Логотип Магариф уку
Цитата:

Ренат Әюпов: «Тере театр булмаса, эшләп торасы да юк»

Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Мирзахәсән улы Әюпов үзенең 60 яшьлек юбилее уңаеннан тәгаенләнгән чараларның иң тәүгесен туган авылы Шәледә мәктәп укучылары белән очрашудан башлап җибәрде.

– Ренат әфәнде, мондый очрашуларга нинди хисләр белән кайтасыз?
– Минем өчен үзебезнең авылда укытучылар, укучылар белән очрашу бик мөһим. Бу, беренчедән, үземне укыткан укытучыларымны искә алу булса, икенчедән, бүгенге көндә Шәледә, Питрәч районында нинди укучылар белем ала, вакытның узуы сыйфатка китерәме-юкмы икән дип беләсем, андагы үзгәрешләрне тоясым килә. Аларның яшәү рәвеше, кичерешләре, фикерләве бөтенләй башка, аларны без үскән совет чорындагы белән тәңгәл куеп булмый. Театр сәнгатендә балалар, яшьләр өчен эшләгәч, миңа боларның барысы да кызык, чагыштырып, сынап карау да бар. Репертуар сайлаганда да мин махсус мәктәп программасына кергән Габдрахман Әпсәләмов, Галимҗан Ибраһимов, Мирхәйдәр Фәйзи, Кол Гали, Мәхмүт Галәү кебек авторларга мөрәҗәгать итәм. Аларның әсәрләрен сәхнәдә күрү, бала күңеленә бик нык тәэсир итә. 

– Моннан элек Сез якташыгыз күренекле прозаик, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов белән бергәләп Шәлегә «Шайбу! Шайбу!» спектаклен дә алып кайткан идегез. Анда кайбер Шәле апалары авылдашларының образларын танып утырган дип сөйлиләр. Бу чыннан да шулаймы?
 – Бу – дөрес нәрсә. Син нинди мохиттә туасың, шул җирлекнең егәрен иҗатыңда дәвам итәсең. Үзебезнең авыл халкының көчле хатыннары, ир-егетләренең холкын, тырышлыгын күрсәтә торган әсәр кирәк иде. Роман, яки җыр язып була билгеле, ә миңа исә аларны сәхнәгә менгерергә кирәк иде. Бу гозеремне авылдашым Камил абыйга җиткердем. Бергәләп булачак әсәрнең фабуласы төзелде, темасын, идеясен билгеләдек. Ул өч-дүрт вариантта булды. Камил абый гротескка китте, мин аны, халыкка якынайтып, һаман җиргә тарттым, монда чып-чын милләтпәрвәрлелек, үз җирең, үз ватаның өчен көрәш алга чыга. Авылдагы әбиләрнең яшь чакларында хоккей уйнап, уеннан уенга малайларны җиңеп барулары – авыл тарихында чыннан булган хәл. 3–4 сезон шулай егетләрнең борынына чирткәннән соң, тирә-якка даннары таралган бу кыз-кыркынның кайсысы укырга китеп барган, кайсысы тормышка чыгу сәбәпле уеннар туктап калган. Спектакльнең фабуласы болайрак: олыгайган көннәрендә кабат тимераякка басып, кулга кәшәкә алырга бик җитди сәбәп чыга. Бер инвестор авылда пластик хирургия клиникасы төземәкче. Акчага сатылырга теләмәгән әбиләр җир өчен көрәш башлый. Вакыйга куерганнан-куера, кешелеклелек җиңә, хәтта акча, табыш артыннан куудан гайре башканы белмәгән инвесторның да ахыр чиктә тормышка мөнәсәбәте үзгәрә. 

– Сезнең юбилей елында тамашачы ниләргә исәп тота ала?
– Әле генә репетиция булды, июнь аенда премьера тәкъдим итәчәкбез. Бу юлы да мин сценаристларга, драматургларга мөрәҗәгать иттем. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче тарихчы егетебез Ренат Абянов һәм театрны эчтән белүче артист Илфак Хафизов (К. Тинчурин театры) әсәрләренә нигезләнеп, шәп кенә «Тау битендә Сабантуй» дигән этно-мюзикл жанрындагы пьеса эшләнде. Ул Сабантуй турында гына түгел, төп идея милләткә, яшьләргә, экосистемага барып тоташа. Безгә, Аллаһка шөкер, «Единая Россия» партиясенең «Театр – детям» проекты гранты ел саен ярдәм итеп килә. Быел да ике спектакльгә заявка җибәрдек. Аның берсе балалар өчен татар халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән «Хан кызы», икенчесе «Аучы Мәргән». 

