Мари йолалары ни сөйли?
Киләчәк буынны борынгылар тәҗрибәсенә, милли традицияләргә нигезләнеп тәрбияләргә кирәк дигән фикердә марилар. Форсатны да кулдан ычкындырмыйлар – фольклор, уен, әкият, хәтта махсус фестивальләр аша балаларны тарихка җәлеп итә беләләр.
Уникаль халык
Тарих битләренә күз салсак, марилар Россиягә моннан 1500 ел элек килеп төпләнгән дип фаразлана. Җирле халыкның кагуы сәбәпле, алар бер урыннан икенчесенә күчеп йөрергә мәҗбүр булган. Бүген исә республикада гына 25 меңгә якын мари кешесе яшәве мәгълүм. Татарстан буенча мариларны эзләп китсәң, кимендә утыз авылга сәяхәт итәргә кирәк. Башлыча алар җөмһүриятебезнең көньяк һәм төньяк өлешләрендә урнашкан.
Бердәм, ярдәмчел, бер йодрык булып яшәүләре сокландыра мариларның. Табигатьне ихлас яратулары, хөрмәт итүләре белән дә аерылып торалар, үз халкы белән горурланалар. Юкка гына мариларда «Болын чәчәкләре белән, туган як халкы белән ямьле» дигән гыйбарә яшәми. Ничә гасыр дәвамында чит-ят халыклар арасында көн итеп тә, үз традицияләрен ничек бар, шулай саклап кала алган уникаль милләт бу. Моннан тыш, мариларны безнең җирлектә бердәнбер мәҗүси халык дип тә йөртәләр.
ГМ-инфо
Республикада 25 меңгә якын мари кешесе гомер кичерә.
Мариларда «Болын чәчәкләре белән, туган як халкы белән ямьле» дигән гыйбарә яши.
Семыкта аяз була
Гореф-гадәтләр буенча да мариларга тиңнәр табу авыр. Милли йолалары күп аларның. Республикакүләм Семык – халыкның төп йола-бәйрәмнәре рәтендә. Аның нигезендә ата-бабалар нәсыйхәте, авыл хуҗалыгы, гаилә һәм никах мөнәсәбәтләре белән бәйле йолалар ята. Семык Троица алдыннан билгеләп үтелә. Бәйрәмнең асылы үлгән туганнарны искә алудан, алардан хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышка ирешү өчен хәер-фатиха сораудан гыйбарәт. Бәйрәм берничә көн дәвам итә. Иртән һәр йортта таба ашлары пешә, сыр (туар) ясала, тавык ашы (чыве шӱр) әзерләнә. Семык бәйрәменә хас сынамыш-тыюлары да бар халыкның. Мисалга, Семык бәйрәменә кадәр яланбаш йөрергә ярамый, башың авыртырга мөмкин, ди марилар. Яки Семык бәйрәме көнне аяз булса, яшелчә уңа дип фаразлыйлар. Соңгысына аеруча да ышана үзләре, гадәттә, Семык бәйрәме көнне һәрчак аяз, кояшлы көн була икән – моны бәйрәмнең үзенчәлеге дип атыйлар. Шунысын да билгеләп үтү кирәк: 2009 елдан Семык бәйрәме Татарстанда республика халыклары бәйрәме дәрәҗәсендә үткәрелә башлады.
Семык бәйрәменә кадәр яланбаш йөрергә ярамый, башың авыртырга мөмкин, ди марилар.
Шорыкйол
«Шорык – безнеңчә сарык, ә йол исә аяк дигәнне аңлата. Шорыкйол – мариларның борынгы бәйрәмнәренең берсе», – дип, әлеге халыкның икенче бер кызыклы йоласы белән таныштыра «Татар ядкярләре» оешмасы җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы, доцент Фәнзилә Җәүһәрова. Фәнзилә Хәким кызы әйтүенчә, бу бәйрәм кышкы кояш торгынлыгы чорында, елның иң озын төнендә – 22 декабрьдә үткәрелә. Шорыкйолга охшаш бәйрәмнәр башка халыкларда да булган, әйтик, керәшеннәрдә ул Нардуган исеме астында, рус халкында Святки буларак бүген дә уза. Мишәрләр дә әлеге йоланы XX йөзнең 30 нчы елларына кадәр үтәп килгәннәр, бары Казан татарларында гына, дин көчәеп китү сәбәпле, тамыр җәя алмый калган ул.
