Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөхетдин Корбангалиев. Татар телен укытуның яңача куелышы

1917–1941 елларда татар мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укытуның яңача куелышын, татар телен гамәлгә кую мәсьәләләрен күз уңында тотарга кирәк. Татар теленең фәнни эшләнеше һәм аны дәүләт дәрәҗәсендә куллану – татар зыялыларын күптәннән борчыган төп мәсьәләләрнең берсе. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң бу юнәлештә беренче адымнар да ясала.

Мөслимә ШӘКҮРОВА,

филология фәннәре кандидаты, доцент,

ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының

әйдәп баручы фәнни хезмәткәре,

Татарстанның атказанган укытучысы

 

1917–1941 елларда татар мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укытуның яңача куелышын, татар телен гамәлгә кую мәсьәләләрен күз уңында тотарга кирәк. Татар теленең фәнни эшләнеше һәм аны дәүләт дәрәҗәсендә куллану – татар зыялыларын күптәннән борчыган төп мәсьәләләрнең берсе. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң бу юнәлештә беренче адымнар да ясала.

Мөһим карарлар чоры 

Нәкъ шул елның 1–11 майларында Мәскәү шәһәрендә узган I Бөтенрусия мөселман съезды мәгариф өлкәсендә татар телен саклау һәм өйрәнү юнәлешендә мөһим карарлар кабул итә. Әлеге чорда татар әдәби теленең фонетик нормаларын эшкәртү, әлифба һәм язу өлкәсендә яшәп килгән каршылыкларны хәл итү һәм орфографик кагыйдәләрне бер тәртипкә китерү, педагогика һәм методика фәнен эшләү, укыту ысулларын ачыклау, «үз эшен белеп эшләүче яхшы эшчеләр, ныклы халык ияләрен» тәрбияләү мәсьәләләре борчый.

1920 – 1930 еллар татар тел белемен яктыртуга вакытлы матбугат битләрендә, фәнни җыентыкларда зур урын бирелә: «Мәгариф» (1938 елдан «Совет мәктәбе»), «Безнең юл» («Атака», «Совет әдәбияты»), «Татарстан» журналлары, «Кызыл Татарстан» газетасы һ.б. Бу чорда комплекслап укыту методы, Дальтон-план, бригада-лаборатория, проектлар методлары кулланыла башлый.

1927 елда Казанда Бөтенсоюз тел-әдәбият укытучылары конференциясе үткәрелә һәм тел-әдәбият укыту мәсьәләләре карала. 1928/1929 уку елында мәктәпләрдә уку-укыту эшләрен яхшырту юлында төрле чаралар уздырыла һәм гамәлдәге дәреслекләрне тикшерүгә дә зур игътибар бирелә. Ул елларда башлангыч мәктәп дәреслекләренең эчтәлеген һәрьяклап яхшырту, аларны берничә еллык итеп стабильләштерү һәм ул дәреслекләрнең кайсы төбәкләрдә таратылырга тиешлеген билгеләү мәсьәләләре дә карала.

1927 елда хөкүмәтнең махсус карары белән латин алфавиты татар теленең рәсми алфавиты итеп кабул ителә. 1939 елда М.Х. Корбангалиев Һәм Ш.А. Рамазанов тарафыннан төзелгән кирилл алфавиты проекты хөкүмәт указы белән рәсми төстә раслана. Алфавит алмаштыру үз чиратында уку-укыту барышын катлауландыра: яңа дәреслекләр һәм программалар, методик кулланмалар чыгару, уку китаплары бастыру, орфография кагыйдәләрен төзү, язуга кергән үзгәрешләрне һәм аермалыкларны күрсәтү һ.б.

Халык мәгарифенә нигез салучыларның берсе

1917–1941 елларда татар телен укытуның яңача куелышында М.Х. Корбангалиевнең эшчәнлеге аеруча зур. Күренекле педагог, методист, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев 1873 елның 20 ноябрендә элекке Вятка губернасы Алабуга өязенең Биектау авылында туган. Ул халык мәгарифенә төпле нигез салучыларның берсе була. Мирасы гаять зур һәм күпкырлы: әлифбалар, дәреслекләр, методик кулланмалар, программа һәм сүзлекләр, грамматика китаплары һ.б. Моны Г. Ибраһимов та үзенең «Мәдәни хезмәт юлында 30 ел» дигән мәкаләсендә (1925) ассызыклап үтә һәм М.Х. Корбангалиевне «мөхтәрәм карт педагог», уку-укыту мәсьәләләрендә «Урыс-Аурупа нигезләрен өйрәтүче» буларак та бәяли.

М.Х. Корбангалиев – XIX гасырның икенче яртысында иҗат иткән рус педагогларыннан К.Д. Ушинский, В.П. Вахтеров, А.П. Флеровларның эшчәнлеген дәвам иттерүче. Аның педагогик эшчәнлеге һәм карашлары З.Т. Шәрәфетдинов тарафыннан җентекләп өйрәнелгән.

1914 елдан «Мәктәп» (1918 елдан «Мәгариф» дип атала башлый) журналында татар телен укытуның эчтәлеге, максаты-бурычлары, укыту ысуллары һәм алымнары, төрле фән программалары турында мәкаләләр яза, тәрбия эшен дөрес алып барырга өйрәтә, рус һәм чит ил педагогларының прогрессив идеяләрен пропагандалый (Я.А. Каменский, Ж.Ж. Руссо, Д. Локк һ.б.).

