Логотип Магариф уку
Цитата:

Мин – наркоман

Наркоманиянең упкынга илтүче начарлык икәнен аңлыйбыз. Һәм... Бетте. Белмәвең хәерле дип яшәр идең дә – балалар үсә. Күз йомарга ярамый, миңа кагылмас димә... Әти-әниләр, педагоглар һәм үсмерләр колагына файдалы киңәшләр сорап, белгечләргә мөрәҗәгать итмәдек. Анысы – икенче юлы. Япь-яшь ике наркоман кыз бала үз тарихларын сөйли бүген сезгә. Аңлаган кешегә гыйбрәте дә, тетрәнүе дә, тәрбиясе дә, киңәше дә шунда булыр. Исемнәрне, тернәкләнү үзәге, әлбәттә, күрсәтелмәде. Әмма кызлар тарихындагы бер генә вакыйга да, кызганыч, уйдырма түгел. Әле укучыларыбызга тәкъдим ителгәне дә – күлдәге тамчы гына...

МАРИНА, 19 яшь, Түбән Камадан

МОХИТ

Беренче сыйныфтан башлап волейбол белән шөгыльләндем. Спорт остасы мин, кубок-медальләр белән киштәм тулган. Ярышлар белән күп шәһәрләрдә йөреп, дөнья күрдем. Укуда – отличница. Гүләйгә вакытым да юк иде, әни дә нык тыйды. Тик бер мәлдә барысы да башка юлдан китте. 14 яшьләрдә барлык яшьтәшләрем урамга чыга, миңа да спортчы һәм «ботаниклар» дөньясы кызыксыз була башлады. Тренировкага дип чыгып китәм дә бармыйм, дәресләрне дә калдыргалыйм. Урам мине тиз йотты. Аралашу мохитем алмашынды, тәмәке, алкоголь татып карадым. 14 яшьтә беренче тапкыр өйдәгеләрне кисәтмичә, кунарга кайтмадым. Сәбәбе: беренче танышкан малай белән бергәләп эчәргә булдык. Әниемнең үлеп борчылачагын белә торып, телефонымны сүндереп куйдым. Әлбәттә, бар шәһәрне аякка бастырганнар. Иртән мине полиция хезмәткәрләренең эзләп табуына шаккаттым. ПДНга исәпкә куйдылар, соңрак, 16 яшемдә – наркологиягә дә. Әнигә штраф чәпәделәр. Бөтен гаиләмне исәпкә куйдылар. Кечкенә энем минем аркада кыенны күп ашады, менә дигән итеп укып, тәртипле йөрсә дә, беренче сыйныфтан ук мәктәп эчендәге исәптә гел күз уңында тоттылар аны.

15 яшьтә эчкече булуым өстенә беренче тапкыр наркотик татып карадым. Аны миңа ...үзем укыган мәктәптәге 27 яшьлек социаль педагог тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Беренче тапкыр ошамады. Башка кулланмадым, бары тик спиртлы эчемлекләр генә эчә идем.

Җәйге каникуллар башланды. Түбән Камада шәһәр паркы бар, яшьләрнең яраткан урыны ул, гел шунда җыела идек. Наркоманның мохитендә бары үз ишеләргә генә урын бар. Минем әйләнә-тирәмдә дә гел шундыйлар калды. Араларында берәү – Ваня, мине ныклап, наркотикларга утыртты һәм төпкә төшеп җитәргә ярдәм итте. Ваня үзе генә түгел, ә бөтен гаиләсе белән бер көн дә порошоксыз яши алмаучы максатчан наркоманнар иде. Егет ул чакта апасы Аля белән яши иде, үзләренә чакырды. Ризалаштым. Ул вакытта гаиләмә күрсәткән галәмәтләремә чыдамыйча, әнием өйдән куып чыгарып, барыр җирем калмаган иде.

