Логотип Магариф уку
Цитата:

Патриотлар остазы

Түбән Камадагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 31 нче урта мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре, Ватанны саклау фәнен укытучы-оештыручысы Рәфхәт Сәгъдиевкә «Татарстанның халык укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Күкрәк билгесен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучыларның республика август киңәшмәсендә тапшырды. 50 ел гомерен укучыларга белем бирүгә, илебезнең чын патриотларын тәрбияләүгә багышлаган мөгаллим белән без дә күрешеп сөйләштек.

Беренче адымнар
Кама Тамагы районының Иске Казиледә урта мәктәп ачылган көннәрдә Рәфхәтнең хәрби хезмәттән кайткан чагы була. «Безгә география һәм хәрби хәзерлек буенча укытучы кирәк. Мәктәпкә эшкә кил әле, югары белемне читтән торып та алырга мөмкин», – дип чакыра директоры Илдус Гыйльметдинов сугыш ветераны гаиләсендә үскән әдәпле, үзен хәрбиләрчә тоткан тырыш укучысын. Әнә шул көннән  язмабыз героеның укытучылык юлы башланып китә. Туган ягында, әти-әнисе һәм үзенә белем биргән мөгаллимнәре янәшәсендә тормышка беренче адымнарын атлый егет. География белгечлеге буенча югары белем алырга, махсус хәрби җыеннарга, курсларына йөреп осталыгын чарларга да өлгерә. Әтисе гомер буе җир сукалап, икмәк үстергән булса, аның улы балаларга аң-белем бирә, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. 

Нефть химиясе төбәген саклау кирәк
– Түбән Каманың 31 нче мәктәбендә шушы микрорайонда яшәүче төрле балалар укый. Максатыбыз – алардан бу тормышта үзләрен шәхес һәм патриотлар итеп тойган яңа буын тәрбияләү, – дип, бүгенге эшчәнлеге турында сүз ала Рәфхәт Гарифулла улы. – Илдә үзгәртеп корулар башлангач, мәктәпләрдә башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре кирәкми, дия башладылар, аның урынына тормыш иминлеге нигезләре укытырга кушылды. Без дәреснең эчтәлеген тагын да баета төшеп, элеккеге директорыбыз Рәшит Галиәхмәтов белән бергәләп укытуны янгын сүндерү һәм коткару хезмәте буенча белем бирү юнәлешендә үреп алып бардык. Монда безгә шәһәрдәге янгын сүндерү хезмәткәрләре белән даими аралашып тору матур нәтиҗәләр бирде. Мәктәптә, янгын сүндерү отрядларында әлеге белгечләр катнашында бик күп чаралар үтте, укучыларыбыз янгын сүндерү һәм саклану  күнекмәләре алды. Үзенең нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре белән данлыклы Түбән Каманы хәвеф-хәтәрләрдән саклаучы яшь кадрлар әзерләүне үзебезнең изге бурыч итеп санадык. Шәһәрдәге янгын сүндерү хезмәтен оештыручы, 49 ел гомерен шушы эшкә багышлаган полковник Алексей Шаповаловны еш искә алам. Ул чын мәгънәсендә шушы илнең патриоты булды, янгын сүндерү хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белә иде, үзеннән соң бай мирас һәм дәвамчыларын калдырды. Узган ел аның вафатыннан соң безнең мәктәпкә Алексей Шаповалов исеме бирелде, белем йортыбыз лицей статусына ия булды. 

