Сәяхәт аптечкасы
Үзең белән дару тулы зур-зур чемоданнар йөртү дөрес түгел, бала чынлап авырый икән, аңа ярдәмне профессионаллар күрсәтергә тиеш булачак.
Җәй – кызыклы сәяхәтләр вакыты. Бәләкәй балалар белән сәфәргә чыкканда, үзең белән нинди дарулар алырга икән, дигән сорау килеп баса. Юлда балаң чирләп китсә, бөтен гаилә ялын бүлдерергә мөмкин шул. Кемдер дарулар өчен аерым бер биштәр әзерли, кемдер бөтенләй бу хакта уйламаска тырыша.
Иң кирәкле дару
Сәфәргә чыкканда иң кирәкле дару – медицина иминияте (страховкасы). Чит илләргә юл тотканда, аны аерым сатып алырга кирәк, ә Россия буйлап сәяхәт иткәндә, Татарстанда алынган полис үзең белән булырга тиеш. Бәләкәй балалар белән табиблар, медицина учреждениеләре булмаган урыннарда озак вакытка сәфәргә кузгалуның ахыры хәерле бетмәскә дә мөмкин. Бу тәвәккәллекне дөрес бәяләргә кирәк.
Буш кул белән юлга чыкмыйлар
Үзең белән дару тулы зур-зур чемоданнар йөртү дөрес түгел, бала чынлап авырый икән, аңа ярдәмне профессионаллар күрсәтергә тиеш булачак. Шулай да буш кул белән юлга чыкмыйлар. Сәяхәт аптечкасында минималь дәрәҗәдә ниләр булырга тиеш.
- Температура төшерә торган дарулар. Педиатриядә кулланылырга яраклы ике дару гына бар: ибупрофен («Нурофен») һәм парацетамол («Цефекон», «Парацетамол сироп»). «Диклофенак», «Аналгин», «Баралгин», «Спазган», «Нимулид» кебек дарулар температураны әйбәт төшерсә дә, бала өчен зыянлы. Ибупрофен һәм парацетамол («Ибуклин Юниор») бергә кушылган даруларны да педиатрлар хуп күрми.
Игътибар! Дозасын инструкция буенча бирергә кирәк, табиб дозаны аерым санап чыгара (ибупрофен – 10 мг/кг, парацетамол – 15 мг/кг).
- Электролитлы сулар – «Адиарин Регидро», «Регидровит», «БиоГая ОРС». Алар сусауга (обезвоживание) каршы көрәшә. Порошок рәвешендә сатыла торган әлеге даруларны чиста суда эреткәч, баланың эче киткәндә яисә косканда эчертә торган эремә барлыкка килә. Эчәк инфекцияләрен дәвалауның төп юлы бу! Баланың эче китә, коса башлау белән аңа тиз арада шул дарулы суларны эчертү хастаханәгә эләгүдән саклый. Күп итеп эчертегез. Әти-әниләр ясый торган зур хаталарның берсе – әлеге эремәләрне җитәрлек күләмдә бирмәү.
Игътибар! Баллы эчемлекләр сусаганга каршы кулланылырга тиеш түгел. Искерәк дарулар да балаларга туры килми, мәсәлән, күбебез белә торган «Регидрон» – балалар өчен артык тозлы, аны кулланырга ярамый.
- Кояштан саклый торган кремнар. Төньякта яшибез, кояш безнең өчен тансык. Шуңа күрә дә бездә «Кояш бик файдалы, җәй буе кызынырга, D витамины җыярга кирәк» дигән миф яши. Кояш бик зыянлы, кызынуның бернинди файдасы юк. Кояштан күбрәк качкан саен әйбәтрәк – аеруча ак тәнле, чәчләре ачык төстә, күзләре зәңгәр/яшел булганнарга карый бу. SPF 30 дан да ким булмаска тиеш. Ультрафиолет индексы дигән төшенчә бар, аны Интернетта карап була. Бу индекс 2 дән арткан икән, крем кирәк, ә индекс 8 дән артса – бу сәгатьләрдә бөтенләй кояшка күренмәвең хәерле.
- Йомшак душ рәвешендәге борынны чистарта торган тозлы сулар: «Аквалор», «ЛинАква», «Аква Марис» һәм башкалары – бренд мөһим түгел. Аларны профилактика өчен дә, авырып киткәч, борынны чистартып тору өчен дә кулланырга кирәк. Тозлы суны мул иттереп, көнгә 5–10 тапкыр борынга сиптерергә ярый. Дөрес кулланганда отит китереп чыгармый алар.
Игътибар! Юлга чыкканда кан тамырларын тарайта торган даруларны да үзең белән алырга кирәк. Борын чынлап та суламаса, кыска гына курс белән, еш кулланмыйча, баланың борынына тамызырга мөмкин.
- Бәләкәй яраларны дәвалар өчен антибиотиклы кремнар («Банеоцин», «Супироцин», «Фуцидин»), цинк кушылган лосьоннар («Каламин»), пластырь һәм стериль бинт. Яра чынлап та зур икән, аны табибка күрсәтергә кирәк.
- Антигистамин дарулар. Педиатрлар икенче нәсел антигистамин даруларны өстен күрә («Зиртек», «Фенистил», «Эриус»). Аларны балага нинди генә бетчә чыкса да бирергә ярамый (һәр бетчә дә аллергия түгел!), ә менә, мәсәлән, тимгелләр (крапивница) чыкканда куллану килешә.
- Эшли торган, терекөмешсез термометр.
- Ингалятор. Бала ларингит, бронхит кебек авыруларга еш дучар булып тора икән яисә астма, рецидивлы бронхит кебек авырулар белән авырый икән, үзең белән ингаляторны (небулайзер яисә МЭШ-ингалятор) һәм элегрәк табиб кушкан даруларны алырга ярый. Бер ингаляторны берничә кеше куллана ала.
Сәяхәткә шомлану, борчылу хисе белән чыгарга кирәкми – ел буе көтеп алынган ял ич бу! Юлга рәхәтләнеп кузгалыгыз! Сәяхәт аптечкасы бөтенләй дә ачылмаска мөмкин – бу бары тик булырга мөмкин хәвеф-хәтәрләрне алдан кисәтү генә.
Илдус ЛОТФУЛЛИН,
табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты, доцент
Комментарийлар