– «Хан кызы»н сәхнәләштерү бик катлаулы булган дип беләм? 
 – Әкият дип кенә карыйбыз каравын, әмма ул шулкадәр дә катлаулы булып чыкты. Алай да бик кызыклы юлын уйлап таптым, ул квест рәвешендә барачак. Тамашада артистлар гына уйнамый, ә тамаша залындагы балалар да сәхнәгә чыга, һәм бөтен сынауларны алар да артистлар белән бергәләп үти баралар. Менә шундый гадәти булмаган бирелеш тәкъдим итәм. 

– Сезне бу куркытмыймы соң?
– Әлбәттә, куркыта. Моны беренче тапкыр эшлибез, схемасы, каркасы булса да, бу артистлар өчен дә үзенчәлекле эксперимент булачак. Кызык, артистлар да үзләренең «комфорт зоналарыннан» чыга дигән сүз. Мин мондый алымнарны яратам. Балалар тарафыннан нинди генә җаваплар булмасын алар аны уенга таба бора һәм, каршылыкларны җиңеп, хан кызы албасты кулыннан азат ителә. Оча торган келәмнәр, Каф таулары – барысы да уен аркылы. 
Бу – тере театр. Вакыйгалар хәзер һәм шушында бара дип карыйбыз. Җитмәсә, залдагылар, тамаша залыннан чыгып, сәхнәдә йөргән яшьтәшләре: «Нишләп бетәр икән инде болар?» – дип тә күзәтә бит әле. Кызыксыну икеләтә арта һәм анысы да бик мөһим. Тере театр булмаса, театр сәнгатендә эшләп торасы да түгел. Шул булмаса ул начар бер иллюстрация генә булып калачак. 

– Күп кенә театрлар балалар коллективлары белән даими эшли. Әйтик, Тинчурин театры сәламәтлекләре чикле балалар белән берничә ел инде спектакльләр чыгара. Театр педагогикасын үстерү юнәлешендә мәктәп театрлары, театр үзәкләре эшләп килә. Театрның бу юнәлештәге максатчан эшчәнлегенә дә тукталыйк әле.
– Чыннан да, мәктәпләрдә театр сәнгате белән кызыксыну бик зур. Соңгы биш ел дәвамында без Таткультресурс үзәге белән берлектә балалар-яшьләр театр коллективлары өчен «Иделкәем & Кариев варислары» — төбәкара смотр-конкурсы уздырып киләбез. Курчак театрларының һәм тере пландагы драматик юнәлештәге спектакльләрне карап, җиңгәннәрен үзебезгә чакырып, өч көн дәвамында алар белән турыдан-туры эшлибез, мастер-класслар бирәбез. Узган ел 170 коллектив, әлеге чарада катнашырга теләк белдереп, спектакльләренең видеоязмаларын җибәрде. Шуларның өчесен финалга чыгардык. Җиңүчеләрне акчалата бүләклибез, башка сертификатлар да тапшырыла. Мәдәният министрлыгы бу проектны бик хуплый, булышлык күрсәтә. 

– Сез, әти-әниегезгә әйтми-нитми, театр училищесына барып кергәнсез, театр сәнгатенең тарту көче шул дәрәҗәдә көчле идеме?
– Әйе, ачулануларыннан куркып, ике айлап әйтми дә йөрдем әле кайда укыганны. Чөнки әни – мәктәптә, әти – мелиоратор, башка туганнарым да – төгәл фәннәр үзләштергән технарьлар. Минем дә шул юлдан китүемне тели иделәр. Кая кергәнне белгәч, әти: «Артист та булдымы һөнәр! Син безне хур иттең! Үз тамагыңны үзең туйдыра алмаячаксың», – дип, бик каты орышты. Нишлисең, бу – чыннан да үзем сайлаган язмыш. Миндә бернинди икеләнү булмады, чөнки мин – Шәле егете. Шуңа да читтән ярдәмгә өмет итми генә үз тырышлыгым белән бардым. Мин булдыра алмам, дип төшенкелеккә бирелеп йөрүләр, яки эшли башлагач та, башка театрга яки бизнеска китү нияте миндә бөтенләй булмады. Үзем сайлаган юлга тугры калдым. Икеле-микеле уйлаган чаклар булмады. Әмма шул ук вакытта бу юнәлештә маяк булып торучым бар иде. Ул – минем ике туган абыем шәех, Россия мөфтиләр шурасы, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Равил Гайнетдин. Минем әни белән Равил абыйның әтисе Исмәгыйль абый – бертуганнар. Ул да башта Марсель абый Сәлимҗанов, Илдар абый Хәйруллин курсында театр училищесында белем алган. Аннан Бохарада илаһият юнәлешендә укыган. «Кыйссаи Йосыф» әсәрен куйганда, аның өч вариантында да ул минем фәнни киңәшчем булды, эш барышын контрольдә тотты, видеоматериаллар аша артистларның уенын күзәтеп, үз фикерен җиткерә барды. Мөнәҗәтләр, нәшидләр кертеп җибәрергә тәкъдим итте. Ул җибәргән борынгы нәшидләр арасында XV гасырга караганнары да бар иде. Сергач якларында табылган шул уникаль нәшидләрне бик теләп файдаландык. Текстта еш кабатланып килгән «Тәңре» сүзен «Аллаһ», «Раббым» белән алыштыру да аның киңәшләрен тотып башкарылды. 