1914 елда М.Х. Корбангалиевнең «Дөрес язарга өйрәтү тәмринаты» дигән мәкаләсе «Мәктәп» журналында басылып чыга. Әлеге мәкаләдә автор төп ике ысулны билгеләп үтә: 1) имла, 2) күчереп яздыру.

«Әлеге ике ысул бер-берсеннән аерылгысыз кулланылганда гына укучыларның дөрес язуына ирешергә мөмкин», – ди М.Х. Корбангалиев. Методист «өйрәтү имласы укырга-язарга өйрәтүнең әүвәлге дәресләреннән башланып, урта мәктәпне тәмамланганчы дәвам итәргә тиеш» дип саный. Ул кабатлау имласы өйрәтү имласы дәресеннән соң үткәрелә һәм «алга таба яңа кагыйдәләр өйрәтергә кирәкме, я шул өйрәткәннәрен кабатлатуны дәвам итәргәме?» дигән сорауларны ачыкларга ярдәм итә».

«Дөрес язарга өйрәтү тәмринаты»

М.Х. Корбангалиевнең «Дөрес язарга өйрәтү тәмринаты» дигән мәкаләсендә дөрес язарга өйрәтү өчен, кагыйдә аңлату гына җитми, укучыларны шул кагыйдәдән файдалана белергә, аңа туры китереп, мисаллар табарга өйрәтергә кирәклеге ассызыклана. Биредә автор бүгенге көндә дә киң кулланылышта булган дәрес планын тәкъдим итә:

1. Сыйныф тактасына язылган мисалларны укыту һәм кагыйдә чыгарту.

2. Мисалларны ишетелерлек ачык һәм китапча әйтеп яздыру. Мисалларның авыр, катлаулы булулары истә тотылып, укучылардан берничә мәртәбә кабатлатылганнан соң гына дәфтәрләренә яздыру.

3. Мисалларны дөрес язу җәһәтеннән җентекләү өчен, укытучы үткән дәресләрдә өйрәнелгән кагыйдәләргә бәйләнешле сүзләрне таптыра, авазларга аерттыра. Әгәр мисаллар арасында кагыйдәсе аңлатылмаган сүзләр очраса, ул вакытта укытучы әлеге сүзләрнең язылу кагыйдәләрен өйрәтә. Шул рәвешчә, бөтен мисаллар җентекләп тикшерелгәч, балалар кагыйдәне кабатлагач кына, дәфтәргә яздыра башларга кирәк.

4. Яздырганны дөресләү. Иң элек балалар хаталарын үзләре сизәргә тиеш. Аларны һәрвакыт сыйныфта, балаларның үзләре алдында төзәтү уңышлырак. Укытучы хаталарның астына кызыл белән сызып, дәфтәрләрен сыйныфка алып килә дә, аларны шәкертләргә биргәнче, иң әүвәл сыйныф тактасына язып тикшертә.

Укучыларны мәктәптә дөрес язарга өйрәтү бүген дә иң кыен мәсьәләләрнең берсе булып санала. М.Х. Корбангалиевнең «Ана теле методикасы» дигән хезмәтендәге (1918, 1920) «сүзнең дөрес язылышында шикләнсәгез, сүзлек китабыннан карап язарга, кечкенәдән балаларны сүзлекләр белән эшләргә күнектерергә кирәк» дигән фикерен билгеләп үтәсе килә. Әлеге хезмәттә галим дөрес язарга өйрәтүдә имла, күчереп язу, ятлаганнарны язып карау кебек эш алымнарына да туктала.

«Ана теле методикасы»

Галимнең «Ана теле методикасы» (1918; 1920) дөрес укырга һәм язарга өйрәтү методикасының ачык мисалы булып тора. Кызганычка каршы, М.Х. Корбангалиевнең әлеге хезмәте бүгенге көндә дә җентекләп өйрәнелмәгән. Ул бик күп фәнни хезмәтләрдә, мәкаләләрдә саналып, телгә алынып кына үтелә. Бу китап 1918 елда «Укытучы» журналының 1–7 саннарында басыла. 1920 елда әлеге хезмәт тулыландырылып бастырыла.

Китапның кереш өлешендә М.Х. Корбангалиев дидактиканың мөһим тармагы булган методикага билгеләмә бирә, «милләтебезне артка калудан саклардай һәм милләтебезнең рухына ярдәм итәрдәй динле вә әхлаклы милләт балалары тәрбияләп чыгару» дип, максатны да төгәл билгеләп куя. «Үз эшен белеп эшләүче яхшы эшчеләр, нык халык ияләре, хезмәтне булдыручы кешеләр һәм җаны гына сәламәт булмый, бәлки тәне дә таза булган кешеләр»не ничек тәрбияләргә? Аларга нинди мәгълүмат бирергә? Күпме күләмдә бирергә? Хәзерге тел методикалары да шушы ук сорауларга җавап эзли. «Без тәрбиянең, укытуның төгәл максат, бурычларын белгәндә генә, аларның хак һәм тугры булуларына ышанганда гына үзебезгә йөкләнгән бөек эшне алып бара алачакбыз. Киресенчә булганда, тәгълим вә тәрбия эшләрен яхшы итеп эшләп булмаячак. Алар бөтенләй кирәкмәгән артык эш булып кына калачак», – дип, китапны язуның максатын күрсәтә.

