Милли кадрлар әзерләүдә өч терәк
Башкортстан Республикасында татар теле мөгаллимнәре турында сүз йөрткәндә, кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым тукталасы килә. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, Уфа фән һәм технологияләр университетының Уфадагы һәм Эстәрлетамактагы татар кафедралары – ныклы таяну нокталары. Милләтнең киләчәген тәрбияләячәк асыл мөгаллимнәрнең гыйлем кыйбласы булган әлеге өч үзәк белән якыннан танышыйк.
«Кафедрага – 35!»

Нурия ХӘЛИУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты, доцент,
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире:
– Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырылуга 2026 елда 35 ел тула. Тарих өчен әллә ни озын булмаган вакыт аралыгында кафедра формалашу, оешу, актив үсеш, укыту системаларының, югары уку йортында белем бирү стандартлары алышыну, аларның эчтәлеге үзгәрү, факультет, институт, структурасында булган үзгәрешләр, каршылыклар белән көрәш, яңарыш чорларын кичерде. Болар барысы да илдә, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр, туган телләргә, әдәбиятка карата булган мөнәсәбәт белән бәйле рәвештә барды. Бүгенге көндә ышанычлы һәм горур әйтә алабыз: кафедра үзенең алдына куйган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәп килә һәм ул күпкырлы эшчәнлек, актив яшәеш алып бара.
Россия Федерациясенең иң алдынгы педагогик уку йортларының берсе булган Акмулла университеты Башкортстан Республикасының башкаласында – Уфа шәһәрендә урнашкан. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының составына керә.
Тарихка бераз күз салсак, 1990 елда, республиканың белем бирү оешмаларының ихтыяҗын исәпкә алып, Башкорт дәүләт педагогия институтының гыйльми советы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү эшен башларга карар итә – филология факультетында татар бүлеге ачыла. 1991 елда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырыла.
Бүгенге көндә кафедра «Педагогик белем бирү» юнәлешенең түбәндәге уку программалары буенча студентлар кабул кабул итә:
1) 44.03.05 «Педагогик белем бирү» (ике профиль буенча әзерлек) юнәлешенең «Туган (татар) теле, әдәбияты һәм чит тел (инглиз теле)» профиле (көндезге уку бүлеге);
2) 44.03.01 «Педагогик белем бирү» юнәлешенең «Туган (татар) теле һәм әдәбияты» профиле. Читтән торып уку дистанцион технологияләр кулланып, урта махсус белем бирү оешмаларын тәмамлап килгән студентларны кыскартылган программа буенча алып барыла.
2012 елдан башлап 2024 елга кадәр кафедрада “Педагогик белем бирү” юнәлеше “Төрки филология”, “Күптелле даирәдә туган тел һәм әдәбият” (“Родной язык и литература в полилингвальной среде”) профиле буенча магистрлар әзерләү дә тормышка ашырылды. Мәктәптә укытучы булып эшләгән шулай ук башка өлкәләрдә хезмәт куйган белгечләр үзләренең квалификациясен үстерү, тәҗрибә тирәнәйтү, яңа технологияләр белән танышу ягыннан зур эш алып барды. Бүгенге көндә чит телләрне өйрәтү методикасы кафедрасы белән берлектә “Чит телләргә өйрәтүдә заманча технологияләр” дип аталган магистратура программасы тормышка ашырыла.
Киләсе уку елына ике стандартлы диплом программасы буенча, әлеге белгечлекләргә өстәп “Иҗтимагый даирәдә психолог” профиле буенча психологлар әзерләү максатын да куябыз. Кафедраның педагогик әзерлеген тәэмин итүдә катнашкан партнерларыбыз Уфа шәһәренең Гази Заһитов исемендәге 65 нче татар гимназиясе һәм 84 нче татар гимназиясендә психологик-педагогик класслар оештырылган.
