Логотип Магариф уку
Цитата:

Роман Сәлахетдинов: «Үземә ошаганны тыңларга теләсәм, үз музыкамны уйлап чыгарам»

Ул 2019 елда Астанада узган «New Music Generation» Халыкара композиторлар бәйгесендә икенче дәрәҗә лауреат булган. Аның 100 дән артык тәмамланмаган композициясе бар. Ул оркестр һәм фортепиано өчен әсәрләр язучы, ләкин профессиональ музыкант түгел. Болар барысы да үзенчәлекле иҗатчы һәм катлаулы язмышка ия Роман Сәлахетдинов турында.

– Роман, үзегезне нинди жанрда иҗат итүче дип саныйсыз?

– Минемчә, иҗатым күбрәк кино музыкасына, яки саундтрек (фильмнар, компьютер уеннарына, аудиокитапка фон бирүче музыка) стиленә карый. Ул экрандагы образны, рәсемнәрне яки гамәлләрне тасвирлап бару өчен туры килә. Мин үзем дә кино өчен музыка язучы композиторларны яратам. Алар арасында Томас Бергенсен, Абель Корженёвский, Джон Уильямс бар. Соңгысы – «Гарри Поттер» һәм «Терминатор» турындагы фильмнарның музыка авторы. Алар рухлары белән мин язган әсәрләргә туры килә. Балачактан мине «Pink Floyd», «Зодиак» төркеме, Олимпиада аюы авторы Эдуард Артемьев илһамландырып килде. Аларны минем әнием тыңлый иде. Минем космос тематикасы белән бәйле музыка язуыма этәрешне шулар бирде. 10 яшемдә Рахманинов иҗаты белән таныштым. Минем фикеремчә, ул шулай ук гамәлләрне тасвирлый торган стильдә яза. Юкка гына Сергей Рахманинов турында бөтен рус кешесе күңелен тойган, шуларның барысы да иҗатында чагылыш тапкан композитор, дип әйтмиләр.

– Мин Сезнең музыканы катлаулы музыка дип әйтер идем. Ул нинди тәэсирләр белән бәйле?

– Мөгаен, ул минем катлаулы тормышым белән бәйледер. Музыка мәктәбендә укытучы Анна Александровна Титованың синтезатор сыйныфына мин 10 яшемдә генә барып кердем. Хәер, мин бит гомуми белем мәктәбенә дә үз яшьтәшләремнән соңрак барган бала. Ул чакта мин әнием һәм әбием белән генә яши идем. Әтием миңа 4 яшь булганда ук вафат булды. Әни белән әти язылышмаган булганнар. Алар эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәннәр. Ләкин бизнеслары чәчәк атып килгәндә бөлгенлеккә чыкканнар. Әниемнең спиртлы эчемлекләр куллана башлавына, бәлки, шул сәбәпче булгандыр. Ул начар кеше түгел иде, әмма алкоголь аны харап итте. Әби урын өстендә ята иде. Төрле көннәр булды, шул исәптән ашарга бернәрсә булмаган көннәр дә. Хәл шактый катлаулы булуга да карамастан, әниемнең миңа ул еллардагы бәяләр буенча шактый кыйммәт торган электроорган алып биргән көнне хәтерлим. Биш яшемдә шул органда беренче әсәремне яздым. Әни, үзе кебек, минем дә музыка язуымны теләде. Композиторлык талантым аңардан килә дип уйлыйм. Мин әле дә аның әсәрләрен башкарырга яратам. Соңрак, ун яшемдә әниемнең бертуган апасы, кулымнан тотып, мине балалар иҗаты үзәгенә, музыка академиясенә алып китте. Ул өстәмә белем бирү үзәге иде. Мин анда музыкаль багажым белән килдем. Хәзер минем концертларда, заманча эшкәртелеп, 4–5 яшьлек бала чагымда иҗат иткән музыка да яңгырый. Ул вакытта миңа музыканы теләсә кем яза ала кебек тоела иде. Музыкаль хәтерем яхшы булганга, башымда туган музыканы истә калдыра һәм уйный алам. Тормыш проблемалары аркасында минем музыкам тормышны позитив раслаучыдан драматик ноталарга күчте. Алай да экстерн рәвештә музыка мәктәбен тәмамладым.

12 яшемдә әниемне ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Апам, тәрбиягә алып, опекуным булды. Ул кызы белән яши иде. Мин алар янына күченеп килдем, әмма әнием белән аралашуны беркайчан да туктатмадым. Апам минем турыда бик яхшы кайгыртса да, ана мәхәббәтен әни генә бирә ала. Апам мине укытучы итеп күрергә теләде. Мин яхшы укыдым. Хәтта химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуладым. Бу фәнне өйрәнү сәләте дә миңа әниемнән килә. Мәскәүдә укырга мөмкинлегем булса да, химик булырга теләп, Казан университетына укырга кердем. Әмма әниемне, шулай ук беренче төркем инвалид әбиемне карау-тәрбияләү өчен апа гаиләсеннән китәргә туры килде. Берничә елдан соң әни вафат булгач, тормышның мәгънәсе югалган кебек булды. Әбием турында кайгыртырга кирәк булганга гына мин үземне кулга алдым. Озакламый ул да мине мәңгегә ташлап китте. Тирә-юнемдә бушлык хасил булды. Яшәү тәмен югалттым. Музыка язудан бөтенләй туктадым. Көч тә, теләк тә юк иде. Алга университеттан чыгару мәсьәләсе килеп басты, чөнки мин инде укырга да, иҗат итәргә дә теләмәдем. Академик ял алып торырга булдым, ләкин укуга кире кайтмадым. Берничә елдан соң мин психологка мөрәҗәгать иттем. Ул бу проблеманы чишәргә булышты, һәм мин яңадан иҗат итә башладым.

