Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәйлүн илендә

Һинд океаны ярындагы утрау. Иксез-чиксез чәй плантацияләре, ананас, авокадо бакчалары, көннең теләсә кайсы вакытында ишеп китүче тропик яңгырлар һәм... беркая да ашыкмаган, бу дөньядан гармония табып яшәүче, шул энергияне сиңа да бүләк итүче кешеләре... Сәйлүн иле кайда дип сораганнарга, картада Һиндстанны табарга киңәш итәм. Менә шуннан соң Һинд океанында бер тамчы булып Шри-Ланка утравы урнашканын күрербез.

Ел әйләнәсе җәй

Моннан 50 ел элек кенә ул Сәйлүн (Цейлон) дип йөртелгән. Анысы шул XVI гасырларда мондагы җәннәтне күреп, басып алган Португалиягә бәйле. Кем генә хуҗа булмаган инде бу җирләргә! Безнең эрага кадәр VI гасырларда утрау Сингал дип йөртелгән әле. Һиндстанның төньягыннан кабиләләр, мондагы халыкны басып алып, үз дәүләтен төзи. XV йөздән колонияләштерү чоры башлана. Башта португаллар, XVII йөздә голландиялеләр, XIX гасырда инглиз колонизаторлары хуҗа була. Инглизләр килеп, тимер юл салган, гаҗәеп матур йортлар, замоклар төзегән һәм... инглиз телен таратканнар. Аларның хәзергәчә гади халкы да инглизчә сукалый, шул заманнардан калган гадәт инде ул, дәүләт телләре булып сингал һәм тамил телләре санала. Шри-Ланка бары 1948 елда гына мөстәкыйльлеккә ирешә. Хәзер рәсми башкаласы Шри-Джаяварденепура-Котте билгеләнеп, парламенты шунда урнашса да, Коломбо  илнең эшлекле үзәге санала. Төп аэропорт та шунда (әмма чартер рейслары Маттала Раджапакса аэропортына төшә). 

Милли акчалары – рупия (1 рупия – 4 сум). Менә анысын аэропортта ук алмаштыру хәерле, евро-доллары алар өчен әллә бар, әллә юк. Һәм илдән чыкканда да 5000 рупиядән артык алып чыгу рөхсәт ителми. Кирәге дә юк, чөнки ул акчалар фәкать Сәйлүн илендә генә йөри. Шунысын да языйм: утрауга ЕТА – махсус рөхсәт кәгазе белән генә кертәләр, Россия халкына электрон виза бушлай. (Без кергәндә, гомумән, системада чатаклыклар булып, илдән виза ала алмыйча очтык. Ни хикмәт, бәйләнүче булмады. Андый сбой-фәләннәр булгалап торадыр, дип фаразладык.)

Дингә килгәндә, монда хөррият! Буддистлар, индуслар, мөселманнар, христианнар тату гына яшәп ята. Үз вакытында дини сугышлар булмаган түгел, булган – голландиялеләр бу мәсьәләдә арттырып җибәргән, храмнар сафка бастырып кына калмыйча, дин тарату эшенә дә керешкәннәр, шул сәбәпле ризасызлыклар туган. Хәзер бу төш кебек кенә. Борылыш саен Будда сыны тора, индусларның алтынсу бизәкләр йөгертелгән, чәчәкләргә күмелгән храмнары, ара-тирә колониаль чиркәүләр калка, мәхәллә саен азан яңгырый. Нинди генә борынгы бина булмасын – алар бар да эшли. Иң мөһиме: күршең тоткан дингә хөрмәт күрсәтә бел. 

Карлы Казаннан килгәч, язмыйча булдыра алмыйм: Шри-Ланкада ел әйләнәсендә – җәй. Бер башмак белән йөреп чыгып була дигән фикеремә, ә нәрсәгә ул башмак дигәне дә өстәлде. Чөнки җирле халык ялантәпи йөрергә дә аптырап тормый. Кием-салымга алар талымсыз: гади һәм күз явын ала торган төсләрдәге озын күлмәк кия һәм кызларда сари. Хәтта аэропорт таможнясында да милли киемле кызларга карау бик рәхәт. Паркларда (үзем күрдем!) җиткән улларын әниләре кулдан ашатып утырулары да күңелемә хуш килде. Чүп өстендә чүмәлә булып утырса да, ланкиецның чырае ачык, ул дөньяны сөя. Адәм баласына күп кирәкми: караңгы йөзгә түгел, елмаюга һәм җылы сүзгә мохтаҗ икәнбез бит. Шундый мохиттә үзең дә чистарынасың, монысы исбатланган факт. 