Кафедра каршында озак еллар «Башкортстан Республикасының полиэтник шартларында туган (татар) теленең, әдәбиятының һәм мәдәниятенең яшәешен һәм үсешен өйрәнү» фәнни-тикшеренү лабораториясе эшләп килде һәм ул кафедраның үсешендәге бер баскыч булды. Аның эшчәнлеге кысаларында Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча мәктәпләр өчен татар теле, әдәби уку буенча уку әсбаплары төзеп бастырылды. Бүгенге көндә кафедра каршында Казан федераль университеты “Каюм Насыйри институты”ның белем бирү, мәдәни үзәге уңышлы эшләп килә. Монда фәнни-методик, мәдәни чаралар, кызыклы очрашулар белән беррәттән, төрле яшьтәге шәһәр кешеләренә татар телен өйрәнү буенча курслар оештырыла. Хезмәттәшлек чикләрендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдниятара багланышлар институты белән тыгыз элемтәдә торабыз; бу данлыклы уку йортының белгечләре фәнни, методик яктан зур ярдәм күрсәтәләр, уртак чаралар оештырабыз, Аларда республиканың туган тел һәм әдәбият укытучылары актив катнашалар.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге дә кафедра яшәешендә ярдәм кулы суза, күп кенә чараларны үткәрүдә, иҗади студентларның ансамбльләре өчен милли костюмнар тектерүдә булыша.
Туган телне укыту мәсьәләләре яңа технологияләрне өйрәнү һәм күптеллелек темасы белән бәйле. Акмулла университеты Башкортстан Республикасы башлыгы Указы белән Күптелле белем бирү проблемасын үстерү буенча Бөтенроссия фәнни-методик үзәге итеп тәгаенләнде.
Кафедраның университетта, республикада йөзен күрсәтә торган чаралары бар. Студентларның Бөтенроссия “Ана теле” педагогик осталык конкурсы 2026 елда унсигезенче тапкыр оештырылды, анда вуз, колледж студентлары укытучы, тәрбияче буларак көч сынаша. “Буыннар сабагы” республика фестиваль-конкурсы остаз укытучы, аның үзе әзерләгән югары уку йортындагы студенты, мәктәптәге укучысыннан торган командаларның ярышыннан гыйбарәт. Ул 2 елга бер тапкыр оештырыла, шундый 4 конкурс үтте, аларның берсе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының татар телен чит регионнарда үстерү буенча гранты исәбенә, икенчесе Башкортстан Республикасы башлыгының туган телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлгән гранты чикләрендә үткәрелде. 2025 елдан “Тукай Уфада” дип аталган Габдулла Тукай шигырләрен сәхнәләштереп күрсәтү буенча проектны башлап җибәрдек. Ул студентлар тарафыннан “Росмолодежь” платформасындагы конкурсларда катнашу чикләрендә алып барыла. Мондый тема белән чыгыш ясау нигезле, чөнки Габдулла Тукай 2 тапкыр Уфада булган һәм бу вакыйга язучыда бик җылы истәлекләр, тәэссоратлар калдырган. Безнең институтта бөек шагыйрьнең Уфага килүенә 100 ел тулуга багышланган мемориаль кабинет та бар.
Татар теле буенча Акмулла олимпиадасы да дистә ярым тапкыр оештырыла, ул ике турда үткәрелә, университет җитәкчелеге ягыннан барлык уку предметлары буенча оештырылган бу олимпиаданың статусы бик нык үсте, ул укучылар өчен зур мөмкинлекләр ача. Гомумән, педагогия университеты мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә тора, уку биналары алдыннан «сары автобуслар өзелми».
Педагогик осталыгы, югары күрсәткечләре белән уку йортын данлаган укучыларыбыз – безнең горурлыгыбыз. Алар арасында атказанган укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, фән юлын сайлаган белгечләр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, радио, телевидение алып баручылары, мәдәният хезмәткәрләре, бизнес өлкәсендә зур казанышларга ия булган шәхесләр бар. Элекке укучыларыбызның күбесе бүгенге көндә танылган шагыйрьләр, язучылар: Марат Кәбиров, Альбина Хәлиуллина, Руслан Сөләйманов, Илүсә Исмәгыйлева, Венера Мәҗитова, Заһир Хәсәнов, Лариса Буранбаева, Гөлнара Гомәрова, Зөһрә Исламова һ.б. Безнең студентларыбыз төрле өлкәләрдә уңышларга ирешәләр: Комил Сираҗетдинов – Уфа шәһәренең «Хәзинә» сәяхәт ширкәте җитәкчесе, Илмир Әхмәтҗанов – АКШта татар яшьләре җәмгыяте җитәкчесе, Питтсбург шәһәрендә спорт клубы тренеры, Алисә Гәрәева – Илеш районында “КраснаДача” ял итү базасы, «Колумб» сәяхәт ширкәте җитәкчесе, Эльмира Хәлиуллина – Д.Б. Мурзин исемендәге Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледж укытучысы, Лариса Буранбаева – Әлшәй районы хакимиятенең ЗАГС бүлеге мөдире, Денис Таваев, Ример Насретдинов – “Кызыл таң” республика газетасының журналистлары, бүлек мөдирләре.