«Сөннәтче бабай»ны куйганда да абыйның ярдәме зур булды. Бүгенге көндә рухи тәрбияне минем Равил абый мөнбәр аша алып барса, мин театр сәхнәсендә башкарам. 

Миннән еш кына ни өчен сез һаман саен Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ына әйләнеп кайтасыз, дип сорыйлар. Әлеге әсәрнең һәр бүлеген алып, спектакль корырга була. Ул шулкадәр киң, тирән эшләнгән. Мин әлегә Йосыфның егет булып җитешкән чорын Чаллыда куйдым, Йосыф белән Зөләйха арасындагы мәхәббәт тарихына тукталдым һәм дә, килеп, өченче тапкыр ул инде ил язмышын кайгыртучы пәйгамбәр сыйфатында. Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан әлеге спектакльне кую өчен дәүләт заказы да алдык. 

– Ничек кенә яңалыкка омтылмыйк, уңышларга ирешмик, бу адәм баласына барыбер нидер җитми. «Кара икмәк булса ак җитми» дигәндәй. Сез дә бит башта Казан театр училищесында бер курс укыгач, Мәскәүнең Щепкин исемендәге югары театр училищесына кереп, аны тәмамлыйсыз, аннан соң Щукин исемендәге югары театр училищесының режиссёрлар әзерли торган факультетына юл тотасыз. Шулар өстенә хәзер энҗе бөртегедәй берәмтекләп җыелган бәһаләп бетергесез тәҗрибә дә җитәрлек. Инде Сез канәгатьме?
– Сез дөрес әйтәсез. Кеше гомере буе төрле яклап камилләшергә тиеш. Бер урында таптануны сөймим. Бу очракта режиссёр һөнәрен сайлар өчен миңа башта артист булып, шул юлны узу, белем алу кирәк булган. Бөтен эш процессын белмичә торып, заводта да директор булып булмый, чөнки күзаллау да, тәҗрибә дә мөһим. Актёр һөнәрен әле дә аңлап бетердем дип әйтә алмыйм. Ул шулкадәрле катлаулы, ә артистлар белән эшләү тагын да катлаулырак. Драматург белән артист арасында уртада тора режиссёр. Артистларны өйрәтер, тәрбияләр өчен бу һөнәрне төптән белергә, ул мәктәпне узарга кирәк. Әзме-күпме Камал театрында да эшләп алдым, тәҗрибә күп булмаса да, мин күбрәк Ринат, Әзһәр абыйларның, Гөлсем, Нәҗибә апаларның мәктәпләренә төшенергә тырыштым. Марсель абый башта кече (Нәкый Исәнбәт. «Былтыр кысты»), аннан зур сәхнәдә (Гафур Каюмов. «Һинд кызы», Аманулла «Әлеп-
ле артистлары» һ.б.) режиссёр буларак спектакльләр кую мөмкинлеге дә бирде. Мәскәүнең Вахтангов театры каршындагы Щукин училищесына да ул мине үз фатихасын биреп озатты. Шунда һөнәр үзләштергәч, ниһаять, бу һөнәрне эчтән аңлый башладым. Шулай килеп чыкты, нәкъ шул чорда Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссёры юк иде, мине шунда билгеләделәр. Дөнья классикларыннан Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» әсәре белән истә калды анда эшләгән чор. 1996 елда Чаллы татар дәүләт драма театрына баш режиссёр итеп билгеләндем. Анда алты ел сизелми дә узып китте. Билгеле инде, уңыш берничек тә күктән ишелеп төшмәде, мин өйрәнергә тиеш идем. Һөнәремә булган мәхәббәтем еллар буе тупланган тәҗрибәм бәрабәренә ныгый, көчәя генә барды. Бер-бер артлы Гаяз Исхакыйның повесте буенча куелган «Кәләпүшче кыз», Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы, Кол Галинең «Йосыф»ы сәхнәгә менде. «Йосыф» спектаклен Россиядә ислам дине таралуның 1400 еллыгы уңаеннан (2002 ел) Мәскәү тамашачысына да тәкъдим иттек, башкаланың талымлы тамашачысы, театр тәнкыйтьчеләреннән югары бәя алып кайттык эшебезгә. Хәтта 5–10 минутка гына дип килгән ул чактагы шәһәр мэры Юрий Лужков та спектакльне ахыргача карап, тамаша белән рухланып безгә үзенең рәхмәтләрен җиткерде. 