Саклау сүзендә тирән мәгънә бар
Саклау сүзендә дә тирән мәгънә бар, һәркем аны үзенчә аңлыйдыр. Торган йортыбызны янгыннан, Ватанны дошманнан саклау – беренче чиратта ир-егетләр өстендә булган изге бурыч. Ветеран укытучы үткәргән дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда һәр укучысына моның асылына төшенергә ярдәм итә. Быелгы уку елыннан алып тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм Ватанны саклау фәне бергә укытыла башлады. Хәзер аның укучылары көтелмәгән хәлләрдә үз-үзләрен ничек тоту, табигать кочагына чыккач, палатка кору, учак ягып ашарга пешерү, көймә белән суда йөзү серләренә генә төшенеп калмаслар. Ватанны саклаучылар сафына басар өчен, һәммәсен башлангыч хәрби хәзерлек дәресләрендә каралганча, автомат сүтеп җыярга да, оста итеп атарга да өйрәтер. Укытучы булып эшли башлаганда, үз куллары белән җир казып тир ясаган кеше бит ул. Кулына автомат тотып карамаган егетне яу кырына җибәргәнче, җиде кат тире түгелгәнче әзерләргә кирәк шул. Аның өчен остазыңның чын остаз булуы мөһим.
– Коллективта Татарстанның халык укытучысы исемен йөртүче хезмәттәшебез эшләве – безнең өчен зур горурлык. 70 яшендә кем әле шулай егетләр кебек алгы сафта атлый?! Ул дорфа тоткан малайларны да үз артыннан ияртеп, тормышта аларга туры юл күрсәткән, тигез сафларга бастырып, смотрга алып чыккан укытучы, – ди директор урынбасары Эльза Бәдгыева. – Рәфхәт Гарифуллович йөзгә якын укучыбызны ел да шәһәребездә уза торган хәрби парадларга әзерли, аларны берничә взводка бүлеп, мәйданнан матур атлап йөрергә өйрәтә. Бер команда булып смотр-конкурсларда катнашулар да укучыларны бер максатка – җиңүгә рухландыра. Җиңә белү үзе бер осталык сорый. Әлеге чараларда, беренчеләрдән кала, барча сыйныф укучылары катнаша. 

Мактаулы яшь армиячеләр 
31 нче мәктәп – патриотик тәрбия бирүдә шәһәр күләмендә иң югары баскычта торган белем йорты. «Монда тәрбия һәм белем бирү бергә үрелеп барырга тиеш», – дип саный ветеран укытучы. Балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен туган тел, әдәбият, география, тарих  фәннәре, сыйныфтан тыш чаралар, музейлар эшчәнлеге аша салырга мөмкин. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы чорын, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәүдә катнашкан сугышчылар һәм каһарманнарның данлы юлын чагылдырган бай экспонатлар тупланган. 
Бу мәктәп укучылары якташлары Советлар Союзы Герое Селивёрст Давыдов исемен йөрткән «Яшь армиячеләр» сафына басарга ашкынып тора. Алар шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелә торган патриотик чараларда, «Көзге һәм кышкы кросс» ярышларында, «Аҗаган» уеннарында, Эзтабарлар төркеме белән бергә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләнү экспедицияләрендә катнаша. Бу аларда шәхси җаваплылык хисе һәм лидерлык сыйфатлары формалаштыруга да уңай йогынты ясый. Диләрә Галиеваның Мәскәүдә узган «Озын тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә шәхси проекты белән чыгыш ясап, 1 миллион сум акча отуы шуңа бер мисал. 
«Яшь армияче» отрядлары, аларның командирлары, сафта җыр белән узу буенча сморт-конкурста катнашып, шәһәр күләмендә даими алгы урыннарны ала. Араларында төрле дәрәҗәдәге «Юнармейская доблесть» медале һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр байтак. Хәрби-патриотик чараларда, спорт ярышларында, тарих буенча фәнни-гамәли конференцияләрдә, батырлар исемен мәңгеләштерүдә, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү акцияләрендә актив катнашалар. 

Батырлар үзебезнең арада
Соңгы елларда махсус хәрби операциядә катнашучы укучылары турында да искә алдык. 
– Безнең укучылар да махсус хәрби операциядә катнаша, – ди Рәфхәт Гарифулла улы. – Алар арасында һәлак булучылар да бар: Шәфкать Маняпов, Руслан Байков, Андрей Плешаков, Айрат Мирзаһитов, Дмитрий Кудеров... – мәктәбебез горурлыгы, батыр сугышчылар. Шәфкать Маняповның 9 майда Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашуын карап горурланган идек. Төз атучылар отряды командиры буларак, үз алдында куелган хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булды, «Батырлык» ордены белән бүләкләнде. Исемнәре без исән чакта хәтерләрдән һич тә җуелмас, яшь буын аларны мәктәп коридорына эленгән мемориаль тактадан күреп таныр.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