Бүгенге көндә Акмулла университеты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының традицияләргә нигезләнеп яңалыклар белән янәшә баруын күрсәткән йөзе бар.
«Социаль җаваплылык – өченче миссия»

Илсур МАНСУРОВ,
Уфа фән һәм технологияләр университетының Эстәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре:
– Аңлашыла ки, университетларның беренче һәм икенче миссияләре ул – мәгарифне һәм фәнне үстерү. Югары мәктәпнең өченче миссиясе дип университетларның җәмгыять белән бәйләнешен, илнең һәм иң беренче нәүбәттә төбәкнең үсешен тәэмин итүдәге социаль җаваплылыгы күзаллана. Моның иң мөһим юнәлешләре – милли-мәдәни, мәгариф һәм социаль проектларны тормышка ашыру булып тора.
Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәрендә 1940 елларда укытучылар әзерләүче институт буларак ачылган безнең уку йортында 1993 елда, республиканың көньяк төбәгендә ихтыяҗ булу сәбәпле, татар һәм рус теле белгечләре әзерләнә башланды. 1997 елда әлеге уку йортында Илшат Насипов җитәкчелегендә татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы ачылды. Ул вакытта уку йорты Эстәрлетамак дәүләт педагогия институты дип атала иде, бүген без – Уфа фән һәм технологияләр университетының Эстәрлетамак филиалы.
Кафедра ачылган көненнән үк югарыда әйтелгән социаль җаваплылык функциясен үтәп килә. Башкортстанның көньяк төбәге милли-мәдәни, фәнни-методик үзәге буларак татар һәм чуваш телләрен, әдәбиятларын, фольклорын саклау, пропагандалау һәм үстерү буенча шактый эшләр башкара. Студентлар укыту белән генә чикләнмибез, югары уку йорты фәнни эш белән дә шөгыльләнә, өстәвенә педагогик юнәлештә белгечләр әзерләү сәбәпле, методик эш тә башкара. Безнең уку йорты төбәкнең үзенчәлекле фәнни-методик үзәге булып тора. 2012 елда Россия Табигый фәннәр академиясенең тарафыннан «Россиянең алтын кафедрасы» дигән зур исеменә лаек булды.
Кафедра укытучылары 25 ел дәвамында 250 дән артык укыту-методик кулланма, монография, дәреслекләр һәм меңнәрчә фәнни, методик мәкаләләр бастырды. Алар арасында Башкортстан мәктәпләре өчен Татар теле буенча уку кулланмалары да бихисап. Кафедраның гыйльми, методик һәм оештыру потенциалына шәһәр, республика, хәтта федераль дәрәҗәдә дә ихтыяҗ бар. Без Башкортстан, Татарстан, Чувашия республикаларының мәгариф министрлыклары, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университеты, аның филиаллары белән тыгыз бәйләнештәбез. Бөтендөнья татар конгрессы проектларында да актив катнашабыз, студентларның «Нәүрүз» ансамбленә татар милли киемнәре бүләк иткән Татарстан хөкүмәтенә рәхмәтлебез. Россия Фәннәр академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты белән туган тел һәм әдәбият дәреслекләренә экспертиза, цифрлы ресурсларга верификация дә ясыйбыз.
Бүген Эстәрлетамак шәһәрендә 30 дан артык татар теле укытучысы эшли, шуларны 20 се – безнең кафедраны тәмамлаучылар.
Кафедра 30 елга якын вакыт эчендә Башкортстанның көньяк төбәгенә бик күп татар теле укытучылары әзерләде. Шуларның күбесе үз һөнәрләре буенча эшлиләр, мәсәлән, Эстәрлетамак шәһәрендәге татар теле укытучыларының 90 проценты безнең бүлекне тәмамлаганнар. Әле бу елларда тәмамлаган студентларыбыз да (гәрчә аларның саны күп булмаса да) мәктәпкә баралар. Дөрес, барысы да татар теле укытмый, икенче белгечлекләре – инглиз телен дә укыталар. Кайбер студентларыбызның югары уку йортын тәмамлаганда әзерләгән диплом эшләре бүген тотып мөгаллимлек эшендә кулланырлык дәрәҗәдә була: әйтик, мәктәп укытучыларына ярдәмлек, татарча-русча-төрекчә-инглизчә кыскача этикет сүзлеге, язучы-шагыйрьләр (Марат Кәбиров, Мөнир Вафин, Салават Рәхмәтулла) иҗаты буенча әдәби тәнкыйть җыентыклары һ.б.