Автор башлангыч сыйныфларда уку-язуга өйрәтүнең ысулларын өч өлешкә бүлә, һәрберсенә җентекләп туктала. Мәсәлән, 1) хәрефләрне җыеп укыту ысулының (тәркип ысуллары) төп гамәле – «сүзнең өлешләреннән бөтен сүзгә күчү, ягъни укыту хәрефләрдән яки авазлардан башланып, иҗекләргә вә сүзләргә күчү; 2) тәхлил ысуллары – укыту бөтен сүздән яки җөмләдән башланып, аларның өлешләренә, ягъни иҗекләргә, авазларга яки хәрефләргә күчү; 3) тәхлил-тәркип ысуллары. Болары белән укытканда, тәркип, тәхлил ысуллары бер-берсе белән төрле рәвештә багланып баралар».

Уку-язуга өйрәтү эшен җиңелләштерү максатыннан, автор рәсемнәр, шигырь-хикәяләр, уеннар, шакмакларны файдаланырга кирәклекне хуплый, дәреслекләрдә аларны иркен куллана. Рәсемле әлифбаларның тарихын тасвирлап бирә. Алты тигез өлешкә бүленгән, һәрбер ягына берәр хәреф ябыштырылган шакмакларны XVII гасырда инглиз педагогы Локк тәкъдим иткән булган. Уйный-уйный укырга өйрәтүнең тамырлары Германиядән кергән.

Автор, хәреф белдерүне җиңеләйтү өчен, рус теле укытучылары тарафыннан балаларга, матур һәм җанлы итеп, кызыклы хикәяләр сөйләү алымына да шактый киң туктала. М.Х. Корбангалиевнең «Ана теле методикасы»нда иң кызыклы, бүгенге көн өчен актуаль бер бүлек бар: укырга өйрәтү методикасы. Автор, укырга өйрәткәндә, иң элек сүзләрне күреп, зиһенгә алырга, ягъни күзнең бер хәрәкәте белән аларны берьюлы эләктереп ала белергә кирәклекне аңлата, баланың «уку даирәсен» тиз хасил итү турында уйлана. Укуның тышкы җәһәте (укуның йөгереклеге, дөреслеге һәм кычкырып уку) һәм эчке җәһәте (аңлап һәм тәэсирле уку) турында тирән мәгълүмат бирә. «Шәкертнең фикере ничаклы ачык булса, ул ничаклы белемле булса, аерым-аерым сүзләрнең мәгънәсен ничаклы тизрәк аңласа, сүзләрнең бәйләнешләрен ничаклы җиңелрәк белсә, ул шулкадәр яхшырак укыячак. Без балаларның зиһеннәрен үстерергә тырышсак, шуның белән аларның укырга өйрәнүен җиңеләйткән булабыз», – дип, нәтиҗә ясап куя методист.

Акрын уку уйлау гамәлен киметә, аңлап укуга зур тоткарлык ясый. Шуңа күрә автор балаларны йөгерек укуга ияләндерергә кирәклегенә басым ясый һәм аңа ирешү юлларын да тәкъдим итә: 1) сыйныфта һәм өйдә бер нәрсәне кабатлатып укыту; 2) мөмкин кадәр яңа мәкаләләрне укыту; 3) телдән әйтергә читен булган сүзләрне күчереп яздыру; 4) укытучының үрнәк өчен укып күрсәтүе.

М.Х. Корбангалиев балаларның укуларында китә торган түбәндәге җитешсезлекләрне күрсәтә: а) сүзләрнең хәрефләрен төшереп уку яисә хәрефләрне бутап уку, б) сүзләрне бозып әйтү, в) сүзләрнең басымнарын ялгыш кую, г) сүзләрне язылганча уку. «Кычкырып укырга дигәч тә, ул акыру дәрәҗәсендә каты булырга тиеш түгел. Балаларның кычкырып укуына ирешү өчен, укытучының гел «ишетмим, кычкырыбрак укы!» дип әйткәләп торуы шарт», – дип искәртә галим.

Башлангыч мәктәпләрдә үк баланы аңлап, тәрбияле укырга гадәтләндергәндә, һәр сүзнең тәэсир итү көченә игътибар итү, аерым-аерым фикерләр һәм әсәрнең өлешләре арасында булган багланышны күрү, бөтен әсәрнең төп нәтиҗәсен аермачык белүне күз уңында тота. Алга таба М.Х. Корбангалиев укылган әсәрне, мәкаләне логик тикшерү тәртибен бирә. «Аю белән бабай», «Бүре белән торна» хикәяләре, Г. Тукайның «Туган авыл» шигыре, М. Гафуриның «Маймыл белән күзлекләр» мәсәле һ.б. өстендә эшләгәндә, сорау-җавап формасында аңлау-аңламауларын тикшереп карау, сүзлек эше, нәтиҗә чыгару өчен план төзү, план төзүне уку белән бәйләү, өлешләргә бүлеп исемләү кебек бүленешне тәкъдим итә. Биредә «Бүре белән торна» хикәясенең таблица-үрнәк планы да урын ала:

Кыскача җөмләләр төзү тәртибендә

Хикәя өлешләрен исемләү тәртибендә

Сораулар бирү тәртибендә

1) бүренең тамагына сөяк кадалган;

1) бүренең бәласы;

1) бүре нинди бәлагә дучар була?

2) ул торнадан тамагындагы сөякне алуны үтенгән;

2) бүренең торнадан ярдәм соравы

2) бүре торнадан нәрсә дип ялвара?

