Логотип Магариф уку
Цитата:

Никах туе

Яңа Чишмә районы Зирекле авылында 1990 елның җәендә кавышкан Зөлфия белән Рәшитнең (исемнәр үзгәртеп бирелә) никах туе тарихын үзләре сөйләгәннән язып алдым. Әйдәгез, туй истәлекләре белән бергә, әлеге җирлектәге йолаларны да барлыйк әле. Сүзне киленнең үзенә бирәм.

Кыз ярәшү

Үзем дә, тормыш иптәшем Рәшит дә бер авылдан. Без аның белән 1987 елларда, мин Казанда тегүчелеккә укый башлагач аралаша башладык. Кайтып-китеп аралаша торгач, ике ел ярым вакыт узды. Шуннан соң гына уйлаштык, киңәштек тә, кавышу көнебез җәйнең иң матур вакытларында булсын әле, дип, июльнең уртасын сайладык. Егетем ягыннан әти-әнисе һәм ике пар якын туганнары «кыз сорарга» килде. Камыр ризыклары, күп күчтәнәчләр алып, ныклап әзерләнеп килгән кунакларны әнием, әти ягыннан (әтием бик иртә вафат булган иде) әби-бабам, әтиемнең сеңелләре тормыш иптәшләре белән, туганнар, сый-хөрмәтләр әзерләп, зурлап каршы алды. Икмәк куелган бу табын артында никах, туй үткәрүнең барлык нечкәлекләре уртага салып сөйләшенде. Кайсы көнне ничек кайда укытыла; кемнәр чакырыла, туй кайда ничек үткәрелә, кемнәр килә; кемнәр кайчан кемнәрне кунакка ала; киленгә өй киендерергә ниләр кирәк; кыз ягына, кияү ягына кемнәргә нинди туй бүләкләре әзерләргә (кирәк булса – аларның үлчәмнәрен белешү); туй атларын, машинаны бизәү; гармунчылар кем була – барысы  сөйләшенеп килешенде. 

Кияү ягы кыз сорарга килү ниятен белгертеп, көнен, вакытын алдан килешеп куялар. Кияүнең әти-әнисе яки кияү ягының иң абруйлы, төпле пары, күчтәнәчкә ак күмәч тотып (башка төрле күчтәнәчләр дә алып), билгеләнгән вакытта булачак килен йортының ишеген кага.

Кем бар анда?

Бу безикмәкле кунаклар. Керергә рөхсәтме?

Рәхим итегез, түрдән үтегез.

Без икмәкле кунак, икмәгебезне кабул итәрсезме икән?

Безнең өйдә икмәк бүлешер кешеләр бар, олы эшләрне уртага икмәк куеп башлау мәслихәт. (Икмәкләрен алалар, буш өстәлне аркылы бүлеп тора торган чигүле сөлгегә куялар, бер башына үзләре утыра, икенче башына килгән кунакларны утырталар.)

Кунаклар сүз башлый:

Канат үстергән кошлар үз оясын корырга омтыла. Безнең балалар да үсеп җиткән, үзара килешкән, табышкан. Аларга тормыш башлап җибәрүдә булышу – безнең олы бурыч. Балалар аркылы язмыш безне икмәк бүлешеп, кайгы-шатлык бүлешеп яшәр кешеләр итмәкче бит әле. Менә шуңа без, йола кушканча, икмәк белән килдек. (Сындырып икмәк бирәләр, үзләренә дә алалар. Икмәк авыз иткәч, кыз ягы үз фикерләрен әйтә, аннары килешү-сөйләшү башлана. Соңыннан «алар алай итмәделәр, болар болай итмәделәр» дип, үпкә белдереп йөрергә урын калдырмаслык итеп, бу өстәл артында туй мәшәкатьләренең бөтен нечкәлекләрен сөйләшү мәслихәт. Җитди сөйләшүләр беткәч, кияү ягы башка күчтәнәчләрен дә чыгара, килгән икмәкне турап куялар, хуҗалар тиз генә табын корып җибәрә.)

 

Өй киендерү

Тәрәзә челтәрләре, чаршау-пәрдәләр, эленгеләр, ашъяулыклар, карават япмалары, мунчага сөлгеләр кую һәм башкалар – киленнең өй киендерү йоласы. Әти-әни кыз бала тууга бирнә малы җыя башлаган, әнием дә бирнә сандыгын әзерләүдә бик булышты. «Кызың туса,  сандыгына бер еллыгыңны, бер яулыгыңны салып куй» дигән халык бирнә малы җыю хакында. Һөнәрем буенча тегүче булгач, өй киендерәсе бөтен әйберне тегеп-чигеп әзерләдем, кияү йортына да җитәрлек булды, үзебезнең өйне дә бизәп куйдым.

