Логотип Магариф уку
Цитата:

Муниципаль ярдәм чаралары

Бүген Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 16 юнәлеш буенча 2 712 муниципаль ярдәм чарасы билгеле. Моннан тыш, тыныч тормышка кайткан сугыш ветераннарын да төрле яклап кайгырталар. Татарстан хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә муниципаль ташламалар, шул исәптән социаль ярдәм чаралары муниципаль берәмлекләр тарафыннан кабул ителгән карарлар ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аларның һәркайсы, ТР Юстиция министрлыгында хокукый экспертиза үтеп, дәүләт регистрына теркәлгән.

Гомуми кулланылыштагы автомобиль транспортында (таксидан кала) бушка йөрү: Казан шәһәре, Актаныш, Кукмара, Минзәлә, Чистай.

Муниципаль белем бирү учреждениеләрендә укучыларны бушка кайнар ризык белән тәэмин итү: Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Азнакай, Алабуга, Алексеевск, Аксубай, Актаныш, Арча, Апас, Әгерҗе, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Баулы, Биектау, Бөгелмә, Буа, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Тукай, Түбән Кама, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә, Яшел Үзән.

Җирле хакимиятнең резерв фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү: Чаллы шәһәре округында, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Мамадыш, Сарман, Тәтеш, Түбән Кама.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә түләүдән азат итү чарасы: Казан һәм Чаллы шәһәрләре округында, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алабуга, Алексеевск, Арча, Апас, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Баулы, Биектау, Бөгелмә, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Тукай, Түбән Кама, Чүпрәле, Югары Ослан, Яңа Чишмә.

Белем бирүче мәктәп-интернатларында бушлай яшәү: Казан шәһәре округында.

Муниципаль белем бирү оешмасына чираттан тыш исәпкә алыну: Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Аксубай, Актаныш, Алабуга, Алексеевск, Апас, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Балык Бистәсе, Баулы, Биектау, Буа, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Питрәч, Сарман, Югары Ослан, Чистай, Чүпрәле.

Җир салымыннан Актаныш, Арча, Апас, Әлки, Балтач, Биектау, Бөгелмә, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Теләче, Тукай, Түбән Кама, Чүпрәле, Ютазы, Яңа Чишмә муниципаль районнары хәрбиләре азат.

Милек өчен салымнан Аксубай, Әгерҗе, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Теләче, Тукай, Түбән Кама, Чүпрәле муниципаль районнары хәрбиләре азат.

Җирле салымнар, пенялар һәм штрафлар буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану чарасы Минзәлә, Менделеевск муниципаль районнарының рәсми карарында теркәлгән.

Җир кишәрлекләрен һәм мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләүләреннән азат итү (кичектерү бирү), аренда шартнамәсен штраф санкцияләрен кулланмыйча өзү мөмкинлеге Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре округында, Азнакай, Актаныш, Алабуга, Апас, Арча, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Биектау, Баулы, Бөгелмә, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай, Ютазы, Яшел Үзән муниципаль районнарында гамәлдә.

Муниципаль учреждениеләрдә түләүсез яисә ташламалы шартларда өстәмә белем бирү хезмәтләрен куллану, факультатив дәресләр, түгәрәкләр, секцияләр, мәдәни-ял итү чараларына, кинога йөрү, туристик лагерьларга бару Чаллы шәһәре округында, Азнакай, Актаныш, Алабуга, Алексеевск, Арча, Апас, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Буа, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Саба, Сарман, Спас, Питрәч, Теләче, Тукай, Түбән Кама, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Яшел Үзән муниципаль районнарында каралган.

Мәктәп яны лагерьларенда ата-ана взносын түләүдән азат итү, лагерьдагы юлламаларны беренче чиратта сатып алу турында карарлар Казан шәһәре округы, Алабуга, Арча, Әгерҗе, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Тукай муниципаль районнарында кабул ителгән.

Психологик һәм педагогик ярдәм Алабуга, Әлмәт, Әтнә, Менделеевск, Нурлат муниципаль районнарында күрсәтелә.

Махсус хәрби операциядә катнашу максатында РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән Россия гражданнарына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр: Казан шәһәре, Азнакай, Актаныш, Алабуга, Әлмәт, Әтнә, Лениногорск, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Яңа Чишмә.

Авыр хәлдә калган гаиләләргә адреслы ярдәм: Казан шәһәре, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әлки, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Нурлат, Саба, Сарман, Спас, Чистай. 

Гражданнарны үзара салым акчаларын түләүдән азат итү: Азнакай, Алабуга, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Апас, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Тукай, Чирмешән, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә.

 

 

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