Логотип Магариф уку
Цитата:

Мактаргамы, мактамаскамы?

«Әй әни! Ни генә эшләсәм дә, син: «Бик яхшы» дисең!.. Син миңа дөресен әйт, мин ясаган песи ничек килеп чыккан?» –ди бала. Аның гаделлек (дөресен әйт!) теләгәненә чын күңелдән ышанып, эшен тәнкыйтьләс...

«Әй әни! Ни генә эшләсәм дә, син: «Бик яхшы» дисең!.. Син миңа дөресен әйт, мин ясаган песи ничек килеп чыккан?» –ди бала. Аның гаделлек (дөресен әйт!) теләгәненә чын күңелдән ышанып, эшен тәнкыйтьләсәң, ул инде, фикерен 180 градуска борып, болай дип әйтергә мөмкин. «Әни, син бит берни дә аңламыйсың!..»
Кайчак әти-әниләр баланы мактауның җиңел булмавы турында әйтә! Әмма балаларны ничек, никадәр һәм нинди очракларда мактарга кирәклеге турында әти-әниләр һәм белгечләрдә төрле фикер яши.
Кемдер баланы һәрвакыт, үзеңне мәҗбүриләп булса да, мактарга, үссендерергә кирәк дип саный. «Әгәр балагызны нәрсә өчен мактарга белмисез икән, уйлап чыгарыгыз!» – дип киңәш итә абруйлы психиатр һәм психотерапевт Владимир Леви үзенең «Стандарт булмаган бала» китабында. Кемдер «каеш кирәк» дигән принципны саклый, ә мактауны, көчле тәэсир ясый торган «дару» буларак, зыяны булмасын өчен чикли. Мактау җитмәгән «совет» буыны үз-үзенә ышанган бәхетле кешеләр тәрбияләп үстерергә тели. Әмма кемдер: «Әрсезләр, үзләрен генә яраткан эгоистлар үсә» дип, моңа каршы килергә мөмкин.
Баланың яхшы сыйфатларын үстерүгә уңай тәэсир итәрлек итеп мактый белү – үзенә күрә бер сәнгатьме? Әллә шәхси үзенчәлекләрне истә тотып эш итүне сораган осталыкка ия булумы? Кайбер гаиләләрдә мактап, хуплап торасы урында балаларны контрольдә тоту һәм тәнкыйтьләү гадәте буыннан-буынга күчеп бара. Имеш, җаваплы, тәкәббер булмаган бала тәрбияләү өчен, аны беркайчан да диярлек мактарга ярамый. Имеш, яхшы булу һәм социаль кагыйдәләргә буйсыну – аның бурычы. Ә менә әгәр нәрсә дә булса кирегә китсә, аны тәнкыйтьләячәкләр. Шул рәвешле, бу сорауга берьяклы гына җавап бирүе кыен: хуплауның, тәнкыйтьләүнеке кебек үк, бик күп нечкәлекләре барлыгын танырга кирәк.
Мәсәлән, әгәр баланы ул җиңел эшли алган, аңа табигать тарафыннан бирелгән сәләт өчен мактыйлар икән, бу, һичшиксез, зыянлы. Хезмәте, тырышлыгы өчен түгел, ә сәләте булган өчен генә әйтелгән мактау баланың үсеше өчен бернинди файда китерми.
Кайчак мактау тылсым кебек тәэсир итә: балагызның тегеннән-моннан гына эшләнгән өй эшендә сез ике дөрес җөмлә табасыз һәм дөрес эшләнмәгән 98 процент эшкә түгел, ә нәкъ менә теге ике җөмләгә төртеп, бәя бирәсез һәм балагызны мактап куясыз: «Бу ике җөмләң ничек яхшы килеп чыккан!». Шуннан соң бала үзенең көченә ныграк ышана башлый. Ләкин бу очракта «үтереп» мактау бик үк файдалы түгел, уңай ягын таныганнан соң, җитешмәгән якны күрсәтү кирәк. Баланың күңелен төшерегә ярамаганлыгын аңлыйбыз, аны мактау дәрәҗәсе эшләгән эш дәрәҗәсенә тәңгәл килергә тиеш. 
Әгәр өлкәннәр балага: «Кыюрак (яки яхшырак бул, яки бик ачылып китмә», – дип әйтәләр икән, бу аның тарафыннан бик үк дөрес кабул ителмәскә мөмкин. Ул аңа: «Мин хәзерге вакытта кыю (яки яхшы, яки беркатлы), ягъни өлкәннәр күрергә теләгән кебек түгел, мин аларның өметләрен акламыйм икән», – дигән кебек ишетелсә, балада активлык һәм мотивация, ягъни омтылыш дәрәҗәсенең кимү куркынычы бар. Шул рәвешле бала аңа өлкәннәр тарафыннан йөкләнгән, әмма кулыннан килми торган авырлыктан саклана. Әмма бу әле башы гына. Аннары бала: «Мин шундый көчсез һәм булдыксыз булгач, туган йорттан читтә, катлаулы һәм рәхимсез дөньяда ничек яшәрмен?» – дип уйлана башлый. Мөстәкыйль булу теләге юкка чыга. Бары тик орышмасыннар гына. Үз-үзенә ышаныч, нәрсәгә дә булса омтылыш дәрәҗәсе кими, әти-әнисе белән тормыш кыенлыклары турында сөйләшү теләге дә юкка чыга.
Мактауга караганда, сораулар бирү яхшырак. Чөнки мондый ысул балада, башкалар фикеренә карамыйча, һәрбер нәрсәгә үз мөнәсәбәтен булдырырга ярдәм итә. Мәсәлән, рәсемнең матурлыгын үзең бәяләгәнче, баладан: «Кайсы өлешне ясау авыррак булды?» яки «Син мондый күләгәләрне төшерергә ничек өйрәндең?» дип сорарга була. Сорау биреп, сез аның рәсем ясауга булган кызыксынуын арттырасыз. Шәп һәм начар яклар ачыкланганчы ук, «Афәрин!» дип әйтү балаларның үз гамәлләрен берьяклы гына бәяләвенә китерергә мөмкин. Аның өчен өлкәннәрдә хуплаулы елмаю тудырган эшләр генә дөрес дип саналачак. Нигездә, социаль укыту-өйрәтү шушы дөрес булмаган принципка корылган.