Тур-ликбез

Утрау зур түгел, тук-тук белән урап чыгарга бер атна җитә. (Тук-тук – аларда киң таралган 3 тәгәрмәчле транспортлары.) Шулай да белебрәк барсаң, үзеңә кызыклы булган урыннарда рухланып йөри аласың. 

Мәсәлән, Галле – колониаль архитектура үрнәге булган шәһәр. Миңа бик-бик борынгы биналарның хәзергәчә хезмәт итүен күрү шок булды: чиркәве – чиркәү урынында, хастаханә, полиция, суд, хәтта төрмәсе дә шул заманнардан калган. 

Бентота – дайвинг яратучылар өчен. Бентота елгасында креветка, лобстер, балык тотучылар өчен шәп урыннар, мангра агачлары арасында көймәдә йөзеп йөрү дә ни тора. 

Калутара – затлы отель һәм пляжлар зонасы. 

Хиккадува – балыкчылар авылы. Монда уникаль ташбакалар фермалары да бар. Үзенчәлеге шунда: алар сирәк очрый торган ташбакаларны саклап калуга юнәлтелгән дәүләт программасы нигезендә эшли. Билгеле бер вакытта утрауга ташбакалар йомырка салырга килә. Халык, аларны җыеп, шушы фермаларга тапшыра. Шунда борынлаган бәләкәчләрне, 4 көн бассейнда тотып, океанга озаталар. Ул көнне пляж гөрләп тора, халык җыела – бик күңелле. Фермаларда зур суда зыян күргән ташбакалар да икенче өй тапкан, аларны сыйпап, кочаклап фотога төшәргә һәм тәмлүшкәләр белән сыйларга да була. Волонтёрлар зур эш башкара! 

Канди – рухи үзәк, Будданың теше сакланган храм шәһәре. Монда илдәге өч милли паркның берсе урнашкан, ул бакчада Александр II һәм Юрий Гагариннар утырткан агачлар да үсә (зурлап элмәтакталар да куйганнар). 

Шәхсән мин Нувара-Элия шәһәренә гашыйк булдым. Ул таулы урында, томанлы Альбионны хәтерләтә. Биек шарлавыклар һәм чәй плантацияләре үзәне. Аны шуңа инглиз колонизаторлары үз иткән дә. Шәһәр Европа стилендә, төсле-төсле йортлары гына ни тора. Ипподром да бар, гольф үзәннәре дә. Хәтта бүгенгәчә халыкара почта үзәге эшли! Илнең теләсә кайсы почмагына хат яисә открытка язып сәлам юлларга мөмкин. 

Элла шәһәренең туризм үзәгенә әверелгәнгә әле кайчан гына. Монда таулар: Элла Рок һәм кече Адәм кыясы (тауга менүләр үзе бер маҗара!); Равана һәм Диялума шарлавыклары һәм... блогерлар хыялы – тугыз аркалы күпер урнашкан. Искиткеч манзара: уңга карасаң да аһ итәсең, сулга карасаң да тел шартлатасың. Поездга утырып, данлыклы күпер аша чыгасың, аннан киләсе станциядә чыгып, күперне җәяү үтәсең. Ул ярамый, бу ярамый дип торучы юк. Чын мәгънәсендә Нарния! 

