Логотип Магариф уку
Цитата:

Раштуа йолалары

Мин ешрак яшьләрнең теге яки бу йолаларның кайдан килеп чыгуы белән кызыксына башлауларын күрәм. «Россия халыклары йолалары» дип аталган безнең проект илебез территориясендә яшәүче 12 милләтне күрсәтүгә юнәлдерелгән. Аларның гаилә һәм милли йолалары белән таныштыру үзәктә тора.

Проектның беренче яңа ел саны символик рәвештә Раштуа бәйрәме һәм рус халкы турында булачак. Бу хакта безгә Ольга һәм Николай сөйләячәк, аларның гаиләсендә кайбер йолалар бүгенге көнгә кадәр сакланып һәм үтәлеп килә.

Ольга Татарстан Республикасы санаторияләренең берсендә культуролог булып эшли. Ире, өч улы һәм кызы бар. Аның олы улы хәзер махсус хәрби операциядә катнаша.

«Раштуа –  православиенең төп христиан бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәмгә кадәр  безнең гаилә кырык көн ураза тота. Бу көннәрдә кайбер ризыклардан баш тартырга тырышабыз. Иң мөһиме –  бу вакытта күңелдә бернинди начар уйлар йөртмәскә һәм тыелган гамәлләр кылмаска. Уразаның чын асылы – ит ризыкларыннан тыелуда гына түгел, ә рухи чистарынуга омтылуда», – ди Ольга.

Кырык көн ураза нәрсәне аңлата?

Раштуа бәйрәме алдыннан 40 көн дәвам иткән Раштуа уразасы дин тотучыларны иң шатлыклы һәм якты кышкы бәйрәмнәрнең берсенә әзерли. Ул 28 ноябрьдән 6 гыйнварга кадәр дәвам итә. Уразаның кайбер көннәрендә термик эшкәртү узмаган ризыкларны ашарга ярамый. Калган вакытта үсемлек мае белән кайнар ризык ашау рөхсәт ителә. Моннан тыш, кайбер көннәрдә балык та кулланырга мөмкин. Иң беренче чиратта уразаны үз акылларын начар уйлардан азат итү, аларны уңай уйларга юнәлтү өчен тоталар. Кешеләргә яла ягарга, аларга карата нахак сүз әйтергә һәм гайбәт сөйләргә ярамый. Бу – кичерү-гафу итү вакыты. Рәнҗетүләрне, үпкәләрне кичерү мөһим. Бурычларны кайтарырга һәм аңа мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтергә дә онытмаска кирәк. Иң катгый ураза Раштуага берничә көн кала башлана, Сочельник бәйрәмендә күп кенә дин тотучылар беренче йолдыз чыкканчы ашамыйлар.

«Гаҗәп, әмма нәкъ менә Сочельник бәйрәмендә күктә Раштуа йолдызы күренергә тиеш. Безнең гаилә гореф-гадәтләренең берсе – шул йолдыз астында иң эчкерсез теләкне әйтү. Ул һичшиксез кабул булачак», –  ди Ольга.

Ольга шулай ук безнең белән бу тылсымлы бәйрәмне әбисе белән ничек үткәргәннәре турында сөйләде:

– Сочельник бәйрәменә гаиләбез көне буе хәстәрләнә һәм гыйбадәт кыла. Күктә йолдыз пәйда булганнан соң, ул ураза ашына утыра иде. Минем әби күбесенчә Раштуа күмәче яки баллы ботка пешерә иде. Бу – дөге боткасы. Дөгене чистартып, аңа кайнар су салып, пешекләп алырга һәм аннан пешерергә кирәк. Ботка әзер булгач, аны суытып, шикәр яки бал өстисе. Без хәзер дә баллы ботка әзерлибез, тик аңа йөзем яки башка төрле җимешләр өстибез. Мондый ризыкны Раштуа бәйрәмендә өстәлгә куйгач, кеше, аны, ашказанына зыян китермичә, әкренләп ашый, чөнки 40 көн дәвамында ул авыр ризыклар ашаудан тыелып тора.

Баллы ботка белән бәйле ышанулар

Элекке заманнарда Сочельник бәйрәмендә салам һәм ашъяулык белән капланган баллы ботка куела торган булган. Әгәр аңа үрелгән  кеше  озын салам тартып чыгарса,    ул елны  җитен уңышы күп булачагын, ә кыскасы эләксә, уңыш уңмаячагын фараз иткәннәр

Кызык ышану: кешеләр, Сочельник бәйрәмендә терлек-туар астыннан йөгереп йөрмәсен өчен, өстәл аякларын бәйләп куя торган булганнар.

