Логотип Магариф уку
Цитата:

Марс Тукаев: «Сез ялгыз түгел, милләттәшләр»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаевның күңеленнән чыккан бу сүзләре, чыннан да, йөрәкләргә ялкын өсти.

Ул – төбәкләрдә узган Сабантуйларның еш кунагы. Йолдыз авылында узган өлкә Сабан туе Сездә нинди хис калдырды? – дип, Марс Рифкатовичтан кызыксындык.

– Курган өлкәсендә Сабантуйлар ел саен үткәрелә. Бер төбәктән икенче төбәккә, бер районнан икенче районга шулай күчеп йөри. Сафакүл, Әлмән, Шадрин районнарында милли бәйрәмебез уздырылды. Узган ел милли бәйрәм Курган шәһәрендә гөрләгән булса, быел данлыклы Йолдыз авылында узды. Тарих онытмас, узган елның җиденче маенда Йолдыз авылында зур фаҗига булган иде. Бу фаҗигане Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре үз күңелебез аша үткәреп, бу турыда хәбәр килеп ирешүгә бөтен татар дөньясына хәбәр салдык. Беренче көннән үк Татарстан Республикасының җитәкчелеге авылны саклап калу, яңадан торгызу буенча ныклап эшкә кереште. Янгыннан соң төбәккә эш сәфәре белән баргач, халкыбыз белән очрашкан вакытта аларның күзләрендә өмет очкыннары булмавын күрдек. Әле бу өметсезлек июнь аенда барганда да сизелә иде. Июль аенда Йолдыз авылында Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән беренче тапкыр Фәтхуллиннарның никах туен уздырдык. Халык күпләп ярдәм килүен, ай саен Татарстан җитәкчелеге, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелендәге делегациянең килүен һәм башка төбәкләрдән милләттәшләребезнең, оешма җитәкчеләребезнең, Диния нәзарәтләре мөфтиләренең хәбәргә чыгып торуларын күрә башлагач, «без сезне ялгыз калдырмаячакбыз, йортлар күтәрәчәкбез» дигән сүзләр генә киләчәккә өмет уятты. Шул очрашуларның берсендә Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразиев Йолдыз авылы халкы алдында: «Без авылда никах туйлары гына түгел, өлкә Сабан туен да оештырачакбыз», – дип вәгъдә биргән иде. Вәгъдә – иман дин, дип әйтәләр.

– Марс Рифкатович, Йолдыз авылы халкының кәефләре ничек бүген?

– Чыннан да, бер ел узуга Йолдыз авылы нык күтәрелде, үзгәрде. Төбәкләрдәге милләттәшләребез, Татарстан Республикасы ярдәме белән бик күп йортлар салынды. Шунысы сөенечле: авыл мәктәбе саклап калынды. Бүген авыл аягында нык басып тора, дисәк тә була. Авыл халкы бу бәйрәмне сөенеп көтеп алды. Биредә Йолдыз авылыннан чыккан милләттәшләребез кайткан, Курган өлкәсенең төрле районнарыннан, күрше Чиләбе, Төмән, Свердлау өлкәләреннән милләттәшләребез җыелган иде. Татарстаннан зур делегация катнашты. Сабантуйны үткәрүгә Минзәлә районы билгеләнде. Күрше Башкортстан Республикасы Дуван районы, Сибай шәһәре филармониясе артистлары халкыбызның күңелен күтәрделәр.

– Курганда бөек шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган һәйкәл ачылышы ничек үтте?

Курган шәһәренең  үзәк мәйданнарының берсендә бөек шагыйребезгә багышлап ачылган һәйкәл биредә яшәүчеләр өчен беренче ачылыш булды. Һәйкәл ачылышы анда яшәүче татарларның киләчәккә ышанычларын, милли хисләрен үстерүгә бер адым булыр дип уйлыйм. Берничә ел элек шәһәрдә татар мәдәният үзәге ачылган иде. Акрынлап төрле юнәлешләрдә милләтебезнең рухын күтәрү, үзаңын үстерү өлкәсендә киң күләмле эш алып барыла. Бик күп төбәкләрдә, Камчаткадан башлап Калининградка хәтле Сабантуйлар үтә, география елдан-ел киңәя. Халкыбыз кайда гына яшәмәсен бергә җыйналып, үз гореф-гадәтләрен саклап калырга, яшь буынга тапшырырга тырыша. Матур халык икәнлегебезне башка милләтләргә дә күрсәтергә омтылалар», – диде үз милләтенең тугры улы Марс Тукаев.

Фото Марс Тукаев шәхси архивыннан 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