3) торна тамагындагы сөякне алган.

3) торнаның бүрегә иткән ярдәме

3) торна бүрегә ничек ярдәм иткән?

4) бүре торнага рәхмәт укыган.

4) безнең рәхмәт сүзебез

4) бүре торнага ничек ярдәм иткән?

 

Укытучының тәэсирле уку чараларына да бәйнә-бәйнә туктала. Мәсәлән, уку тәэсирле булсын өчен, салмак, җиңел, һәм ачык булырга тиеш, сүзләрнең ахыры йотылмасын, әйтелеп бетсен, ачык тавыш белән укылсын. Шулай итеп, автор башлангыч сыйныфларда ук тавыш дәрәҗәсе, басымны куя белү, тавышны үзгәртә белү, тукталышлар һ.б.ны эшләүнең зарурлыгын ассызыклый.

Уку китапларын төзегәндә, иң әүвәл галим балаларның «нәрсә укуга зәвыклары барлыгын тикшереп белергә кирәклеген» әйтә. Нәтиҗәләре дә уйланырлык.

1. Күбрәк нәрсә укырга яратасың?

а) хикәяләр укырга 89%;

ә) шигырьләр укырга 22%;

б) әмсалар (кыйссалар) укырга 5%.

2. Үзебез укырга яратабызмы, әллә кеше укыганны тыңларга яратасызмы?

а) үзебез укырга яратабыз 82%;

ә) кеше укыганны тыңларга яратабыз 23%.

3. Кешеләр хакында укырга яратабызмы?

а) кешеләр хакында укырга яратабыз 72%;

ә) зурлар хакында 38%;

б) балалар хакында 34%;

в) хайваннар хакында 38%;

г) табигать хакында 24%.

4. Бигрәк тә нинди хикәяләр укырга яратасыз?

а) озын хикәяләр укырга яратам 82%;

ә) кыска хикәяләр 20%.

5. Булган эш хакында укырга яратасыңмы, әллә әкият укыргамы?

а) булган эш хакында укырга яратам 82%;

ә) әкият укырга яратабыз 24%.

Димәк, балалар өчен төзелгән уку китапларында кешеләр турында булган озын хикәяләрнең күбрәк булуы шарт. Укучылар кешеләр белән булган вакыйгалар турында озын хикәяләрне үзләре укырга яраталар икән.

Галим әхлакый һәм фәнни мәкаләләр, кыйссалар, әкиятләр, шигырьләр укыганда, төп фикерне аңлап, ачык итеп аңлата белү, төрле фәннәрдән хакыйкый мәгълүмат биреп, шуларны хасил итәргә зәвыкландыру һәм укучыны китап укырга гадәтләндерү кебек эшләрне ваклап-ваклап тикшерә.

Ана теле дәресләрендә рәсем

Әлеге хезмәттә укырга һәм сөйләргә өйрәтү белән бер дәрәҗәдә рәсем ясау зур урын алып тора. Дөрестән дә, 1917 елга кадәрле булган мәктәпләрдә рәсем дәресләре юк дәрәҗәсендә. М.Х. Корбангалиев ана теле дәресләрендә балаларның рухын тәрбияли торган бер зур чара – рәсем икәнлеген ассызыклый. Укыган вә сөйләгәнне рәсемгә төшертү укучының «рухи тормышын аңларга, эчке галәмен һәм мәнфәгатьләрен өйрәнергә» мөмкинлек бирә, ди автор. «Ана теле методикасы»нда уку һәм сөйләү рәсем ясау белән бергә тыгыз итеп үрелеп бара. Укылган әсәр яки мәкаләне җентекләбрәк истә калдыру максатыннан, туган тәэсирләрне рәсемгә төшертү, рәсемле планнар төзетү кебек эш төрләре укучыны уйларга, фикерләргә өйрәтә. «Иң элек шәкертнең күңелендә укыган әсәрләреннән дөрес тәэсирләр хасил булырга кирәк; соңра бу тәэсирләр бергә теркәлеп, бер рәсем булырга тиеш; шәкерт сөйләгәндә, бу рәсемне күз алдына китерә белергә кирәк: ул бу рәсемне хәтта, вакыйгага карап, фараз кылып төзергә һәм аларның үзләренең тәртибенчә хәтерендә тотарга тиеш», – ди автор.

Мәгълүм булганча, бүгенге тел дәресләренә өч максат – фәнни, коммуникатив һәм тәрбияви максатлар куела. Тәрбияви максат үз эченә инсафлы, гадел, зәвыклы һәм шәфкатьле балалар тәрбияләүне ала. Мондый балаларны тәрбияләүдә, һичшиксез. рәсемнәр, картиналар зур роль уйный. Кызганыч, ана теле дәресләрендә әле хәзер дә картиналар белән эшләү техникасы нык аксый: алгы һәм арткы планда картинаны тикшерү, сүзсез уку, терәк сүзләр, күләгәләр, тамгалар һ.б. эш алымнары юк дәрәҗәсендә. Гомумән алганда, XX гасыр башларында күтәрелгән проблемалар – укырга, сөйләргә, язарга өйрәтү методикасы һәм аларның рәсем сәнгате белән багланышы – бүген дә актуаль.

