Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәселебез мәхәббәт белән көчле!

Кеше язмышы ул – бер үк вакытта үзеңнең дә, нәселеңнең дә тарихы. Һәр буын үзеннән соң килгәннәргә нидер калдыра: кемдер һөнәр, кемдер тел, кемдер күңел җылысы. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган архитекторы Айвар Саттаров өчен дә гаилә – иҗатның, яшәүнең, рухи ныклыкның терәге. Айвар Саттаров – филология фәннәре докторы, татар ономастика фәненең атасы, күпкырлы галим, публицист Гомәр Саттаровның улы. Аның балачак еллары китаплар арасында үтә. Өйләрендә дөнья әдәбияты, филология буенча хезмәтләр күп була. Әтисе улының да үз юлын дәвам итүен теләгән, әмма язмыш Айвар әфәндегә икенче бер олуг вазифа йөкләгән. Казан үзәгендәге Кол Шәриф мәчете төзелешендә аның да өлеше гаять зур. «Ярдәм» мәчете проекты да аныкы. Бүгенге көндә ул яшьләрне тәрбияли һәм милли архитектура серләрен ача.

Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр

Безнең авыл – нәселебезнең уртак тамыры. Әни белән әти бер авылдан (Яшел Үзән районы, Мулла Иле), бер мәктәптән, хәтта бер сыйныфтан булганнар. Кечкенәдән бергә укып, аралашып үскән кешеләр алар.

Әти-әни, уртада мин

Әти ягыннан бабам Фәйзрахман 1943 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әбием Халисә балаларын ялгызы үстергән. Без еш кына аның йортында тора идек. Әби безне хезмәткә, сабырлыкка өйрәтте. Бик җор телле иде әбиебез. Бабай авылда колхоз рәисе булып эшләгән. Ул заманда белемле кешеләр аз булган, шуңа күрә русча аралаша белгән кешене җитәкче итеп куйганнар. Сугыш алды елларында дәүләт халыкның мал-туарын колхоз абзарына тапшырырга куша. Бабай беренчеләрдән булып үз сыерын илтеп биргән. Дәү әнинең төне буе елавын әти еш искә ала иде. Әмма бабай: «Мин үрнәк күрсәтергә тиеш», – дигән. Әтиемнең гаиләсендә дүрт бала үскән. Сугыш елларындагы авырлыклар аларның һәркайсының язмышына уелып калган. Әтиемнең бабасы исә атаклы тегүче иде дип искә алалар. Авылда гына түгел, Татарстан авыллары буйлап тегү тегеп йөргән.

Халисә әбием

Әни ягыннан бабам Габдрахман Майоровка өч сугыш аша узарга насыйп булган: Гражданнар сугышында да, фин сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Контузия алганнан соң, 1943 елда авылга кайткан.

Дәү әнием Фәгыйлә искиткеч чибәр, сабыр, көчле рухлы хатын иде. Алар ун бала үстергәннәр, сигезе исән калган. Ачлык еллары аларның язмышын аеруча нык сынаган. Дәү әтинең әти-әнисе ачлыктан вафат булгач, ул унҗиде яшендә кечкенә сеңлесе белән ялгызы кала. Фагыйлә әбине дә яшьли «урлаганнар». Ат белән килеп, толыпка төреп алып киткәннәр аны. Дәү әтигә ул чакта унтугыз яшь, дәү әнигә унҗиде яшь кенә булган.

Сугыш вакытында дәү әни колхоз пекарнясында эшләгән. Ач балаларга күлмәк эченә кесәләр тегеп, пешеп җитмәгән камыр кисәкләре салып җибәргәннәр. Халык ничек тә исән калырга тырышкан.

Мин кечкенәдән дәү әти янында йөреп үстем. Ул умарта тотты, бакча карады, кабер ташлары ясады. Мин аңа язулар чокырга ярдәм итә идем. Кириллица белән язуны мин башкарам, чөнки дәү әти – үзе иске имляда укыган кеше. Шулай дәү әти янында һөнәр үзләштергәннәрем хәтердә.

 

Оясында ни күрсә...

Әтием Гомәр белән әнием Әлфиянең дуслыклары мәктәптә укыганда ук мәхәббәткә әйләнгән. Әни, гаиләләре хәллерәк булганга күрә, әтигә яшерен генә ипи чыгарып биргән. Әти ул ипидән умач пешереп ашаганнарын сөйли иде. 1955 елда алар гаилә коралар. Әлбәттә инде зур туйлар үткәрелми. Берничә туган җыелып, гади генә мәҗлес ясыйлар. Аннары яшь гаилә Тобольскига китә. Әти белән әни, университет тәмамлагач, юллама буенча шунда эшкә җибәрелгәннәр.

Без сеңлем Ләлә белән Тобольск шәһәрендә туганбыз. Ул вакытта Тобольск педагогика институтында татар филологиясе бүлеге эшләп килә. Яшь белгечләр буларак, алар икесе дә шунда китәләр. Анда безнең гаилә тормышы башлана. Тобольскида без озак яшәмәдек. Әти аспирантурага кергәч, әни белән безне туган авылга – Яшел Үзән районының Мулла Иле авылына кайтардылар. Әти Казанда укыды, тулай торакта яшәде, ә без авылда үстек. Минем бөтен балачагым диярлек Урта күл буенда, ике әби-бабай йорты арасында үтте. Авылыбыз борынгы, бик тарихи санала. Анда өч мәчет бар иде. Берсе мәрхүм әбиемнең йорты каршында гына. Һәр көнне, иртүк торгач, Урта күл буендагы мәчет манарасына күз сала идем. Кечкенәдән үк мәчетнең яме минем күңелемә сеңгәндер инде. Гыйбадәтханә проектларын тормышка ашыру идеясе миңа Римда йөргән чагымда килде. 