Фатирына килеп кергәч, башта шок кичердем. Өйдәге шулкадәр шакшылыкны, ул хәтле тараканны гомердә күргәнем юк иде. Исереклегем сәбәпле, күрәсең, аптыравым озакка бармады, тизрәк ятып йоклыйсым гына килде. Иртән Аляның уятуына күзем ачтым. «Мин бала табам», – ди бу. Җиңелчә киң күлмәге аша аның авырлы икәнен мин күрмәгәнмен дә! Ашыгыч ярдәм чакырмакчы идем, тукта, ашыкма, диде дә, ваннага кереп, иң көчле наркотиклардан саналганын тартып чыкты. Син бит авырлы, дим. «Нормально, мин йөклелек буе шулай эшләдем», – ди. Шуннан соң гына ашыгыч ярдәм чакырттык.

Аля бәбие белән бала табу йортыннан чыккач, без Ваня белән башка җиргә күчендек. Бер бүлмәле фатирга көн саен 70 ләп кеше җыелыша идек. Һәркайсыбыз  нинди матдә булса да кулландык, аракы  су урынына акты.

Акча каян алдыгыз, дип сорыйсыз инде. Ничектер үзеннән-үзе хәл ителә иде ул мәсьәлә. Алкогольдән өзелмәдек, чөнки Ваня белән дусты кибеттән урлап ташып тордылар. Сырлар, колбасалар да урлыйлар иде, аларны сатып акчага әйләндердек. Кешеләргә шалтыратып, авыр ситуациягә эләгүче якыннарына кичекмәстән акча кирәклеге турында әкиятләр сөйлибез. Кешеләр ышана һәм акча күчерә – монысы төп керем иде.

 

ӘНИ

Әни белән мөнәсәбәтләребез начар булмады. Бәхәсләребез үсмерлек чорында башланды. Анда да тавыш гел юктан чыкты: табак-савыт юылмаган, өй җыештырылмаган... Бу сүзләр минем җенемне чыгара иде. Харап булган, соңрак юсам ни була, дим. Башкалар кебек гүләйгә чыгасым килә, дим. Ә әнинең үз дөресе: «Трай тибәргә өлгерерсең, ә менә ниндидер уңышка ирешергә соңга калуың бар...» Ул вакытта мин аны ишетмәдем. Урамга чыгармаса, әниемә кул күтәрүдән дә тайчынмадым.

Әни, мине эчкечелектән коткарыр өчен, нәрсә генә эшләп карамады. Ялынды, ачуланды, сөйләшеп карады, күпме гамәлләремне кичерде, күз йомды... Әбиемнең алтыннарын 200 меңгә ломбардка илтеп тапшырдым. Өйдәге техниканы урлап сатуым, гаиләдәге акчаларны урлау турында әйтмим дә. Кешеләрдән җыелган бурычларым ике миллионга якын...

Наркоман өчен бары бер генә максат бар: ничек тә кирәкле матдәне куллану. Шушы максат аның бар хисен, акылын томалый да куя. Акча юнәткәндә аны аңга китерәм димә. Наркотик кирәк, бетте-китте.

 Әни чарасыз иде. Фатирның биген алмаштырды, өйгә юл ябылды. Туганнарым мине гаилә бәйрәмнәренә чакырмый башлады. Сине гел яратырлар, кайгыртырлар кебек бит. Тормыштан сызып ташлауларын авыр кичердем, аек тормышка кайтасы килгән чакларым да булды, тик ул чираттагы дозадан соң тиз арада эреп югала иде. Өйдән урлап булмагач, кибеткә күчтем: аннан буш чыкмый идем, урамда, транспортта кеше букчасына кердем. Хәтта урамда егылып яткан кешенең кесәсен чистартып китү берни тормый, ә исерекме ул, авырыймы, ярдәм кирәкме аңа – бу мөһим түгел. Миңа барыбер!