Грамматиканың сөйләү һәм язу телен үстерүдәге әһәмияте

М.Х. Корбангалиев грамматиканың (сарыф вә нәхү дәресләре) сөйләү һәм язу телен үстерүдәге әһәмиятен, өйрәтү ысулларын барлый. Шулардан бер ысулга аерым тукталып үтәсе килә. Тикшерү (тәхлил) ысулы методикада фәнни һәм гамәли ысуллардан санала. Методист җөмләгә яки сүз төркемнәренә анализ ясаганда, синтаксисны һәм морфологияне тирәнтен үзләштереп, гамәли куллана белү дә кирәк, ди. Мәсәлән, «Гали балык тотты», «Гали балык тоткан» дигән җөмләләрдә ия дә, хәбәр дә ачыклангач, автор «тотты» белән «тоткан» фигыльләренең бер-берсеннән аермасын таптыра: «тотты» дигәндә, Галинең балык тотканын сөйләүче күзе белән күргән буламы? «Тоткан» дигәндә, Галинең балык тотканын сөйләүче күзе белән күргән буламы?

«Укыттырмак» дигән сүзне сүз төзелеше ягыннан тикшергәндә (тамыр -укы-; -т, -тыр – мәҗбүр итү өчен булган ялгаулыклар) иң элек кемне кемнән укыту мәгънәсен ачыкларга куша.Тикшерү барышында балага «сүзнең мәгънәсе һәм сүзнең тышкы рәвеше алмашыну белән ул мәгънәнең үзгәрүенә (китап, китапчык, йөртмәк, йөрттермәк)» сәбәп булуын искәртә. Шулай итеп, тикшерү ысулы белән эшләгәндә, кагыйдәләр кабат искә төшерелә, ныгытыла. Укучы иҗади эшли.

М.Х. Корбангалиев шәкертләрнең чыгарган кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен тикшерү, сынау максатыннан ике алым тәкъдим итә:

1. Балаларга әзер материал бирелә һәм алар бу материал эчендә булган сарыф һәм нәхү кагыйдәләрен табып күрсәтәләр. Мәсәлән, балалар җөмләнең иясе белән танышкан булсалар, аларга ияне табып күрсәтү өчен җөмләләр бирелә.

2. Шәкертләр яңа чыгарылган кагыйдәгә туры килгән сүз һәм җөмләләрне үзләре уйлап табалар.

Авторның икенче алымы уңышлырак тоела, чөнки балалар мөстәкыйль эшли. Мисалларны халык авыз иҗатыннан, матур әдәбияттан яки тарих, табигать кебек предметлардан алырга була.

М.Х. Корбангалиев шәкертләргә асылына төшенмичә өстән генә карап эшләрдәй үрнәкләр биреп, күнегүләр эшләтүне кискен тәнкыйтьли: «гади сыйфаттан чагыштыру сыйфаты ясату өчен сүзләр бирелгәндә, шәкерт башта бу эшне аңлап эшләсә дә, соңга таба автомат рәвештә генә кушымчадан файдалана, аның мәгънәсен уйлап та карамый. Шул рәвешле һичбер уйлап тормыйча «алтын –алтынрак» дип язып куячак. Укучыларга кызыклы, катлаулы, тормышта кирәк була торган күнегүләр бирергә кирәк».

Дөрес язарга өйрәтү

Дөрес язарга өйрәтү эше мәктәпләрдә иң авыр мәсьәләләрдән санала. Чынлап та, кагыйдә ятлатып кына укучыны дөрес язарга өйрәтеп булмый. М.Х.Корбангалиев инша (язма өслүп) дәресләренә игътибарны күп бирә. «Инша дәресләре, – ди автор, – шәкертне күргән, белгән, ишеткән һәм тәҗрибә кылган нәрсәләре хакындагы «үз» фикерләрен, «үз» тәэсирләрен һәм «үз» тойгыларын башкаларга белдерә белергә өйрәтү дәресләре». Галим балаларның аңын югары, камил дәрәҗәле булуын ассызыклап, болай ди: «Биш-алты яшьлек баланың рухы үзенең биш-алты еллык гомерендә олы кешенең аңына сыя алмаслык дәрәҗәдә күп яңа тәэсирләр хасил иткән була. Балаларның моннан соңгы рухи эшләре, үсеше фәкать бу балалык вакытында хасил иткән материалларына гына нигезләнеп башкарыла».

Методист хикәя төзетү, инша яздыруның ни тәртиптә уздырылырга тиешлеген дә ачыклый: «Хикәят төзетү өчен «Чана белән таудан шуу» темасын алыйк. Бу хикәятне эшләгәндә шәкертнең хәтерендә булган материал белән файдаланырга бик мөмкин. Чөнки аларның бик азы гына бу уенны уйнамаса уйнамагандыр; аларның күңеленнән бу материалны алып чыгару өчен күбесенчә тагы нәрсә хакында язарсың?» дигән бер сорау бирү дә җитә. Балалар шунда ук нәрсә хакында язарга уйлаганнарын әйтергә ашыга башлаячаклар. Фәкать алар әйткәннең барысын «кабул итеп, үзләре белән бергәләп нәрсә хакында язсак яхшы булыр, моны ничек итеп яхшырак, тәэсирлерәк итәргә мөмкин?» соравына җавап рәвешендә үткәрергә кирәк. Чынлап та, шундый мисалларны укучыларның үз тормышларыннан алсак, аларның фикерләре булыр иде, алар аны башкаларга ачык, аңлаешлы итеп, сөйләп тә, язып та аңлатырлар иде.

