Логотип Магариф уку
Цитата:

Ресурслы әти-әни: кислород маскасы кирәкме?

Ял көннәрен зарыгып көтеп аласызмы? Ә балагызга дәресләрен әзерләткәндә нинди сез? Сабыегызның чираттагы сорауларына җавап бирергә түземлегегез җитәме? Юк икән, бу язма сезнең өчен, хөрмәтле әти-әниләр. Яңа елда ресурслар турында сөйләшик.

Ярсу әни – куркыныч сигнал

Самолётта очкан вакытта кислород маскасын иң элек үзебезгә, аннары гына балага кидерергә киңәш итәләр. Бу һич тә эгоизм түгел, ә аек акыл белән эш итүне аңлата. Үзе ярдәмгә мохтаҗ кешенең башкаларга ярдәм итә алуы икеле. Бала тәрбияләү процессын да самолётта очу белән тиңләргә мөмкин ‒ турбулентлык очраклары еш була анда. Ә югарыда телгә алынган кислород маскасы – сезнең эчке ресурсларыгыз. 

Балалар, аеруча кече яшьтәге сабыйлар, әти-әнисенең эмоциональ халәтенә бик сизгер була, бу аның өчен үзенә күрә куркынычсызлык барометры күрсәткече кебек. Хәвефле яки ярсу әти-әни – баланың психикасы өчен куркыныч сигнал. Ә тыныч, үз-үзенә ышанганы, киресенчә, үсеш өчен мөһим таяныч.

Нәрсә ул?

Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә ресурслы халәт турында бик күп сөйлиләр. Нәрсә соң ул ресурслы булу? Йокысы туйган, ял иткән әти-әнине ресурслы дип саный алабызмы? 

Чынлыкта, ресурслы булу халәте берничә өлештән тора:

1. Физик энергия: сәламәтлек, йокы, ашау.

2. Эмоциональ баланс: сөенү, боегу, ачу килү хисләрен тою (соңгысын балага юнәлтмәү).

3. Психологик тотрыклылык: стресс белән идарә итү, киләчәккә өмет белән карау, чишелешне табу.

4. Кыйммәтләр бөтенлеге: кылган гамәлләрнең ни өчен, нинди максат белән эшләнүен аңлау.

Әгәр югарыда санап үтелгән пунктлар сорау уята икән, димәк, уйланырга урын бар дигән сүз. Ресурс булмаган очракта бала тәрбияләү янгын сүндерү процессына охшаш: аңлатуны кычкыру, күзгә-күз карап әңгәмә коруны катгый тыюлар кую, ярдәм сорау теләген үз-үзеңне гаепле тою хисе алмаштыра.

Үз халәтегезне юл чатындагы светофор белән чагыштырыгыз. Кәефегез яхшы, энергиягез җитәрлек икән, димәк, яшел ут яна. Ару, ярсуның беренче билгеләрен тоемладыгызмы, күңел светофорыгыз сары утын кабызган – игътибарлы булыгыз. Кызыл ут янганны көтәргә кирәкми, ахыр чиктә ресурсларны тулыландыру тагын да күп көч сораячак. 

Ресурсларның бетүен күрсәтә торган билгеләр:

 юктан да кабынып китү;

 үзегезне начар әти-әни итеп хис итү тойгысы; 

 балагыз белән аралашудан канәгатьлек хисе кичерми башлау;

 үз шөгыльләрегезгә карата кызыксыну бетү;

 талчыгу һәм өметсезлек хисен тою.

 

  Ресурсларны тулыландыру өчен

1. Һәрдаим башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы кеше үз тормышының матурлыгын күрмәскә мөмкин. Шуңа да беренче чиратта үзегез ресурслы булыгыз, үз халәтегезне беренче урынга куегыз.

2. Зур җиңүләр кечкенә адымнардан башланган кебек, биредә дә максатка әкренләп барабыз. Көн дәвамында берничә минут булса да тынлыкта утыру, яраткан көеңне тыңлап ләззәтләнү, бераз җәяү йөреп алу да организмга көч өсти ала. 

3. Ярдәм сорарга һәм аны кабул итәргә өйрәнегез. Күпләр, башкаларга авырлык китермим яисә булдыра алам дип, үзенә артык күп җаваплылык ала. Тәрбия процессында тормыш иптәшегез дә, әби-бабайлар да, якыннарыгыз да катнашырга хаклы, шуны онытмагыз.

4. Бала тәрбияләгәндә яраткан шөгылеңә дә, спортка да, дуслар белән күрешүгә дә вакыт табарга мөмкин. Әгәр күңелегезгә ятышлы шөгылегез, кызыксынуларыгыз юк икән, бу турыда уйланыгыз. Һичшиксез, үзегезгә ошый торган шөгыль табыгыз, ул сезгә үзегезне ресурс халәтендә тотарга ярдәм итәчәк. 

5. Ир һәм хатын буларак, пар канатыгыз турында да кайгыртырга онытмагыз. Бер-берегезгә карата мөгамәләгез, җылы мөнәсәбәтләрегез гаиләнең үзәген тәшкил итә. Балалар һәм көнкүреш сорауларыннан тыш, әти белән әнинең үз дөньясы булырга тиеш.

6. Идеаль булырга омтылмагыз. Социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында уңышка ирешүчеләр турында укып, аларга карап, без еш кына идеальлек артыннан куабыз. Шул рәвешле булганның кадерен югалтабыз кебек. Бернигә вакыт җитмәгәндә, үзегездә ресурслар кимегәнен сизгәндә, бәлки кайбер эшләрдән баш тартырга, авырайтканчы, җиңеләйтергә кирәктер?

Бала өчен ресурслы әти-әни ул: 

* Куркынычсызлык һәм тотрыклылык. Бала зурларның теләсә нинди кыенлыкларны хәл итәсен белә.

* Сәламәт мөнәсәбәтләр үрнәге. Үзен кайгырткан әти-әни үрнәгендә тәрбияләнүче бала киләчәктә үз-үзенә игътибарлы булачак. 

Физик һәм рухи яктан тулыланган, ресурслы әти-әни баласын да тулы мәхәббәт белән ярата. Бу бала үсеше өчен мөһим роль уйный. 

 

Атнага бер – гаилә көне

Алсу Фазлыева, җырчы, өч бала әнисе:

‒ Атнага бер тапкыр гаилә көнен оештыруны күркәм традициягә керттек. Бу көнне без тулаем балалар, алар безнең белән. Үзебез онытсак, балалар бер дә исләреннән чыгармый. Җыелып кафега чыгып китә алабыз, йә алдан маршрут корып, каядыр барып килергә тырышабыз. Малайлар әтиләре белән еш кына мунчага йөрергә ярата. Ә менә дәресләрен әзерләгәндә, ярдәм итүчеләребез бар. Үзебез җитешмәгәндә улларыбызга сыйныфташларының әти-әниләре, репетиторлар булыша. Булдыра алганча тырышабыз, катлауландырмыйбыз. Аруны сизсәк, бер көн ял итәбез, аннан артыкка китсә, яллар да ардыра башлый. Кайчак эшебез үзе ял кебек. Шулай ук бергәләп кафеларга чыгып утыру, туганнар белән очрашу, ниндидер тәмле ризык әзерләү дә – безнең өчен ял, көч туплау ул.

Илмира МӨФТӘХОВА,

«Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге психологы

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