Булачак тормыш иптәшем ул вакытта ук Чаллыда эшли, гаилә коргач та, без аның белән шәһәрдә торачак идек. Алай да халкыбыздагы  «Кыз сорау» йоласын үткәч, мин егетемнең төп нигезенә  өйләренең үлчәмнәрен алырга бардым. Бар да әзер булгач, иремнең сеңлесе, туганнары өй киендерергә булышты. Эленгеләрне, пәрдәләрне, карават, мендәр япмаларын урнаштыргач, аларның өе чынлап та яктырып, затлыланып, бәйрәмчә бер төсмер алды. Эш беткәч, табын янына утырттылар, сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчтек. Мин шулчаклы оялып, каушап, яңа йортта беренче кат табын янында утырдым.

 

Никах

Никахны минем әтиемнең әтисе – Минвәли бабай укыды. Мәҗлестә ике яктан да бик күп бүләкләр, күчтәнәчләр, аш-су, сый-хөрмәтләр күтәреп, туганнар күп килгән иде. Туганнар бер-берсе белән танышу, аралашу өчен, бер-берсен белешер өчен, никах туе – бәяләп бетергесез мөһим йола. Кыз сораган вакытта алдан килешенгәнчә, никахтан соң, кич белән килен ягында төп нигездә «Кызыл туй» үткәрелде. Ике якның да нәселе зур, туганнар-дуслар күп, берьюлы гына сыйдырып бетерә торган түгел, шуңа туйлар берничә көн дәвам итә. Туйга кияү ягыннан килгән кунаклар пар казлар, чәкчәк, гөбәдияләр, пар икмәкләр пешереп алып килде.

Туй узгач, кияү, йола буенча, кыз өендә кунарга калды. Кунакларны (инде яңа туганнарны) апалар, сеңелләр, күрше-тирәләр үзләренә кунарга чакырды. Безнең өчен өйне бушаттылар. Өйдә бер кеше калмады.

 

Кияү мунчасы

Иртән таң атуга, без йокыдан торуга, «кияү мунчасы» ягылган, себеркеләре пешерелеп куелган иде инде. Мунча ягучыларга алдан әзерләп куелган бүләкләремне алдым да, ояла-ояла, кеше күрмәсен дип, киявем белән мунчага киттек. Мунчадан соң алмагачлар, чия-карлыганнар арасыннан кешегә бик күренмәскә тырышып барабыз. Өйгә чыгышка күршеләр, туганнар «кияү коймагы» пешереп алып керде. «Мунча чәе» – үзе бер мәҗлес. Коймаклар, тәм-томнар белән күршеләр-туганнар бергәләшеп җыелып чәйләр эчтек. Өлкәннәр матур теләкләр әйткәч, догалар кылып, кияүне үз өйләренә озаттык, чөнки гадәт буенча, кияүнең киленне алып китәргә әзерләнәсе бар. Өйлә намазына кадәр кияү яшьләр белән  бергә кыз йортына кәләшен алып китәргә килә. Кияү белән килгән егетләрне бездә – «ачы егетләре», аларны каршы алган килен ягы кызларын «ачы кызлары» диләр (мөгаен, бик чая һәм ачы телле булгангадыр). 

 

«Кияү мунчасы» учагына күршеләр дә, савап булсын дип, утын пүләне кертә. Җиде төрле үлән кушылган себерке әзерләнә. Кияү кәләшен мунчага келәм җәелгән, мендәрчек куелган арбага утыртып тартып алып бара һәм кайта. Килен мунча ягучы өч кешегә күчтәнәчләрен дә үзе белән алып бара. Эзләп  алырлык итеп, төрле җирләргә яшереп куялар.   

Киленне сынау өчен, көянтәне мунча ишегенә аркылы куеп калдырганнар. Көянтәне атлап кереп китсә, ялкау килен була, бисмилласын әйтеп, алып элсә – уңган килен, янәсе. «Кияү мунчасы»на яшьләр кергәнче, яшь ǝтǝч ябып куялар. Яшьләр тегене тотып чыгармакчы булып куа башлый. Ул мунчаның бер почмагыннан икенчесенә ыргыла, бичара. Мунчага оялып, тартынып барган яшьләр арасында, ǝтәч куа торгач, киеренкелек кимесен өчен шулай эшләнә.

Күршеләрдә, туган-тумачада исә бәйрәм рухы, җырлашулар тынмый.

Кодаларга килдек әле

Аш-сулары тәмлегә.

Кызыбыз белән улыгыз

Аерылмасын мәңгегә.

 

Җәйге җилләр рәхәт була

Таңнарда искәннәре.

Бергә «кияү мунчасы»на

Озатыйк без яшьләрне.

