Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр

2026 елның 24 июнендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән мәгариф хезмәткәре – методистлар, мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ассоциация вәкилләре – Арча җиренә милли мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен җыелды. Август конференциясе секция утырышының төп темасы – «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» – бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренең берсенә багышланды.

Тукай мирасыннан – технологияләр дөньясына

Милли мәгариф секциясе утырышының Арча муниципаль районында уздырылуы бик табигый һәм мәгънәле, чөнки ул – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган ягы, аның балачагы, иҗаты белән бәйле булган газиз җир.

Арча муниципаль районы милли мәгарифне үстерүдә республикада алдынгы урыннарның берсен били. Мәгариф идарәсе җитәкчелеге, район мәктәпләре һәм балалар бакчалары коллективлары туган телне саклау, милли традицияләрне яшәтү, укучыларга милли мәдәниятнең байлыгын тапшыру өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешә. Район мәктәпләрендә туган татар телен, әдәбиятны өйрәтүгә зур игътибар бирелә, бу юнәлештә нәтиҗәле методик эш алып барыла. Район мәгариф системасы эшчәнлеге – республикада танылган, башка муниципаль берәмлекләр өчен дә үрнәк. Бу җирлек үзе үк секция темасының асылын аңлата: чын милли мәгариф ул – традицияләргә тугрылыкны заманча фикерләү, инновацион караш, алдынгы технологияләрен оста берләштереп, алга бару, киләчәккә ышанып атлау. Тукайның 140 еллык юбилее елында әлеге чараның Арчада узуы Тукай иҗатына, аның бөек мирасына хөрмәт йөзеннән изге гамәл, аның туган төбәгенә зур игътибар бирү символы да булып тора.

Мәгариф, сәнгать һәм технологияләр

Арча районы мәгариф хезмәткәрләре конференциядә катнашучыларны «Әллүки» һәм «Арча бизәкләре» театральләштерелгән күренешләр белән каршы алды. Балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килгән «Хәят» этник киемнәр театры милли костюмнар күргәзмәсен тәкъдим итте. Арчаның 1 нче урта мәктәбе «Санлы белем бирү мохите» проекты кысаларында укучыларның ясалма интеллект һәм мобиль кушымталар төзү өлкәсендәге эшләре белән таныштырды. Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей инженер сыйныфы эшчәнлеген күрсәтте, анда һәр дәрес теория белән генә чикләнми, ә инженерия дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә әйләнә икән.

Авыл мәктәбендә аграр сыйныфлар заман таләбе: 2023/2024 уку елында Курса Почмак урта мәктәбендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында 7 нче сыйныф укучылары өчен махсус авыл хуҗалыгы сыйныфы ачылган. Максат – укучыларда авыл хуҗалыгы һөнәрләренә төшендерү, һөнәри юнәлеш бирү, чыгарылыш сыйныф укучыларын аграр профильле уку йортларына керергә әзерләү. Кәче төп белем мәктәбендә умартачылык буенча агрокласс эшли: укучылар кортларны карау, бал җыю процессын өйрәнәләр, практик дәресләр, экскурсияләр һәм мастер-класслар аша җаваплылык, хезмәттәшлек күнекмәләре үстерәләр. Шушмабаш урта мәктәбендәге 2017 елда ачылган аграр сыйныф Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй Кәримов исемен йөртә. Ул 2025/2026 уку елында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының «АПКда кадрлар» федераль проектында катнаша, «Северный» АХҖК ҖЧҖ, «Кырлай» агрофирмасы, Арча агросәнәгать көллияте һәм Казан дәүләт аграр университеты белән актив хезмәттәшлек итә.

Милли мәгариф юнәлешендә «Шәҗәрә – нәсел дәвамчылыгы», «Без – Тукай туганнары», «Татар баласы укырга тиешле 100 китап», «Тукай әлифбасы» проектлары, Тукай шигырьләре нигезендә төзелгән әлифба китапчыгы, «Тукайга бүләгебез», «Без – Тукайлы халык» экспозицияләре аша бөек шагыйрь мирасы өйрәнелә.

Яңа Кенәр балалар иҗаты йорты түбәтәй-калфаклар, бисердән каптырмалар, милли бизәкле сумкалар, күлмәкләр кебек декоратив-кулланма сәнгать әсәрләрен тәкъдим итте. Яңа Кишет мәктәбендә МХО музее эшли икән, анда махсус хәрби операция зонасыннан алып кайтылган экспонатлар, татар генералы Гани Сафиуллин һәм башка авылдаш сугышчыларның шәхси әйберләре саклана. Арча шәһәренең 2, 8, 9, 10 нчы һәм 11 нче балалар бакчалары да үз проектларын тәкъдим итте.

Авылның, районнарның киләчәге – укучыларның туган якларына кайтуларында. Тырыш укучылар, терәк булырдай хуҗалыклар, остазлар һәм спонсорлар булганда, киләчәгебез ышанычлы кулларда.

