә, ниндидер интернет-мәктәптә дистанцион рәвештә укый. Ә виртуаль мәктәпләрнең төп максаты барыбер акчага корылган. Алар баланың белеме өчен җавап тотмый. Аннан, бу система буенча укучы балалар, барыбер, ниндидер мәктәпкә беркетелеп, имтихан тотарга тиешләр. Һәм практика күрсәткәнчә, белемнәре канәгатьләнерлек түгел. Ә инде әти яки әнисе өйдә укыткан очракта да (берсенең булса да, югары белеме булырга тиеш) алар балага тиешле минимумны, стандартларны, таләпләрне үтәп, укытылырга тиешле программаны тулаем бирә алмый. Аннан, социализация дигән төшенчә дә бар бит әле. Баланың дуслары, иптәшләре булырга тиеш. Ул яшьтәшләре белән аралашырга, коллективизм рухын аңларга һәм киләчәктә үзен мөстәкыйль тормышка әзерләргә, җәмгыятьтә үз урынын табарга тиеш.
Гүзәл Камалова
Фото: freepik.com
Комментарийлар