Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәптә 2785 нче эвакуация госпитале

Гыйнвар аенда Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем мәктәбендә «Мәктәп тарихы музее» ачылды.

Хәтер-хатирә

Экспозиция ике өлештән торып, аның берсе «Мәктәп еллары елъязмасы» белем йортының  башлангыч, җидееллык, сигезьеллык, унъеллык булып эшләгән һәр чорында лаеклы эз калдырган директорлар, мөгаллимнәр, укучылар бөртекләп барласа, икенчесе нәкъ менә югарыда телгә алынган 2785 нче эвакуация госпиталенә багышланган һәм «Сугышның данлы тарихы – халык хәтерендә мәңгелек...» дип атала. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк быелгысы елда шундый игелекле эшнең мәгънәсе әйтеп бетергесез. 2015 елны мәктәп диварына эленгән мемориаль такта да нәкъ шул хакта искәртә: «Биредә 1941 елның 24 июленнән 1945 елның 1 сентябренә кадәр 2785 нче эвакуация госпитале эшләде». Шундый ук госпиталь шәһәрнең тимер юл сырхауханәсендә дә эшли. Ни өчен анда дигәндә, чөнки сугышның беренче көннәреннән үк үзәк районнарны илнең төп хәрби-сәнәгать базасы булып торган Урал һәм Себер белән тоташтырган Әгерҗе тимер юлы челтәре иң мөһимнәрдән санала. Тимер юл аша хәрби техника, корал, азык-төлек кенә түгел, оккупация куркынычы янаган районнардан завод-фабрикаларны көнчыгышка күчерәләр, шул исәптән яралыларны да госпитальләргә озаталар.

Белем йортын госпиталь итеп үзгәртеп коруны тиз тоталар. Бу эш белән мәктәпнең ул чактагы директоры Павел Иванович Репин җитәкчелек иткән. Озакламый 24 яшьлек укытучы үзе дә фронтка китә һәм 1942 елның февралендә Мәскәү янында барган сугышларда батырларча һәлак була. Аннан соң бу эшне эвакуацияләнеп килгән укытучы В. Волин җилкәсенә йөклиләр. Тиздән аны да сугышка алалар һәм шул ук язмыш – Ленинград фронтында алган яралардан тернәкләнә алмый вафат була.

Тыл күтәргән яра

2785 нче эвакуация госпитален ничек итеп күзалларга соң? Мәктәптәге 8 бүлмәнең (палатаның) хирургия бүлегенә каравы мәгълүм. Беренче катта палаталар, канцелярия, бухгалтерия, начальник кабинеты, секретарь бүлмәсе, китапханә һәм склад булса, икенче катта  тугыз палата, актлар залы урнашкан була. Ике кабинет шәфкать туташларына, берсе  табиблар өчен тәгаенләнә. Яралылар бик күп булганда, актлар залы койкалар белән шыгрым тула торган булган, кимеп китсәләр – яралыларның кәефләрен, сугышчан рухын күтәрер өчен, сәхнәдә еш кына концертлар да куелган.

– 1941 елның октябреннән госпиталь начальнигы итеп медицина хезмәте майоры М.М. Розенцвайг билгеләнә. Терапевт К. Ташлакова – урынбасар, П.Л. Безукладников баш хирург була. Розенцвайг җитәкчелек иткән дүрт ел эчендә медицина учреждениесе дәвалау, сәяси-тәрбия һәм хуҗалык эшләре буенча югары күрсәткечләргә ирешә. Кызганыч, мәктәпнең элеккеге бинасы сакланмаган. Шулай да укучыларыбыз музей өчен аның макетын эшләде, – дип таныштыра мәктәп музее җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Кәримова.

Тыл госпитале ачылып, ике-өч атна узуга, Әгерҗегә йөзәрләгән яралылар агылган. Госпитальнең беренче һәм өченче бүлекчәләре мәктәптә, ә икенче һәм дүртенчеләре тимер юл сырхауханәсендә урнаша. Күп кенә әгерҗелеләр госпитальдә шәфкать туташлары, санитаркалар булып эшли. Үлем белән тартышкан яралыларны калак тотып ашатучы да, юындыручы, киендерүче дә, яраларын эшкәртүче дә, әниләре урынына юатырга тырышучылар да алар була. Мәктәп яшендәгеләр дә көченнән килгәнчә тырыша. Яралы сугышчылар исеменнән аларның әти-әниләренә, сөйгәннәренә өчпочмаклы хатлар язу, палаталарга ризык ташу, җыештыру, кычкырып хатлар, газеталар уку дисеңме – барысын да эшлиләр.

