«Мин үзем!»
Бала әзердән-бәзергә өйрәнеп үсмәсен дисәк, мөстәкыйльлекне кечкенәдән ничек тәрбияләргә?
Кешене бәхетле булырга өйрәтеп булмый,
ләкин бәхетле булырлык итеп тәрбияләп була.
А.С. Макаренко
Авырлыклар ихтыяр көчен тәрбияли
Мөстәкыйльлек – кешенең чынбарлыкны аңлавы, карар кабул иткәндә дөрес мотивация сайлавы, бәйсез гамәлләр кылганда үз ихтыярын йөгәнләү, гамәлләре өчен җаваплылык тою, үз-үзен адекват бәяләү кебек сыйфатларны үзләштереп, тормышы белән идарә итү сәләте ул. Мөстәкыйльлек тәрбияләүне кечкенәдән үк башлау баланың шәхесе формалашуында хәлиткеч әһәмияткә ия һәм нәтиҗәдә аның җәмгыятьтәге хәленә яшәешенең һәр этабында тулысынча йогынты ясый.
Балаларда мөстәкыйльлек күнекмәләрен үстергәндә куелган максатларга ирешүдә иҗади фикерләү, планлаштыру, анализ кирәк. Ниндидер эшне башкарып чыкканда барлыкка килгән авырлыклар исә баланың ихтыяр көчен тәрбияли. Ихтыяр көчен тәрбияләми торып, мөстәкыйльлек турында сөйли алмыйбыз. Максатына уңышлы ирешкән баланың ут булып янган күзләренә карагыз сез: үзенә ышанычы арта, оптимизм һәм бәйсезлек хисе барлыкка килә. Шул очкын, зур тормышка чыккач та, кеше өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле бит!
Максатына уңышлы ирешкән баланың ут булып янган күзләренә карагыз сез: үзенә ышанычы арта, оптимизм һәм бәйсезлек хисе барлыкка килә.
2–6 яшьлекләрнең психофизик мөмкинлекләре
Көнкүрештәге мөстәкыйльлек иң кечкенә вакыттан башлана. Беренче этап дөньяны танып белә башлаган мизгелдән 6–7 яшьләргә кадәр дәвам итә.
Бала бу вакытта бик кызыксынучан, һәр эштә дә гел: «Үзем!» – ди һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтүнең иң тәүге күнекмәләрен үзләштерә. Аның өчен иң төп мотивация – зур үсү, гаиләдә файдалы булу, өлкәннәр рәтендә нидер башкару. Бала тырышып үзе калак тотып ашарга өйрәнә, чүлмәккә йөри башлый, үзе кулларын юа, киенә, якыннарына булышкан була. Кечкенә кешенең зурларча кылануы читтән караганда бик мәзәк тоелып, елмаеп карап торсак та, мөстәкыйльлек тәрбияләгәндә иң җаваплы чорларның берсе бу. Иң мөһиме, аның өлкәннәргә булышам дигән омтылышларына каршы килмәскә, зур рәхмәт һәм хуплау белән кабул итәргә кирәк, юкса ярдәм итү теләге юкка чыгарга мөмкин. Иң элек бала олыларның үз-үзен тотышын күзәтә бит, нәкъ аларча кабатларга омтыла. Соңрак ярдәм итәргә тырыша, аннан өлкәннәр күзәтүе астында үзе эшләп карый, иң соңгы этап инде ниндидер эшне берүзе башкарып чыга.
Мөстәкыйль бала үстерәсегез килә икән, сабырлык сыйфатлары турында онытмагыз. Сабый нәрсәнедер дөрес эшләмәсә, ачуланырга ярамый. «Үзем тиз генә эшлим әле, син озак маташасың, көтеп торырга вакытым юк», – дип, аны читләштерү бөтенләй ярамый. Әлбәттә, ул бер йомышны да төп-төгәл башкарып чыкмаячак, кечкенә кешенең яшь үзенчәлекләре турында онытмагыз. Сүз дә юк, аңа вакыт та озаграк таләп ителәчәк. Пөхтәлек таләп итәсез икән, димәк, сабыр итегез, аңа вакыт бирегез. Әгәр нәрсәнедер дөрес эшләмәсә, җайлы гына булышып, гаеп итми генә аңлатып җибәрегез.
Кушылган эш аның яшенә күрә көченнән килергә тиеш. Мисал өчен, 2 яшьтән уенчыкларын урынына куярга өйрәтә башларга мөмкин. 3 яшьтән дымлы чүпрәк белән уен почмагын, киштәсен сөртергә кушарга була. Җыештыру эше шулай ук вак йомышлардан башлана. Эш куштым да бетте түгел. Һәрчак янәшәдә, бер дулкында булыгыз. Нәрсә яхшы, нәрсә начар дигәнен дә җайлап кына сүз уңаеннан сөйләшегез. Бер-береңә ярдәм, аңлашу, бердәмлек, шаяру атмосферасы шулай барлыкка килә. Мәрхәмәтлелек һәм җаваплылык хисләре әнә шулай салына, аерым дәресләре юк. Мактап кую монда бик нәтиҗәле.
