Перинаталь югалту – телсез кайгы
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, ел саен дөньяда 2 миллионга якын бала үле килеш туа, уналты секунд саен һәр гаилә яңа туган баласын югалта. Медицинада бу күренешне перинаталь югалту диләр.

Зөлфия МИНГАЛИЕВА, психолог, сексолог,
Сексологлар ассоциациясе әгъзасы
Перинаталь югалтуларга бала төшерү, ана карыныннан тыш йөклелек, медицина күрсәтмәләре буенча йөклелекне өзү, уңышсыз ЭКО, баланың үле тууы, туганнан соң бер атналык сабыйның үлеме керә.
Киләчәкне югалту
Йөклелекнең кайсы гына чорына туры килмәсен, яки тугачмы ‒ бала үлеме һәрчак кеше табигатенә каршы килә торган хәл. Якын кешеңне, әти-әнине югалту никадәр авыр булмасын, без бу сынауның киләсен беләбез, күңелебездә аңа азмы-күпме әзерлек тә бар. Ә менә бала үлеменә әзер булу мөмкин түгел. Ата-ана вафат булганда, без үткәнебезне югалткан кебек, ә баласыз калу киләчәкне югалтуга тиң. Ана карынында бала яралган мизгелдән гаиләнең бөтен планнары туачак сабый тирәсендә әйләнә башлый. Әгәр бу беренче нарасый икән, ата-ана өчен яңа чор башлана дигән сүз. Алар шул уйлар белән яши, хыяллана, сабыйлы түгәрәк тормышларын күз алдына китерә. Көннәрнең берендә бала югалту боларның барысына да нокта куя, ир белән хатын ата-ана статусын югалта.
Күренми торган кайгы
Йөклелек чорында яки яңа туган баласын югалткан хатын-кызлар еш кына тирә-яктагылардан битарафлык сизә. Кайчак якыннары сынау эчендә калган кешене ничек юатырга белми, темадан качарга тырыша, яисә күңелгә тия торган сүзләр әйтәләр: «Үзеңне кулга ал! Елама! Алга таба яшәргә кирәк!», «Синең балаң бар бит инде, ник бетеренәсең?», «Сез әле яшь, тагын балагыз булыр», «Син әле бик җиңел котылгансың, шундый очраклар бар...», «Бу бит әле бала да түгел, күзәнәкләр җыелмасы гына». Нәтиҗәдә югалту кичергән хатын-кызда ялгызлык халәте барлыкка килә, ул үз-үзенә бикләнә, кайгысын кеше күзләренә күрсәтми генә кичерә башлый. Перинаталь югалтуны икенче төрле «күренми торган кайгы» дип атаулары шуңа бәйле.
Ирләр дә елый
Югалтуны хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә авыр кичерә. Әти кеше башта үзен кулга ала, хисләрен йөгәнли, чөнки аның хатынына ярдәм итәсе бар. Әмма вакыт узу белән кичерелмәгән хисләре кире кайта, ир кеше шул чактагы хәлләрне еш искә төшерә башлый.
Хатын-кызлар исә икенче тапкыр авырга узу, бәби алып кайту турында уйлаганда куркуга кала: бу хәлләр кабатланмасмы? Башка хатыннарның бәбигә узуы турында ишеткәч, курку, ачу килү, көнләшү, ярсу кебек хисләр дә тоярга мөмкин. Алар өчен оялуы да бар. Әмма кайчандыр бала югалткан хатын-кыз өчен мондый реакция – нормаль күренеш, гадәти халәт. Бу уйлар кешенең характеры яки әхлагы турында сөйләми, ә йөклелек, бала алып кайту темасының авыр икәнлеген искәртә. Тәҗрибә аянычрак булган саен, курку хисләре көчлерәк була.

Ярдәм
Кеше кайгысын берничә этапка бүлеп карарга була. Сынау килгән кеше иң элек кайгыны кабул итми, булган хәлләргә ышанмый. Аннан аның ачуы чыга, ул уйда гына булса да, барын да үзгәртергә тырыша. Алга таба кеше бик борчыла, соңрак булган хәлләрне кабул итә башлый. Әмма перинаталь югалту вакытында бу кайгыны кичерүченең халәте үзгә, аның төрле этапларына кабат-кабат кайтырга, кайгысын берничә тапкыр кичерергә мөмкин.
Еш кына парлар югалтудан соң тиз арада янә бала алып кайту турында уйлана. Кемдер бу карарга озаграк килә, югалту ачысыннан арына алмый. Ничек дөресрәк соң? Бу сорауга тәгаен генә җавап юк. Һәр очрак – шәхси һәм күп нәрсәгә бәйле. Монда парларга фәкать үз хисләренә, көчләренә һәм хыялларына карап фикер йөртергә кирәк.
Югалтудан соң нишләргә?
1. Үз-үзеңне тыңларга. Мин хәзер нәрсә телим? Иминлегемне ничек кайгырта алам? Шушы сорауларга иртәрәк җавап тапсагыз яхшырак.
2. Әйләнә-тирәдәгеләрнең сорауларына алдан җавап әзерләп куегыз. Кешеләр кайгыгыз турында хәбәрдар да булмаска мөмкин, аларның сораулары сезне авыр хәлдә калдырмасын өчен, алдан ук кыска җаваплар уйлагыз.
3. Үлгән бала белән хушлашу. Кайбер очракларда бу ритуаллар кайгыдан араларга ярдәм итә ала: сабыйга хушлашу хаты язу, һавага шар очыру, агач утырту, бала турында истәлекләрне аерым тартмага салып кую.
4. Иң мөһиме – ялгыз калмау. Якын кешеләрнең күңел җылысы, теләктәшлеге бу сынауны үтәргә ярдәм итәр.
Россиядә перинаталь югалтулар кичергән хатын-кызлар һәм гаиләләргә «Свет в руках» хәйрия фонды ярдәм итә.





Комментарийлар