Нихао, лаоши
«Кытайда яшәгәндә, безнең өчен Кол Шәриф мәчете икенче Мәккәгә тиң иде. Казанга килеп, аны беренче тапкыр күргәч, куллар калтырап, күзләрдән яшь акты. Бу – сөенечле истәлек. Көенечлесе озак көттермәде...
«Кытайда яшәгәндә, безнең өчен Кол Шәриф мәчете икенче Мәккәгә тиң иде. Казанга килеп, аны беренче тапкыр күргәч, куллар калтырап, күзләрдән яшь акты. Бу – сөенечле истәлек. Көенечлесе озак көттермәде. Татарстанда барысы да татарча сөйләшергә тиеш, дигән уй белән автобуска «Исәнмесез» дип кердек. Безгә салкын гына «Здравствуйте» җавабын кайтардылар. Аннары, ияләшә төшкәч, үзебезнең дә телебез бозыла башлады, рус сүзләрен кыстырырга тотындык. Элек башкалардан көлсәк, хәзер үзебез кеше көлкесе булып утырабыз». Казанның 183 нче гимназиясендә кытай теле укытучысы, Кытайдан күченеп кайткан татар егете Нәгыйулла Хәсәнов белән әңгәмәбез әнә шундыйрак истәлекләрдән башланды.
Укытучы улы –укытучы
Кытай теле кабинеты. Диварларда кытай бизәкләре, түшәмдә төрле төстәге кәгазь фонарьлар, такта кырыенда иероглифлар. Нәгыйулла әфәнде, дәресне башлап, укучылар белән исәнләшә. Балалардан җавап озак көттерми: «Нихао, лаоши!» Ягъни «Исәнмесез, укытучы!»
Иероглифларны язып кабатлаганнан соң, сөйләм өлешенә күчәләр. Видеоязмада яңгыраган «и, а, сэн, со» кебек сүзләр минем өчен авазлар җыелмасы булып ишетелсә, балалар өчен ул – кытай сөйләм телен камилләштерүче менә дигән күнегү. Видео, интерактивларны Нәгыйулла Гыйззәтуллович Кытай сайтларыннан ала. Өстенлекне теориягә түгел, уен форматына бирә.
«Үзем тел йөртүче булганга, заманча сөйләмгә өстенлек бирәм. Дөрес итеп тавыш чыгарырга, авазларны әйтергә өйрәтәм. Дәреслекләрдән генә борынгы кытай телен өйрәнгән укучы, Кытайга барып, бер сүз аңламый кайтачак. Чөнки ул китаплардагы тел заманча сөйләмнән бик нык аерыла. Андый хәлгә юлыкмас өчен, гадиләштерелгән сөйләмне өйрәтү зарур. Кайбер алымнарны әтием тәкъдим итә – ул 30 ел кытай теле укытучысы булып эшләде. Педагогик сәләтем дә аңардан, күрәсең, – дип аңлата укытучы-лаоши. – Бөтен халык коронавирусны яманлый, ә мин аңа рәхмәтле, чөнки пандемия ярдәмендә яраткан эшемне таптым. Моңарчы эшем Кытай туристлары белән бәйле иде. Чикләр ябылды, эш туктады. Бишенче айны өйдә утыргач, балаларым укыган гимназиягә барып, кытай теле укытучысы кирәкмиме, дип сорарга булдым. Заманында Кытайда педагогика буенча белем дә алдым. Бер-ике дәрес үткәреп караганнан соң, мине эшкә кабул иттеләр. Килешүне бер елга гына төзеткән идем, ә инде эшләп киткәч, мин укытуга гашыйк булдым. Ял көннәре кайчан бетә инде, дип көтеп утырам».
Укучы баладан – укытучы
Кытай теленә төшенер өчен, бер дәрес кирәк. Авыр булып күренгән иероглифларны, кагыйдәләрне Нәгыйулла җиңел генә аңлатып бирә белә, ди мәктәп җитәкчелеге. Укытучы үзе уңышның серен иң элек теләктә күрә. Баланың теләге, омтылышы булмаса, нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел. Дөрес, сәләттән дә күп нәрсә тора. Авыррак төшенгән балаларга лаоши җиңелрәк сораулар бирергә тырыша.
«Алар да бит бишлегә өмет итә, телгә сәләте булмавына бала гаепле түгел, – дип аңлата ул. – 5, 6 нчы сыйныфлар белән бер тәҗрибә сынап карарга булдык. 40 минутлык дәреснең ярты сәгатен мин укытам, ә калган 10 минутны «дежур укытучы» балага бирәм. Ул мин 30 минут дәвамында аңлаткан материалны яңадан үзенең сыйныфташларына кабатлый. Әгәр дә барлык балалар да теманы үзләштергән булса, укыткан балага «5»ле куям».