 

Агыйделнең аръягында

Кытай көтүчеләре.

Җиңел пар булсын мунчада,

Җәннәт күгәрченнәре.

 

«Кияү мунчасы»на кияү белǝн килен кереп чыкмыйча, беркем дǝ керми. Бүген кермәсәләр, иртǝгǝ тагын ягачаклар. Аннары тагын, тагын. Кияү белǝн килен кергǝнче шулай.

 

Капка ачу йоласы

Шул ук көнне кияү киленне алып китәргә килеп тә җитте. Ак әтәчнең аягына капка ачкычы бәйләп җибәрелгән. Шул әтәчне тотып, ачкычны алып, кияү капканы ачарга тиеш. «Ачы егетләре, ачы кызлары» шау-гөр килешеп, табышмаклар табышып, әйтемнәр әйтешеп, кара-каршы җырлашып-биешеп капка ачты. 

Киленне алырга килгән кияү егетләренә кызлар төрле кызыклы сынаулар әзерләде: бәби урынына зур курчак куеп, аны төрдереп күрсәттерү, «бәби»не бишек җыры җырлап, матур сүзләр әйтеп «йоклаттыру», таба өстенә бастырып биетү һ.б. Ә өй эчендә егет-кызларга табыннар хәстәрләнгән иде. Ашап эчкәннән соң, бергә җыелып, яшьләр белән, гармуннар белән авыл урамнарын тутырып, җырлашып авыл Советына язылышырга киттек. Авыл Советы янына күп кенә авыл кешеләре, өлкәннәр, яшьләр, бала-чага җыелган иде. Авыл Советы рәисе, авылның алдынгы, абруйлы кешеләре, үзләренең үгет-нәсыйхәтләрен әйтеп, теләкләр теләп, безне котладылар. Мин, гадәт буенча,  яшь киленнән «Сабан туе бүләгенә» дип,  махсус чигелгән кызыл башлы сөлге тапшырдым, килгән халыкка «килен бүләге» таратып чыктым, бала-чагага конфетлар, вак акча сиптем.

 

Бирнә сандыгы сату

Язылышканнан соң, кияү йортына юнәләләр. Кияү йортында киленне каршылаганчы, кыз ягыннан килгән егетләр сандык сата. Сандыкны сатып алгач, мине йортка үткәрделәр. Ак мендәргә бастырдылар, бал-май каптырдылар, изге теләкләр әйттеләр. Мин дә, үз чиратымда «әни» дип әйтеп, каенанама чигелгән ак яулык, каенатама «әти» дип әйтеп, чигелгән түбәтәй кидердем. Өйгә кергәч, Коръән укылып, догалар кылынып туганнар янына чыктык. Ә анда күрше-күлән, дус-туганнар җыелган, гармун, уен-көлке, җыр-бию – күңел ачтык.

 

       Сандык сатканда, түбәндәге такмаклар белән йорт хуҗаларын биетәләр.

Каршылагыз киленне!

Бирнә сандыгы килде.

Сатучыларга – табыш

Сандыкны түләп алыш.

 

Бирегез алтын-көмеш,

Һәр кешегә бер өлеш.

Кызганмагыз, салыгыз!

Түләп сандык алыгыз.

 

Байлыклар мулдан булсын,

Сандыклар тулып торсын!

Гаилә малы ачкычы

Гел синең кулда булсын!

                                                             

       Бабай (кияү әтисе) сандык салымы бирә, егетләр азсына, «тагын, тагын» дип тора, азактан килешәләр. Егетләр сандык өстеннән төшеп, кияү белән кәләшне алып керәләр. Киленнең анасы кулында – чиккән сөлге өстендә килен чәкчәге. Ул кулындагы чәкчәкне кодагыена бирә.

Кыз чәкчәге бал гына,

Кабул итеп ал гына.

Имин булсын тормышлар,

Муллык булсын табында.

 

        Киленнең каршына кияүнең әти-әнисе чыга. Кияү анасы килен алдына бер япмага куелган ак мендәр куя.

Ак мендәрләр тутырдым

Ак казлар мамыгыннан.

Йортка бәрәкәт иңсен

Атлаган адымыңнан.

 

         Килен, уң аягы белән атлап, мендәргә баса, мендәрне атлап үткәч, кияү белән киленгә бал-май каптыралар. Каенана теләкләр теләп тора:

Бал кабып җибәрегез,

Баллансын телләрегез.

Бал кебек татлы булсын

Сөйләгән сүзләрегез.

Мәхәббәтле тормыш ул

Майлаган кебек бара.

Мәхәббәтегез артсын,

Менә май кабып кара.

       Киленнән җавап: каенанасының иңенә салынган шәл һәм каенатасына киерткән түбәтәй.

