Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли бизәк җаваплылык сорый

Татар хатын-кызлары борын заманнардан бирле алка, беләзек, чулпы сыман бизәнү әйберләренә өстенлек биргән. Хәзер дә милли бизәнү әйберләре гүзәл затларны битараф калдырмый. Дамира Гәрәева татар киемле курчаклар, милли бизәнү әйберләре ясый. Ул – үзебезнең яшәешне киң танытучы милләт җанлы педагог. Казанның 32 нче балалар бакчасында озак еллар нарасыйларга ана теле укыта һәм милли тәрбия орлыклары сала.

«Әниемнең бәрхетеннән түбәтәй тектем»

Атаклы тарихчы, этнограф  Карл Фукс Казан татарлары турындагы хезмәтендә: «Татар кызының урамнан килүе шуннан беленә: башта аның  чулпылар тавышы ишетелә, аннан соң гына үзе күренә», – дип яза. Чыннан да, туташларның озын толымнарына таккан чулпылардан «зең-зең» итеп тылсымлы тавышлар ишетелеп кала торган була. Еллар, гасырлар узса да, хатын-кызлар бизәнү әйберләренә битараф кала алмый. Чулпы, алка, йөзек, беләзек, изү ише әйберләр кабат популярлаша башлады. Арабызда бизәнү әйберләрен үз куллары белән ясаучы остазлар да бар. Дамира Гәрәева кебек осталар турында: «Кулларыннан гөлләр тама», – дип әйтәләр. Бала чагыннан ук матурлыкка, нәфислеккә тартылган, сокланган кыз шул матурлыкны үз куллары белән башкарырга омтылып үсә. Уйнап үскән курчакларын матур-матур киемнәргә киендерергә ярата торган була. Авылда тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрен бер якка куеп, үсмер Дамира үз куллары белән матурлык иҗат итүне кулайрак күрә.

 

– Әле дә хәтерлим, авылыбызда мәчет ачылды. Ә бабайларның түбәтәйләре юк. Әнинең бәрхет киеме бар иде, шуннан тоттым да түбәтәйләр тегеп, бабайларга бүләк иттем. Берочтан әтигә дә тегеп бирдем. Әти ул бүләгемне рәешкә генә киеп йөрде. Бакыйлыкка күчкәндә дә, кадерле бүләк аның янында булды, – дип искә ала Дамира.

        

«Үрнәкләрне китаплардан таба»

Татар дәүләт гуманитар институтында югары белем алганнан соң, Дамира педагоглык хезмәтен башлап җибәрә, гармунчы егет Илһамга кияүгә чыга, ә менә кул эшләрен беркайчан да ташламый. Улы Гайсә, кызы Камиләне үстергәндә дә яраткан шөгыленнән илһам ала. Эшкә ул үзе эшләгән милли бизәнү әйберләрен тагып килергә ярата. Бакчага йөрүче нарасыйлар да апаларының үзенчәлекле алка яисә галстук тагып килгәнен бик ярата икән. Тотып карыйлар, нәрсә икәнен бәйнә-бәйнә сорашалар. Менә шул эшләнмә турында сөйләгәндә, тәрбияче апалары балаларга милли горурлык орлыклары сала да инде. «Менә монысы – чулпы, татар кызлары аны чәчләренә үреп йөргән, менә мондый алкаларны сезнең әбиләрегез дә таккан», – дип сөйли-сөйли милләткә карата зур кызыксыну һәм ихтирам тәрбияли ул.

Махсус гади материал һәм металлдан чулпы, көянтә чулпы (бер чәч толымын яшергәне), колакса, муенсалар ясап башкаларга бүләк итә. Чыбыксыз радио үз эшен тиз башкара. Дамираның эшләнмәләре күпләргә ошый. Миллилеккә мөкиббән киткәннәргә бигрәк тә, чөнки гади материаллардан эшләнгән булса да, колакса, муенсаларны кибетләрдән табып ала торган түгел. Ә инде Интернет киңлекләренә чыккач, оста тагын да тырышыбрак эшли башлый.