 Барыр җирем булмаган, хәлсезләнгән, соңгы чиккә җиткән иң авыр вакытларымда гел өйгә кайта идем. Бу адәм баласына табигатьтән салынган халәттер – өйгә, әни янына кайту. Әни: «Үз өең сиңа хостел кебек», – ди. Кунар урын, кулланыр матдә булганда, «рәхәт чиккәндә» – мин гел үз ишләрем арасында. Әнинең барлыгы да онытыла, хәл белешү турында сүз дә юк. Ә авырып китсәң, йә проблемаң булса – әни бусагасына кайтып егыласың. Юынасың, ашыйсың, кием алмаштырасың, чиста урын-җирдә ял итәсең, энергия җыясың... Өй җылысы терелтә. Гафу үтенгән буласың... Аннан 10 минутка кибеткә чыгып керәм дип (әни ышанмый иде, әлбәттә), тагын берәр айга чыгып югаласың... Яисә, әле бикләр алмашынганчы, төнлә шыпырт кына кайтып, киемнәрне җыеп чыгып китәм, ә өстәлдә язу калдырам: «Әни, мин үзем генә яшәп карарга булдым...» Акчам беткәч, кунар урыным калмагач, кабат туган йорт ишеген шаку: «Әни, гафу ит, башка алай йөрмим, төзәләм»... Ана йөрәге түзми, газизен кочагына ала. Һәм бу туктаусыз дәвам итә.

 Узган җәйдә әнием, акчалар түгеп, мине алкогольдән «кодлаштыру» ясаттырды. Кышка хәтле кеше булачагыма өметләнеп, чын гаилә булып  яшәдек. Татуировка ясарга яратуымны белгән әнием 18 яшемә тату-студия ачты, эшли башладым. Кызы мәшгуль булсын, кабат сазлыкка батмасын дип, әллә ниләр эшләргә әзер ул. Ә мин...

 

«ГЛЮК»

Алкоголь – наркотикларга трамплин ул. Шул дәрәҗәдә күп эчмәсәм, наркотиклар дәрәҗәсенә дә барып җитмәс идем мин бәлки. Үзе кулланып карамаган кешегә ул халәтне ничек аңлатырга да белмим. Алкоголь куллангач, башта бик күңелле, аннан ятып йоклыйсың да иртән баш авыртып уянасың. Ә наркотиклар кулланган кеше йокламый, атналар буе йокламаган «марафоннары»м да булды. Ашыйсы да килми. Рәхәт һәм вәссәлам. Үз-үзеңә ышана башлыйсың, ачылып китәсең. Физик авырту сизмисең, пневмония вакытында табибларга да барып тормадым, бар чирдән бер дәва – наркотик. Кыюлык өчен куллана идем, чөнки аек баштан урлаша алмадым. Мин бит үземнең карак түгеллегемне аңлыйм, уңайсызлану, курку бар. Ә теге матдәләр исереклегендә андый хисләргә урын юк. Алкогольдән аермалы буларак, наркотик исереклектә башның бер почмагы эшләп тора, тик син чикләрне сизмисең, диңгез тубыктан диюләре туры килә. Үзеңне бик көчле дип хис итәсең. Бу – агулы матдәләр китерә торган эчке халәт, шуңа күрә теләсә кайсы наркоман үз-үзенә хуҗа дип саный. Имеш, ул үзе теләгәнгә куллана, тели икән, хәзер үк ташлый ала. Чынлыкта ул зомби инде, үзенә читтән карап, бәя бирерлек халәттә түгел: агуланган аңы үзен герой дип, сәламәт дигән картинага инандыра. Күзләрендә аң әсәре калмаса да, үзен наркоман дип танымау шуннан килә. Ә инде «передоз»дан исән калган очракта, ярдәм кирәклеген таныган мизгелдә ул иң төпкә төшеп җиткән кешегә әверелгән була.

 Мин дә үземне наркоман дип танып, үз аягым белән дәваланырга киләсе кеше түгел идем. Әнә шул сазлыктагы төпкә аягым тимәсә һәм әнием мәҗбүриләмәсә...

