Логотип Магариф уку
Цитата:

Резеда Ахиярова «Ярату хисе бәхет китерә»

Резеда ханым безнең белән күрешергә бик озак вакыт таба алмый йөрде. Хәлен дә аңларлык, эше кызу чак.

Сиксәненче-туксанынчы елларда «Яратыгыз», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Туй күлмәге», «Зәңгәр томан», «Бәхетле булыгыз», «Чаба поезд», «Бергә узыйк Казан урамын» кебек җырлары аша халык күңелен яулаган Резеда Ахиярова, татар музыка сәнгатен яңа аһәңнәр, моңлы көйләре белән баетып кына калмыйча, инде бик күп еллар милләтебезне саллы әсәрләре белән сөендерүче классик композиторларыбызның берсе булып җитеште. Бер-бер артлы иҗат ителгән «Шагыйрь мәхәббәте» һәм «Сөембикә» опералары, «Алтын Урда» балеты, күп сандагы вокал, симфония, камера уен коралы, театр, кино өчен язылган төрле жанрдагы музыка әсәрләре  аша ул хатын-кызның да күренекле композитор була алуын дәлилли. 

Резеда ханым безнең белән күрешергә бик озак вакыт таба алмый йөрде. Хәлен дә аңларлык, эше кызу чак. Сентябрь аенда М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында куелачак «Иакинф» балетының премьерасына әзерләнә.  

 

Г.Тукай исемендәге бүләк иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Резеда Ахиярова белән әңгәмәбездә, аның күпкырлы иҗатын чагылдырып, һәм шул ук вакытта күңел кылларында тибрәнгән хис-кичерешләрен дә барлый алырбыз дип ышанам.

– Резеда ханым, әниегез галимә Мәрьям Ахиярованың язмалары безнең «Мәгариф» журналында әледән-әле басылып килгән. Сезне композитор булырга өндәүче, шул сукмакка җитәкләп кертеп җибәрүче кеше дә ул идеме? 

– Мин Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында туганмын. Миңа 5 яшь тулгач, әти-әни Казанга күченде. Алар Казан педагогия институтында укыганда танышканнар. Икесе дә бик укымышлы кешеләр иде. Әнием тумышы белән Балык Бистәсе районыннан. Татарстанга аны, халык әйтмешли, кан тартты да җан тартты. Казанга күчкәч, берничә ел кеше почмагында яшәгәннән соң, безгә Попов урамында яңа «хрущёвка»дан фатир бирделәр. Ишегалдында гына музыка мәктәбе ачылды, һәм мин шунда йөри башладым. Йортыбыздан ерак түгел генә урнашкан 72 нче мәктәптә укыдым. Анда икенче класстан немец телен дә өйрәтәләр иде. Мин хәзер дә немец телендә иркен сөйләшәм. Музыка мәктәбенә кергәндә, әткәй ерак бер авылдан өйгә пианино кайтартты. Ул чакта уен коралларын табу авыр иде. Шулай фортепиано, скрипкада уйнарга өйрәндем. Мин үзем уйлап чыгарган көйләрне уйнарга ярата идем. Алар кояш чыгуын, ай нурларын, күк күкрәвен, табигатьнең төрле аһәңнәрен тасвирлый-чагылдыра иделәр. Җиде яшьлек чагымда әти белем күтәрү курсларына укыр-
га киткәч, аны сагынып көй яздым. Сизгер күңелле әнием сәләтемне күреп алып, канатландырып җибәрде. Музыка мәктәбендә укыганда, композиция сыйныфында белем бирүче талантлы композитор Лоренс Блинов минем белән шөгыльләнә башлады. Соңрак училищега кердем, Казан дәүләт консерваториясен, аннары ИЯЛИдә аспирантура тәмамладым. Музыка теориясе буенча китәргә дә теләк булып алды, әмма иҗат барыбер җиңде. 
Әнкәй педагогика фәннәре кандидаты, галимә кеше иде. Ул Россия Мәгариф министрлыгы заказы белән дәреслекләр язды. 200 дән артык дәреслеге һәм методик кулланмалары бар. Илдәге барлык мәктәпләр аның «Русский язык для тюркоязычных школ» дигән дәреслеге буенча белем бирде. Ул – фәнни конференцияләрдә бик күп чыгышлар ясаган кеше, татарча да, русча да бик матур сөйли иде. Минем матбугаттагы беренче әңгәмәләремә дә тәнкыйть аша карый иде. Шуңа да иҗатка омтылу әнкәйдән килә дип саныйм.