Пленар утырыш: югары дәрәҗәле кунаклар һәм стратегик юнәлешләр

Арча районы мәдәният йортында башланган пленар утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзенең сәламләү сүзендә милли мәгарифне үстерү республиканың стратегик бурычларының берсе икәнен ассызыклады: «Хәзерге вакытта демографик ситуация: республикабызның балалар бакчасында 185 мең бала тәрбияләнә, былтырга караганда 8000 нән артык балага кимрәк. Һәм ул сан үзгәреп тора. Мәктәпләргә килгәндә, бүгенге көндә 578 татар мәктәбе, шуның 100 дән артыгы – филиаллар. Әлеге мәктәпләрнең саны узган елгыга караганда кимеде. Бу мәктәпләрдә балалар булмавы белән бәйле, ләкин бер генә бала булса да, мәктәпне сакларга тиешбез». Шулай ук йомгаклау аттестациясе һәм тәрбия мәсьәләренә дә тукталды. Быел кертелгән эксперимент турында: «Эксперимент быел 9 нчы сыйныфларда. Безнең максат – 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыга ике генә имтихан тапшырып, үз җирлегендә эшче һөнәренә укырга калу мөмкинлеген бирү. Бездә 52 урта һөнәри белем бирү оешмасы, шуларда 33 профессия һәм 7 белгечлек бар. Быел 3800 тугызынчы сыйныф укучысы рус теле һәм математикадан гына имтихан тапшыруны сайлады. Алар шушы эшче һөнәрләре буенча укырга керә, белгечлек буенча һәм урта белем ала. Әгәр ике генә имтихан тапшырган бала кире 10 нчы сыйныфта укырга тели икән, ул очракта тагын ике имтиханны бирергә тиеш була», – дип сөйләде.

Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов кунакларны Арча җире – Габдулла Тукайның туган ягы – мәгариф традицияләре көчле төбәк икәнен әйтеп, секция утырышында катнашучыларга уңышлы эш теләде.

Россия Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов чыгышында милли мәгарифкә федераль дәрәҗәдәге игътибар, туган телне саклау өлкәсендәге кануннар һәм программалар турында, укытучыларның социаль гарантияләре, әти-әниләрнең мәктәп тормышындагы роле турында сөйләде. Ул Россия Федерациясенең күпмилләтле илендә һәр халыкның үз телен, мәдәниятен саклау хокукының закон нигезендә тәэмин ителүен ассызыклады: «Туган тел ул – милләт, милләтнең киләчәге. Туган тел юк икән, милләт юк, халык юк диләр. Һәр ике атна саен бер тел югалып бара. Туган телен белмәгән баланың дөньяга карашы, әти-әнисенә карашы башка төрле. Илебез зур, 277 телдә һәм диалектта сөйләшәбез. Мәгариф системасында 30 га якын телдә укыту алып барыла, 80  гә якын тел фән буларак өйрәнелә».

Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин республикада милли сәясәтне гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре, халыклар арасында дуслыкны ныгыту, туган телләрне саклау буенча дәүләт программалары турында мәгълүмат бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясы советының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин халыклар дуслыгы, туган телләрне саклаудагы бердәмлекнең әһәмиятен билгеләде. Ул Татарстан халыклары ассамблеясының бу юнәлештәге эшчәнлеге, мәгариф системасы белән берлектәге проектлары белән уртаклашты: «Татарстаныбызда 175 милләт вәкиле яши. Безнең Ассамблея 39 милләтне берләштерә, 270 җирле оешмабыз бар. 111 якшәмбе мәктәбе бүлекчәләре эшли, 2000 гә якын бала белем ала, 23 телдә укыту алып барыла». 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закированың доклады утырышның төп өлеше булды. Ул республика мәктәпләрендә туган телне өйрәтү, яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында эшләү үзенчәлекләре, укытучыларның һөнәри үсеше мәсьәләләре турында тулы мәгълүмат бирде. Докладчы милли мәгарифтәге казанышлар белән бергә, алда торган бурычларны да ачыктан-ачык әйтте. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә күзәтү ясады: «Рус теленнән баллар, узган елгы белән чагыштырганда, 1,6 баллга югарырак һәм уртача  66,66 балл тәшкил итә. Математикадан безнең әле беркайчан да 137 баланың 100 баллга тапшырганы юк иде. Рус әдәбиятыннан баллар 73 кә якын. Татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшырган укучыларның саны да, сыйфат күрсәткечләре дә тотрыклы һәм көтелгән. Иң куанычлысы: узган ел 100 баллга 313 бала, ә 200 баллга 14 бала тапшырган иде. Бүгенге көндә имтиханнарны 395 бала 100 баллга, шуның 19  ы – 200, бер бала 300 баллга тапшырган.

Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов чыгышында Арча районының милли мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул район мәктәпләрендә туган телне өйрәтү системасы, милли традицияләрне саклау буенча эшләре, мәктәптән тыш чаралар, проектлар турында тәфсилләп сөйләде.

Яр Чаллы шәһәренең 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы мөдире Резеда Исаева туган телдә белем һәм тәрбия бирүдә балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык мәсьәләсен күтәрде. Ул мәктәпкәчә яшьтә милли тәрбия нигезләрен салу, уеннар һәм ярышлар аша туган телне өйрәтүнең әһәмияте турында тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Казан шәһәре Совет районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 171 нче мәктәбе укытучысы Лилия Гарәпшина туган телне өйрәтүдә мотивациянең роле, укучыларны имтиханга уңышлы әзерләү серләре, методик алымнар һәм дәрестән тыш эшчәнлек турында кызыклы тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Пленар утырыш туган тел һәм әдәбият укытучыларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Республика мәгарифенә керткән зур өлешләре өчен дистәләгән педагогка Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм мактаулы исемнәр тапшырылды.

Дүрт маршрут – дүрт төркем өчен махсус программа

Пленар утырыштан соң секция эше дүрт параллель маршрут буенча дәвам итте. Катнашучылар вазифаларына һәм һөнәри кызыксынуларына карап, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм белгечләр, туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчеләре, Бөтенроссия туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе бүлекчәләре җитәкчеләре төркемнәренә бүленде.

Программа шулкадәр бай һәм күптөрле итеп төзелгән иде ки, һәр катнашучы үзенә күрә ниндидер яңалык ачты, файдалы тәҗрибә өйрәнде. Бу оештыру формасы катнашучыларның һөнәри үсүенә, методик эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый торган уңышлы алым булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