 Кыскасы, берничә ай бәхетле тормыш белән яшәгәннән соң ничек «ычкындым»? Гаиләдә бергәләп күңелле итеп Яңа ел каршыладык. 2 гыйнвар көнне дусларым белән бәйрәм итәргә чыгып киттем һәм ... егылганчы эчтем. Вәгъдәләр дә, «кодлаштыру»дан соңгы тыюлар да, уңайсызлану хисе дә – берсе дә күңелдә аваз салмады. Хәтта мичкәсе белән аракы гына да миңа аз тоелды, һаман күңелсез иде. Икенче иптәшләрем янына китеп бардым, анда инде аракы янына наркотиклар да өстәлде. Алга таба бәйрәм өченче адрес буенча дәвам итте, монда наркотикның иң куркыныч, көчле төрен кулландым. Аның өстенә куллану тәртибен дә боздым, аны иснәргә ярамый иде, тартырга яисә укол ясалырга тиеш. Ә миңа һаман җитми, исним, исним, исним... Берзаман хәрәкәтсез калдым. Мәет кебек ятам, селкенә дә, эндәшә дә алмыйм. Хәлемнең авырлыгын аңлатыр сүз юк. Үзем генә түгел югыйсә, янәшәдә «дусларым» бәйрәм итә. Наркоманнар дөньясы шундый: кешенең кешедә эше юк, ник чәнчелеп китмисең. Наркоманнар бер-берсен дус дип түгел, «сооупотреб» дип атый. Ягъни бергәләп матдәләр кулланучылар. Күпме ятуымны белмим, тәнемә әкренләп хәрәкәт кайтты, көне буе унитаз янында косып утырдым. Хәлемнең бу кадәр авыр булганы юк, «передоз»га бер адым калган иде. Дусларым аракы эчеп җибәрергә киңәш итте, андый чакта наркоманга бары аракы дәва диләр. Ярты литр аракы эчеп җибәрдем. Ләкин ахирләрем шаяртырга уйлаган: аракыга 5 грамм порошок салып җибәргәннәр... Болай да айный алмый интеккәнем өстенә коточкыч галлюцинацияләр өстәлде. «Беркайчан да синең башыңнан чыкмыйбыз... Без сине күзәтәбез, һәр хәрәкәтеңне белеп торабыз, бездән үлеп кенә котыла аласың... Сине газаплаудан туктамаячакбыз...» Башымда туктаусыз кемдер сөйләште. Мин, башта фатирда камералар куеп, ниндидер кызык видео төшерәләрдер, шулай куркытмакчы булалардыр дип уйладым. Ниндидер могҗиза белән бер кечкенә генә аек акыл тамчысы калган иде бугай, хәлемнең галлюцинациягә барып җитүен аңладым. Минем бу фатирдан качасым килде, өйгә кайтсам, тавышлардан котылырмын кебек тоелды.

Мең газап белән таксида 6 гыйнварда гына төнлә шыпырт кына өйгә кайтып кердем. Подъездга керүгә, теге тавыш тагын аваз сала: «Кача алмассың, без һаман монда әле...» Күңелем болганып, бәдрәфкә йөгерәм, күз алдымда унитаздан «закладкалар», изоленталар чыгып оча... Бүлмәмә керсәм, тәрәзә пәрдәсе артында кемдер тора кебек, кондиционерга ниндидер агулы порошок сала, янәсе, миңа шуны иснәтеп үтермәкче була... Караватым астыннан да кеше аяклары күренә... Ничек кирәк алай ятып йокларга тырышам. Әмма организмдагы ул кадәр наркотик берничек тә йоклатмый инде. Куркам, калтыранам. Теге тавыш һаман тынгы бирми, тәрәзәдән сикерергә куша, шунсыз котылу юк, ди.

Мин инде 5 каттагы тәрәзәне ачып, аякларымны тышкы якка асылындырып менеп утырган идем, әниләрем кереп коткарды. Минем атылып чыгардай булып зурайган күз карамны күреп, шундук барысын да аңлады ул. Кызының наркоман булуы турында әнием менә шулай белде. Әле анда да беренче тапкыр кулланган дип уйлаган, ә минем «стаж»ым 4 ел иде инде... Наркоман үзенең кулланганын бик оста яшерә белә. Манипуляторлык, артистлык талантына шаклар катасың.