 – Гадәттә, һәр шагыйрь яки композиторның, җырчының халыкка таныткан әсәре була? Сезгә популярлыкны кайсы җырыгыз алып килде? 
– Бу яктан мин бик бәхетле. Балачактан ук иҗади мохиттә кайнадым. Заманында Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Равил Фәйзуллин, Әхсән Баянның гаиләләре белән аралаштык, алар бакча күршеләребез иде. 1980 елдан үземнең тормышымны профессиональ композиторлыкка багышладым. Яшьлек дусларым – җырчылар Венера Ганиева, Асаф Вәлиев, Айдар Фәйзрахманов, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Вафирә Гыйззәтуллина минем җырларымны башкарды. Иң беренчеләрдән булып, Римма Ибраһимова башкаруында «Әйтмә миңа» дигән җырымны халык бик яратып кабул иткән иде. 
Шагыйрь Ренат Харис белән 1983 елда Вафирә Гыйззәтуллина өчен махсус «Юатма» дигән романс яздык. Вафирә аны бик яратты, соңгы елларына кадәр барлык концертларында җырлап йөрде. Ренат абый белән бик күп җырлар яздык. Шәүкәт Галиев, якташларым Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин шигырьләрен көйгә салдым. Шагыйрь Госман Садә миңа «Әссәламегаләйкем» дигән шигырен алып килде. Аны мин язган көйгә җырлап кечкенә Муса Маликов популярлык казанды. Венера Ганиева «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Туй күлмәге», «Яратыгыз», «Ак теләкләр», Римма Ибраһимова «Бәхетле булыгыз», Айдар Фәйзрахманов «Җанаш», «Идел-йорт», Георгий Ибушев «Көмеш нур», Әлфия Афзалова «Сагындыра» җырларын халыкка танытты.

Әлеге җырларны радио, телевидениеләрдә бик еш яңгыраттылар. Бик популярлашып киттем, шагыйрьләр, язучы, драматурглар миңа әсәрләрен тәкъдим итәргә керештеләр. Мин көй язасы текстларны башта әни карап чыга, аңа ошамаса, көй язудан баш тартам, аның зәвыгына таяна идем. Соңрак, әни өйрәткәннәргә таянып, текстларны тәнкыйть күзлегеннән карап, үзем сайлап ала башладым.

Туфан абый Миңнуллинның балалар өчен язылган спектакльләрен көйләрем белән бизәдем. Ул миңа «Гармун белән скрипка» дигән пьесасын тәкъдим итте. Бу әсәрдә җыр текстлары күп, мин аларга көй язып, аны К. Тинчурин театрында куйдык. Ул пьесадагы «Кайда алар?» дигән җырны артистлар әле дә җырлап йөри. Аннан Зөлфәт, Фәүзия Бәйрәмова, Зөлфәт Хәким әсәрләренә, Минзәлә театрына, гомумән, бик күп театрлар өчен көй яздым.

– 2006 елда Сезгә Ренат Харисның Тукайга багышлап язган «Шагыйрь мәхәббәте» исемле либреттосына иҗат иткән операгыз өчен Тукай премиясе бирелде. Шулай ук «Алтын Урда» балеты, «Сөембикә» опералары музыка дөньясында сенсация буларак кабул ителде дияр идем. Мондый күләмле әсәрләр язарга Сезне нәрсә этәрде? 

