Логотип Магариф уку
Цитата:

Очучыдан галимлеккә илткән юл

Котлыйбыз! 50 ел дәвамында педагоглык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова – «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы өчен дә көтеп алынган остаз. Ул – «Авыл укытучысы» бәйгесенең алыштыргысыз жюри рәисе. Без аны олы юбилее белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иман байлыгы, имин, озын гомер телибез!

Татарстанның халык укытучысы, РФ югары уку йортларының атказанган хезмәткәре, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова –  күпсанлы фәнни мәкаләләр, монографияләр, татар телен өйрәнү өчен методик кулланмалар, дәреслекләр авторы буларак күпләргә билгеле шәхес. Бүгенге көндә укытучыларның укытучысы – ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент. Күркәм юбилее алдыннан  танылган остаз күңел серләре белән уртаклашты.

– Төрле чорларда укыткан укучыларым, студентларым уңышлы тормыш алып барулары белән куандыра. Без даими элемтәдә, рәхмәтле укучыларым булу белән бәхетле мин. Укытучы өчен укучыларының уңышлы булуларын күрүдән дә зуррак бәхет була алмый. Университетта белем биргән студентларымның күбесе – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, алар белән һөнәри белем күтәрү курсларында, семинарларда, төрле чаралар вакытында очрашып, аралашып торабыз. Безнең барыбызны да туган телебезнең киләчәге турында уйланулар, борчулар берләштерә. Гасырлар буе тупланган акылны, гореф-гадәтләрне, әдәби мирасны, тарихыбызны үз туган телебездә кабул итәрлек буынны ничек югалтмыйча алып барырга, телебез каршындагы җаваплылыкны шәхси бурыч буларак кабул итүне балаларда ничек тәрбияләргә, телнең функциональ ягын ничек үстерергә? 

 

       Мин гомерем буе татар мәгърифәтчеләреннән Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлеге белән рухланып эшлим һәм, алардан аң-белем туплап, милләт күләмендә дә дөньяга танылуга ирешкән якташларым Галимҗан Баруди, Хәсәнгата Габәши, Мөхәммәтгали Мәхмүдев, Әхмәтһади һәм Садри Максудилар белән дә горурланам. Без алар мирасын югалтмыйча саклаучылар һәм аны баетуда өлеш кертүче булырга тиешбез.

Киләсе елда күренекле  мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Ул әле дә халкыбыз күңелендә һәм аның хезмәтләре милләтебезгә хезмәт итә. Фәнни хезмәтләре белән мин  кандидатлык диссертациясе язган елларда таныштым. Алар мине  халыкка файдалы, гамәли юнәлештә булулары белән үзенә әсир иткән иде. Галимнең татар телен, терминологиясен үстерүгә, медицинага да керткән өлешен бәяләп бетерерлек түгел. Каюм Насыйри – чын мәгънәсендә татарның төп фәнни юнәлешләренә нигез салган энциклопедист галим. Ул бөтен барлыгын  фәнгә, халыкка хезмәткә багышлаган.  Милләтебезнең көчен аның кебек шәхесләр билгели дә инде.

 

 Очучы булырга хыялланган авыл баласы…

 

  8 нче сыйныфны тәмамлагач,  очучы булып китәргә талпынып  карадым, барып чыкмады. Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбеннән  туры Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем.  Укытучым Дания апа Шакирҗановага гомер буе рәхмәт хисләремне белдереп яшим.

Университетның 2 нче курсын тәмамлагач, төркемдәшем Казан курчак театрына  музей мөдире булып эшкә урнашырга киңәш итте. Һәм мин  театр тарихын чагылдырган музей төзү эшенә алындым. Әнә шулай тагын 3 ел буе көндезге укуым эш белән үрелеп барды. Бу миңа өстәмә тәҗрибә дә, матди ярдәм дә булды.