– Габдулла Кариев театры турында сүз барганда без, билгеле инде, «Кыйссаи Йосыф», «Галиябану», «Башмагым», «Алмачуар», «Сак-Сок», Туфан ага әсәрләреннән «Нигез ташлары», «Супер кияү», Европа драматургиясеннән Шекспирның «Король Лир»ы кебек күп кенә спектакльләрне хәтердән барлыйбыз. Шулар өстенә Сез бит әле башка театрлар белән дә уңышлы хезмәттәшлек итеп, читтә дә театрның репертуарын тотардай спектакльләрне сәхнәләштерәсез. 
– Мондый тәҗрибә бар. Заманында Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында куйган Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай», «Остазбикә» спектакльләре ТРның Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. «Сөннәтче бабай», Мәскәү белән генә чикләнмичә, Төркиягә кадәр барып җитте. М.Галәүнең (Фәнәвил Галиев инсценировкасы) «Мөһаҗирләр»ен исә Камал театры сәхнәсендә дә күрсәттек. Саный башласаң, алар байтакка җыеладыр. Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында Гозәер Хаҗибәковның музыкаль драмасы «Аршин мал алан»; Әлмәт татар дәүләт драма театрында куелган Мансур Гыйләҗевнең «Оҗмах капкасы» дип аталган трагикомедиясе дә уңыш казанды. 

– Таҗи Гыйззәтнең «Башмагым» музыкаль комедиясенә алынуыгыз да сокландыра. Миңа калса, моңа күңеле җырлап торган кеше генә курыкмыйча тотына торгандыр. Сез үзегез җырлый, бии торган яки уен коралында уйный торган кешеме?
– Мин үзем әллә ни җырчы да, биюче дә түгел, әмма сәләтле, шул исәптән җырчы, биюче, татар телендә камил сөйләшкән артистларны бик хөрмәт итәм, яратам. «Башмагым» музыкаль комедиясенә килсәк, әлеге спектакль театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан югары бәһаләнде дип әйтә алам, чөнки безнең труппаның 70 проценты җырлый, бии. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын да Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлаган Алсу Фәйзуллинаны күздә тотып куйдым. Драма артистына укымаса да, ул имтиханнарны «Галиябану»да «экстерн рәвештә» тапшырды дип әйтә алам. 
Театрның потенциалы бик зур, аннан «җырчы театр» диләр безнең хакта. Артистларның яртысы – минем укучыларым. Шуңа күрә нинди генә әсәрне алсаң да, кайбер минуслары булуга карамастан, уңышлы буласына иманым камил.

– Эх, шуны куясы иде, дигән әсәрләр күпме?
– Әлбәттә. Минем папкада ун елга җитәрлек әсәрләр үз чиратын көтеп ята. Башлыча, татар драматургиясе. Аларны кую вакыты минем мөмкинлек белән тәңгәл килергә тиеш. Сыйфатлы һәм мәгънәле әсәрләр аз булганда, ниндидер проза әсәре кызык тоелса, аның инсценировкасын эшләргә кеше эзли башлыйм. Бу начар әйбер түгел, ул авторның идеясен саклый. Заказ биреп эшләтүдән курыкмаска кирәк. 


– Сез Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында һәм Казан театр училищесында укыта идегез. Бүгенге көндә дә әлеге эшчәнлек дәвам итәме?
– Юк. Мин театр училищесында укытканда, Лилия Низамиева, икенче педагог буларак, минем ярдәмчем булып барды. Хәзер үзе мөстәкыйль рәвештә курс алып бара. Лилия һәм Илнар Низамиевлар курсының кураторы буларак, турыдан-туры студентларның үсешендә катнашам.


– Артистларга Сезнең тарафтан куелган таләп нидән гыйбарәт? 
– Әгәр кеше битараф яки ялкау икән, мин андый кеше белән эшли алмыйм. Артист андый булырга тиеш түгел. Әлбәттә, һәркемнең һәрьяклап камил труппа төзисе киләдер, ләкин без барыбыз да бер ата балалары түгел, холык-фигылебез дә, бу фани дөньяга карашларыбыз да төрле. Шуңа да карамастан безне бер максат, театр сәнгатенә мәхәббәт берләштерә. 

Расиха ФАИЗОВА
Фото театр архивыннан алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