– «Шагыйрь мәхәббәте» операсы берничә ел дәвамында эшләнеп, 2006 елда сәхнәләштердек. Куелган барлык зур әсәрләремнең дә 
либреттосын Ренат Харис язды. Без аның белән күптәннән иҗади элемтәдә. Ренат абыйны 14–15 яшьлек чагымнан, ул әле «Яшь ленинчы» газетасында җаваплы сәркатип булып эшләгән вакытыннан ук беләм. Минем әни белән аның тормыш иптәше Лилия апа бик дуслар иде. Аларның дуслыгы безнең дуслыкка да әйләнде. Әти-әни аларның гаиләсе белән соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәделәр. Гел шалтыратышып, хәл белешеп, кунакка барышып тора идек без. Шуңа күрә иҗат дуслыгыбыз да табигый рәвештә килеп чыкты. Ренат абый, әйдә, опера языйк, дип күптәннән әйтә килде. Әмма мин үземне аңа ничектер әзер кебек түгел сиздем һәм һаман кичектерә килдем. Аннан инде нинди темага тотыныйк икән дип уйлана башладык. Ул берничә либретто язды. Миңа иң ошаганы Тукайга багышланганы булды. Бу мәсьәләдә шулай ук опера һәм балет театры җитәкчелеге белән дә киңәшләштек. Алар да бу теманы кызыклы дип таптылар. Тамашачы әсәрне бик яратып кабул итте. Опера куелгач, аерым арияләр Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрендә дә, төрле илләрдә дә башкарыла башлады. Спектакль «Алтын битлек» премиясенә дә тәкъдим ителде. Сәхнә бизәлешләре бик катлаулы булу сәбәпле, жюри әгъзалары спектакльне Мәскәүдән Казанга  килеп карадылар. Иң әйбәт ирләр роле номинациясендә Тукай партиясе өчен Әхмәт Әхәди  премиягә лаек булды.

Соңрак, әлеге опера өчен Тукай премиясенә лаек булдым. Гомумән, Ренат Харис белән язылган өч әсәребез буенча төрле рольләрне иҗат итүчеләргә Тукай премиясен бирделәр.

Аннары балет язарга тәкъдим иттеләр. Ренат абый тагын берничә сюжет иҗат итте. Аларның бөтенесе арасыннан мин Алтын Урдага багышланганын ошаттым, опера театры да кабул итеп алды. Шулай итеп, 2013 елның сентябрендә «Алтын Урда» балетын сәхнәләштердек. Аңа Европаның Mezzo телеканалы турыдан-туры трансляция ясады. Бу Универсиада вакыты иде. Күренешләр бик матур. Экраннарда вакыйга уңаеннан Казаныбызны да күрсәттеләр. 

Аннары да эш туктамады Ренат абый белән, җиң сызганып, «Сөембикә» операсына тотындык. Минем Разил Вәлиев сүзләренә иҗат иткән «Сөембикә» дигән җырым бар иде. Аны беренче тапкыр Зур концертлар залында, оркестрга кушылып, Венера Ганиева башкарды. Шул вакытта ук аны ошатып, синең Сөембикә турында опера язасың килмиме, дип сораганнар иде. Ниһаять, мин бу темага опера язарга өлгердем. Аны да Меzzо каналында яздырдык. Сөембикә ул – безнең символ! Ул –нәфис зат та, ханбикә дә, ана да. Мин музыка аша аның кичерешләрен, фаҗигасен сурәтләдем. «Сөембикә» операсының премьерасында Минтимер Шәймиев безгә: «Сез сират күперен уздыгыз», – дигән иде. Чөнки монда бик нечкә тема, бер якны да кимсетми генә алтын урталыкны табу кирәк. 
Гомумән, тарихи вакыйгаларга нигезләнгән мондый әсәрләрне иҗат иткәндә, төрле галимнәр белән киңәшләшеп эшлибез. Көтеләчәк яңа  премьераны язганда да Кытай белгечләре, музыка һәм дин әһелләре белән элемтәдә булдык. 

– Тиздән куелачак «Иакинф» балеты нинди темага багышлана? 
– Бер җигелгәч, туктап булмый икән. Сентябрь һәм ноябрь айларында яңа балетның премьерасы көтелә. Мин, гадәттә, үз иҗатыма тәнкыйть күзлеге аша карыйм. Шулай да балетмейстер Александр Полубенцев куйган материал миңа ошады. Ул бу әсәргә бик яратып, дәртләнеп тотынды. Бер-беребезне аңлап эшләдек. Инде артистларга уңышлар гына телисе кала. 

