Логотип Магариф уку
Цитата:

Остазлык үрнәкләре

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» бәйгесенең Татарстан Республикасы укытучылары арасында барган өлешенә йомгак ясалды. Казанның «Әкият» мәдәни үзәгендә узган тантаналы чарада республиканың иң оста, иң талантлы мөгаллимнәре үзләренең лаеклы бәяләрен алдылар.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе дип Казан шәһәре Совет районы 11 нче күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Зөфәр кызы Курамшина танылды. Бу – остазлык, фидакярлек һәм чын мәхәббәт белән башкарылган хезмәтнең югары бәясе.

Резидә Курамшина, Казан шәһәре Совет районының 11 нче күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– «Ел укытучысы» бәйгесенең «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңү яулавым – минем өчен зур дәрәҗә, шул ук вакытта чиксез җаваплылык та. Мин мәктәптә 5 нче ел гына эшлим. Күп еллар шушы өлкәдә эшләгән тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән чыгыш ясау дулкынландыргыч булды. 

«Ел укытучысы» бәйгесенең район, шәһәр, зона, республика этапларын үтеп, мин бик күп нәрсәгә өйрәндем. Һөнәри баскычымда берничә адым өскә күтәрелдем, дип уйлыйм. 

Спортчылар өчен «Олимпия уеннары» никадәр зур максат һәм җитди сынау булган кебек, укытучылар өчен дә «Ел укытучысы» бәйгесе һөнәри үсештә югары нокта булып кабул ителә. Спортта җиңү өчен физик һәм ихтыяр көче кирәк булса, укытучыга җан җылысы, фидакярлек, ихласлылык һәм үз телеңә булган чиксез мәхәббәт кирәк. Үз эшеңне яратып, чын күңелдән башкарасың икән, моны балалар да, янәшәдәге кешеләр дә тоя, аңлый. Һәм бу – уңышка ирешү өчен төп төшенчәләрнең берсе. Мин дә үз эшчәнлегемдә балалар белән татар теленә, татар халкына, мәдәниятенә карата мәхәббәт белән бүлешәм.

Туган телемә мәхәббәтем балачактан ук киләдер. Мин Буа районының Карлы авылында үстем. Тугызынчы сыйныфка кадәр авылымның татар мәктәбендә укыдым, аннары белемемне Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясендә дәвам иттем. Нәкъ менә мәктәп елларында татар теле укытучыларым Ләйсән Җамалетдинова һәм Лилия Җәлалова минем күңелемдә үз телебезгә, әдәбиятыбызга карата очкын кабыздылар. Ә укытучы образына гашыйк булуым – беренче укытучым Гүзәл Галәутдинова үрнәге. Тормышымда шундый мәрхәмәтле укытучылар булуы әлеге һөнәрне сайлавыма этәргеч булды.

Безнең гаиләдә укытучы һөнәренә һәрвакыт зур хөрмәт белән карадылар. Туганнарыбыз арасында бөтен гомерен мөгаллимлеккә багышлаган хөрмәтле дәү апабыз да бар. «Укытучы ул – дөньядагы иң изге һөнәр иясе», – дигән фикерне балачактан ишетеп үстем. Болар барысы да минем киләчәк юлымны билгеләде. Югары белемне Казан федераль университетында алуым да – язмышымның кабатланмас бер бүләге. Биредәге остазларымның үрнәге мине чын һөнәр иясе булырга өйрәтте.

Бу җиңү – минем генә җиңүем түгел, бу – миңа ышанган, минем өчен җан аткан һәркемнең уңышы. Иң беренче чиратта, үз лицеема, директорыбыз Айнур Шиһапов һәм хезмәттәшләремә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның ярдәме, киңәшләре миңа һәрвакыт көч өстәп торды. Шулай ук  һәр кечкенә уңышыма миннән дә күбрәк шатлануы алга таба тагын да зуррак үрләргә ирешергә илһамландырган  якыннарыма зур рәхмәт.

Укытучы булу ул – бары тик белем бирү генә түгел, ул – балада үз милләтеңә, туган телеңә горурлык хисе тәрбияләү. Бу җиңү мине алга таба да илһамланып эшләргә, татар теленең дәрәҗәсен күтәрергә өнди. Мин үз һөнәремне яратам һәм туган телебезнең киләчәге ышанычлы кулларда булсын өчен бар көчемне куярга әзер!

Фото: Альбер Сабир

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