Укымышлылар иле

Шри-Ланкада тагын бер бик мөһим дәүләт программасы гамәлдә – мәктәпләрдә уку бушлай. Шул сәбәпле, Көньяк Азия илләре арасында иң укымышлы ил исемлегенә кертелгән: илнең грамоталык дәрәҗәсе 98,1 процентка җиткән. Беренче сыйныфка 5 яшьтән укырга керәләр, 13 ел белем алалар. 7 яшендәге бала безнең өченче класс укучысы дәрәҗәсендә була инде. Дөрес, газизләренең чит илгә китеп «кеше» булуын теләгән ата-аналар өчен халыкара дәрәҗәдәге шәхси мәктәпләр дә эшли, аларында ныгытып инглиз теле укытыла һәм максатчан Кембридж кебек уку йортларына керергә әзерлиләр. Күп булмаса да, андый бәхетлеләре дә очрап тора. Дәүләт мәктәпләрендә сингал телендә укыталар. Шәһәрләрдә мәктәп кирәк-яраклары кибетләре эшли. Алар адым саен, бәяләре дә тешләми. Дәреслекләр белән мәктәп тә тәэмин итә. Мәктәп формасы мәҗбүри, кызлар-малайларга ак күлмәк, галстук, аяк киемен дәүләт бирә. Ә менә балалар бакчалары түләүле. Эшкә чыгарга теләгән әниләргә дә мөмкинлекләр бар: дини үзәкләр каршында бушлай эшләгән балалар бакчалары бар. Тик илдә хатын-кызларның күбесе эшләми, пенсиягә чыкканчы декретта утыра дисәң дә була, гаиләләр ишле. Инде 2 бала белән калганнарга өстәмә түләүләр дә кертеп караганнар. 

Шулай итеп, уку – һәркемгә лазем, шәһәр баласымы син, авылданмы – барыбер, нинди кастадан булуга карамастан, белем алырга хакың бар. Башлангыч мәктәптән университет тәмамлаганчыга кадәр! Укыту туган телдә. Укытучылар исә мәктәп хакимияте таләп иткән бюрократиядән азат. Шунысын да әйтик: Шри-Ланкада укыту реформасы кертелгән елларда рухи күршеләре – Һиндстанда Мария Монтессори гомер итә. Аның идеяләре мәгарифтә дә чагыла. Мөгаллимәнең үзен ланкиецлар хәзергәчә «Монтессори Ана» дип атап йөртә. Шәхси мәктәпләрдә исә Монтессори сыйныфлары гамәлдә. 

Канди шәһәрендәге Перадения университеты – илнең горурлыгы! Ул әкияти ишегаллары, борынгы биналары, стадионнары... Шаккатып йөрдек. 9 факультет, 4 институт, 20 үзәк һәм бүлек, 73 кафедралы белем йортында 12 мең студент медицина, авыл хуҗалыгы, сәнгать, фән, инженерлык эше, стоматология фәннәре, ветеринария һәм зоотехника, менеджмент кебек белгечлекләр буенча гыйлем ала. 1942 елда ул Цейлон университеты буларак сафка баскан, 1954 елда королева Елизавета II катнашында ачылган. Бүген исә университет грантлары буенча Комиссия тарафыннан финанслана. Башка илләрдән килеп югары белем алучылар бармы дип тә сораштык. Үзебезнекеләр нигездә, диделәр. Үз иленең үз көен алар үзләре генә белә, күрәмсең.  

 

ФАКТ

Сингал, тамил, инглиз телләре Шри-Ланкада рәсми дәүләт телләре санала. 

 

ГМ-инфо 

2004 елгы коточкыч цунами Шри-Ланкага да кагыла. Моңарчы аның ни икәнен дә белмәгән халык беренче дулкын ярны ачып, океанга юл алгач, уен-көлке ясап, яр буена җыела, балык чүпли, фотога төшерә. Ярты сәгатьтән соң 10 метрлы дулкын килеп, аларның күбесен һәлак итә, өйләрне җимерә, хәтта поезд вагоннарын рельстан сөйрәп ала. Бүген туганнар каберлеге янына фотомузей һәм Будда сыны корып куйганнар. 

 

Бу кызык! 

Сәйлүн чәенең иң затлысы – табигый киптерелгәне. Аны алтын чәй дип йөртәләр һәм бик кыйбат йөри. Эре яфраклы чәй – сыеграк чәй эчәргә яратканнар өчен. Уртача яфраклысы иң тәмлесе санала. Вак яфраклы чәй – сөтләп эчәргә яхшы, каты чәй. Ә менә пакетлы чәй – тузан катнашмасы гына, аны Сәйлүн илендә чәйгә дә санамыйлар. 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