Исеменнән күренгәчә, Шорыкйолның төп сые – сарык, әмма аягы түгел – башы. Марилар бу бәйрәмдә табын уртасына сарык башын пешереп куялар. Аннан соң, киенеп, йорттан йортка кунак булып чыгып китәләр икән. Алдан карт белән карчык кыяфәтендәге йолачылар барса, артыннан кәҗә, сарык, каз, төлке, аю, гомуми итеп әйтсәк, урман җәнлекләре рәвешен алганнар тирә-юньдәгеләрне сәламләп йөри. Шулай итеп, алар озакламый бу караңгы төн уза, тиздән кояш чыга, көн озыная дигәнне искәртә. Шорыкйолга бөтен гаиләләрдә чикләвек әзерләнә. Никадәр күбрәк чикләвек җыелса, шулкадәр бәхетең була дип фаразлый марилар. Урман күчтәнәчләрен алар бәйрәм төнендә ишек шакучы йолачыларның кесәләренә салырга тиеш. Сыйламый калалар икән, димәк, гаиләнең киләсе елы уңышсыз булачак дип саныйлар. Бу көнне фаразларга зур игътибар бирелә: кемнең кызы кайчан кияүгә чыгачагын, улы кайсы вакытта башлы-күзле булачагын да Шорыкйол төнендә сынап карыйлар.
Шорыкйолның асылы үзенчәлекле. Мари халкы елның иң озын төнендә, җирне караңгылык йоткан дәвердә, кешеләр белән җен-пәриләр, шайтаннар идарә итә башлый дип саный. Йола вакытында мариларның төрле җанвар кыяфәтендә киенеп йөрүләре дә караңгы көчләрне бутар өчен, алар кешеләргә зыян салмасын дигән ышануга бәйле.
Шорыкйолның төп сые – сарык, әмма аягы түгел – башы. Марилар бу бәйрәмдә табын уртасына сарык башын пешереп куялар.
Пүчинкә-Кучук йоласы
Кукмара районының көньягында кечкенә генә Кенә елгасы ярында урнашкан Пүчинкә-Кучук авылы җирлектәге бердәнбер мари утравы кебек. Сала мәктәбендә мари теле укытыла, милли йолаларга да игътибар зурдан. Мисалга, дүртенче тапкыр уза торган төбәкара «Марий Сем» фестиваль-бәйгесе – шундыйлардан. Ул мари халкының сәнгатен, милли йолаларын үз эченә ала һәм, иң әһәмиятлесе – әлеге йолаларны мәктәп укучылары сәхнәләштерә, әнә шулай киләчәк буында тарихка, гореф-гадәтләргә кызыксыну тәрбияләнә. «Чарага 63 гариза алдык. Катнашучылар Арча, Балтач, Мамадыш, Менделеевск районнарыннан, Казан шәһәреннән, Марий Эл Республикасының Мари-Төрек һәм Моркин районнарыннан җыелды. Чыгышларны дәрәҗәле жюри әгъзалары бәяләде, хәтта Мари халкы тарихы, әдәбияты һәм теле фәнни-тикшеренү институтыннан да кунаклар бар иде. Фестиваль гаять кызыклы булды, югары бәя алды», – дип сөйли Кукмара районы башкарма комитеты мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Алия Шәймәрданова. Бәйге 8 номинациядә үткән, һәркайсында укучылар милли йолаларга багышланган җыр-биюләр, күренешләр күрсәткәннәр. Фестивальнең озынлыгы сәгатьләр белән исәпләнсә дә, аңа әзерлек көннәр, айлар, ә кайчакта еллар исәбендә. Чөнки милли үзаңны тәрбияләү вакытлы гамәл түгел, бу өлкәдә һәрдаим эшләргә кирәк. Пүчинкә-Кучук мөгаллимнәре моны яхшы аңлый, үзләре уйлап тапкан әлеге йола-фестивальнең максаты да әнә шуңа корылган.
«Салам карачкысын якмыйлар»
Фәнзилә Җәүһәрова, «Татар ядкярләре» проекты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент:
– Билгеле булганча, марилар арасында христиан динен тотучылар, мәҗүсиләр, хәтта мөселманнар да бар. Христиан динендәгеләр Раштуаны бөтен кануннарына туры китереп билгеләп үтә.
12 гыйнвар көнне исә мариларда Мич бәйрәменә кагылышлы йолалар уза. Бу көнне алар мичтә аш-су әзерли, бер-берсен кунакка дәшә, сыйлый, «Мичтә ризык бетмәсен, мич җылысын бирсен, йортның үзәге булсын» дип тели.
Мариларның Үәрнә дигән милли йолалары күпләребезгә таныш булган Май чабу бәйрәменә тиң. Аның да асылына кышны озату – язны чакыру салынган. Бу бәйрәмдә марилар шулай ук чана шуа, коймаклар пешерәләр. Әмма Май чабуның башка милләт халыкларына хас милли үзенчәлеген үтәми – салам карачкысын якмыйлар.
Алия Шәймәрданова фотолары
Комментарийлар