Логотип Магариф уку
Цитата:

Рухи кыйммәтебез сакчылары

16–21 сентябрьдә Казанда «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсы узды. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты белән берлектә уздырды. Бәйге төп белем бирү программаларын туган телдә укытучы иң яхшы туган тел, әдәбият укытучыларының һәм тәрбиячеләрнең инновацион педагогик тәҗрибәләре белән таныштыруны максат итеп куя. Чара Россиядә 2022–2032 елларда җирле халыклар телләренең Халыкара унъеллыгын үткәрү кысаларында үткәрелде.

Өченче тапкыр очрашу

«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле/Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы...» – Казанда узган «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия конкурсында катнашучы 112 педагогның һәркайсы үз ана теленә мәдхия укып кабатлый алыр иде Тукаебызның бу юлларын. Татар, рус, башкорт, чечен, коряк, нанай, хант, шор, эвенк, вепс, долган, ненец, нивх, удэге... телләрендә диюем. Барлыгы 36 милләт вәкилен очраштырды әлеге бәйге. Ни өчен нәкъ менә Казанда үтүен дә ачыклап китик. Аны бирегә моңа кадәр узган бәйгенең җиңүчесе – 41 нче мәктәпнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Айсылу Газинур кызы Лотфуллина алып килде.

Конкурс чагыштырмача яшь. Өченче тапкыр гына уздырылуга да карамастан, шактый колачлы: Калининградтан Владивостокка, Луганскидан Якутиягә кадәр арадан «иң-иң»нәрне бер мәйданга туплау җиңел дә түгелдер, әмма елдан-ел аларның саны артуга, география киңәюгә бара. Шундый саллы, дәрәҗәле бәйгедә катнашу ул осталыкта көч сынашу гына түгел, беренче чиратта милләтеңне, ана телеңнең матурлыгын, камиллеген күрсәтү булса, икенчедән, педагог профессиональ яктан үсү, инновацион алымнарын, авторлык программаларын камилләштерү юлында үз мөмкинлекләрен барлый, тәҗрибә уртаклаша. Шул ук вакытта мәгариф өлкәсендә булган проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен форсат та әле бу. Әйтик, туган телне өйрәнүдә балалар бакчалары һәм мәктәп арасындагы дәвамчанлык, ана теленә ихтыяҗны арттыруда, популярлаштыруда әти-әниләрнең өлеше,  берничә тел укыту белән бәйле мәсьәләләр һ.б. Мондый чаралардан соң  һичшиксез сөйләшер сүзләр дә күбәя, аралашу даирәсе дә, офыклар да киңәя төшә.

Туган тел һәм әдәбият укытучылары Казанның «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль комплексы базасында, ә балалар бакчалары тәрбиячеләре «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган тел күнекмәләрен үстерүдә иң яхшы гамәлләр»ен  99 нчы балалар бакчасында тәкъдим итте. Конкурста катнашучыларның кайчан, кайда дәрес бирәчәген жирәбә хәл итте. Өч урынлы санның беренчесе – төркем номерын, икенчесе – аудиторияне, өченчесе чыгыш ясау чиратын белдерә иде. Йомгаклау этабы ике турда узып, «Методик остаханә»дә педагоглар үзләренең һөнәри компетенцияләрен күрсәтте, телне белмәгән укучылар алдында туган тел дәресе һәм класстан тыш чара – осталык дәресе үткәрделәр.

Татарстан Республикасын бәйгедә Казан шәһәре 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Фаяз кызы Гарифҗанова һәм 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Илфат кызы Солтанова тәкъдим итте. Шунысын да әйтергә кирәк: татарстанлылардан тыш бәйгедә Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбеннән Румия Әгъзам кызы Исмәгыйлева, Саратов шәһәре милли (татар) гимназиясеннән Роза Рәшит кызы Ибраһимова, Төмән өлкәсеннән Гүзәл Абделбарый кызы Гайсина кебек татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.

Сергей Кравцов: «Сез укытучылар, тәрбиячеләр – үз халкыгызның милли гореф-гадәтләрен саклаучылар, сакраль рухи кыйммәтләрне таратучылар».

