Логотип Магариф уку
Цитата:

Пар аккошлар кебек

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы, «Авыл укытучысы – 2021» конкурсы җиңүчесе Равил Кәримов гаиләсе турында озак сөйләргә, саллы мәкалә язарга булыр иде.

Шушы район кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия ханым белән пар аккошлар кебек гомер итә башлауларына да чирек гасырдан артык вакыт узып киткән. Мәктәп аларны кавыштырган, бер уй-теләк, хыял, максатлар белән яшәүне алгы планга чыгарган икенче йортларына әйләнгән. Мәхәббәт җимешләре – уллары Илфат, Илшат һәм Камил  да шушы кысаларда  үскән һәм тәрбия алган. Бу араларда, Ватан алдында хәрби бурычын үтәп кайткан олы улларын олы тормыш юлына озату, никах, туй мәшәкатьләре белән йөрүләре икән.

 – Мәктәп, гаилә – кечкенә дәүләтчелек ул, дәүләт белән акыллы кеше идарә итүе дә мөһим шарт. Минем акылымны да математика билгеле бер тәртиптә тота. Ике дистә елга якын мәктәп  директоры булып эшләгәндә дә, гаилә тормышын алып барганда да  бу фәннең йогынтысы, тел белгече буларак хатынымның матур,  җылы сүзләре тәэсирле булды. Әлбәттә, бәхетле һәм үзара тугры гаилә булып яшәүне – ихлас яратып, хөрмәт итеп, бер-беребезгә ышаныч белдереп, аңлап, ярдәмләшеп тормыш итүдә күрәбез, – ди гаилә башлыгы.

 

Альберт САБИР
Фотолар авторныкы һәм гаилә архивыннан

Язмага реакция белдерегез

19

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