Мактау, рәхмәт сүзләре, соклануны белдерү – болар барысы да төрле очракларда балага төрлечә тәэсир итә торган нечкәлекләр. «Сәләт өчен түгел, ә гамәлләр өчен мактарга» дигән кагыйдәнең дә вариантлары бар. Без бит балаларны аларның казанышларына сөенгәнлектән дә мактый алабыз. Иң мөһиме – ихласлык һәм табигыйлек. Әйе, баланы шәхес буларак түгел, ә аның ниндидер гамәлен мактау яхшырак. Юкса, балада үзенә карата бик зур өметләр барлыкка килергә мөмкин.  Ни белән булса да шөгыльләнәсе урынга, бала «мин нинди?» дигән уй белән баш ватачак. Әгәр киләчәктә ул тирә-юньдәгеләрнең үзен бик үк югары бәяләмәүләре белән очрашса, бу аның күңелен җәрәхәтләү, шуның аркасында стресска керү ихтималы зур.
Мактауга бәйле булу, теләсә нинди башка бәйлелек кебек үк, начар күренеш. Бу – тормыштагы омтылышларга тышкы факторларның, эчкеләренә караганда көчлерәк тәэсир итүен аңлата. Баланың үз-үзенә карата хөрмәтен ныгытасы урында мактау аны олылар фикеренә бәйле итәргә мөмкин. Без: «Миңа синең ... (нәрсә, ничек эшләвең) ошый», – дип күбрәк әйткән саен, бала үзе фикер йөртү урынына, безнең бәягә таянырга күнегә. Соңыннан мондый балага үз фикерен формалаштыру өчен күп еллар кирәк була яки ул бөтенләй үзгәрү һәм үсеш мөмкинлекләрен югалта.
Балаларга безнең хуплау кирәк, әлбәттә. Әмма әти-әниләр әлеге бәйлелекне үзләренә уңайлы булсын өчен генә файдаланмаска тиеш. «Афәрин» сүзе, ягъни хуплау, безнең тормышыбызны җиңелрәк итә, ләкин моның белән без балаларыбызның мактауга бәйлелегеннән файдаланабыз яки шул бәйлелекне булдырабыз. Балалар хәйләне сизә, әмма аның ничек тәэсир итүен аңлый алмый. Кирәк-кирәкмәгәнгә мактау зыян гына салырга мөмкин. Мондый балалар медаль өчен эшли торган яки танылмаган даһилар була.
Тикшеренүләргә караганда, укытучылары мактауларын кызганмаган балалар үз җавапларына тулысынча ышанмый һәм аларның тавышларында күбесенчә сорау интонациясе өстенлек итә. Әгәр укытучылары алар белән килешмәсә, андыйлар үз фикерләреннән бик тиз кире кайталар. Мәсьәләләр чишкәндә дә, башка балалар белән үз идеяләрен уртаклашуда да мондыйлар авырлыкларга еш очрый. Шуларны исәпкә алганда, юмарт мактау үз-үзеңдә ышанычны арттыра дигән фикер бик тә бәхәсле булырга да мөмкин.
Һәрдаим баланы мактап тору, аңа наркотик кебек тәэсир итәргә мөмкин: сабый аңа күнегә һәм көтә. Ул үзен башкалардан өстен тоярга мөмкин. Олыларга, баланы гел-гел тиешсезгә мактап торуга караганда, аның сәләтен үстерү өчен көч кую дөресрәк түгелмени? Әгәр без сабыйларны эш сөючәнлеге өчен түгел, ә югары интеллект, ягъни акыл мөмкинлекләре өчен мактыйбыз икән, бу тырышлыкның кимүенә китерә. Андый балалар үзләрен ярдәмгә мохтаҗ итеп хис итә. Алар нинди дә булса мәсьәләне чишкән вакытта, аның тырышлык һәм максатчанлыкта түгел, ә тумыштан килгән зиһенгә яшерелгән булуына ышаналар. Әгәр баланың тумыштан сәләте юк икән, аны нәрсә белән алыштырырга? Фәкать тырышлык белән.
Баланың аңына җиткерелергә тиешле төп нәрсә – аның мөмкинлекләренә ихластан ышану. Ул ата-ананың үз гамәлләренә бәйле булмаган мәхәббәтен тоярга тиеш. Шуңа күрә һәрвакыт диярлек урынлы-урынсызга «син матур җырладың» диясе урында «мин сине яратам» дип әйтергә була. Мәхәббәтне казанып алырга кирәкми. Безнең ярату балада үз-үзенә ышаныч тудыра. Үзебезнең сүзләребез, кылган гамәлләребез белән балаларга ничек тәэсир итүебезне аңламасак та, бу аларның язмышында күп нәрсәне алдан билгели.
Мәдинә СОЛТАНОВА, психолог.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