Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нихәл?»  дип сорамагыз...

Безнең өйдә болай да табиблар җитәрлек...Мисал өчен әбине генә алыйк. Тик ятмый – ике тапкыр пенсиягә чыгар яше җитеп тә, ул әле һаман эшкә йөри. Җитмәүдән түгел, эшсез яши алмый ул. Сугыш вакытында х...

Безнең өйдә болай да табиблар җитәрлек...
Мисал өчен әбине генә алыйк. Тик ятмый – ике тапкыр пенсиягә чыгар яше җитеп тә, ул әле һаман эшкә йөри. Җитмәүдән түгел, эшсез яши алмый ул. Сугыш вакытында хәрби врач булган, аннан үзебезнең шәһәргә кайтып, мин укый торган мәктәп янындагы бүлнискә урнашкан. Бүгенгесе көнгә хәтле дежур врач вазифасын үти. Ичмасам мин укып бетергәнче генә – ун гына ел, ял итеп тормый. Никме? Әбиең врач булып эшләгән бүлнис каршындагы мәктәптә укысагыз, белер идегез хәлемне...
Җәйге каникул бетеп, укулар башлануга, мәктәбебезгә Гитлер сугышыннан калган күн сумкасын күтәреп, әбием килеп керә. Кергәнче үк, аны тәрәзәдән күреп алып, классташларым ыгы-зыгы куптара. «Теге килә» дә «теге килә» дигән булалар – шүрлиләр. Бик беләсегез килсә – әби белән күзгә-күз очрашмас өчен, парта астына төшеп качардай чакларым еш була. Котылып кара соң аннан, барыбер өйгә кайткач куып тота, тота да... каравыл кычкырта. Лутчы кадыйсы уколын мәктәптә генә кадасын, бөтен класс белән бергә җәзасы да җиңел.
Әнием завод бүлнисендә аллерголог булып эшли. Кайбер кешеләр чәчәк иснәсә – төчкерә, ят ризык ашаса йөткерә икән. Андыйлар иссез, тәмсез, төссез тирәдәрәк яшәргә тиешләр, ди. Әнием аларны шуңа өйрәтә. Эш урыннары да катлаулы бугай. Җил көньяктан искәндә, янган галош исе киләме? Әниләрнең заводыннан инде ул. Әни әйтә, эшчеләр шул истән башка яши алмыйлар, саф һавага чыксалар да, башлары әйләнеп, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, ди.
Тагынмы?! Тагын апам бар әле минем. Анысы да врач. Врач дип, студент кына әле ул, мединститутта укый. Дөрес, апамның юристлыкка укырга иде исәбе. Әби белән әнием, гаилә династиясен дәвам итәргә дип, сүзләрендә бик нык тордылар. Юрист эшенең киләчәге юк, диделәр. Бер-ике көннән җинаятьчеләрне тотып бетерерләр дә юристларга эш калмас, ә врачларга эш күбәя генә бара, диделәр. Апам өйдәгеләрнең сүзен аяк астына салып таптамады, әбием алдан шылтыратып куйгач, хирургия факультетына барды да керде... Икенче курстан апамны теш табиблары факультетына күчерделәр.
Әбине әйттем, әнине беләсез, апамны әле генә сөйләдем. Әти юк, ул летчик булган... очып киткән... Мин үземме?.. Мин – өйдә йә клиент, йә пациент...
Мәктәптән кайтып керүемә әби йөрәкне тыңлый, әни бит-кулларны микроскоп аркылы үткәрә, апам булып ул да, авызымны ачтырып, тешләремне саный, берәрсе төшеп калмаганмы, имеш. Көн саен югалта башласаң, бер айга да җитми бит соң алар. Ә мин җиденчедә укыйм.
Инде күршеләр дә керми безгә, чөнки кергән берсеннән кырыкмаса-кырык чир табып торалар.
Урамнан уйнап кайткач та, тынгы юк миңа – тамак кырганымны яисә ялгыш йөткергәнемне көтеп кенә торалар. Һәм өйдә фәнни бәхәс башлана.
Әби әйтә:
– Улымның кече теле кычыта, авызына җил кергән, кичекмәстән ингаляция ясарга кирәк, хәзер бәрәңге пары әзерлим.
