Россиянең данлы юлы
Исхак Ибраһим улы Исламов 1865 елның 27 июнендә Кронштадтта отставкадагы татар унтер-офицеры гаиләсендә туа. 1873–1880 елларда ул Кронштадт реаль училищесында белем ала. 1882 елда диңгез ведомствосының техник училищесын тәмамлый һәм императорга тугрылык турында Коръән белән ант итә. 1885 елда Исхак Исламов имтихан нәтиҗәләре буенча подпоручик дәрәҗәсенә күтәрелә һәм флот штурманнары корпусына хезмәткә алына.
Беренче татар флот генералы
1885–1899 елларда 1, 6, 8, 9 нчы флот экипажлары составында; «Разбойник» клиперының[1] башта кече, аннары өлкән штурманы, «Наварин» эскадра броненосецында хезмәт итә, баш гидрография идарәсенең метеорология бүлеге мөдире ярдәмчесе, гамәли эшләр башкару комиссиясе әгъзасы; дөнья тирәли йөзүдә, Кронштадт порты лоциясе буенча гидрографик эшләрдә, Каспий диңгезенең Карабугаз күл култыгы тикшеренүләрендә катнаша.
«Разбойник» клиперында Борнео утравына, Индонезия архипелагына барып кайта. Нәкъ менә Исхак Исламовка Борнео утравын тасвирлауны йөклиләр. Клипер командасы шулай ук Россия империясенең иң көнчыгыш торак пункты – «Яңа Мариин»га (хәзерге вакытта Анадырь шәһәре) нигез салучылар рәтендә исәпләнә.
Йөзү тәмамлангач, Николаев диңгез академиясенә керү имтиханнарын тапшыра Исхак Ибраһим улы. Каспийга экспедициядән соң адмирал С.О. Макаров җитәкчелегендә «Ермак» бозваткычының Төньяк Боз океанына сынап карау йөзүендә катнаша. Йөзүдә зур күләмдә фәнни-тикшеренү эшләре башкара, экспедиция җитәкчесе Макаровның абруен һәм хөрмәтен яулый, ул Исхак Исламовка сәяхәт нәтиҗәләре турында финанс министры С.Ю. Виттега шәхсән хәбәр итәргә куша.
Шуннан соң язмабыз герое «Амур» мина транспортына вахта башлыгы итеп билгеләнә, шул корабта ул Кронштадттан Тын океанга Порт-Артурга сәяхәт ясый. Йөзүдән Санкт-Петербургка кайткач, фәнни даирәләргә материаллар тәкъдим итә.
Илгә кайту
1904 елның гыйнварында Рус-япон сугышы башлана. Исхак Ибраһим улы Порт-Артурда булган «Севастополь» эскадра броненосецына өлкән штурман итеп билгеләнә. Япон флотына каршы көрәштә кыюлык һәм үз-үзен тота белүен күрсәтеп, лаеклы дәүләт орденнарын ала. Порт-Артур крепосте җиңелгәннән соң, командиры Н.О. Эссен белән бергә әсирлеккә барудан баш тарталар һәм алга таба хәрби хәрәкәтләрдә катнашмау турында подписка биреп, АКШ аша Россиягә кире әйләнеп кайталар.
Россиягә кайткач, дүрт айлык ялдан соң, Исхак Исламов юллар министрлыгына җибәрелә. Биредә ул Гамбургтан (Германиядәге порт) Александровскига (хәзерге Мурманск өлкәсенең Полярный шәһәре) күчерелгән пароходлар отряды белән җитәкчелек итә. Төрле калибрлы судноларның күчеше, чит ил кешеләре белән комплектланган командалар белән юлны югалтуларсыз уза. Милләттәшебез үзенең кораб йөртү осталыгын тагын бер кат раслый.
1905 елның май – 1906 елның апрелендә Гамбург шәһәреннән Северисей елгасы тамагына кадәр Төньяк диңгез юлы буйлап суднолар үткәрү буенча экспедиция белән җитәкчелек итә.
Россия флагын күтәрә
1907–1908 елларда Балтыйк флотында хезмәт итә: Санкт-Петербургта хәрби-диңгез суды әгъзасы, «сугыш чоры шартлары буенча барлыкка килгән корабль төзү һәм тәэмин итү баш идарәсендәге эшләрне ахыргача хәл итү» комиссиясе әгъзасы, диңгез корпусының өлкән корпус офицеры, экипаж суды рәисе була.
1909–1911 елларда «Бакан» транспорты, «Вихрь» канонер көймәсе командиры, «Шквал» канонер көймәсендә 1 нче ранг капитаны ярдәмчесе, Амур елга флотилиясенең штаб начальнигы булып хезмәт итә.
1912–1914 елларда яңадан Балтыйк флотында, 1914 елда поляр тикшеренүче Г.Я. Седовның югалган экспедициясен эзләү белән җитәкчелек итә. Франц Иосиф җире архипелагын Россия территориясе дип игълан итә һәм анда Россия флагын күтәрә.
Беренче бөтендөнья сугышында катнаша: 1915 елда Кара диңгезгә җибәрелә. Монда ул пункт коменданты, Төркия ярларына десант төшерү базасы начальнигы булып хезмәт күрсәтә. 1916 елда Йокань базасы башлыгы, Гельсингфорс мөселман хәрби, флот һәм эшчеләр башкарма комитеты әгъзасы була.
1917 елда флот генерал-майоры чины белән отставкага чыга. Гражданнар сугышы вакытында Ак армиянең Кара диңгез флотында хезмәт итә. Аклар җиңелгәч, Төркиягә күчеп китә, Истанбул диңгез училищесында укыта.
Атаклы татар генералы флот хезмәте вакытында Россия империясенең 3 нче һәм 4 нче дәрәҗәдәге Изге Владимир, 2 нче һәм 4 нче дәрәҗәдәге Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗәдәге Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.
Хәлим АБДУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты
Фотолар Татарстан Республикасы Милли музей фондларыннан
Комментарийлар