– Сез музыканы фортепиано янында язасызмы, әллә нотага төшерәсезме?

– Мин музыкамны ноталарга яза белмим дип уйлый идем, әмма соңгы концертым моны эшләү мөмкинлеге булуын күрсәтте. Ә чынлыкта мин музыканы инструмент янына утырып язам. Әлбәттә, технологияләрнең уйналган музыканы автомат рәвештә биткә күчерелү мөмкинлеге бирүен теләр идем. Берзаман аңа да ирешербез, дип уйлыйм.

 Мин музыканы ничек уйлап чыгарам? Әгәр балачакта бары тик ишетергә теләгәнне генә уйнаган булсам, хәзер урам буйлап барганда да үзем уйлап чыгарган музыканың башыма ничек утыруын аңларга тырышам. Аннары аны колакка салып куям һәм инструментта уйнау барышында кайсы өлешен алып, кайсы өлешен төшереп калдырырга кирәклеген аңлыйм. Профессиональ композиторлар теманы экспозиция буларак ала һәм аны үстерә. Ә мин, төрле темалар алып, аларны берләштерәм. Бу куплет-кушымта стилендә килеп чыга. Моның математик фикер йөртү нәтиҗәсендә булуы мөмкин. Әгәр миңа фортепиано янына утырып кына музыка язарга кушсалар, мин моны эшли алырмын дип уйламыйм. Музыка хис-эмоцияләр, эз калдырган образлар белән бәйле. Музыка үзе минем башыма килә. «Мин китаплар яза башладым, чөнки укырга бернәрсә дә калмады». Язучыларның кайсысы түбәндәге җөмләне әйткәнен хәтерләмим. Шуңа үземә ошаган стильдәге музыканы тыңларга теләгәндә, мин үз музыкамны уйлап чыгара башлыйм.

– Музыкантлар Сезнең музыканы еш башкарамы?

– Нигездә, күптән язылган, әмма үз сәгатен көткән әсәрләремне уйныйлар. Университетта «Беренче курс студентлары көне» кебек күп кенә чараларда катнаша идем. Шул вакытта мин химик, физик булырга укыган, әмма күңел халәтләре буенча музыкант егетләр белән очраштым. Берникадәр вакыттан соң алар, үз теләкләрен аңлап, шул юнәлештә укып, һөнәри музыкантлар булып киттеләр.

 Мин фортепианода гына уйныйм, әмма кыллы оркестрның яңгырашын яратам. Быел музыкам белән кызыксынган профессиональ музыкантлар белән таныштым һәм алар концертымны оештыруда ярдәм итте. Яшь музыкантларга минем элеккеге музыкам бик ошый. Концертта тормышымның төрле вакытларын үз эченә алган күп композицияләр яңгырады. Хәзерге вакытта 100 дән артык тәмамланмаган композицияләрем бар. Алга таба яңа танышларым белән уртак проектлар туар дип исәплим. Көзгә тагын концертымны оештырырга уйлыйм.

– Сез үзегезнең шәхси стилегезне яки иҗат концепциясен булдырдым дип уйлыйсызмы?

– Әйе. Моны музыкамны башкаручы музыкантлар да таный. Аларга аеруча аранжировкаларым ошый. Тыңлаучының музыканы бер бөтен образда ишетүе бер нәрсә, ә аны аерым партияләр рәвешендә башкаручы музыкантларны тыңлау бөтенләй башка нәрсә.

Минем музыка стиленә килгәндә, анда драма яки экзистенциализм күп. Бу – балачак елларымдагы күңелсезлекләр белән бәйле. Минем музыкада мәхәббәт темасы юк. Психолог сүзләренчә, бу диссоциация, ягъни үз-үзеңнән читләшергә, дөньяны рациональләштерергә һәм ниндидер система төзергә тырышудан килә. Ул – «Җимерелгән өметләр» темасы. Балачактагы әсәрләремдә мин кешенең космоска очарга хыяллануын тасвирладым. Алар минем «Millennium Balance» әсәрләр циклына керде. Ул популяр электрон музыкага охшаган. Попса кебек яңгырый. Балачакта бөтен музыка шундый стильдә иде. Саундтрек музыкасы белән яшьләр арасында танылган «Интерстеллар» фильмы бар. Шуңа охшаш музыканы мин әнием электроорган сатып алган елларда ук иҗат иткән идем. Үз әсәремнең дә шулай популяр булып китмәве кызганыч, әлбәттә.

– Хәзерге вакытта яшь композиторның үз әсәрләрен сату мөмкинлеге бармы?

– Үз иҗатымны сата алырлык дәрәҗәгә менмәдем әле. Яшь композиторларга моңа бәйле проблемаларны ерып чыгу һәм көндәшлеккә ирешү бик авыр. Кем белән хезмәттәшлек итү мөһим. Продюсер һәм менеджер, әлбәттә, инвестиция мөмкинлекләре кирәк. Концерт оештырганда, мин үз тәҗрибәмне һәм оештыру сәләтемә генә нигезләндем.

– Сез музыкаль бәйгеләрдә катнашасызмы?

– 2019 елда мин «New Music Generation» Халыкара композиторлар бәйгесендә икенче дәрәҗә лауреат булдым. Ул Астанада узды. Бәйгедә дөньяның барлык илләреннән диярлек конкурсантлар чыгыш ясады. Бу минем өчен зур казаныш булды. Күпчелек музыкаль бәйгеләрдә катнашу өчен музыкант дипломы кирәк, кызганыч, мин профессиональ музыкант түгел.

Гөлсинә Зәкиева тәрҗемәсе

Фотолар Роман Сәлахетдиновның шәхси архивыннан

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