Дөрес язуга ирешүгә тәэсир итүче иң мөһим нәрсә – уку. Күрү хәтере – сүзләрнең дөрес язылу рәвешләрен күз алдына китерү белән дөрес язуны бераз җиңеләйтә. М.Х. Корбангалиев китапның 138 нче битендә дөрес язуга ирешүнең түбәндәге шартларын билгели:

– шәкерт һаман дөрес язуны гына күреп торырга тиеш;

– дөрес һәм ачык сөйләнгән сүзләрне генә ишетергә тиеш;

– дөрес язу белән генә шөгыльләнергә тиеш;

– шәкертнең күрү һәм ишетү әгъзасы һәм кулы фәкать дөрес язу өстендә генә тәрбияләнсен.

Бу бүлектә шулай ук. М.Х. Корбангалиевнең бик тә кыйммәтле бер фикерен ассызыклап үтәргә кирәктер: сүзне ничек язарга читенсенгән вакытта сүзлек китабыннан («Справочный орфографический словарь») карап, дөрес язарга, балаларны кечкенәдән сүзлекләр белән эшләргә күнектерергә. Бу гына да түгел, дөрес язарга өйрәтүдә имла, дөрес күчереп язу, ятлаганнарны язып карау кебек эш алымнарына да туктала.

Әлеге китапның 188–245 нче битләрендә унтугыз дәреснең үрнәкләре, сарфый вә нәхви тикшерү, дәрескә анализ ясау кебек мөһим эшләр урнаштырылган.

М.Х. Корбангалиев үзенең «Ана теле методикасы» дигән хезмәтенең йомгаклау өлешендә дәресләрне өч төргә бүлә:

1) башлау дәресләре;

2) хәзерлек дәресләре;

3) әлифба укыта башлау дәресләре.

Галим дәресләрнең һәр төренә җентекләп туктала. Бигрәк тә әлифба укыта башлау дәресләре турында тулы мәгълүмат бирә, 19 дәрес үрнәген тәкъдим итә: 1 нче дәрес – сүз тезмәләр, 2 нче дәрес – иҗекләр,  3 нче дәрес – авазлар, 4 нче дәрес – а авазының галәмәте, 5 нче дәрес – авазларны өйрәнүне дәвам итү, 6 нчы дәрес – язу (рәсем дәресе) һ.б. Мәсәлән, 15 нче дәрескә тукталып үтик. Дәреснең темасы: Урманның файдасы һәм матурлыгы дигән темага инша язу.

– Урман хакында булган нәрсәнең барын язабызмы?

– Юк, аның фәкать матурлыгы һәм файдасы хакында гына язабыз.

– Монда баш фикер нинди?

– Урман матурлыгы һәм аның киләчәге.

 – Иншаны язганчы әүвәл нәрсә эшләргә кирәк?

– План төзергә кирәк.

– Язма эшебездә ничә мөһим өлеш булыр дип уйлыйсыз?

– Ике.

– Ниндиләр?

– 1) урманның матурлыгы; 2) урманның файдасы.

– Хәзергә икенче өлеше белән эшләмичә, урманның матурлыгы хакында гына язарбыз. Урманда нәрсә матур, нәрсә яхшы? Моны кем белә?

– Укытучы балаларның урман матурлыгы хакында әйткән фикерләрен үзләре әйткән тәртиптә тактага язып куя, язу ошбу рәвештә булыр дип фараз итик: матур яфраклар; чәчәкләр; үләннәр; биек-биек агачлар; кошлар сайравы. Моның соңында фикерләрне бер тәртипкә китерү мәсьәләсен хәл кылу өчен, әйтелгән җирләр тикшерелер, ягъни кайсын алдан, кайсын арттан язу һәм ни өчен алай язу мәсьәләсе каралыр.

– Урман кай вакытта матур була?

– Җәй көнендә.

– Елның башка вакытларында урман нәрсә белән матур була? Урман нинди файда китерә?

– Урманның файдасы:

1) урманны ягарга истигмал булуы;

2) урманда җиләк һәм гөмбә җыю;

3) сәламәтлек өчен кирәкле булган саф һава;

4) урманда юешлекнең саклануы;

5) төрле әйберләр ясарга истигмал ителүе.Моның нәтиҗәсе буларак, мондый план килеп чыга: урманның матурлыгы;

6) җәй көнендә:

– матур яфраклар

– чәчәкләр

– үләннәр

– кошлар сайрый.

Яз көнендә: яңа саф ачык яфраклар.

Көз көнендә: яфракларның төрле төстә булулары.

Кыш көнендә: агачлардагы бәснең кояшта ялтыравы.

Урманның файдасы:

1)каралты салырга китә;

2)ягарга китә;

3)әйберләр ясарга китә;

4)юешлек саклый;

5)сәламәтлек өчен файдалы булган саф һава;

6) гөмбә һәм җиләкләр.

Автор шәкертләрнең көче җитә алырдай эшләрне генә тәкъдим итәргә куша: «Көч җитә торган эш һәрвакыт файдалы була; көч җитми торган эш һәрвакыт кызыксыз һәм шуңа күрә файдасыз була».

Хезмәтне тикшереп чыкканнан соң, шуны әйтәсе килә: Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев – чын мәгънәсендә үз эшен белеп, яратып башкаручы методист, тәҗрибәле укытучы. Аның методик кулланмалары, мәктәп дәреслекләре бүген дә үрнәк булып торырлык.

