Логотип Магариф уку
Цитата:

Мордваларда – Балтай бәйрәме

Без Россия халыкларының гореф-гадәтләренә багышланган мәкаләләр циклын дәвам итәбез. Бу юлы укучыларыбыз өчен мордва халкының милли бәйрәме – Балтай турында язма әзерләдек. Кемнәр соң ул мордвалар? Мордвалар, башлыча, Мордовия Республикасында, Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче фин-угор халкы. Алар, нигездә, православие динен тота, ләкин хәзер дә алар арасында кайбер мәҗүси ышанулар, ырымнар һәм йолалар бар.

«Балтай» дип аталган милли бәйрәм һәм аның мәдәни традицияләре турында күп кенә мәгълүматлар белүче Алексей Шаров сөйләде (фамилиясе үзгәртелде).  Ул Мордовия Республикасында туган һәм мәктәпне тәмамлаганчы шунда яшәгән. Шуңа күрә әлеге бәйрәм турында белеп, анда ничек йөргәннәре һәм аның кайдан башлануы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Безнең герой сүзләренчә, мордваларның элекке  заманнарда игенчелек, ел фасыллары  алышыну һәм Яңа ел килү белән бәйле күп кенә үз гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре булган. Аларның күбесе, вакытлар узу белән, искергән, әмма Балтай мордва бәйрәмен безнең көннәрдә дә бәйрәм итәләр.

Балтай — мордва халкының иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Бу милләт ике төп этник төркемнән тора: мукшы һәм эрзя. Алар бер-берсенә якын, ләкин төрле булган – эрзя һәм мукшы телләрендә сөйләшәләр. Балтайны эрзялыларның милли һәм мәдәни байлыгы дип атарга була.  Шулай итеп, Балтай күп еллар дәвамында үзенең үзенчәлеген һәм борынгы мордва традицияләрен саклап кала алган бәйрәм булып исәпләнә.

Балтайны, гадәттә, Троицадан соң бер атна узгач билгеләп үтәләр. Башкалар кебек үк, бу бәйрәм дә бик борынгыдан килә.  Ул бәйрәмнең традициясе, аның кагыйдәләре  әби-бабайлардан буыннан-буынга  тапшырылган.

Риваять буенча, 1902 елда бер авыл янындагы урманның чишмә буена  Балтай исемле дәрвиш карт килеп урнашкан. Ул, күрәсең, мәзәкчел кеше булгандыр. Өрәңге яфракларына төренгән дә, балаларны шатландырырга теләп, авыл урамына чыккан.  Имеш, шул вакыттан  Балтай бәйрәме барлыкка кигән.

Аю – урман хуҗасы

Бәйрәмнең нигезендә урман хуҗасы аю хөрмәтенә багышланган мәҗүси догалары ятуын исәпкә алсак, тантана да урман аланында башлана. Анда бәйрәмгә җыелган кунаклар «Аю гаиләсен» «ата аюны», «әнкә аюны» һәм «аю баласын» сайлыйлар. Балтайда «аю» булыр өчен башта күңелле халык уеннарында сынаулар узарга кирәк. Иң җаваплы имтихан булып   күз бәйләнгән килеш «кикерек» (юкә мунчаласыннан ясалган шарлар) җыю санала. Уен кагыйдәләре буенча шарларны күбрәк җыйган катнашучылар «аюлар» булалар. Аннары җиңүчеләрне өрәңге ботаклары белән төреп-әйләндереп алалар. Шулай итеп, купшы тун барлыкка килә. Баш киемен абагадан ясап, аны чәчәкләр белән бизиләр.

«Аю»ны билгеләгәннән соң, «нудей» (эрзя халкының музыка уен коралы) музыкасы астында  барысы да зур болынга чыга. «Аюлар гаилә»се тирәсендә әйлән-бәйлән башлана. Монда халык җырларын җырлыйлар, мордваларның  традицион  хоры – «Кий чиресе репст видезь»не башкаралар.  

Әгәр дә сез, шуның белән – шул,   бәйрәм тәмам, дип уйлаган булсагыз,  бик ялгышасыз. Нинди халык бәйрәмдә тәмле итеп ашап-эчеп алудан баш тартсын! «Аюлар» кунаклар белән бергә авылга баралар һәм аларны  халык,  бил бөгеп,  икмәк-тоз, квас, пирог, башка төр  мордва тәм-томнары белән каршы ала. Тирә-юнь җанлана. Авыл өсте музыка, җыр тавышлары белән тула. Теләк теләү башлана: яңа җәйдән яхшы уңыш сорыйлар. Шул рәвешле  һава торышы яхшы булсын, яңгырлар явып торсын өчен, җәйне алдан ук юмартландырып  куялар. 

Алексей Шаров үзе туган илендә сирәк була икән.  Балтай бәйрәмендә күптән катнашмаса да, Татарстанда  бу бәйрәмнең билгеләп үтелүен белә. Мәсәлән, Татарстанның Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында Балтай бәйрәме ел саен үткәрелә.

Шулай итеп, без Балтай бәйрәме аша мордва милләтенең үз мәдәни мирасын ничек саклавын күрәбез.  Ата-бабаларыбыз белән бәйләгән традицияләрне хөрмәт итү һәм истә тоту бик мөһим. Традицияләр һәм бәйрәмнәр үсеп килүче буында милләтара мөнәсәбәтләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итә.

Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА

Фото: «Татар-информ» сайты

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