  Ул ясаган алка, түштамга, чулпы, изү, күкрәкчәләр үзләренең миллилеге белән аерылып тора. Үрнәкләрне төрле китаплардан эзләп таба. Нинди генә эшкә алынса да, Дамира милли җирлектән тайпылмаска тырыша. «Үз өстемә нинди җаваплылык алганымны яхшы аңлыйм. Шуңа күрә изү яки чулпы, алкалар бизәген ясаган вакытта, татарның борынгы эшләнмәләрендә бу бизәкләр ничегрәк бирелгән икән соң, дип кызыксынам», – ди остакул. Махсус белеме булмагач, галимнәр әзерләп бастырган китапларга еш мөрәҗәгать итә. Алтын Урда, Болгар чоры, Казан ханлыгы дәверенең гүзәл затларын рухландырып торган бизәнү үрнәкләрен замана остазы озаклап өйрәнә. Кайчандыр затлы ташлардан башкарылган бизәнгечләрне замана материалларына күчерү катлаулы булмаса да, ярыйсы ук җаваплылык таләп итә торган шөгыль.

 Мәскәүләр дә соратып ала

Ул төрле төсләрдәге кечкенә чех сәйләннәрдән галстук, беләзек һәм түштамгалар ясый. Алкалар өчен исә аллергия булдырмый торган, медицинада киң кулланыла торган материалны гына файдалана.

Кызы Камилә дә әнисе кулы арасына керә башлаган. Әнисе агачтан ясаган түштамгаларны төрле төсләргә буйый ул. Кул эше теләсә нинди хатын-кыз өчен төрле яктан файдалы икәнен кыз бала да аңлый. Бер яктан, кызыклы шөгыль, икенче яктан, гаиләгә өстәмә керем.

Соңгы елларда Дамирага төрле җирләрдән мөрәҗәгатьләр килә. Заказга татар әләме кебек түштамгалар ясап бирүен дә сорыйлар. Хәтта килен сандыгы өчен хәситә ясарга сораучылар да бар икән. Алка, чулпыларның өлгеләре тарихта ничек сакланып калган булса, татар бизәкләрен шул килеш (аутентик рәвештә диикме) замана кулланучыларына һәм киләчәк буынга тапшырырга тырыша.

Бизәкләре бер-берсен кабатламый. Күбрәк балалар бакчаларыннан нәни артистлар өчен заказлар бирәләр, чөнки алар төрле милли ярышларда катнаша бит. Төрле бию ансамбльләре өчен дә эшли, хәтта Россия төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләр дә соратып ала, ди. Мәскәүдә яшәүче татарлар  да, останың кул эшләнмәләрен үзләрендә булдырырга теләп, еш мөрәҗәгать итә.

Аерым педагог коллективлары да үз тамгаларын булдырасы килеп, махсус түштамгалар ясап бирүен үтенә.

        

 

         Осталык бүлешкән саен, яңа идея күбрәк килә

Күңел матурлыгын милли бизәкләргә салып, шул гүзәллекне башкалар белән дә бүлешүче Дамира осталык дәресләрен бик теләп оештыра. «Социаль челтәр аша еш кына өйрәтүемне сорыйлар, үз белгәнемне бик теләп уртаклашам. Осталыгымны күбрәк бүлешкән саен, миңа яңа идеяләр күбрәк килә. Ярым кыйммәтле ташлардан алып, пластик, пыялалардан да бергәләп эшлибез. Берара көмеш төслеләре ошый иде, ә хәзер бронзага тартымнары тансык була башлады. Гади материаллар кулланам, чөнки сатып алучының кесә мәсьәләсенә карап эш итәргә кирәген яхшы аңлыйм. Туташ-ханымнар да шундый эшләнмәләргә өстенлек бирә. Фирүзә, сердолик ташларга татар хатын-кызлары, гомумән, мөкиббән инде», – дип горурланып та, гаҗәпләнеп тә сөйләде безгә Дамира Гәрәева.

 

 

Гүзәл Закирова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