Программалар һәм дәреслекләр

1920–1930 елларда татар теле рәсми рәвештә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелгәч, рус мәктәпләрендә, төрле уку йортларында, курс, түгәрәкләрдә татар телен өйрәнә башлыйлар. Бу елларда М.Х. Корбангалиев җитәкчелегендә (Р. Газизов, Х. Бәдигый, Г. Шәрәф, З.Б. Бәдигуллин, М. Сафин, Ә. Бикбулатов һ.б.) программалар һәм дәреслекләр төзеп бастырыла (Сафиуллина 2000: 25–28):  «Руслар өчен татар теле дәреслеге» (1924), «Грамматика татарского языка в сравнении с грамматикой русского языка» (1924), «Русларга татар телен өйрәтү өчен кулланма һәм дәреслек» (1925), «Комплекс системасында ана теле укыту юллары» (1926) һ.б.

М.Х.Корбангалиевнең «Татар теле дәреслеге. Башлангыч мәктәп өчен» (1938), «Татар теле дәреслеге. Грамматика һәм дөрес язу» (1945), «Татар теле грамматикасы. Синтаксис» (1962) дигән китаплары кат-кат бастырыла. Автор әлеге дәреслекләрне төзүдә текстлар сайлауга да зур игътибар бирә. «Татар теле дәреслеге» (1938) беренче сыйныфларны күз уңында тотып язылган. Әлеге дәреслек мәктәп бусагасын атлап керүче сабыйларны кечкенә генә өзекләр аша тормыш, аларны чолган алган әйләнә-тирә белән таныштыра. Дәреслектә рәсемнәр, күренекле шәхесләрнең портретлары (Ленин, Стаханов, Паша Ангелина, Максим Горький һ.б.) урын алган, логунглар (СССРда хезмәт-дан эше, намус эше, батырлык һәм геройлык эше һ.б.), плакатлар һәм таблицалар («Бәйлек сүзләр», «Күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше», «Исемнәрнең берлек һәм күплек саны» һ.б.) урнаштырылган. Текстлар аңлап укырга-язарга өйрәтү, балаларны матур язуга күнектерү, җөмләләр төзү, аларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерүне күздә тотып сайлап алынган.

Текстларның эчтәлегенә карап, өч өлешкә бүләбез:

1)хайваннар дөньясы;

2)ел фасыллары;

3)сугышта дошманны җиңү.

«Сугышта дошманны җиңү» дигән циклга караган текстлар бер-берсе белән логик эзлеклелектә бирелгән:

«Алмаз абый» (2 нче бирем, 15 нче бит);

«Без» (3 нче бирем, 15 нче бит);

«Диңгездә» (7 нче бирем, 16 нчы бит);

«Кыйна дошманны» (6 нчы бирем, 18 нче бит);

«Батыр бул» (7 нче бирем, 19 нчы бит);

«Илеңне сакла» (8 нче бирем, 19 нчы бит);

«Фашистларга үлем» (1 нче бирем, 23 нче бит).

Ике шигырьнең авторы күрсәтелгән, димәк, калган текстларны үзе уйлап чыгарган.

Соңрак чыккан басмаларында шакмаклар эчендә матур язу үрнәге бирелгән:

 

Марат яза.

Роза укый.

Вил җырлый.

 

Укучылар хайваннарны, кошларны фигыльләр белән бергә үреп өйрәнгәннәр: Эт өрә. – Эт нишли?

Бүре улый. Күгәрчен гөрли. Ат кешни. Сыер мөгри. Сандугач сайрый. Тавык кытаклый [Корбангалиев 1945: 3]Бу мисаллар бүген дә дәреслекләрдә очрый.

Дәреслектә сузык, тартык авазлар, хәрефләр, алфавит, иҗек, сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү, сүз уртасында һәм сүз азагында ь, и-й, а-ә, у-ү, ы-е, э-е, о-ө, я, ю, к, г, щ, ц авазлары турында мәгълүмат бар.

Автор дәреслекнең 17 нче битендә иҗеккә билгеләмә бирә һәм, укучылар хәтерләрендә озаграк калдырсыннар өчен, рамкалар эченә ала:

 

Сүз кисәкләргә бүленә. Сүзнең мондый кисәкләре иҗек дип атала.

Без сүзне әйткәндә ничә сулыш алсак, анда шулкадәр иҗек була.

 

М.Х. Корбангалиевнең «Татар теле дәреслеге. Грамматика һәм дөрес язу» (1945) китабы бай мәгълүматлы: хикәя, сорау, өндәү җөмләләр, эндәш сүз, берничә ияле һәм хәбәрле, тиңдәш иярчен кисәкле җөмләләр, баш һәм иярчен җөмлә, туры сөйләм; исемнәрнең тартым белән төрләнеше, тартым кушымчалары белән төрләнгән исемнәрнең килеш белән төрләнеше, чагыштыру һәм арттыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар, боерык фигыль, рәвеш, бәйлекләр, теркәгечләр, кушма сүзләр, кыскартылган сүзләр һ.б. Китапта өч схема үрнәк итеп тәкъдим ителә.

Бу дәреслектә галим текстларны шулай ук өч өлешкә бүлә:

1) Кызыл Армия;

2) күренекле әдипләр, шәхесләр;

3) файдалы киңәшләр.

Биредә текстларның кайдан, кемнән алынуы төгәл күрсәтелгән.