Алай да, соңгы елларда мине борчуга салган бер тараф бар: мөнбәрләрдән, телевизордан да, матбугатта да «тырышып-тырышып» туган телне өйрәнүне гаиләгә бәйләп аңлаталар. Мөгаен, бик дөрестер. Туган тел нигезе гаиләдә салына. Тик җитди мәсьәләне кабат-кабат яңгырату сораулар да тудыра. Бик мөһим мәсьәләне артык гадиләштерү түгелме бу? Җаваплылыкны күчерү омтылышы түгелме? Моңа сагаеп карау мәгариф өлкәсендәге тормыш тәҗрибәсеннән килә.
Соңгы елларда татар телен укыту буенча яңа дәреслекләр, кулланмалар, күргәзмә материаллар басылды, алар зәвыклы, заманча эшләнгән. Әмма ни хикмәт: балаларыбыз русча сөйләшә! Димәк, без һаман нәрсәнедер эшләп бетермибез. Мин гаиләдән җаваплылыкны алып ташларга җыенмыйм. Гаиләдә бала әйләнә-тирәне туган телендә аңлый башларга, балалар бакчасында һәм мәктәптә ул аны камилләштерергә тиеш. Һөнәри белемне дә туган телендә алса, тагын да яхшырак. Башкача булырга мөмкин түгел!
Соңгы чордагы мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр безгә дә йогынты ясамый калмады. Милли телләр укытуның азаюы эш базарының тараюына китерде. Милли бүлекләрдә укырга теләүчеләр дә элекке еллардагы кебек күп түгел. Тагын бер мәсьәлә. Төбәкләрдән Казан югары уку йортларына бик күп яшьләребез китә. Беренче карашка, яхшы гамәл. Әмма таяк ике башлы! Казанга килгән яшьләребез туган якларына әйләнеп кайтмый. Ә төбәкләрдәге милли мәгарифне, мәдәниятне кем саклар, кем үстерер?
Законнар, норматив-хокукый нормалар рөхсәт иткән барлык юнәлешләрне дә балаларга туган телебезне өйрәтүдә файдаланырга кирәк!
«Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы – көрәшче кафедра»

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре:
– Башкорт дәүләт университетының (2022 елдан – Уфа фән һәм технологияләр университеты) татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасын хаклы рәвештә Башкортстан Республикасында татар халкының фән, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге ихтыяҗларын үтәүче тѳп үзәк дип атарга мөмкин.
Башкорт дәүләт университетының (ул вакытта – К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты) тарих-филология факультетына “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча беренче студентлар төркеме 1950 елда кабул ителә. Тѳбәктә мәгариф системасыныӊ ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында оештырылган уӊышлы башлангыч буларак бәяләнә. Бу эшне башкорт тел гыйлеме кафедрасы мөдире, профессор Җәлил Киекбаев җитәкли.
1957 елда хөкүмәтнең махсус карары нигезендә Башкорт дәүләт университеты оештырылгач, филология факультеты кысаларында мөстәкыйль татар теле һәм әдәбияты кафедрасына (соңрак: татар филологиясе кафедрасы, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы) нигез салу өчен Казаннан өч фән кандидаты – Габделхәй Әхәтов, Фәрит Хатыйпов һәм Әхәт Нигъмәтуллин чакырыла. Алар 1958 елда урындагы белгечләр Әмир Фатыйхов һәм Земфира Заһидуллиналар белән берлектә татар филологиясе кафедрасын нигезлиләр.
Кафедраның беренче мөдире Г.Х. Әхәтов (1958 –1982) компетентлы, күпкырлы, иҗади коллектив туплауга күп көч сала. Яңа оешкан кафедрага “Кызыл таң”, “Совет Башкортстаны” газеталарыннан Суфиян Поварисов, Бәйнә Газизова (Сәлимгәрәева), Радик Сибәгатов, Үзбәк Гыймадиев, Риф Мөхәммәтҗанов килеп кушыла. Биредә Казан галимнәре Хәләф Гарданов, Фазыл Фасиев, язучы һәм шагыйрьләр Хәсән Сарьян, Муса Сираҗи, Вазих Исхаковлар да эшләп ала. 1960 еллар ахыры – 1970 еллар башында татар филологиясе кафедрасына әле яңа гына Казанда кандидатлык диссертацияләрен яклаган ике яшь әдәбиятчы – Камил Дәүләтшин һәм Сәгыйдулла Хафизов килә. Алар, гомерлеккә Уфада төпләнеп калып, Башкортстандагы татар әдәбият гыйлеме үсешен билгеләп торучы галимнәргә әвереләләр. Шул ук чорда Мәскәүдән тел буенча кандидатлык диссертациясен яклап, Алмас Шәйхулов кайта һәм кафедрага эшкә кабул ителә.
