Логотип Магариф уку
Цитата:

Рузилә Фәттахова: «Телебезнең киләчәге татар теле укытучысы кулында»

2023 елның август аенда Бөтенроссия туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларын берләштергән оешмага нигез салынды. Бүген алар милли мәгарифне үстерү һәм туган телебезне камилләштерү өчен армый-талмый хезмәт куя. Эшләренең матур нәтиҗәләре күз алдында. Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе җитәкчесе, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рузилә Фирдәвес кызы Фәттахова белән бүгенге көндә алып барылган эшчәнлекләре, уңышлары һәм хәл итәсе проблемалар хакында да җентекләп сөйләштек.

Максат һәм бурычлар

– Рузилә ханым, Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе кем инициативасы белән, ничек барлыкка килде һәм ул нинди максат-бурычларны күз уңында тотып эшли?

– Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясен төзү ихтыяҗы турында бер 10 ел элек сөйләшә башлаганнар иде. Чыннан да, татар теле укытучыларын берләштереп, аларга методик ярдәм күрсәтеп, эшчәнлеген төрле яклап җайга салып торучы бер оешма кирәклеге инде күп тапкырлар ассызыкланды. Ниһаять, 2023 елның 26 апрелендә татар фәнни педагогик интеллигенция вәкилләре, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда менә шушы инициативаны күтәреп чыкты. Рәис бу идеяне хуплады. Татарстан мөгаллимнәрен генә түгел, ә Россия төбәкләрендә дә эшләүче бик күп татар теле укытучыларын берләштергән оешма төзергә йөкләмә бирде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф идарәсенең ул чактагы җитәкчесе Илгиз Халиков һәм аның командасы  тырышлыгы белән эш башланды. Ассоциациягә укытучылар гына түгел, гомумән, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, мәгариф идарәсе белгечләре, мәктәп директорлары, тәрбиячеләр, тел, әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләүче галимнәр кушылды. Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә 4500 дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучылары телебезне үстерү, киләчәк буынга милли тәрбия бирү өчен хезмәт куя. Шушы берлек кысаларында аларның эшчәнлеген координацияләү, аларга фәнни методик мәгълүмат тапшыру, төрле яклап үстерү, тәҗрибә уртаклашу эшчәнлеген алып бару эшебезнең төп нигезен тәшкил итә.

Кемнәргә кытлык зур?

– Берлеккә теркәлгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында яшь белгечләр җитәрлекме?

– Статистик тикшерү уздырганнан соң, без бераз борчылып та калдык. Ассоциациягә хәзерге көндә 3 меңгә якын укытучы теркәлгән. Шуларның бер проценты гына яшь белгечләр, ягъни 22 яшьтән алып 30 яшькә кадәр укытучылар. Дөрес, бу проблема татар теле укытучыларына гына карамый, гомумән мәктәпләрдә яшь педагоглар җитми. Әлеге мәсьәлә кичекмәстән бу проблеманы анализлауны һәм яшь кадрларны мәгариф өлкәсенә җәлеп итә торган чаралар булдыруны таләп итә. Чөнки хәзер яшьләр, педагогик уку йортын тәмамлап, мәктәпкә килергә ашыкмый, башка урыннарга китәргә мөмкинлек табарга тырыша. Беренчедән, хезмәт хакы түбән. Бу турыда инде без күптәннән сөйлибез. Яшь белгечләрне стимуллаштыра торган чаралар да кирәк. Укытучы һөнәренең җәлеп итүчәнлеген арттыру, аның социаль абруен күтәрү һәм яшь педагогларны матди яктан мотивацияләү дә төп таләпләрнең берсе булып тора.

Башка төбәкләр белән чагыштырганда, татар теле һәм әдәбиятын укытуга, яшь белгечләрне җәлеп итүгә республика һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан шартлар тудырылган. Мәсәлән, 3 елга кадәр стажы булган белгечләргә «Наш новый учитель» грантында катнашу мөмкинлеге бар.

– Татар теле укытучылары арасында ир-атлар бармы?

– Бу инде безнең авырткан урын дисәк тә була. Чыннан да педагогик коллективларның төп гендер составы хатын-кызлар булуы беркемгә дә сер түгелдер. Кайсы гына мәктәпкә барып кермә, анда күбесенчә хатын-кызлар коллективы эшли. Ассоциациягә теркәлгән укытучыларның да 98 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Мин инде хәзер чагыштырам, без укыган вакытта мәктәптә ир-ат затыннан булган укытучылар күп иде. Мәсәлән, төгәл фәннәр математика, информатика, физика, химия, физкультура, хезмәт фәннәрен ир-ат мөгаллимнәр укытты. Гомумән, ул вакытта физкультурадан хатын-кызлар укытуын күз алдына да китерми идек. Хәзер мәктәпләрдә төгәл фәннәрне дә, гуманитар фәннәрне дә күпчелек хатын-кызлар укыта. Россиякүләм дәрәҗәсендә дә тикшеренү уздырылган. Гомумән, барлык мәгариф өлкәсендә эшләүче кадрларның 86 процентын хатын-кызлар тәшкил итә икән. Ир-атларның һөнәри белгечлеге буенча эшләргә теләмәүләренең сәбәбе һәркемгә дә мәгълүм. Беренчесе: кәгазь эшенең бик күп булуы аларны читкә этәрә. Шулай ук мәктәптә хәзер эмоциональ киеренкелек халәте бик югары. Моңа бик аз ир-атлар гына түзә. Һәм шул ук алда әйтеп үткән матди як.

Биш сәгать татар теле

– Татарстанда һәм башка регионнарда татар телен укыту ничек оештырыла?

– Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә татар телен укыту һәм милли тәрбия эшләре яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм шушы стандартлар нигезендә төзелгән федераль белем бирү программалары нигезендә оештырыла. Татарстанда татар теле ике юнәлештә: туган тел һәм республиканың дәүләт теле буларак укытыла, ягъни татар гимназияләрендә татар мәктәпләрендә укучылар туган тел буларак укый, ә менә рус телендә белем биргән мәктәпләрдә ике төркемгә: татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче укучылар, ягъни рус төркемнәре һәм татар телен туган тел буларак өйрәнүче төркемнәргә бүленә.

Ә инде төбәкләрдә татар теле ул бары тик туган тел буларак кына укытыла. Безнең татар телен күпме күләмдә, ничә сәгать укыту каяндыр күктән алынган яки ниндидер директорның теләге белән генә барлыкка килгән сәгатьләр түгел. Барысы да федераль үзәктән килә торган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм белем бирү программасында күрсәтелә. Һәр мәктәп туган телне шушы сәгатьләр санына бәйле рәвештә укыта. Гадәттә, туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен атнага 4 сәгать, рус төркемнәре булса 3 сәгать вакыт бирелә. Биш көнлек уку атнасын сайлаган вакытта 1 яки 2 сәгать тә укытылырга мөмкин. Федераль үзәк, туган телләрне укыта аласыз, без бернинди киртә куймыйбыз, укыту өчен мөмкинлекләр бирәбез, ләкин сез менә шушы белем бирү программасының уку планындагы дөрес вариантын сайлап алыгыз һәм шуңа нисбәтле рәвештә татар телен һәм әдәбиятын укытуны оештыра аласыз, ди.

Язманың дәвамы «Мәгариф» журналының апрель санында

Расиха Фаизова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