Әни әйтә:
– Улыбыз тагын безнең завод тирәсендә уйнаган, тамак кыруы салкын тиюдән түгел, завод һавасыннан, сулыш органнарын кислород белән өрдерергә кирәк.
Апа әйтә:
– Ә минемчә, аның теше сызларга җыена.
Өйдәгеләрне тыңлый торгач, чын-чынлап йөткерергә керешәм, төчкерәсе дә килә. Уртак фикергә килә алмагач, ике ягыма ике градусник кыстыралар (берсенә генә ышанмыйлар). Шприц кайнатырга куялар. Әби үләннәр сайлый, әни ак халат кия, апа беренче курста язылган лекцияләрнең конспектларын актара. Ә миңа барыбер... Барыбер котылыр чарам юк. Әти кебек летчик булып очып китәр идем дә – яшем җитми.
Сизеп торам, анализлар юньле түгел. Миңа аякта басып торырга рөхсәт юк – кечкенә бүлмәдәге агач караватка кертеп салдылар. Бу бүлмәне алар изолятор дип атыйлар. Врачларым өчесе дә, авызларына марля-респиратор каплап, бер-берсе белән пышылдап кына бәхәсләшәләр.
Әби әйтә:
– Күптәннән искәрә килдем, йөрәк чире бар, ахрысы, температурасы дөрес, маңгаенда салкын тир, ә йөрәк ритмы кичәгедән ике тибешкә артыграк.
Әни әйтә:
– Бәйләнмә һаман йөрәгенә, авыру итеп күрәсең килсә, балага җиңелрәк чир беткәнме? Улым, әйт әле, күңелең болганмыймы? Мәктәп ашханәсендә нәрсә ашаттылар?
Апа әйтә:
– Юкка интектермәгез энекәшемне, аңарга акыл теше чыгарга җыена бугай.
Фәнни бәхәс әкренләп әрләшүгә әверелә. Соңрак миңа катышырга туры килә.
Мин әйтәм:
– Өчегез дә белмәдегез, миндә... өр-яңа чир!
Өч врачым, телсез калып, өч якка сикерә, шаккатып авызлары ачылудан респираторлары ертыла, күзләре сүнә, сулышлары тына. Изоляторым ачкыч белән бикләнә, минем белән бикле ишек аркылы гына сөйләшәләр.
Әби әйтә:
– Улым, кемнәр харап итте сине? 
Апа әйтә:
– Яле, энем, сөйләп бир...
Мин әйтәм:
– Миңа ундүрт яшь инде...
Әби әйтә:
– Кычкырыбрак сөйлә, ишетелми!
Әни әйтә:
– Кычкырасы гына калды, күршеләр ишетсен дисеңме?
Апа әйтә: 
– Үземә генә сөйлә, энем, син чит ил кызлары белән дуслаштыңмы?
Мин әйтәм:
– Юк. Ул безнең мәктәптән. Алсу исемле.
Апа әйтә:
– Кайсы төшең ныграк авырта?
Мин әйтәм:
– Алсуны үзен генә күрсәм, температурам күтәрелә, егетләр тирәсендә чуалса, йөрәгем авырта. Берәр көн күрмәсәм, хәлем бетә. Ике тапкыр кинога да бардык. Чибәрлеген күрсәгез – менә, урамнан үткәндә, кызлар да сокланып кала... Әй, сезгә сөйләп торган булам тагы…
Әни әйтә:
– Улым, ә-ә Алсуның сиңа... тигәне юкмы? Яшермә, улым.
Мин әйтәм:
– Тиде.
Әни, әби, апам өчесе бергә әйтә:
– Ә-ә-ә?!.
Мин әйтәм:
– Сумкасын күтәрешеп кайтканда, чәнти бармагым ялгыш кына Алсуның чәнти бармагына тиеп китте.
Әби, әни, апа өчәүләшеп, уфылдап, идәнгә утырды. Изоляторның ишеге ачылды. Өчесенең дә халатлары салынган, газ плитәсенең дүрт конфоркасы да сүнгән.
Әни әйтә:
– Улым, Алсуны кунакка чакыр.
Икенче көн, мәктәптән кайтышлый ук, Алсуны алып кайттым, аны үзебезнең врачлар династиясе белән таныштырырга булдым. Таныштырасы калмаган икән...