Әсәрдә сүз бөтен дөньяга кытай галиме буларак танылган Никита Бичурин турында бара. Ул, XVIII гасыр ахырында Казан губернасында туып, Казан руханилар семинариясендә белем алган. Пушкин, Крылов, Панаев, Волконская, Белинский кебек танылган шәхесләр белән  таныш булган. Безнең Татарстанда аны бик белеп бетермиләр. Әмма галимнәр аның хезмәтләре белән яхшы таныш. Күптән түгел Санкт-Петербургтагы Россия милли китапханәсендә аның бюсты куелды. Быел әле Казан руханилар семинариясенә нигез салынуга да 300 ел тула икән. Көз көне аңа багышланган чаралар да көтелә. Алдан планлаштырмыйча да, операбыз шушы датага туры килде. 

Никита Бичурин – үзенчәлекле холык иясе, тормышы да бик катлаулы. Ул гомере буе монахлыктан китәргә тели, әмма аңа  рөхсәт бирмиләр. 14 ел Пекинда яши. Кытай телен белмичә килсә дә, аны нигездән өйрәнеп, диалектларына кадәр төшенеп, сүзлекләр әзерли. Аның китапларына нигезләнеп, фәндә синология – Кытай турындагы юнәлеш барлыкка килгән. Болар барысы да безнең балетта чагылыш табачак.

– Сезнең күләмле әсәрләрегез билгеле бер тарихи чорга карый. Чит илләрнең цивилизациясе турында да берәр әсәр язарга теләгегез юкмы? Мәсәлән, Византия яки Госманлы империясе турында.

– Европа башкаручылары өчен камера уен кораллары әсәрләре язганым бар. Симфоник әсәрләрем, җырларым, арияләрем, кыллы квартет Америкада, Франция, Испания, Германия, Польша, Литва, Латвия, Төркиядә яңгырады. 2015 елда Лондонның Король концерт залында «Король симфоник оркестры» минем «Моңлы сазым» дигән симфоник поэманы башкарды. Соңрак шул ук поэмам Грециянең Салоники шәһәренең концерт залында яңгырады. Колумбиядәге Богота шәһәрендә кыллы трио башкарылды. Музыка теле – халыкара тел бит ул. Көйләрне бөтен кешегә дә аңлашыла торган телдә  Европа стиленә милли аһәңнәр кушып язам. 

Ә опера һәм балетларга килгәндә, чит илләр турында түгел, ә милләтебез – татарлар турында тагын бер әсәр язасым килә. Күрсәтергә теләгән шәхесләр күп. Әмма әлегә бөтен серне дә ачып саласым килми. 

Әлбәттә, зур әсәрләр язу бик күп көч сорый. Берникадәр арыган, ял итәсе килгән вакытлар да бар. Авыр булса да, яратып иҗат итәм мин. 

–  Резеда ханым, бүгенге көндә, Сезнең кебек, күренекле шәхес булып җитешерлек, Сезнең иҗат юлын дәвам итәрлек сәләтле композиторлар бармы? Заманча көйләрдә миллилек юк, көнбатышка тартым дип әйтүчеләр дә бар. Хәзерге яшьләрнең әсәрләренә нинди бәя бирер идегез?

– Алтмышынчы-җитмешенче еллар тирәсендә көчле яшь композиторлар иҗат иткән алтын чор булып алды. Чордашларым Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Абдуллин бер-берсен кабатламаучы, иҗатлары белән көчле шәхесләр, чын талантлар иде. Аяныч, аксакалларыбыз китеп бара. Алар арасыннан бер Әнвәр Шәрәфиев кенә калды. Соңгы елларда бик күп югалтулар булды. Хәзер безнең чордашлар әйдәүче буын булып калды. 

Озак еллар Композиторлар берлеге әгъзасы һәм кабул итү комиссиясе җитәкчесе, шулай ук төрле чараларда жюрида утырган кеше буларак әйтәсем килә, татар музыкасының дәвамы буласына ышанычым зур. Иҗатка килүче яшьләр күп. Соңгы вакытта да берлеккә күп кенә яшьләрне кабул итеп алдык. Анда төрле милләт кешеләре бар. Без берлеккә алганда, милләтне беренче урынга куймыйбыз. Яшь иҗатчының таланты бармы-юкмы, шунысы мөһим. Мин бөтен талантлы кешеләргә дә көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. 