 Соңгы курсны төгәлләр алдыннан алтай телләре бердәйлеге буенча диплом эше яздым. Фәнни җитәкчем Алмазия Нуриева-Фасиева тырышлыгы белән, диплом язарга материаллар туплау өчен Бурятиягә кадәр бардым. Анда күренекле галим, танылган полиглот, алтаист Валентин Рассадин миңа эшлекле киңәшләрен бирде, минем өчен бик кыйммәтле булган мәгълүматлары белән уртаклашты. Юкса анда барганчы, фән өлкәсенә кереп китү турында уйлаганым да булмады. Кулымда дипломым, күнегелгән эшем булгач, шул җитәр, дип уйлап йөри идем, шунда ук эшләвемне дәвам иттем.

Көннәрдән бер көнне Казан педагогика училищесыннан театрга килеп йөрүче Алмас Имаев: «Училищеда татар теле һәм әдәбияты укытучысы урыны бар, безгә эшкә күч», – дип чакырып китте. Күңелем түрендә укытучы һөнәренә урын әзер булган, күрәсең. Училище директоры һәм аның урынбасарлары минем белән  бик ихластан сөйләштеләр, шул көнне үк эшкә дә алдылар. Бу коллективка әле дә бик рәхмәтлемен, чөнки алар – миннән «укытучы ясаучылар». Монда чакта педагог һөнәренең чын асылына төшендем.

Педучилищеда 8 ел эшләгәннән соң, татар теленә караш үзгәрде, укыту сәгатьләре кыскарды. Мин яңа эш урыны эзли башладым... Язмышым мине СССР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтына алып килде. Анда эшләү еллары үзе бер тормыш, фәнни эшчәнлек, тел галимнәре белән танышулар, очрашулар, конференцияләр... – мин ул елларны институт тарихының алтын чоры дип әйтер идем. Педагоглык хезмәтемне дә дәвам иттем. Мине кабат педагогика училищесына эшкә чакырдылар, бер үк вакытта югары партия мәктәбендә, Казан дәүләт консерваториясендә, соңыннан ТР Президенты Аппараты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләрен  әзерләү институты студентларына һәм

Дәүләт Советы депутатларына татар телен укыттым. КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге  лицейда һәм аңа нигез булган  колледжны оештыруда катнашып, укучыларыма сыйныф җитәкчесе булдым һәм дистә елдан артык  татар теленнән белем бирдем. Казандагы 33 нче һәм 39 нчы урта мәктәптә, 3 нче лицейда туган тел дәресләре алып бардым. Укытучылык һәм фән өлкәсенә аяк басуым әнә шулай  бергә үрелеп барды.    \

  1991 елда танылган галимә Флёра Сафиуллина чакыруы буенча Казан дәүләт университетына  өлкән укытучы булып эшкә килдем. Һәм бу эшчәнлегем озын гомерле булды, әлегә кадәр  данлыклы уку йорты белән элемтәләрем сакланган, татар журналистларына лекцияләр укыйм. Студентларым күп, Мәгарифне үстерү институтына да элеккеге укучыларым белемнәрен күтәрергә килә, монысы да бик мөһим. Укытучыга һәрчак үсештә булу мөһим!

Гаилә учагын саклап яшәү гаять катлаулы. Ул ике яктан да акыл көче, тормыш вакыйгаларына фәлсәфи караш, ныклык, сабырлык, яныңдагы кешеңне тирән ихтирам итүне сорый. Билгеле, гаиләне балалар, алар алдындагы җаваплылык хисе, язмышы турындагы уйланулар ныгыта. Һәр уңышлы, тату яшәгән гаиләнең үз сере, үз үзенчәлеге бар. Халык әйтмешли, һәр гаилә үзенчә бәхетле, үзенчә бәхетсез буладыр ул.