Куркып калды, нишлим, ди. Наркологиягә сал, коткар, дидем. Минем исәбем бер-ике атна дарулар астында ятып, тернәкләнеп чыгу иде. Ташлау турында уйламыйм да. Коточкыч кризис вакыты узуга, баш кабат үзенекен уйлый башлый бит ул. Үләсе дә килми, кешечә дә яшәп булмый. Белгечләр кулына тапшыргач та, ике көн дәвам итте әле ул «глюк»лар. Миннән хәтта янәшәдәге үзләре наркоман булганнар да курыккан. Шул Яңа ел маҗараларыннан бирле дөньяга чыкканым юк, тернәкләнү узам. Дәваланам дию дөрес булмас, наркомания грипп түгел, антибиотик белән генә терелеп булмый. Физик, рухи, психологик яктан черетә торган агуга каршы дару юк.

Үземне наркоман дип танымадым. Телим кулланам, телим ташлыйм, миндә бәйлелек юк дип йөрдем. Өстәвенә үземә күрә принципиаль идем әле, энәдә утыручы кеше генә наркоман иде минем өчен. Ә ломка вакытында бер тиен акчасыз утырганда теләсә нәрсәгә дә риза буласың икән, принцип дип тормыйсың. Беренче тапкыр кадалгач кына: «Мин хәзер чын наркоман инде», – дип, эчемнән танырга мәҗбүр булдым.

 

МӘХӘББӘТ

Шундый ук эчә торган компаниядән беренче мәхәббәтем белән 14 яшьтә таныштык та өченче көнендә үк очраша башладык. Бөтен социаль челтәрләремне, өйдә әни янында булганда да һәр адымымны тикшереп тора иде, суккан чаклары да булгалады. Иптәше суккан чакта да яклап берни әйтмәде. Мин гафу итә идем, сукырларча яраттым. Әнием кем белән бәйләнгәнемне чамалый бит, ничек кенә аерырга тырышмады, мин аның саен сөлек кебек ябыштым. Ике еллап дәвам иткән мөнәсәбәтләрнең берни тормавын сөйгәнем үзе үк әйтте, ул башка кызлар белән типтергән икән. Бик авыр кабул иттем, ашамадым, ябыктым. Әнидән кызгану көткән идем, башымнан сыйпамады: «Мин бит сиңа әйттем», – диде. Бу миңа тагын бер сәбәп булды: аракы һәм наркотик белән юандым.

2020 елда иптәш кызым белән ике бик бай егет белән ял иттек. Минем эчемлеккә даруханәдән дә сатып алырга мөмкин 10 таблетка иң көчле даруны салганнар да бөтенләй аңсыз халәткә килгәнмен. (Әйе-әйе, «аптечная наркомания» дигән төре дә бар. Наркоман еш кына белгәннәре белән борынга чиертерлек химик яисә фармацевт кебек. Һәр матдәнең исеме, граммлы-граммлы микъдары, аларны кушсаң-бутасаң ни булуы, каян табарга мөмкин булуы... Эх, шул белемнәрне упкын юлында түгел, ә файдага куллансаң, ә... Авт. ) Ул егет мине көчләгән. Бу хакта мин бер елдан тикшерүче комитетка чакыргач кына белдем. Видеоны күрсәтә: «Синме бу?» – ди. Баксаң, бу егет фатирына камералар куеп, шулай кызларны алып кайтып, наркотик матдәләр белән исертеп көчли икән. Тикшерүчеләр кулындагы материаллар буенча кызлар саны 40 лап иде... Аны утыртып куйдылар.

Кесәңдә акча булса, наркоманга матдә табу кыен түгел. Социаль челтәрләр эшне бермә-бер җиңеләйтә. Әти-әниләргә уяу булырга бер сәбәп бусы да. Шулай ук кеше үзенең наркотик кулланганын да белми калырга мөмкин. Берьюлы бер кыз белән эчеп утырабыз, мин матдәләр дә кулландым. Теге кыз наркотикларга кискен каршы, ә миңа аның белән кызык түгел. Ачуым килде дә, аракысына аз гына порошок салдым. Халәтенең сәер  булуын азактан гына чамалап алды. «Принципиаллар» да порошокка утыруын әнә шулай белми дә кала. Икенче юлы ялындырып тормый инде ул.

 

ГАЕП КЕМДӘ?