М.Х. Корбангалиевнең «Татар теле грамматикасы. Синтаксис» (1962) дәреслеге 6 –7 нче сыйныф укучыларын күздә тотып язылган: гади җөмләләр (Вокзал китүчеләр белән тулы. Без тиз генә перронга чыктык. – Кайсын әйтәсең, Газиз? Теге кулакларга 18 сәгать эшләп, ач торган вакытнымы? – Әткәй, әгәр шулай булса? һ.б.), җөмләнең баш кисәкләре, кушма җөмлә, тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә, туры сөйләм һ.б. Дәреслек барлыгы 158 биттән тора. Текстларның эчтәлегенә карап, түбәндәге темаларны аерып чыгарырга була:

1) мәктәп;

2) туган як;

3) күренекле галимнәр;

4) ел фасыллары,

5) хайваннар бакчасы.

Бу китап тагын шунысы белән үзенчәлекле: дәреслек ахырында автор беренче тапкыр татарча-русча терминнар сүзлеген урнаштыра. Барлыгы 186 термин урын алган. Дәреслектә хикәя, шигырь, табышмак, җыр кебек әдәби материал урнаштырылган. Мәкальләрнең күп булуы күзгә ташлана: Ябага тайны хурлама, язга чыккач ат булыр; Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр, Яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр; Чебешне көз көне саныйлар һ.б. Текстлар нигездә Г. Тукай, Ф. Кәрим, М. Җәлил, Г. Гобәй, К. Нәҗми, М. Максуд, Һ. Такташ, Т. Гыйззәт һ.б. әсәрләреннән алынган. Бу өзекләргә карап, автор укучыларда әхлакый сыйфатлар булдыру, туган илне саклау, үз эшен белеп эшләүче яхшы эшчеләр тәрбияләүне күздә тота.

М.Х. Корбангалиев дәреслекләрендә тел материалын ныгыту күнегүләре урын алган (Текстны укып чыгыгыз. Мәгънәләренә карап, җөмләләрнең төрләрен билгеләгез Җөмләләрнең иярчен кисәкләрен төшереп калдырып, текстны күчереп языгыз; тиешле тыныш билгеләрен куеп, текстны күчереп языгыз (10 нчы биттә), сөйләм телен үстерү күнегүләре дә бар («Яңа елны каршы алу», «Чаңгы ярышында», «Ёлка көннәре» дигән темаларның берсенә сочинение языгыз һ.б.).

Гомумән алганда, М.Х. Корбангалиевнең татар теле дәреслекләре бик уйлап эшләнгән: текстлар белән эшләү, сүзлек эше, грамматик материалны үзләштерү, сәнгатьле уку, грамотлы итеп язу күнекмәләрен булдыру, иҗади характердагы күнегүләр белән эшләү. Галимнең методик хезмәтләрен барлап, татар теле дәреслекләренә күзәтү ясап чыккач, шундый фикергә киләсең: ул – оста укытучы, методист, балаларның холкын белүче сизгер психолог та, тәрбияче дә. Аны XX гасыр башларында иҗат итүче, зур методик хезмәтләр язучы педагоглардан иң тәҗрибәлесе дип әйтергә тулы мөмкинлек бар. Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиевнең фәнни хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Аңа Хезмәт Герое (1928), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1940) исемнәре бирелә, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият:

1. Вәлиева Ф.С. М.Х. Корбангалиевнең татарларга һәм татар булмаганнарга татар теле укыту буенча методик системасы: пед. фән. канд. ... дис. – Казан, 1951. – 286 б.

2. Ибраһимов Ф.И. Белем әлифбадан башлана. – Казан: Мәгариф, 1994. – 256 б.

3. Корбангалиев М. Дөрес язарга өйрәтү тәмринаты // Мәктәп. 1914.  – № 5–6. – 116–118 б.

4. Корбангалиев М.Х. Ана теле методикасы. Казан: Корылтай, 1920. 245 б.

5. Корбангалиев М. Укыту методикасы // Мәгариф. 1936. № 8. Б. 20–26.

6. Корбангалиев М. Матур язу методикасы // Мәгариф. 1936. № 8. Б. 26–31.

7. Корбангалиев М. Грамматика укыту методикасы // Мәгариф. 1936. № 9. Б. 16–20.

8. Корбангалиев М.Х. Татар теле дәреслеге. Башлангыч мәктәп өчен, дүртенче кисәк. Казан: Татгосиздат., 1938. 68 б.

9. Корбангалиев М.Х. Татар теле дәреслеге. Башлангыч мәктәп өчен, дүртенче кисәк. Казан: Татгосиздат., 1945. 30 б.

10. Сафиуллина Ф.С. Галим һәм замана // Фән һәм тел. 2000. № 2. Б. 25–28.

11. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. 295 б.

12. Ханбиков Я.И. История развития педагогической мысли татарского народа. Казань: КГПИ, 1975. 160 с.

13. Шакурова М.М. Становление и развитие методики преподавания татарского языка в иноязычной аудитории // Научный Татарстан. 2010. № 3. С. 207–214.

14. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасының фәнни мирасы (XVIII гасыр ахыры XX гасыр). Казан: Ихлас, 2012. 144 б.

15. Шарафутдинов З.Т., Ханбиков Я.И. Педагогическая деятельность и педагогические взгляды Мухутдина Курбангалиева // История педагогики Татарстана. Казань: Изд-во КГПИ, 1998. 340 с.

Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