Татарча иҗат итүче яшь музыкантларыбыз да бар. Мәсәлән, бездән соң килгән буын – Илһам Байтирәк, Радик Сәлимов бик уңышлы эшлиләр. Яшьрәкләрдән Елена Анисимова, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, күпкырлы талант иясе Ильяс Камалларны атап үтәргә мөмкин. Аларның һәрберсенең әсәрләрендә милли аһәңнәр яңгырый. Талантлы яшьләребез бар, концертларга килегез, күрегез, белеп торыгыз аларны!

– Хатын-кызга иҗат итүе авыррак түгелме икән? Ул йорт-җир, көнкүреш мәшәкатьләренә дә күп вакыт сарыф итәргә мәҗбүр. Ә Сезнең иҗат кырыгыз иксез-чиксез, әсәрләрегезне санап бетерә торган түгел. Ничек өлгерәсез? 

– Мин дә барысына да җитешеп бетмим. Әмма хатын-кыз иҗат кешесе икән, ул бик зур оешканлык күрсәтергә тиеш дип саныйм. Рәссам булсынмы ул, театр әһеле яисә галим булсынмы, без барыбыз да үз иҗатыбызга омтылабыз. Моннан тыш әле гаилә, балалар, йорт мәшәкатьләре дә безнең өстә. Шул безгә икеләтә йөк булып тора. Миңа калса, ул чынбарлык хатын-кызны чыныктыра гына. Аллаһка шөкер, кызымны да үстердем, оныкларга да игътибарым җитә.
Әниебез безне кечкенә чагыбыздан ук оешканлыкка өйрәтте. Займищедагы дачада яшәгәндә, әткәй белән әнкәй иртән Казанга эшкә китәләр иде. Сеңлем белән мин йокыдан торганда, өстәлдә һәрвакыт без башкарасы эшләр язылган исемлек ята иде. Чүп утарга, җиләкләрне җыярга, кайнатма ясарга, су сибәргә, кичкә аш әзерләргә... Әниләре, әбиләре өйдә торган кызлар су коенып ятканда, без эшлибез. Алай да сеңлем Лилия белән әнкәй кушканнарны җиренә җиткереп эшләгәч, иптәшләр белән уйнап алырга да өлгерә идек. 

Вакытны дөрес бүлә белсәң, барысына да өлгерәсең. Кызым Алинәне өченче курс уртасында таптым. Шуңарчы сессияне бары тик «5» билгеләренә генә тапшырып бетердем. Кызым үскәндә, кибетләрдә товар кытлыгы иде. Шуңа аңа кайбер әйберләрне үзем бәйләп кидерттем. Дәү әнинең иске «Зингер» тегү машинасында кечкенәдән алъяпкычлар, итәкләр тегәргә өйрәнеп үстем.

Гомумән, мин бөтен нәрсәне яратып эшлим. Әсәрләремне дә һичкайчан җәфаланып, көчәнеп язганым юк. Башымда һәрвакыт ниндидер уйлар, идеяләр йөри, өзек-өзек көйләр килә. Өйдә булсам, шунда ук пианино артына утырып, нотага төшереп куям. Бүтән җирдә чакта, кәгазь алып, кулдан нота станы ясыйм да, музыкаль «оеткыны» шунда «салам». Ә заказ булганда, илһамны көтеп тормыйм, ул эш барышында үзеннән-үзе килә. Һөнәрем оешканлык та, оештыра белү сәләте дә таләп итә. 

– Резеда ханым, ирегез дә композитор булган, Сез бер дулкында, аңлашып, киңәшләшеп, уртак уйлар белән яшәгәнсездер? 

– Әйе, ирем Олег Любивец – дөньякүләм танылган композитор. Аның белән 23 ел яшәдек. Ул минем, чыннан да, икенче яртым иде, һәм без бербөтен булып яшәдек. Олег скрипка һәм оркестр өчен концерт, камера-инструменталь әсәрләр, ораторияләр язды, шулай да, нигездә, цирк өчен музыка иҗат итте. Аның әсәрләре әле дә Җир шарының төрле җирендә яңгырый. Без бер-беребезнең музыкасын яратып, хөрмәт итеп, гел фикер алышып, тәкъдимнәр биреп, киңәшләшеп яшәдек. Бөтен концертларга, спектакльләргә бергәләп бара идек. Олег ул татар спектакльләрен дә ярата, татарча концертларга да йөри иде. Кайткач, чәй эчкәндә андагы күренешләрне сөйләшеп, фикер алышып утырулар әле дә хәтеремдә. Аңа да, миңа да бик рәхәт иде. Хәзер янымда булмаса да, уйларымда мин гел аның белән, йә әнкәй белән киңәшләшәм. Чөнки алар – минем иң беренче тыңлаучыларым. Берәр әсәр язсам, трубканы пианинога куеп, аларга тыңлата идем. 