 

Мин нигә эчкече һәм наркоманга әйләндем? Психологлар бөтен күңелне актара. Әни белән дә утырып сөйләшәбез. Аңа ике үпкәм бар. Беренчесе, әнием мине яшьли тапкан, әбием-бабаем белән яшәдем. Әниемә укырга да, эшләргә дә кирәк иде – иртүк китә, соң гына кайта. Балачагым аны көтеп узды. Көн саен иртәрәк кайтам дип китә дә кайтмый. Йоклар вакыт җиткәч тә, күзем ишектән алмыйм, елый-елый йоклап китәм. Көн саен көтәм, көтәм... Икенчесе – кечкенә энем тугач, аңа күбрәк игътибар бирде, ә минем проблемаларым аңа кызыксыз кебек тоелды. Балачакта миңа эләкмәгән игътибарның энемә эләгүенә ачуым килә иде. Ә мине һаман мөстәкыйль итәргә тырыштылар. Әнием: «Җаваплылыкны сиңа күп өеп, артык иртә олы тормышка чыгардым, ахры», – ди хәзер. Тик олы тормыш үргә илтмәде, түбәнгә таба тәгәрәде шул.

Беләсезме, менә шулай кара-каршы утырып, ачыктан-ачык сөйләшүләр җитми гадәти тормышта. Сөйләшергә тырышсаң да, һәркем үз сүзен өстен итмәкче, гел тавыш чыгу белән тәмамлана. Әнинең акылга китерергә тырышуларына мин: «Уф, хет теләсә нәрсә диген, тизрәк сүзеңне бетер дә чыгып китәсе иде, гарык инде», – дип түзеп тора идем. Ә ул миңа ни генә әйтсә дә, колагыма да элмәячәгемә, ипләп сөйләшүдән мәгънә юклыгына инанган. Әниемә никадәр авырлык, кайгы-хәсрәт китерүемне әле аңлыйм башладым. Әмма ул аңлау гына мине тыя ала дип өздереп әйтә алмыйм.

Бала, иң мөһиме, гаиләдә үзен кирәк дип хис итәргә тиеш. Һәрхәлдә, минем очракта шулай булды. Игътибар дигәндә, матди якны күздә тотмыйм мин. Иптәшләрем арасында төрле катлам гаиләләренең балалары бар иде. Әни кирәк, гап-гади мөнәсәбәтләр, аралашу кирәк. Сөйләшергә, сөйләшергә, сөйләшергә... Һәм бер-береңне ишетергә.

Социумга чыгарга куркам, өр-яңадан яшәргә өйрәнәсе бит. Әле монда да бәйлелек күңелдә баш калкытып ала, ә анда чыккач, син бит ирекле, элекке мохит тә тиз эзләп табачак... Еллар буе тернәкләнү узып, минем өчен үрнәк булып чыгып киткән кешеләрнең «ычкынып», кабат әйләнеп кайтуларын күргәч, аеруча куркып калам. Котылу юк сыман... Йә үзем «ычкынырмын», йә берәр компаниядә эчемлеккә кушарлар, дим. Минем бит ике бәйлелек: алкоголь һәм наркотиклар. Икеләтә куркам.

 

Наркотик матдәләр кулланучыны ничек танырга:

– Баланың еш өйгә кайтмавы шик уятырга тиеш. Чөнки алар халәтен гаиләсе күрмәсен дип тырышалар. Мин өйгә ул кыяфәттә кайтмаганга 4 ел буена яшереп йөрдем дә инде.

– Иң элек күзләренә карагыз, күз карасы зураюы – сүзсез дәлил.

– Наркотик йоклатмый! Кеше берничә тәүлек йокламыйча йөри ала.

– Наркотик ашатмый! Аны кулланган кешенең аппетиты да юк, тамагыннан да үтми. Ябыгып бетә.

– Наркотик матдәләрнең төрләре бик күп. Иң киң таралганыннан кеше бик күп сөйләшә башлый. Тик тора алмый, тик хәрәкәтләре тынгысыз, нервлы. Телефонын бер мизгелгә дә үзеннән калдырырга курка. Гел качыра, кулыннан да төшерми.

– Ачылып сөйләшми, сораулардан кача.

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