Санаулы...56 көн
Ял – адәм баласының төп ихтыяҗларының берсе. Әгәр кеше бөтенләй ял итмәсә, көндәлек эшләрдән арынып, тукталып тормаса, иртәме-соңмы, ул талчыга, хәтта яшәвенең дә ямен югалта. Ял итмичә генә, кеше бу киеренкелекне берничек тә бетерә алмый. Ә мөгаллимнәребез җәйге ялларын ничек уздыра икән соң? Сүзне үзләренә бирик.
Ландыш Фәйзуллина, Бөгелмә районы Татар Димескәе төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Иң шәп ял, минемчә, табигать кочагында. Табигать кешегә көч бирә, кәефне күтәрергә сәләтле. Шәхсән без, шашлык, аш пешереп, елга буенда яки кырда ял итәргә яратабыз. Юкны бар итеп, урманга барып, чәчәк җыеп, матурлыкка сокланып кайту да миңа таулар күчерерлек энергия бирә. Ераграк җирләргә сәяхәт итеп кайтуны да хуп күрәм. 10–14 көнгә авылдан китеп, дөнья гизеп кайту шулай ук тормышны яңа төсләр белән баетырга мөмкинлек бирә. Менә болар барысы да рухны ныгыта, күңелгә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек өсти.
Радик Хәбиров, Казанның 108 нче мәктәбенең физика укытучысы:
– Бу уку елы «Укытучы һәм остазлар елы» шигаре белән узды. Һәйкәл куелачак «Укытучы скверы» турында сөйләшүләр күп булды. Анда дәресләр оештырып һәм лекцияләр дә укып булачагы безне аеруча сөендерде. Мондый локация безгә менә дигән ял итү урыны да бит! Узган уку елы «Әйдә!» балалар фестивале белән дә истә калачак. «БРИКС» уеннары вакытында төрле илләрнең мәгариф министрлары килеп китте. Мәктәпләрдә «киңәшче» дигән яңа вазифа мәгариф өлкәсенә яңалык өстәде. Шәхсән үзем «Ел укытучысы» республика конкурсында җиңдем, «Классная тема» проектында катнаштым. Болар үз һөнәремә яңача карарга мөмкинлек бирде. Җәен ял итәргә вакыт юк: Россия күләмендәге «Ел укытучысы» бәйгесенә әзерләнәм. Заманадан калышып булмый, телеграм-канал ачтым. Дәрес һәм сынауларга әзерлек ел әйләнәсендә бара минем.
Фәнис Шәфыйков, Әлмәтнең 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
– Һәрбер һөнәр иясе кебек үк, педагог та җәйге ялын зарыгып көтеп ала. Укытучы өчен җәйге ял вакыты зарланырлык түгел – 56 көн, әгәр уку елы барышында хасталык язуы алмыйча эшләсәң, тагын 3 көн өстәлә! Мондый озын ялны тагын нинди һөнәр иясенә бирәләр икән?! Хезмәттәшләрем арасында Төркиягә баручылар да байтак. Әмма мин моңа кызыкмыйм. Туган авылым Кара Чишмәдә безнең әти-әнидән калган нигезебез бар. Анда яшелчә утыртабыз. Җиләк-җимеш бакчабыз һәм мунчабыз бар.
Рамил Ханнанов, «Адымнар» күптелле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Соңгы дистә елда хезмәт һәм ял төшенчәләре турында еш уйланам. Без – Совет системасын күргән буын. Ул чор һәм бүгенге көн – җир белән күк арасы. Шул замандагы тәртипләрне үтәмичә эшләп булмый торган һөнәрләр кимегәннән-кими бара. Укытучы – әнә шундыйларның берсе.
Мәсәлән, авыл укытучысына терлек-туар асрау, күпләп бакча үстерү, хуҗалык эшләре алып бару элек тыела иде. Хәзер мин моны тулаем аңлыйм. Фидакярләрчә хезмәт куеп эшләсәң, чын педагог булсаң, чит-ят эшләргә тамчы да вакытың калмый. Һәм дәүләт ул заманда укытучыларны энәсеннән җебенә кадәр кайгыртып яшәде, яхшы хезмәт хакы түләде. «Икенче әти-әни» вазифасындагы мөгаллимнәребез дәүләткә яшь буынны тәрбияләде. Укытучының абруе белән янәшә бизмәнгә салырлык дәрәҗә булдымы икән?! «Ил карты да сиңа, башын иеп, «мөгаллим» дип зурлап эндәшә...» – дип язды шагыйрьләр. Бүгенге вазгыять үзгә. Укытучыга ничек итеп укытырга кирәген өйрәтүче әти-әниләр дә җитәрлек. Игътибар итегез: мәктәпләрнең капка төпләре тулы мунча кадәр машиналар эчендә газиз сабыйларының укып чыкканын «интегеп» көннәр буе көтеп утыра алар. Балага билге куеп өлгермисең, әнисеннән «Ни өчен?» соравы килеп тә төшә. Телефондагы хисапсыз төркемнәр, андагы меңләгән сорауларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында табылырга тиешле җаваплар, хисаплар, тавыш бирүләр, сораштырулар... Өеме белән өйгә кайткан эш... Һәм алты көнлек эш атнасы. Укытучының ялын күпсенүчеләр шактыйдыр. 56 көн бик аз әле ул, җәмәгать! Балаларда яңа белем һәм күнекмәләр булдырыр өчен, укытучылар «перезагрузка» ясарга,башны, тәнне ял иттерергә тиеш. Укучыга йөгенгән, агрессив укытучы кызыклы була алмый.
Алинә Шәгәрәева, Казандагы 13 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Укытучы һөнәренең иң уңай якларыннан берсе – җәйге ялның чагыштырмача озын булуында. Шәхсән минем өчен бу уку елы бик уңышлы һәм нәтиҗәле булды. 9 нчы сыйныфымны чыгардым. Туган авылыма кайтып, әти-әнием янында күбрәк булырга, өй эшләрендә бераз булса да булышырга телим. Туганнар, якыннар белән очрашып, табигатькә ешрак чыгарга кирәк. Диңгез ярында ял итеп кайту хыялым да юк түгел. Гомумән, эштән бераз онытылып тору да – иң яхшы ял.
Рамил Шакиров, Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия, биология һәм физика укытучысы:
– Егерме елдан артык авыл мәктәбендә эшлим. Ялны бакчамда үткәрергә яратам. Кыш буена җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдән тыш, бакчабызда розалар, лилия чәчәкләре үрчетү белән шөгыльләнәм. Мин үзем Каюм Насыйриның туган авылында клуб мөдире булып та эшлим. Шәһәрдән авылга ялга кайткан балалар белән олы мәгърифәтче якташыбызга багышланган төрле квестлар оештырабыз. Икенче елга педагог, галим Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп узабыз, шуңа күрә авылда бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Мин инде балалар белән Насыйри эзләре буйлап уен форматында чаралар оештырам. Авыл тирәсендәге кыр һәм болыннардан дару үләннәре җыйдык. Җәйге ялымны менә шулай файдалы итеп уздырам.
Фикерләрне Мөршидә Кыямова туплады
«Гаилә һәм мәктәп» журналының август саны (2024 ел)
Комментарийлар