Шулай итеп, БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы 1990 еллар башына кадәр республикада бердәнбер татар фәнни-мәдәни үзәге була, 3000 нән артык белгеч әзерли. Башкортстанның һәм Татарстанның күпсанлы күренекле фән һәм мәгариф эшлеклеләре, каләм һәм сәнгать әһелләре, хакимият хезмәткәрләре тормыш юллары башында нәкъ әлеге бүлекне тәмамлый.
ХХ гасырның 90 нчы елларында Эстәрлетамак, Башкорт дәүләт педагогик институтларында татар кафедралары оештырылганнан соң да татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы Башкортстан Республикасында татар халкының фәнни, милли-мәдәни, иҗтимагый мәнфәгатьләрен кайгыртучы булып кала. Бу йөкне төрле елларда БДУның татар-рус бүлеген тәмамлаган белгечләр тарта: фән кандидатлары, доцентлар М.С. Шәрипов, Р.Р. Идрисов, Л.Р. Сәгыйдуллина, Р.Г. Миңнеәхмәтов, И.Ф. Зарипова, Г.Ө. Кәлимуллина, З.С. Кәримова һ.б. Алар – остазлары юлын саклаучылар һәм дәвам итүчеләр.
70 елга якын вакыт эчендә кафедра мөдире вазифасын башкаручылар арасында күренекле галимнәр Г.Х. Әхәтов, Ү.И. Гыймадиев, С.Ш. Поварисов, Р.Г. Сибәгатовны атарга кирәк. Р.Г. Миңнеәхмәтов, А.Г. Шәйхулов, И.Ф. Зарипова – XXI гасырда кафедраны җитәкләгән шәхесләр. 2025 елдан кафедра җитәкчесе – А.Г. Хәлиуллина.
Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы 2018 елга кадәр “Филология” белгечлеге буенча югары компетенциягә ия кадрлар әзерләп чыгара. 2018 елдан “Педагогик белем бирү” белгечлегенә күчеп, татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучылары әзерләү башлана. Шул ук вакытта “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” белгечлеге буенча магистратураның көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре эшләп килә.
Кафедраның эшчәнлеге берничә юнәлештә алып барыла. Фәнни, фәнни-методик юнәлешләрдән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Идел-Чулман-Урал этнолингвистик мохитендә яшәүче төрки, монгол, фин-угор һәм һинд-европа (славян) халыкларының рухи мәдәниятен өйрәнү; Башкортстан Республикасында яшәүче татар халкының фольклорын туплау, дөньяга чыгару; “Башкортстан һәм татар әдәбияты” кысаларында региональ әдәбиятны өйрәнү; “Башкортстан һәм татар теле” юнәлешендә лингвистик, социолингвистик күзәтүләр оештыру; татар әдәбияты тарихын тикшерү; әдәби әсәрләр телен анализлау (поэтика); лексикография өлкәсендә эшчәнлек алып бару, сүзлекләр әзерләү; лингвокультурология, лингводидактика мәсьәләләрен ачыклау юнәлешендә эшләү; татар телен туган тел буларак һәм күптеллелек шартларында икенче тел буларак укыту методикасын өйрәнү һ.б.
Бу юнәлешләрнең өлешчә чагылышы һәр ел саен кафедра тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә, форумнарда күренә; тикшеренү нәтиҗәләре кафедра әгъзалары тарафыннан әзерләнгән монография, уку әсбаплары, сүзлекләр, мәкаләләр рәвешендә фәнни кулланылышка кертелә.
Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасын характерлаучы тагы бер юнәлеш – республиканың мәгариф оешмаларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына даими рәвештә фәнни-методик ярдәм күрсәтү. Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган олимпиадалар, түгәрәк ѳстәлләр, квалификация күтәрү курслары, “Ел укытучысы” конкурсларында катнашудан тыш, кафедра һәр ел саен республикадагы алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларыныӊ тәҗрибәсен тарату максатында методик семинарлар оештыра, фәнни-методик консультацияләр бирә. Кафедра Башкортстан Республикасындагы татар теле һәм әдәбияты кафедралары өчен белгечләр әзерләү вазифасын да уңышлы башкара.