 


 

Яшьләргә юл күрсәтүче

 

Алинә Шәгәрәева, «Ел укытучысы – 2023» бәйгесе җиңүчесе, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсында беренче бишлеккә кергән Казандагы 13 нче татар гимназиясе укытучысы:

– Бәйгегә әзерләнгәндә Рәсимә Равиловна ярдәм итәргә теләк белдергәч, башта кыенсынып та калдым. Күренекле галим, иң мәртәбәле бәйгеләрнең жюри рәисе минем белән кадерле вакытын уздырырмы икән, дип тә уйладым. Ләкин беренче очрашуда ук аның тарафыннан бик зур теләктәшлек тойдым, үз көчемә, сәләтемә ышаныч барлыкка килде. Әле мин беренче бишлеккә узгач та, «Син беренче урынга лаек идең», – дип әйтүе  минем өчен иң зур бәя.  Бөтенроссия бәйгесеннән кайткач та, ул миңа: «Алинә Илсуровна, сиңа аспирантурада укырга кирәк! Булдырасың, талантың бар», – дигән иде. Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты булдым!Остазым – чын мәгънәсендә укытучының күңел дөньясын күрә, аңлый, ярдәм итә белә торган кеше. Аңардагы акыл, зирәклек, тәҗрибә, фикер тирәнлеге сокландыра. Рәсимә Равиловна белән аралашу күңелгә гаҗәеп бер тынычлык бирә. Аңа ихлас хөрмәтемне җиткерәсем килә. Гомер юлы озын булсын, бәхет белән тулып торсын. Ул салган фән юлына мүк үсмәс, күңелләрдә ул кабызган ут һич сүнмәс!

 

 

Остаз шундый булырга тиеш

Зәлфирә Җамалетдинова, ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты:

– 1977 елда Казан педагогика училищесына укырга кергәч, безне ачык йөзле, бик чибәр Рәсимә апа каршы алды. 4 ел буе үз балаларын караган кебек җылы канаты астында тотты ул. Без – авыл балаларын зәвык белән киенү, уку йортында, дәресләрдә, мәдәният үзәкләрендә үз-үзеңне ничек тоту, чыгыш ясау, өлкәннәр белән аралашу, үзара уңай мөнәсәбәтләр булдыру, кыен хәлләрдән матур итеп чыга белү серләренә төшендерде. Моннан тыш, кыз балада, хатын-кызда, укытучыда булырга тиешле башка бик күп мөһим сыйфатларны формалаштыруда ярдәм итте.

Язмыш мине остазым белән институтта кабат очраштырды. Һәр гамәлем, һәр башкарган эшем аның күз алдында. Бу – бер яктан, зур горурлык, икенче яктан, олы җаваплылык. Һәр эшне башкарганда, иң элек остазым йөзенә кызыллык китермәскә тырышам. Ул бик гыйлемле, милли мәсьәләләр буенча бар яңалыклардан  хәбәрдар. Бер коллективта булгач, эш буенча  сәфәрләргә дә бергәләп чыгарга туры килә. Остазым – ышанычлы юлдаш та, фикердәш тә. Сәфәрдә чакта да аның һәр гамәле, үз-үзен тотышы, сөйләме сине тәрбияли. Иң элек аның артык кабаланмыйча, төрле хәлләргә бик сабыр каравы, сәфәр вакытында чыккан проблеманы оператив хәл итүе игътибарны җәлеп итә. Бервакыт эш сәфәре вакытында Рәсимә ханымга берьюлы өч тапшыруга интервью бирергә туры килде. Алар уртак бер проблемага багышланган булса да, бер-берсен һич тә кабатламады, һәркайсы тирән мәгънәле иде.

Аннары, ир хатыны, әни буларак та безгә үрнәк ул.  Рәсимә Равиловна ире Харрас абыйга булган мөнәсәбәте, аны хөрмәт итүе, тормышта балаларын дөрес тәрбияләве, оныкларын ихлас яратуы белән дә аерылып тора. Аның уллары, киленнәре, оныклары белән сөйләшүе, телефоннан аралашуы да күпләрне сокландыра. Өлкән туганнары турында кайгыртуы, һәрчак аларга ярдәм итеп торуы олы йөрәкле, кешелекле булуын күрсәтә. Аңа рәхмәтем чиксез!

Фән дөньясына килеп керү һәм анда калып гаилә учагын саклап яшәве җиңел бирелми. Рәсимә Равил кызы – икесен дә бертигез алып баручы күркәм хатын, балаларга, оныкларга кайгыртучан, ягымлы әни һәм дәү әни булуы белән дә күпләргә үрнәк.

 

 

Автор фотолары 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