Логотип Магариф уку
Цитата:

Шахмат буенча вице чемпион – Казаннан!

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетын тәмамлаган Владислав Артемьев тиз шахмат буенча Дохада узган дөнья чемпионатында вице-чемпион титулына лаек булды!

Хатын-кызлар арасында беренчелекне шулай ук россияле Александра Горячкина алды.

Шахматның – акыллылар спорты икәне һәммәбезгә мәгълүм. Татарстанда  аеруча. Яңа елдагы озын-озак ялларда баш миенә ял да, күнекмә дә булсын, әйдәгез, шахмат уйнарга өйрәнәбез!

Рәшит Нәҗметдинов, Гата Камский, Алисә Галләмова... Бу исемнәрне шахмат дөньясыннан ерак торганнар да белә. Аларга тиңләшергә омтылучылар нинди тормыш белән яши, шахматчыларга нинди холык хас?

Бу хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналында 2015 елның март санында язган идек. Энциклопедиягә тиң басмадан әлеге язманы сезгә дә тәкъдим итәбез.


«Зирәкләр уены»

Шахмат уены моннан ике мең ел элек Һиндстанда барлыкка килә. Башлангыч чорында «чатуранга» дип, соңрак «шатранж» дип атала. Дөньякүләм ярышлар вакытында аны хәзер дә шатранж дип сөйләшү гадәте саклана.

«Шахмат – интеллектуаль спорт төре, – ди халыкара класстагы спорт остасы Дания Славнова. – Монда ярыш бар бит, җиңү-җиңелүләр, нәтиҗәләр... Физик спорт төренә караганда калорияләр күбрәк тә яна әле!» Әти-әниләр шахмат уйнаган баланың дисциплинага өйрәнүен, игътибарлыракка әйләнүен сизәләр. Шахматчының яше юк. 3 яшьлек балалар да, 80 яшьлек әбиләр дә уйный. Чемпионнар да яшәрә. Игътибар итегез әле, элегрәк шахматчыларның күбесенә дөньякүләм танылганда 30–40 яшь булса, бүген 18 яшьлек чемпионнар белән горурлана алабыз.

Шахмат – тормыш уены. Теләсә кайсы җитәкчене, хәрбине, банк хезмәткәрен, гомумән, тормышта үзен тапкан, зирәк кешене алып карагыз – һәркайсы шахмат белән мавыга. Тик чемпионнар – санаулы гына була. Сәләт булмаса, тырышлык кына көтелгән нәтиҗә бирмәскә мөмкин. Шул ук вакытта әллә нинди талантлар да, даими хезмәт куймаса сүнә. Шахмат – шәхси спорт төре. Тренерга һәр баланың холкы, фикерләү тизлеге, кәефе белән эш итә белергә кирәк. Гел җиңү дип балага басым ясарга ярамый. Шахматта җиңелү – бала өчен зур стресс. Шахматчы бер генә җиңелүне дә игътибарсыз калдырмый. Шахматчыларның хәтере бик әйбәт. Алар партияләрне онытмый.

Элекке чорда ук кешеләр шахмат уйнауны чын сугыш алып бару белән тиң күргәннәр. Чөнки үз йөрешеңне генә түгел, көндәшеңнекен дә берничә адымга алдан уйларга, анализларга кирәк. Заманында бөек педагог Василий Сухомлинский: «Шахматтан башка акыл мөмикнлекләрен һәм хәтерне ныгыту мөмкин түгел», – дип язган. Алай гына да түгел, шахмат башлангыч мәктәптә мәҗбүри фәннәр исемлегенә кертелергә тиеш дип санаган.

«Ә минем яраткан фигурам – пешка, – ди Рәшит Нәҗметдинов исемендәге балалар һәм үсмерләр олимпия резервы шахмат мәктәбе директоры урынбасары Нәркиз Сәйфетдинов. – Ул – артка йөрми торган бердәнбер фигура. Тыйнак булса да, бөтен уен кырын үтә, үзеннән көчлерәк ферзь фигурасына да ярдәмгә килә. Иң гади, әмма иң кызыклы фигура ул. Шахматтагы йөрешләр кешенең холкына бәйле, күрәсең».

Шахматны компьютерда да уйнарга була. Тик кечкенә балаларга әлеге ысул киңәш ителми. Өлкәннәр өчен әйбәт, анысы, күнекмәне дә үстерә, ялгышыңны да табарга булыша. Әмма көндәш белән уйнауга җитми! Уен барышыңда үзең генә түгел, көндәшең өчен дә алдан уйлыйсың. Аның үз-үзен тотышын күзәтеп тә нәтиҗә ясарга була. Психологик элемтә барлыкка килә. 

 

Бу кызык!

Шахмат – тотылган энергия буенча спорт төрләреннән өченче урында (теннис, бокстан соң).

 

Шахмат уйнарга өйрәтә торган китаплар:

Э. Уманская «Шахматы. Первый год обучения».
Г. Кайгородов «Азбука шахмат в стихах».

В. Конотоп, С. Конотоп «Мат в 1 ход».

 

Алар шахмат уйнарга яраткан:

* Карл Маркс

* Владимир Ленин

* Александр Пушкин

* Иван Тургенев

* Наполеон

 

ФАКТ

Баланы шахмат белән кызыксындыру өчен иң кулай вакыт – 3,8 яшь. Швециядәге шәхси мәктәпләргә исә өч яшьтән үк кабул итә башлыйлар, дүрт яшьлек сабыйлар инде рәхәтләнеп ярышларда көч сынаша. Россиядә 6–7 яшьтә шөгыльләнә башлау дөрес санала.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