Мәктәпләр белән тыгыз бәйләнешләр булдыру, профориентация эшен алып бару, бүгенге укучылардан, колледж студентларыннан иртәгәге студентларны әзерләү бурычы да татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы укытучылары тарафыннан уңышлы башкарыла. Укучылар һәм студентлар өчен фәнни-гамәли конференцияләр, фәнни проект конкурслары, татар теле һәм әдәбияты буенча дистанцион олимпиадалар, “Җанлы сүз”, “Туган як шигърияте” бәйгеләре – республика һәм регион күләмендә даими рәвештә оештырылып һәм үткәрелеп килгән бу чаралар кафедра киләчәген кайгырту алымнары.
Кафедра тарафыннан алып барылган эшчәнлекнеӊ бер тармагы – тѳбәктә татар мәдәни мохитен системалы ѳйрәнү, аны тулыландыру. Бу максаттан республикада яшәп иҗат итүче шәхесләрнеӊ (шагыйрьләр, рәссамнар, актерлар) иҗат биографиясен ѳйрәнү, тарихи-мәдәни урыннарны ачыклау (“Тукай Башкортстанда”, “Рәмиевләр нәселе”, “Сәхибҗамал язмышы”), халык арасында популярлаштыру эше башкарыла. Уку-укыту барышында студентларда һѳнәри компетенцияләрне булдыруныӊ бер алымы – аларны мәдәни мохиткә алып керү һәм актив эшчәнлеккә җәлеп итү. Кафедраныӊ беренче кѳннәреннән башлап эшләп килгән “Акчарлаклар”, “Тел чишмәсе” (“Сүз сәнгате”) түгәрәкләре, “Сәләт” татар шигъри-музыкаль театры уӊышлары; газета-журналлар белән хезмәттәшлек; “Җанлы сүз”, “Туган як шигърияте” кебек чараларны оештыру – болар барысы да мәдәни-эстетик булмышны камилләштерә.
Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы беренче көннәреннән үк фәнни, фәнни-методик, педагогик эшчәнлек белән генә чикләнмәүчеләр кафедрасы буларак таныла: кафедрада Хәсән Сарьян, Суфиян Поварисов, Әхәт Нигъмәтуллин һ.б. каләм осталары эшләгән; журналистика өлкәсендә тәҗрибә туплаган укытучылар (Р.Г. Сибәгатов, Ү.И. Гыймадиев һ.б.) белем биргән. Иҗади мөмкинлекләрен төрле яктан ачарга сәләтле шәхесләр үз укучылары өчен бу яктан да өлге булган. Бүгенге көндә кафедрада остазлары юлын дәвам итүчеләр эшли: Язучылар берлеге әгъзалары (И.К. Фазлетдинов, Л.Р. Сәгыйдуллина, А.Г. Хәлиуллина, Д.Д. Сөләйманова (Д. Булатова), журналистлар (И.К. Фазлетдинов, Д.Д. Сөләйманова (Д. Булатова), Башкорт опера һәм балет театры җырчысы (М.С. Шәрипов). Алар фәнни, педагогик эшчәнлектән тыш, студентларны иҗади эшкә җәлеп итү белән дә актив шөгыльләнәләр.
Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы – көрәшче кафедра. Бу фикерне дәлилләү өчен кайбер көрәш мәйданчыкларын атау да җитә: мөстәкыйль кафедра оештыру, анда югары квалификацияле белгечләр туплау, фәнни тикшеренү, укыту-тәрбия эшләрен студентларны җәлеп итәрдәй дәрәҗәдә алып бару, республикада татар дөньясының интеллектуаль һәм иҗади үзәгенә әйләнү, республикада татар теле масьәләләрен иҗтимагый яңгыраш дәрәҗәсенә күтәрү һ.б.
Соңгы елларда кафедра катлаулы социолингвистик шартларда мөстәкыйльлеген саклап калу, татар телле студентлар туплау, конкуренциягә сәләтле белгечләр әзерләү, татар теле, әдәбияты, мәдәнияте өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бару, республикадагы мәгариф системасы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән бәйләнешләрне тагын да ныгыту кебек юнәлешләрдә мәйдан тота.





Комментарийлар