Ишектән күренүебезгә, әби безнең аяк астына хлорлы чүпрәк җәеп салды – туфлиләрегезнең табанын сөртегез, янәсе. Әле ярый Алсу аны-моны абайламыйчарак калды, мин аны тизрәк изоляторга – теге инде, кечкенә бүлмәгә җитәкләдем. Кухня яныннан үтеп киткәндә, күз төшереп калдым: дүрт конфорка да дөрләп яна – берсендә шулпа, берсендә ботка, берсендә чәй кайный, дүртенчесендә шприцлар. Шприц?! Әллә Алсу белән икебезне укол кадап акылга утыртмакчылармы? Безнең өйдә тал чыбыгы, чалбар каешы ише тәрбия кирәк-яраклары юк бит ул. Аз гына гаебең булса, шприц күтәрәләр... Тыңлап-тыңлап тордым, юк, плитәдә шприц түгел, чәнечке-кашыклар кайный икән. Димәк, стерильный табын әзерләнә...
Мул итеп табын җәелгәч, безне изолятордан чакырып чыгардылар. Кулларны су белән генә чылатып алырга исәп бар иде – әби килеп басты. Башта кулларыбызны ун процентлы хлорлы суда чайкатты, аннары ике кат сабынлап юдырды. Соңыннан, мамыкка өч процентлы аксеркә сеңдереп, юылган кулларыбызга сөртте.
Алсу әйтә:
– Сине көн саен шулай юалармы?
Ни дип тә җавап бирергә белгән юк. Әйе, дисәң, иртәгә үк бөтен мәктәпкә җиткерер шикелле, ә үзе безгә бүтән аяк та басмас.
Мин әйтәм:
– Әбием бүген деликатес пешергән, кул белән ашыйсы.
Алсу әйтә: 
– Бишбармакмы?! Ур-р-ра!
Бишбармак дигәне бәрәңге булып чыкты.
Чәйгә күчкәнче, әни, әби һәм апам сүз башлый алмыйча интектеләр. Әби батыр безнең, ниһаять, тамак кырды.
Әби әйтә:
– Алсу, быел флюорография үттеңме соң?
Алсу әйтә:
– Әйе, ник?
Һәм Алсу үзенең уңайсызланудан кызарып ут янган бит алмасын кашык сабы белән кашып алды.
Әни әйтә:
– Алсу, синең бәрәңгегә аллергияме әллә? Битең кызарды. Демидрол бирер идем, кайтасың бар. Аптекадан ун процентлы хлорлы кальций алып чык. Хәзер рецепт язып бирәм. Ашаганнан соң эчәрсең, юкса диатезың көчәер.
Әби әйтә:
– Алсу кызым, әти-әниең нихәлләр, исән-саулармы, профессиональ чирләр белән интекмиләрме?
Мин әйтәм:
– Әбинең беләсе килә, әти-әниең кайда эшли?
Алсу әйтә:
– Ә-ә-ә... Мин юкса аңламыйча торам... Әбием – атказанган укытучы, әнием –мәктәп директоры, апам институтта укыта. Әтием... капитан, диңгездән кайтып кергәне юк.
Апам әйтә:
– Карасана, сездә дә династия икән. Барысы да укытучылар. Менә ичмасам профессия бу! Син дә, үскәч, укытучы булырсың.
Алсу әйтә:
– Юк. Белмим. Бәлки... Ләкин...
Һәм Алсу, чәен дә эчеп бетермичә, рәхмәтен әйтеп, гафу үтенеп кайтырга жыенмакчы иде – апам туктатты, ашаганнан соң тешләрне чайкарга кирәк, дип, юынгычка таба күрсәтте.
Шул көннән бирле Алсуның безгә килгәне юк. Мәктәптә күрешәбез, урамда йөрибез, карын ачса, пирожки алып ашыйбыз, туңсак, трамвайларда җылынабыз. Ни хикмәттер, Алсуның мине үзләренә кунакка чакырганы юк.
Кызганыч, әлбәттә, чакырмавы бик кызганыч. Укытучылар династиясенең дә ничек яшәгәнен бик беләсем килә иде.
Камил Кәримов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