Яраткан сеңлем Ләлә белән

Италиядә стажировка узганда, Рим каласында мәчет төзегәннәрен күрдем. Шул вакытта, исем китеп, католиклар үзәгендә мөселман бинасы төзиләр, дип уйлап куйган идем. Төзелешен күзәтеп тә йөрдем, бик зур мәчет иде ул. Күңелемә мәчетләр белән шөгыльләнү теләге шул вакытта ук кереп оялады.

Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Шуңа күрә урта мәктәп белән беррәттән рәсем мәктәбендә дә укыдым. Дуслар белән бергә архитектура бүлегенә барып карагач, шул юлны сайларга булдым.

Архитектура минем тормышымда төп эш булып китте. Соңрак мәчетләр проектлау, интерьерлар, бизәкләү өлкәсендә эшләдем.

Атаның сүзе – акылның үзе

Әти үзе ятимлек, ачлык, ярлылык аша үткән кеше иде. Әмма  үз тырышлыгы белән университетка укырга кергән, фән юлына баскан. Яшел Үзән заводында токарь булып эшләгән. Рус телен белмәгән авыл малаеннан зур галим үсеп чыккан. Филология фәннәре докторы, татар ономастика фәненең атасы, күпкырлы галим, публицист Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров – атамалар белгече буларак гаять киң танылган кеше. Әти бөтен гомерен фәнгә багышлады. Ул бик таләпчән, әмма гаять тырыш кеше иде. Көннәр буе өстәл янында эшли иде. Җитмеш аспирант әзерләгән галим ул. Минем өчен хезмәтнең, фәнгә тугрылыкның иң күркәм өлгесе булып калды.

Балачагым ике тел арасында узды. Тобольскида безне көн буе рус күршеләре карап торганга, башта русча сөйләшергә өйрәнгәнмен. Авылга кайткач, киресенчә, татарча гына сөйләшә башладым.

1963 елда Казанга күчендек. Ул чакта шәһәрдә татар мәктәбе юк диярлек иде. Мин рус мәктәбенә кердем һәм укытучыларның сүзен аңламый интегә идем. Бер вакыт хәтта укытучы әти-әнигә: «Балагыз акылга зәгыйфь», – дигән. Бу сүзләр күңелгә бик нык тиде. Шуннан соң үземә: «Мин булдырам!» – дип сүз бирдем. Нәтиҗәдә мәктәпне бер генә «дүртле» белән тәмамладым. Ул да рус теленнән генә иде. Шәһәр тормышы да үзгә булды. Безнең тирәдә агач йортлар, алма бакчалары иде. Мәктәптә беренче сентябрьдә безгә антон алмасы бүләк иттеләр. Бүген дә «мәктәп» дигәндә, буяу исе белән алма исе хәтергә килә.

Мәктәптә француз телен өйрәндем. Еллар узгач та, ул телне онытмадым, иркен аралашам. Ә инде 1990–1991 елларда язмыш мине Италиягә алып китте. Стажировкага баргач, башта бер сүз дә итальянча белмәсәм дә, бер ел эчендә телне үзләштердем. Хәтта Рим университетында итальян телендә лекцияләр дә укырга туры килде.

Мәскәүдә яшәгән вакытта бер поляк егете белән аралашып, поляк телен өйрәнгән идем. Бүген дә поляклар белән үз телләрендә сөйләшә алам әле.

Теләсә нинди очракта да әти миңа һәрвакыт ышана иде, күңелне даими күтәреп торды.

Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән

Әнием математика һәм физика укытты. Бик пөхтә, тыныч, тыйнак кеше иде ул. Өйгә чемодан-чемодан дәфтәр күтәреп кайта. Ә мин кечкенәдән аңа ярдәм иттем: иң яхшы укучының дәфтәрен үрнәк итеп куям да, шуңа карап калганнарын тикшерергә булыша идем. Әни белән әти картлыкка кадәр бер-берсен яратып яшәделәр. Әти әнигә багышлап гомер буе шигырьләр язды.

Бүген мин КДАТУда «Мөселман илләре архитектурасы тарихы» дигән фән укытам, фән кандидаты, доцент. Бу – бүген Россиядә бердәнбер курс. Әти минем профессор булуымны теләгән иде, менә мин аның шул хыялын тормышка ашырдым дип саныйм.

Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач

Беренче тормыш иптәшем Татьяна исемле рус кызы иде. Без егерме ел бергә яшәдек. Кызыбыз Регина туды. Соңрак язмыш мине Рәшидә белән очраштырды. Без 1999 елда таныштык. Ул инженер-конструктор булып эшли иде. Безне иҗат якынайтты: мин мәчет проектлары белән шөгыльләнсәм, ул интерьер, эчке бизәкләү эшләрен башкарды. Бүген дә без иҗади тандем булып яшибез. Рәшидәнең беренче никахыннан улы Тимур бар. Хәзер ул Төркиядә медицина юнәлешендә укый.

Балалы өйдә гайбәт булмас

Яраткан кызым Регина – минем зур горурлыгым. Мин телләрне яраттым, китаплар арасында үстем, бу кызыма да күчкәндер дип уйлыйм. Балам архитектура юлын сайламады. Театр институтын тәмамлады, соңрак Мәскәүдә режиссёрларның югары курсларында укыды. Бүген ул талантлы театр режиссёры буларак эшли, татар һәм рус телләрендә спектакльләр куя. Польшада яши.

Аның иҗатына караганда, һәр буын үз юлын үзе таба икәнен аңлыйм. Безнең нәсел зур байлык белән түгел, ә хезмәт, сабырлык, белем һәм мәхәббәт белән көчле булды.

Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