Баланың кызыксынуларын һәм холкын да исәпкә алыгыз. Әти-әниләрдә эмпатия, ягъни балага кайчан һәм ничек объектив таләпләр куярга мөмкин икәнлеген тоемлау булырга тиеш. Өлкәннәр балаларының темпераменты һәм яше турында еш кына «онытып җибәрәләр», шул сәбәпле конфликтлар килеп чыга да инде.
Мисал өчен, балага идән юарга куштыгыз, ди. Холкы буенча тиктормас бөтерчек шул арада ялгыш чиләк белән суын түккән. Коточкыч хата түгел бит, ничек сөртеп алырга икәнен күрсәтегез дә, үзе җыештырыр. Авыр бурычларны җиңгән саен, аның үзенә ышанычы, максатчанлыгы арта бара, ихтыяры ныгый. Үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм өйдәге эшләргә катнаштыра башлау – кече яшьтәге балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләүнең төп ысулы.
Иң мөһиме, аның өлкәннәргә булышам дигән омтылышларына каршы килмәскә, зур рәхмәт һәм хуплау белән кабул итәргә кирәк, юкса ярдәм итү теләге юкка чыгарга мөмкин.
Икенче этап: 6–12 яшьләр
6–7 яшьләрдә уку белән бәйле мөстәкыйльлек тәрбияләү бурычы килеп баса һәм 12 яшьләргә кадәр дәвам итә. Уку ул – бөек хезмәт: бала мәктәпкә йөрергә күнегә, сыйныфта яңа вазифалары барлыкка килә, сумкасын җыя, дәресләрен әзерли һ.б. Көндәлек режим үзгәрә, яңа расписание барлыкка килә, җаваплылык та арта. Укуда да мөстәкыйльлек күрсәтү өчен аңа бар ихтыярын кулга алырга, ялкаулыкны җиңәргә, максатка ирешү өчен көч куярга туры килә. Өй эшен эшләми торып, теләгән вакытта мультфильм карап булмый. Бала өчен бу чорда төп мотивация яхшы уку, димәк, акыллы булу дип билгеләнә. Әлбәттә, монда да әти-әниләрнең теләктәшлегеннән башка аңа кыен булачак. Укуның нигә кирәклеген, максатчанлыкны һәрвакыт нигезләп аңлату кирәк: белемле булу, яхшы белгечлек үзләштерү, үз эшеңнең остасы булу, эшкә урнашып, бәйсез яшәү, гаиләгә ярдәм итү, җәмгыятькә файдалы булу. Ягъни гомумкешелек кыйммәтләре турында сөйләшү укуга бәйле рәвештә дәвам итә.
Әгәр бала, исенә төшереп тормыйча, дәресләренә утырмый икән, димәк, аның мотивациясе бик аз, әти-әниләргә баланы өстәмә рәвештә кызыксындыра белергә кирәк. Җайлап кына аңа ни кызык булуын сорашыгыз, тикшерегез, күңеле кая тартылуын аңлагыз. Моның өчен төрле түгәрәк һәм секцияләр ярдәмгә киләчәк. Ягъни баланы кызыксынуы ягына юнәлдереп, аның ихтыярын ныгытып җибәрү генә кирәк. Максатына ирешү өчен укырга кирәклеген ул үзе аңласын. Гадәттә, 2–3 нче сыйныфларда бу проблема калмый. Көн-төн спорт, бию, сәнгать һ.б. белән шөгыльләнеп, укуга һич вакыты калмыйдыр сыман тоелган балаларның, киресенчә, менә дигән укуы турында сезгә күп тренерлар һәм мөгаллимнәр әйтер. Үз ихтыярын, көндәлек тормышын тәртипкә сала алган бала һәрнәрсәгә дә өлгерә.
Әгәр бала, исенә төшереп тормыйча, дәресләренә утырмый икән, димәк, аның мотивациясе бик аз, әти-әниләргә баланы өстәмә рәвештә кызыксындыра белергә кирәк.
Өченче этап: мөстәкыйль 12 яшь
Өченче этапта көнкүрештә һәм укуда мөстәкыйльлеккә өйрәнгән бала үзе карарлар кабул итәрлек дәрәҗәгә җитә. Бу вакытта әти-әниләргә аның фикеренә колак салырга һәм үзенә сайларга мөмкинлек бирергә кирәк. Гадәттә, бу 12 яшьләргә туры килә. Өлкәннәрнең фикере киңәш формасында яңгырарга тиеш. Әгәр ул ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, тагын да әйбәт, аның карарының максатлары һәм мотивлары турында бергәләп фикерләшегез. Мөстәкыйльлеккә илткән юлда карарны шулай төрлечә үлчәп карарга кирәклегенә әнә шулай өйрәнәләр. Мөстәкыйльлек формалашканда, бар гамәлләр гомумкешелек кыйммәтләренә аваздаш булуын сеңдерергә кирәк. Тәрбия әнә шундый гадәти гамәлләр аша үтемлерәк була.
Дания Фәхертдинова
Комментарийлар