Кызлар өчен ышанулар. Кызлар, басу тирәсенә җыелып, кушучлап җилгә каршы кар ыргытканнар. Әгәр дә кар җиргә яңгырап килеп  төшсә, әлеге кызның кияве яшь һәм чибәр булачак, ә менә тын гына төшсә, саңгырау яки карт кеше булачагын фаразлаганнар.

«Раштуа көнендә әбием, гадәттә, арыш оныннан кечкенә йомры күмәчләр пешерә иде. Кайберәүләр исә, камырдан сыннар ясап, аларны мичтә пешерәләр, ә аннары якыннарына күчтәнәч итеп тараталар. Бәйрәм өстәлендә алма белән пешерелгән Раштуа казы – төп ризык. Мин балачактан ук бу бәйрәмне бик яратам һәм Раштуа йолаларын сакларга тырышам. Шуларның берсе – шәмнәр ясау. Без аларны 7 гыйнварга каршы төндә кабызабыз. Борынгы гореф-гадәт буенча мондый йола Изге Мәрьям һәм тәкъва Йосыф бу йортта аларга сыену урыны  булганын һәм, әлбәттә, коляда җырлары көткәнен белеп торсыннар өчен башкарыла. Колядалар – Раштуа бәйрәменнән алып суга чумдырылу бәйрәменә кадәр җырлана торган йола җырлары. Бала чагымда мин әле дә яшәгән авылда һәр Раштуа бәйрәме каляда җырлары җырлап уза иде. Без, үз кулларыбыз белән ясалган костюмнар киеп, өйдән өйгә йөреп, җырлар җырлый идек. Кайберәүләр безгә акча да бирә иде», – дип җылылык белән искә ала бала чагын кунагыбыз.

Бүгенге көндә инде үзе, әни буларак, балаларына бәйрәм атмосферасы тудыра. Һәр Раштуада алар гадәт буенча чыршы бизиләр.

Ни өчен нәкъ менә чыршының Раштуа символына әверелүе турындагы риваять белән дә  Ольга безне таныштырып узды. Кайбер ышанулар буенча, Гайсә туган мәгарәгә булачак пәйгамбәрне  күрү өчен  моңа кадәр керү юлында торган  өч агач килгән. Болар – пальма, зәйтүн агачы һәм чыршы булганнар. Чыршыдан кала, барысы да Коткаручыны карарга киткәннәр. Чыршы үзен дә алуларын үтенгән. Әмма юлдашлары аны, бүләкләрең юк, дип  туктатканнар. Синең бары тик энәләрең һәм сумалаң гына бар, дип көлгәннәр. Бу агачларның сөйләшүен фәрештә ишетеп: «Чыршыкай, кайгырма, син иң матур һәм иң бөек агач булачаксың», – дигән. Шуннан соң  ук чыршы меңләгән ялтырап торган утлар белән балкыган.

«Һәр Раштуада без, гадәт буенча, бөтен гаиләбез белән  әнием янына кунакка барабыз. Аның өстәлендә, элекке заманнардагы кебек, иң төп ризык булып баллы ботка, алма белән пешерелгән Раштуа казы тора. Шуннан соң без бүләкләр алмашабыз һәм Изге Николай турында риваятьләр сөйлибез. Инде үз балаларыбыз зурлар  булса да, ул хикәяләр безгә могҗизага һәм тылсымга ышанырга ярдәм итә. Төнлә үзебез ясаган шәмнәрне кабызып, тәүге теләкләребезнең кабул булуларын көтәбез», – ди Ольга.

Шулай итеп, бу гаилә мисалында без Раштуа бәйрәменең христианнар өчен нинди якты һәм тылсымлы бәйрәм булуына ышандык. Әлбәттә, ул дин белән генә бәйләнмәгән. Анда бик борынгы заманнардан калган мәҗүсилек үрнәкләре дә, гаилә гореф-гадәтләре дә чагыла. Ни генә булмасын, ул – гаиләләрне берләштерә торган бәйрәм. Раштуа шәменең нечкә ялкыны безне  дә могҗиза турында хыялланырга һәм аның уты кебек югарыга омтылырга чакырыр, дип өметләнәбез.

Автор: Гөлназ Гайнуллина

Нәзилә Фәхретдинова тәрҗемәсе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