Бер кат үлеп терелгән солдат, офицерларның фронттан госпитальгә язган хатлары тәүлек буе керфек какмый хезмәт куйган табибларга, Е. Чекурова, К. Закирова, А. Асташкина, В. Файзуллина, Җ. Сафиуллина, Н. Жданова, Н. Нелюбина кебек шәфкать туташларына, санитаркаларга рәхмәт хисләре белән сугарылган.

Бондаренко, Киреев, Козлов кебек Җиңү таңын Әгерҗедә каршылаган сугышчыларның бөтенләйгә биредә төпләнеп калулары да юкка түгелдер. Җырдагыча берне бишкә бүләргә әзер Әгерҗе халкының юмарт, киң күңелле, ярдәмчел, туганнардай якын итүләренә өстенлек биргән булса кирәк алар.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк

Ни кызганыч, каты яралардан мантый алмыйча, биредә соңгы сулышларын алучылар да шактый була. Аларны шәһәрнең иске татар зиратына җирлиләр. 1946–1947 елларда 35 «йолдызлы» кабер янәшәсендә хәрбиләр истәлегенә һәйкәл дә калкып чыга. Обелискның тирә-юнен Таҗи Гыйззәт исемендәге урта мәктәп укучылары ел әйләнәсе карап, чистартып тора. Язга чыгуга каберлекләрдәге йолдызларга төс биреп буяп кую да мәктәп укучылары өстендә.

Биредә башлыча районның төбәк музее материалларына, өлкән буын кешеләренең истәлекләренә һәм җирле басмалар – «Путь Победы», «Әгерҗе хәбәрләре» газеталарының элеккеге тупланмаларына нигезләнеп тә эшлиләр.

– Ул еллардагы мәктәп, госпиталь тарихына кагылышлы материаллар әллә ни сакланмаган, шулай да без 1964 елда директор итеп билгеләнгән Валентин Репинга рәхмәтлебез. Нәкъ шул елны 76 нчы мәктәпкә башлангыч мәктәп кушыла, сигезьеллык мәктәп урта мәктәп буларак эшли башлый һәм 10 нчы мәктәп бинасына күчә. Мәктәп елъязмасына нигез салучы дип без нәкъ менә кулыннан фотоаппараты, кыю каләме төшмәгән, мәктәп тормышы, коллегалары турындагы җылы язмалары белән дистә еллар дәвамында матбугат битләрендә чыгыш ясап килгән, тарихи материаллар туплап саллы-саллы альбомнар төзегән әлеге шәхесне атыйбыз, – ди мәктәп директоры Айдар Хөснетдинов.

Мәктәп музееның госпитальгә багышланган өлешендәге ятактагы яралы солдатны, андагы медицина җиһазларын, шул чор табибларының инде вакыт тузаны саргайта башлаган халатларын күргәч, әле дә күңел шомланып, каз тәннәре чыга. Кан, яшь, авыртудан түзә алмыйча ыңгырашулар, үлем белән яшәү арасындагы тартышулар белән үткән елларны үз җилкәсендә күтәргән госпиталь шул рәвешле тарихта калачак, киләчәк буыннар хәтерендә яшәячәк.

Бу юнәлештә тарихи материаллар, экспонатлар туплауда тарих укытучысы Ирина Гоголева җитәкчелегендәге «Эзләнү отряды» озак еллар дәвамында гаять зур эш башкарып килә. Кайчандыр 76 нчы мәктәпне тәмамлаган, шунда укыткан, бүгенге көндә Санкт-Петербург каласында яшәүче Резедә Кильметьева да ара ерак дип тормый Әгерҗедә башлаган эшләрне онлайн-музей модераторы буларак дәвам итә.

Герой партасы

Өч катлы мәһабәт бинага урнашкан әлеге мәктәптә ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүче традицияләр моның белән генә чикләнми. Әле күптән түгел, махсус хәрби операциядә катнашкан Виталий Федотов (1978–2023) истәлегенә аның фотосы урнаштырылган «Герой партасы» булдырганнар. Тыныч тормышта туган шәһәре Әгерҗедә тепловоз машинисты ярдәмчесе һөнәре үзләштергән Виталий Викторович исеме белән аталган партага утыру хокукына чирек нәтиҗәләре буенча уку алдынгылары һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар ия булачак.

Расиха ФАИЗОВА

 Миләүшә Ягъфәрова фотолары  

Кызыклы яңалыклар безнең телеграм каналда

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