Безнең рухи бәйләнеш көчле иде, гел бер-беребезгә ярдәм итеп, бер дулкында яшәдек. Шушы бердәмлек, иҗади атмосфера икебезгә тагын да үсәргә ярдәм иткәндер. Иҗатка чумып, кайнап эшләп-яшәп ятканда, ул кинәт чирли башлады һәм 2015 елда үлеп тә китте. Олег шулкадәр көчле рухлы, сабыр, түзем кеше иде, ыңгырашып бер аваз чыгармады. Ул чакта бик нык тетрәнү кичердем. 

Үткән тормышымның бер өлеше өчен дә үкенмим. Барысы да шулай булырга тиеш булган дип уйлыйм. 

– Кызыгыз Сезнең юлны сайламадымы?

– Юк, ун ел музыка белеме алса да, Алинә юрист һөнәрен сайлады. Аның ике югары белеме бар: кызым КФУның юридик һәм педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлады. Хәзер үзе – юрист, ире – эшмәкәр. Оныкларым белән бик горурланам, алар миңа яшәү көче бирәләр. Олысы Никита Татарстан һәм Россия буенча һәм Халыкара олимпиадаларда призлы урыннар алып килә. Робототехника, информатика белән шөгыльләнә. Университет каршындагы Лобачевский исемендәге лицейда укый. Ә кечкенәсе Захар – беренче разрядлы шахматчы, Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы мәктәбендә укый. Быел ул да Лобачевский лицеена керде. Абыйсы кебек, математика, робототехника белән кызыксына. Күптән түгел генә Чиләбегә барып олимпиадада Россия буенча икенче урынны алып кайтты. Икесе дә – бик талантлылар. Аларның бер генә минут та буш вакытлары юк. Мәктәптән кайталар, тиз генә дәресләрен эшлиләр һәм үз юнәлешләре буенча шөгыльләнергә чыгып китәләр. Гомумән, балаларның вакытларын кирәкмәгәнгә сарыф итеп,эленке-салынкы йөрергә вакытлары калырга тиеш түгел дип саныйм. Әти-әнигә, үз вакытында сәләтләренә илтифат итеп, дөрес юл күрсәтү кирәк.

– Резеда ханым, Сезне тыңлаганда шуңа игътибар иттем, ник бер зарлану сүзе чыксын. Һәр нәрсәнең яхшы ягын табып, матурлыкка омтылып яшәгән кешеләр гел бәхетле була торгандыр ул... 

– Мин үземне бәхетле кешегә саныйм. Кеше ул нинди генә өлкәдә булмасын, тудыручы, иҗат итүче булырга тиеш. Үз эшеңне яратып башкару тормышка яшәеш тәмен бирә. Кайвакытта авыр да була, арып, туеп та китәм, әмма эшемне дәвам итәм. Чөнки аның нәтиҗә китерәчәген, башкаларга шатлык бүләк итәчәген белеп торам. Мин беркайчан да карьерага омтылмадым, югары дәрәҗәләргә ирешәм дип очынмадым. Мине яраткан эшем белән шөгыльләнү бәхетле итә. 
Аннары кешенең гаиләсендә бәхетле булып яшәве дә мөһим. Аллаһка шөкер, мин яратып һәм яратылып яшәдем. Яраткан эшем, гаиләм, әти-әниләрем, дәү әти, дәү әниләрем бар иде. Ярату хисе ул бәхет китерә. Әлбәттә, тормышта бик авыр чаклар да була. Мин үземнең сеңлемне, әнкәй-әткәйләрне югалттым, иремне соңгы юлга озаттым. Вакыт акрынлап яраларны дәвалый. Ә алда гел кояш булырга, без һәрвакыт шуңа омтылып яшәргә тиешбез!Ф

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Фотолар Рамил ГАЛИ һәм Резеда 
АХИЯРОВА архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