Иңнәреңә ак шәл салам

Ак өметләрем белән.

Әни белән кыз шикелле

Яшәрбез, диеп киләм.

Баш иеп түбәтәй бирәм,

Әти, сиңа олылап.

Мине каршы алдыгыз сез,

Якын, тиң күреп, зурлап.

       Килен, аның дус кызлары килгән кунакларга түбәтәйләр, яулыклар, бүләкләр тапшыралар. Каенана да кунаклар алдында киленен мактый, үзенең теләкләрен тели:

Әйтер сүзем шул минем

Бәхетең белән кил, килен!

Җиңел булсын аягың,

Җил урынына йөр, килен!

Байлык килсен көрәлеп,

Уңыңнан да сулыңнан.

Алтын-көмеш, чылтырап,

Тамып торсын кулыңнан!

       Киленне кияү янына китереп бастыра. Кияү кулына киленнең кулын куя. Барысы да табын янына узалар.

 

Киленгә су юлы күрсәтү

Аннары яшьләр мине «су юлы» күрсәтергә чишмәгә алып китте. Бирнә сандыгы белән бергә алып килгән матур көянтәмә чиләкләремне элеп, чишмәгә киттек. Авыл яшьләре, бала-чага безгә иярде. Чишмә янына килеп җиткәч, чиләкләремнән алып, конфет сиптем. Чиләкләремне тутырып, «бисмилла»ларымны укып, чишмәдән су алдым. Бик нык каушаган булсам да, бөтен кеше күзәтеп барган килеш, суларымны чайпалдырмаска, түкмәскә тырышып, чишмәдән су алып кайттым, самавырга салып чәй куйдым.

Аннары туганнарыбыз туй кунакларын ашка алды. Аш-бәлеш, сый-хөрмәтләр белән туй кунакларын ашка алу «Туй күтәрү» дип атала. Анда да аш-су белән бергә, җыр-бию, уен көлке, изге теләкләр үрелеп бара. Ә бу вакытта туй буласы йортта туй табыны әзерләнә.

 

Яшьләр туе / өлкәннәр туе

Аннан соң без тагын кияү йортына кайттык. Минем сабакташым, дус кызым Гөлшат – «кыз җиңгәсе», иремнең сабакташы, дусты Самат «кияү егете» иде. Аларга туй алып баручылары вазифасы йөкләтелде. Яшьләр туен үткәрергә алар алдан ныклап әзерләнәләр. Кунакларның кайсы нәрсәгә сәләтле икәнен белеп, төрле кызыклы уеннар белән, җыр-бию белән аралаштырып, матур итеп туй мәҗлесен оештырдылар. Тәнәфесләрдә ишегалдында күмәк биюләр, такмаклы уеннар, кызыклы ярышлар оештырылды. Бик күңелле булды.

Беренче көн кияү йортында кунганда, матур итеп бизәлгән ак келәткә безгә урын түшәлгән, гадәт буенча, баш очына, мендәр астына балта куелган, карават астына бауларын бик каты бәйләп, ботинка куелган, баш өстенә, диварга кечкенә себеркеләр итеп бәйләнгән, җиде төрле үлән эленгән, хуш исләре килеп тора.

Йокыдан торуга, күршеләре «килен коймагы» пешереп алып керде. Аннары, каенанамның бертуган сеңелләре гаиләсе безне ашка алырга килде. Мул табыннар әзерләп, килен ягыннан булган яшьләрне ашка алдылар. Анда да матур теләк-догалар, җыр-бию, уен көлке. Шул ук көнне кич кияү өендә «өлкәннәр туе». Чөнки, ике яктан да туганнар бик күп, алар бер мәҗлескә генә сыя торган түгел. Бу туй мәҗлесенә безнең як туганнар, кунаклар да туйны зурлап «кыз балы», пар казлар, кыз чәкчәге, гөбәдияләр, пар икмәкләр, җиләк-җимешләр, бик зур күчтәнәчләр белән килделәр.

 

Килен токмачы

Өлкәннәр туеннан соң, икенче көнне, күрше-тирә хатын-кызлары «килен токмачы»на керә. Бу – яшь киленне сынап карау өчен тагын үзенә бер йола. Шул карап торган, күрше-тирә хатын-кызлар күз каршында мин, камыр басып, токмач кистем. «Килен токмачы»на кергәннәрне токмачлы аш белән сыйлап чыгардылар. Һәрберсе аш тәлинкәсе астына «токмач хакы», акча кыстырып калдырганнар. «Ярый әле вакытында әнидән матур итеп токмач кисәргә өйрәнгәнмен», – дип, үз алдыма шатланып куйдым.

Фото Ostazlar остаханәсенең ВКонтактедагы битеннән

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