Мәгарифтә һәр звено мөһим

– Илебез күпмилләтле булуы белән дан тота. Сез укытучылар, тәрбиячеләр – үз халкыгызның милли гореф-гадәтләрен саклаучылар, сакраль рухи кыйммәтләрне таратучылар.Үзегез өчен шундый юл сайлавыгыз белән тәбрик итәсем килә. Бу елдан конкурста җиңгән туган тел укытучыларына – 250, ә туган тел тәрбиячеләренә ни өчендер 200 мең сум каралган. Мәгарифтә һәр звено мөһим – мәктәпкәчәсе дә, мәктәп дәрәҗәсендәгесе дә, югары уку йортындагысы да. Без моны һичшиксез төзәтәчәкбез, – дип белдерде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында. Бәйгене моннан соң «Иң яхшы туган тел укытучысы һәм тәрбиячесе» дип үзгәртергә дә ул тәкъдим итте.

Уникаль мәдәни код ияләре

Конкурста җиңүчеләр берәм-берәм сәхнәгә күтәрелде. Нәтиҗәдә беренче урынга Улан-Удэ шәһәренең 1 нче лицей-интернатында бурят теле укытучысы Светлана Раданжапова, ә тәрбиячеләр арасында Уфа шәһәренең  18 нче башкорт балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Ишдәүләтова лаек булды.

Шатлыклары эчләренә сыймавын яшермәде алар.

   

– Бөтен конкурсантлар да көчле иде. Жирәбә буенча миңа «Физик культура, спорт, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре» эләкте. Анда башкорт сүзләре кулланып, милли уеннар күрсәттем. «Әти-әниләр белән эш»тәге темам «Фольклор чаралары белән җәлеп итеп, актив шәхес үстерү» иде, ә инде осталык дәресем мәктәпкәчә яшьтәге балаларда башкорт сөйләм телен үстерүгә нигезләнде. Мин һәр чыгышымда башкорт халык эпосы «Урал батыр»ны һәм «Урал» интерактив үстерешле әсбапны (бу – кызыксынучы киңкырлы актив шәхес дигәнне аңлата) үзәккә алдым, – ди рус теле, математика, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән дәү әниләре  – олы әсәйләренең эшен дәвам итүче Баймак районы кызы Алия.

Шунысын да әйтергә кирәк: Сергей Кравцов Алиягә 2030 елга кадәр туган телләрне өйрәнүне дә кертеп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү үсеше концепциясен эшләүдә катнашырга тәкъдим итте. «Әлбәттә, катнашачакмын», – дип җаваплады Алия Риза кызы.  

Әлеге масштаблы бәйгене киләсе елга Улан-Удэ шәһәренә алып китәчәк Светлана Владимировна исә сәхнәгә узгач, «шундый гаҗәеп бәйрәм» оештыручыларга, конкурсантларга гадел бәя биргән жюри әгъзаларына, һәрчак ярдәм итәргә әзер булган волонтёрларга, «Адымнар»ның энҗе бөртегенә тиң балаларына рәхмәтләрен җиткерде. Алар бүләкне Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Ләйлә Фазлыева кулыннан алды. Ләйлә Ринат кызы Россия Мәгариф министрлыгына искиткеч бәйге өчен рәхмәтен белдерде һәм анда катнашучы тәрбиячеләрне якынлашып килгән мәктәпкәчә белем көне белән котлады. 

Светлана Владимировна белән ул туган ягы Улан-Удэга кайткач, «Җиңүчене ничегрәк каршыладылар?» – дип шалтыратып хәбәрләштем.

– Бурятия Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Батор Буянтуев, үзем эшләгән 1 нче лицей-интернат директоры Булат Шойнжонов зур хөрмәт күрсәтеп каршы алдылар, җиңүем белән ихлас котладылар. «Федераль бәйгене икенче елга үзебездә кабул итәбез, безгә Казанда алган тәҗрибәгез кирәк булачак, диделәр. Бер сүз белән әйткәндә, Татарстаннан үз ана телем һәм бик мөһим миссия башкаруым белән горурланып, алга таба дәртләнеп эшләргә яңа сулыш алып кайттым», – ди Светлана Владимировна.

Үзебезнең Ләйлә

Икенче урын җиңүчеләрен тәбрикләү өчен сәхнәгә РФ Президент идарәсенең эчке сәясәт буенча милли сәясәт департаменты җитәкчесе, жюри рәисе Татьяна Вагина һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдиновлар  күтәрелде. Бүләкләнүчеләр – Казанның 19 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм Калмыкия  Республикасы Элиста шәһәренең 24 нче балалар бакчасы өстәмә белем бирү педагогы Екатерина Балакаева.