Эшчәнлеге дәресләр укыту белән генә чикләнеп калмый Нәгыйулла Гыйззәтулла улының. Кытай түгәрәге оештырып, балаларга шигырьләр, җырлар өйрәтә, спектакльләр куеп, республика конкурсларында катнаша. Укытучыларны да читтә калдырмый. Коллегалары үзенә гел ярдәмгә килеп торганга, рәхмәт йөзеннән, аларга да телне өйрәтә башлаган. Беренче өйрәнчеге физкультура укытучысы икән.
«Әти баянга үрелсә чыгып кача идек»
«Дәресләр кытай-рус телендә барганга, Нәгыйулла Хәсәновның русчасында акцент сизеп алам. Татарча акцент. Гаҗәеп булса да, аның нәсел тарихы барысын аңлатып бирә. Совет елларында аның әби-бабалары сәүдә эшләре белән Казан – Кытай юлларын күп таптаган, соңрак андагы Кулдҗа шәһәрендә төпләнеп, татар мәктәпләре, мәчетләр төзегән, Сабантуйлар оештырган. Өйдә дә татар тәрбиясе биреп, телне сакларга тырышканнар.
«Әнием бик матур җырлый, әти баянда уйный. Кечкенә чакта безне дә кушылып җырлата иделәр. Энем белән бер дә яратмый идек шуны, әти баянга үрелсә, без чыгып кача идек, – дип көлә ул. Хәзер мәктәп чараларында җырлавымны сорыйлар, әмма минем балалар алдында бары укытучы булып каласым килә. Коллегаларым каршында гына рәхәтләнеп җырлыйм, – дип, истәлекләргә бирелеп алды Нәгыйулла. – Өйдә татарча гына сөйләшергә ярый иде. Әгәр дә әти кытайча сөйләшкәнне, җырлаганны ишетсә, камчысын алып эләктерә. Чынлап! Аннан ул безгә һәрвакыт Татарстанга кайтырга, төпләнергә кирәк дип торды. Шулай 2005 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев теләктәшлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, конкурслар узып, 38 кытай татарын Татарстанга укырга кайтардылар. Алар арасында мин дә бар идем. Казан дәүләт педагогия университетына укырга кердем, әмма өченче курста яхшы эш тәкъдим иттеләр, Россия регионнарына, чит илләргә еш йөрергә туры килгәнлектән, укып бетерә алмадым».
38 студентның берничәсе генә Татарстанда төпләнеп калган, бер-берсе белән әле дә аралашып яшиләр, күбесе инде гаиләле. Нәгыйулла үзе дә күптән өйләнгән, хатыны Гөлназ – Лаеш кызы. Ике ул үстерәләр, Әмирхан – өченче, Айтуган беренче сыйныфта әтиләре эшләгән гимназиядә укыйлар. Төпчекләре мәктәп чараларында чыгыш ясарга, җырларга ярата, шигырь сөйләп, конкурсларда катнашып тора. Ә менә олысы тыйнак. Анысын, сәләте булса да, үгетләп җырлатмыйбыз, дип әйтеп куйдылар гаиләдә.
«Балаларны хәзер, әтием кебек, үзем дә татар мохитендә тәрбияләргә тырышам, – дип горурлана гаилә башлыгы. – Ничә еллар чит илләрдә, Россиянең төбәкләрендә эш буенча йөрдем. Литвадагы соңгы командировкам 7 айга сузылган иде, аннан өйгә кайткач, балалар, мине кочаклап алыр урынына, уенчык сорый башлады. Акча артыннан куып, гаиләмне югалта башлавымны шунда аңладым. Кисәк кенә компаниядән китеп, 2018 елда Кытай туристлары белән бәйле үз эшебезне башлап җибәрдек. Бер әйбер дә үз эзен калдырмыйча эшләнми. Шул ситуациядән файдаланып, мин үз үземә хуҗа булып эшли башладым, балаларыма милли тәрбия, әти тәрбиясе бирүне дәвам итә алдым, яраткан шөгылемне таптым. Кайчандыр Татарстан безне киң колач җәеп каршы алды, бушка укытты, ә бүген мин әби-бабаларымның туган иленә кирәкле булуыма шатланып яшим, республикабызның безгә баглаган өметен акларга тырышам».

«Нәгыйулла Гыйззәтулловичның укыту алымнарын, балалар, мәктәп коллективы белән беррәттән, әти-әниләр дә югары бәяли. Ачык дәресләрдән соң олылар өчен курслар булдыруны да сорадылар әле. Күптән түгел Кытайның Конфуций институтыннан кунаклар килгән иде, алар да бик канәгать калды. Безнең укучыларны хәзер анда да беләләр. Укытучылары белән җырлар өйрәнеп, кытай чартларына да эләктеләр хәтта. Нәгыйулланың эше артып кына тора, ихтыяҗ зур, шуңа да икенче елга тагын бер тел йөртүче укытучы алырга ниятлибез», – дип уртаклашты планнар белән
183 нче гимназия директоры урынбасары Динара Гөлманова.

Комментарийлар