Мең төрле миң
Ләйсән НАСИРОВА, Венеролог, дерматолог
Килешәсездер, күпләребезгә табибка күренү өчен төп сәбәп – авырту. Тик үзебез тоймаган, бары күз белән күреп билгели торган авырулар да бар бит. Бүген сүзебез миңнәр турында.
Төрле-төрле невус
Пигмент күзәнәкләр, фәнни телдә меланоцитлар, бер җиргә җыелып, тиредә миңнәр, фәнни тел белән әйтсәк, невуслар хасил итәләр. Барлыкка килүнең төп факторы генетикага бәйле, әлбәттә. Шулай ук ультрашәмәхә нурланыш (кояш), гормональ үзгәрешләр (әйтик, йөклелек вакытында), тире җәрәхәтләре дә миңнәр барлыкка килүгә тәэсир итми калмый.
Миңнәр – кеше тәнендәге табигый күренеш. Тәннең теләсә кайсы өлешенә чыга, кызыл, аксыл яисә куе көрән, шәмәхә, кара төстә яисә бөтенләй төссез дә була ала. Өслеге күләмле булып күпереп тора һәм шома була. Кечкенә миңнәр – 1,5 мм диаметрга хәтле зурлыкта булса, уртача невуслар 10 мм диаметрга кадәр зурая. Аннан да зурракларын исә гигантлар дип атыйлар. Невуслар үсешенә түбәндәгеләр йогынты ясый ала:
– пубертат чорында гормональ үзгәрешләр;
– ультрашәмәхә нурланыш тәэсире;
– йөклелек һәм менопауза вакытында организмдагы гормональ үзгәрешләр;
– ораль контрацептивлар.
«Яңадан туган» миң
Миңнәрнең күбесе зыянсыз, ләкин аларны даими рәвештә күзәтеп торырга кирәк. Дерматологиядә миңнәрнең 10 нан артык төре авыру буларак квалификацияләнә. Невусларга кагылышлы иң төп куркыныч – аларның яман чир формасына – меланомага әверелә алуында. Бер зыянсыз гади невуста яман чир күзәнәкләре барлыкка килүне аның «яңадан тууы» дип атыйлар. Ул тиз үсә башлый, сызлый. Миңнең текстурасы һәм төсе тиз үзгәрә, кубакланырга һәм канарга мөмкин. Невусларны дәвалауның бердәнбер ысулы булып, аны төрле медицина ысуллары белән (электрокоагуляция, криодеструкция, лазер һәм хирургия ысуллары) алып ташлау кала бирә.
Туклану, физик йөкләнеш, хезмәт шартлары бу процессларны тизләтә яисә акрынайтып тора ала. Мәсәлән, бер пациентым документлар буенча гына мөрәҗәгать итте. Күп вакытын Кырымдагы йортында яши үзе. Пеләш баш түбәсе уртасында зур гына тап күренеп тора, тикшерткәнегез бармы, дип кызыксынам. Юк, ди, чыкканына фәлән ел инде, авыртмый да, борчымый да, игътибар итмәгез, ди. Мәҗбүриләп диярлек анализлар бирергә юлладым, хәер, инде дерматоскоп аша карап та, яман чир икәнлегенә шигем калмаган иде. Шигем расланды. Туры кояш нурлары астында йөрү, вакытында күренмәү үз эшен эшләгән иде, яман чир метастазлар җибәреп өлгергән...
Тәндәге миңнәрнең түбәндәге билгеләренә игътибарсыз калырга ярамавын, дерматолог белән киңәшү өчен җитди сәбәп булуын истә тотыгыз:
– зурлыгы, формасы һәм төсе үзгәрү;
– кырыйлары тигезсезгә әверелү;
– асимметрия һәм төснең бер төрле генә булмавы;
– кече яшьтән үк зур тапларның күп булуы;
– өлкән яшькә җиткәч, миңнәрнең кинәт барлыкка килүе;
– гигант невуслар булуы;
– миңнәрнең киемгә ышкына торган җиргә урнашуы;
– миңнәрнең җәрәхәтләнүе.
Табибка мөрәҗәгать итегез:
1. Миңдә «яңадан туу» билгеләрен күреп алсагыз.
2. Тышкы билгеләре үзгәрүе, тиз үсүе һәм авыртуы.
3. Еш җәрәхәтләнә торган җайсыз урында: муенда, култык астында, бот өлешендә, кием кысып тора һәм кыра торган урында урнашуы.
4. Тәндә миңнәр саны тиз артуы.
Тән тиресен ничек сакларга?
1. Кояш астында озак йөрмәгез, SPF дәрәҗәсе югары булган кремнар кулланыгыз.
2. Тән тиресен даими күзәтеп торыгыз, шик туган очракта дерматологка баруны кичектермәгез.
3. Миңнәрне җәрәхәтләмәгез һәм мөстәкыйль рәвештә алырга маташмагыз.





Комментарийлар