Бала күңеленә ачкыч табу серләренә үз тәҗрибәсе белән килгән Ләйлә  Гарифҗанованың шактый кызыклы эш тәҗрибәсе турында бу урында аерым тукталырга кирәктер. Укучылары аны ихлас сүздән сәйлән тезүче нечкә күңелле шагыйрә буларак та беләләр. Шигырьләрен ятлап флешмоблар ясыйлар. Шигърияттә ул үзен Ләйлә Карлыгач, Ләйлә Фаяз тәхәллүсе астында танытса, «Дәрт» театр труппасында уйнаган рольләре дә байтакка җыелган. Ул уйнаган спектакльләргә укучылар гына түгел әти-әниләр дә йөри икән. Ләйлә Фаяз кызы әлеге бәйгене укытучының һөнәри үсешен тәэмин итүче чара буларак бәяли. Туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының Бөтенроссия конкурсында катнашып, лауреат исеменә лаек булган мөгаллимә бу юлы да ышанычны аклады.

– Без – киләчәк буыннарны тәрбияләүчеләр, укучыларыбыз алга таба бездән нинди белем алуларыннан чыгып эш итәчәкләр. Шуңа күрә дә бүгенге көн укытучысы үз эшен бик яратып башкарырга һәм аның белем дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Бу аның заман белән бергә атлавы, һөнәри осталыгын арттыру өчен үз өстендә һәрчак эшләве укучылардан үз фәнен яраттырырлык һәм теләп укырлык итеп сыйфатлы белем бирүенә алшарт булып тора, – ди ул.

Рухлы кешеләр бәйгесе

Өченче урынны Липецк шәһәре 77 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Мазурова һәм Донецк Халык Республикасының 4 нче Шахтёр ясле-бакчасы тәрбиячесе Ольга Бутенко яулады. Аларга диплом һәм кубокларны  РФ Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Айткулова һәм РФ сенаторы Игорь Мурог тапшырды.

– Сезнең һәркайсыгыз артында мәктәп, муниципалитет, төбәкләрнең зур командалары, гаиләгез, әти-әниләре белән укучыларыгыз һәм, иң мөһиме, үз мәдәнияте, үз гореф-гадәтләре булган халкыгыз тора. Билгеле, сез аларның йөзенә кызыллык китерә алмыйсыз. Аларның егәрен, көч-куәтләрен тоеп торасыз. Башкорт телендә рух, рухлы кеше дигән сүз бар. Әгәр дә кешенең йөрәгендә үзенең туган иленә, үз туган теленә, үз халкына, тамырларына мәхәббәте бар икән, ул –  рухлы кеше. Илебезнең нигезен нәкъ менә шушы рух тәшкил итүен беләбез, – дип, Эльвира Ринат кызы конкурста алга таба   билингваль, полилингваль укытучылар номинациясе турында да уйланырга вакыт дигән тәкъдимен дә җиткерде. 

Болардан тыш бәйгенең партнёрларыннан «Мәгариф эшчәнлеге», «Россия Федерациясе халыкларының телләрен саклау һәм үстерүгә шәхси өлеш керткән өчен», «Педагогик эшчәнлектә халык һөнәрләрен файдаланган өчен», «Туган тел – илһам чыганагы» дигән махсус призлар да тапшырылды.

Менә бит милли үзаңы булган халык телен дә, гореф-гадәтләрен дә саклый дип, сокланып күзәттек конкурска килүчеләрне. Бөтенесе бер булып, милли киемнәрдән килгән конкурсантлар эш-гамәлләре белән раслады моны.  Аларның фидакяр хезмәтләренә бәяне жюри гына да түгел, киләчәк куячак әле. Гаиләдә милли рух, милли тәрбия булса, ана телен өйрәнүдә әллә ни проблемалар да булмас. Башкортстаннан килгән Алия Ишдәүләтованың да тел төбе шул:  Ерҙә халыҡ йәшәй икән, – Теле лә йәшәй!/Телен асҡанда, һәр бала әйтәсәк: «Әсәй!» (Баязит Бикбай)

 Шулай итеп,  «Иң яхшы туган тел һәм туган  әдәбият укытучысы һәм тәрбиячесе – 2025» конкурсы Улан-Удэда узачак.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