Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Закиров: «Гарәп телен белү – заман таләбе»

Соңгы елларда Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпләрдә гарәп телен икенче чит тел буларак кертү юнәлешендә эш башланды. Инде алдагы биш елга «юл картасы» да төзелгән. Дистә еллар дәвамында аерым мәктәпләрдә гарәп телен укыту, олимпиадалар үткәрү, дәреслекләр эшләү тәҗрибәсен исәпкә алып, эш төркеменә Татарстаннан да вәкилләр кертелде. Алар – Россия ислам институты проректоры Рафис Закиров, КФУдан Наилә Минһаҗева. Әңгәмәбез дә нәкъ менә шул өлкәне колачлар.

– Рафис әфәнде, сүзебезне Россия ислам институтының эшчәнлегеннән башлыйк әле. Бүген ул илебезнең дини һәм дөньяви мәгариф системасында нинди урын тота?

– Россия ислам институты 1998 елда оештырылды. Бүген ул илебездәге иң эре ислам уку йортларының берсе булып санала һәм университет дәрәҗәсендә эшли. Хәзерге вакытта бездә 1700 дән артык шәкерт белем ала, остазларыбыз саны йөзгә якын. Уку-укыту базасы бик көчле, матди-техник мөмкинлекләр киң. Россия Федерациясендәге ислам уку йортлары арасында без беренчеләрдән булып дистанцион белем бирү системасын керттек. Бу юнәлештә ковид чорына кадәр үк актив эш алып бардык, күпсанлы шәкертләрне укыттык.

Институтта бакалавриат, магистратура һәм аспирантура программалары дәүләт аккредитациясенә ия. Безнең бакалавриатны тәмамлаган студентлар Казан федераль университетына, Мәскәү дәүләт университетына магистратурага керә ала, чөнки аларның дипломнары дәүләт үрнәгендә.

Белгечлекләр арасында ислам теологиясе, лингвистика, ислам журналистикасы бар. Аспирантлар диссертацияләрен Казанда әзерли, ә яклау Пятигорск дәүләт университеты базасында уза. Бездә бюджет урыннары каралган, студентлар дәүләт стипендиясе ала.

Институтның аерым горурлыгы – илдәге иң зур гарәп телле китапханә. Анда 40 меңнән артык китап тупланган. Шәкертләр фәнни эшләрен шушы чыганакларга таянып яза, гарәп телен һәм ислам фәннәрен тирәнтен өйрәнә.

 

– Татарстан мәктәпләрендә гарәп телен өйрәнүне үстерү мөмкинлекләре турында фикерегезне беләсе килә. Бу юнәлештә реаль перспективалар күрәсезме?

– Татарстан гарәп телен укыту буенча Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе санала. Гарәп теле бездә туксанынчы еллар башыннан ук укытыла башлады. Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә ул 1993 елдан бирле укытыла.

Республикада гарәп теле буенча мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә олимпиадалар уздырыла. 2005 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан – Россиядә мондый система эшләгән бердәнбер төбәк.

Гарәп теле хәзер Казанда гына түгел, республика мәктәпләрендә дә укытыла. Бүгенге көндә андый мәктәпләр саны утыздан артык. Әмма әлегә ул рәсми рәвештә факультатив буларак кына бара. Әгәр гарәп теле мәктәп программасына рәсми фән буларак кертелсә, укучылар саны тагын да артачак, Бөтенроссия олимпиадаларында катнашу мөмкинлеге ачылачак. Киләчәктә гарәп телен БДИ форматында кертү дә ихтимал.

Министрлык карары нигезендә гарәп телен икенче сыйныфтан башлап укыту күздә тотыла. Балалар аны 2 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр өйрәнә алачак. Бу, әлбәттә, вузларга әзерлек дәрәҗәсен шактый күтәрәчәк. Элек студентлар университетка гарәп телен бөтенләй белмичә килә иде, без аларны хәрефләрдән башлап укыта идек. Хәзер исә ун ел дәвамында гарәп телен өйрәнгән бала югары уку йортына ныклы база белән киләчәк.

 

– Гарәп телен мәктәп программаларына керткән очрагында, Россия ислам институты белән гомуми белем бирү мәктәпләре арасында нинди хезмәттәшлек мөмкинлекләре ачыла?

– Без мәктәпләр белән профориентация юнәлешендә актив эшлибез. Бакалавриат һәм магистратура тәмамлаучыларыбыз мәктәпләрдә гарәп теле укыта ала. Безнең институт ел саен уртача 10–15 белгеч әзерләп чыгара. Бу система инде ун елдан артык эшли, белгечләребез Татарстан мәктәпләрендә уңышлы хезмәт куя.

Моннан тыш, Казан федераль университеты белән дә тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Мин үзем дә элекке Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында кафедра мөдире булып эшләдем, анда шактый белгечләр әзерләдек. Алар бүген мәктәпләрдә хезмәт куя. Татар телендә белем бирүче 2 нче гимназиядә дә безнең чыгарылыш студентлары укыта. Кадрлар җитәрлек дип әйтергә мөмкин.

 

– Гарәп теле буенча заманча дәреслекләр һәм методик ресурслар әзерләү юнәлешендә нинди эшләр алып барыла?

– Хәзерге вакытта федераль эш программалары әзерләнә. Яңа федераль дәүләт стандартлары гамәлгә кертелде, элек бер генә уку китабы булса, хәзер тулы уку-методик комплекс таләп ителә: дәреслек, эш дәфтәре, методик кулланма, аудио- һәм видеоматериаллар, интерактив уеннар.

«Мәгариф–Вакыт» нәшриятында безнең коллектив тарафыннан 5 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр дәреслекләр әзерләнгән иде. Алар электрон форматта да кулланыла, аудиоязмалар һәм интерактив биремнәр белән баетылган. Хәзер гарәп теле 2 нче сыйныфтан укытыласы булгач, программаларны һәм дәреслекләрне яңадан эшләү бара. Бу бик күләмле эш: федераль программа өч баскычка бүленә (2–4, 5–9, 10–11 нче сыйныфлар), гомуми күләме мең биттән артык. Әлеге проектта Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Грозный белгечләре дә катнаша. Хәзерге балаларга интерактив формат та бик кирәк, чөнки алар смартфон, компьютер белән үсә. Мондый формат гарәп телен тизрәк һәм кызыклырак өйрәнергә ярдәм итәчәк.

 

– Гарәп телен өйрәнү укучыларга нинди өстенлекләр бирә? Гомумән алганда, Россиядә гарәп белеме (арабистика) торышын ничек бәялисез? Бу юнәлешне популярлаштыру һәм укучыларның кызыксынуын арттыру өчен нинди чаралар күрелергә мөмкин?

 

Бүген бер генә чит тел белү җитми. Инглиз теле белән беррәттән, көнчыгыш телләре дә мөһим. Гарәп теле безнең төбәк өчен аеруча әһәмиятле, чөнки архивларда меңләгән гарәп графикасында язылган татар кулъязмалары саклана. Моннан тыш, гарәп илләре бүген геополитик яктан зур роль уйный. 22 гарәп иле бар, студентлар һәм белгечләр анда белем алу, эшләү мөмкинлегенә ия. Димәк, туризм, халыкара элемтәләр дә киңәячәк дигән сүз.

 

Хәзерге вакытта гарәп теле Казанда гына түгел, әлбәттә, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Көньяк Кавказ югары уку йортларында да укытыла. Пятигорск дәүләт университетында, Дагстан, Чечен республикалары университетларында киң таралган. Мәктәпләргә килгәндә, гарәп теле Татарстанда күбрәк укытыла. Башка төбәкләрдә андый мисаллар бик сирәк, күп түгел. Мәсәлән, Мәскәүдә конференциядә катнашкан идек. Анда Е.М. Примаков исемендәге гимназия бар. Бу дәрәҗәле мәктәптә гарәп теле өйрәтәләр. Мәскәүдә андый тагын берничә уку йорты бар.

Гарәп теле тагын да ешрак кулланыла башлаячак. Әгәр төбәкләр буенча карасак, Ерак Көнчыгышта – Владивосток, Хабаровскида – кытай теле күбрәк кулланыла, чөнки гарәп илләре алардан бик ерак. Шуңа күрә анда, бәлки, кытай теле өстенлекле булыр. Ә инде Үзәк Россия төбәкләрендә, Татарстанда, Башкортстан кебек төрки республикаларда гарәп теле популярлашыр.  

 

Рафис әфәнде, милли мәгарифкә әйләнеп кайтсак, Россия ислам институтында татар телен укыту нинди дәрәҗәдә алып барыла? Ислам белем бирү уку йортларында татар телен саклау һәм үстерү ни дәрәҗәдә мөһим?

– Ислам уку йортларында татар теле аеруча мөһим. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары буенча, һәр җомга имам-хатыйплар вәгазьләрне татар телендә алып барырга тиеш.

Институтта татар теле аерым фән буларак укытыла, махсус кафедра эшли. Вәгазь конкурслары, махсус курслар үткәрелә. Татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар шәһәр халкы өчен дә ачык. Биредә татар теле, ислам нигезләре, татар халкы тарихы һәм гарәп әлифбасы өйрәнелә. Мондый курсларда ел саен йөздән артык кеше катнаша.

 

 

Гүзәл ЗАКИРОВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