Логотип Магариф уку
Цитата:

Семык бәйрәме

Без Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның традицияләренә багышланган язмалар сериясен дәвам итәбез. Җәй якынлаша, димәк, тиздән Татарстан Республикасында бәйрәмнәр вакыты җитә. Нәкъ менә русларның Каравон бәйрәменнән соң мари милләтенең Семык дип исемләнгән милли бәйрәме узачак. Быел «Семык» 15 июньдә Татарстанның Мамадыш районы, Зур Шыя авылында үтәр дип көтелә.

Мин үземне әлеге милләт вәкилләре белән кечкенәдән үк таныш дип әйтә алам. Балачакта әти-әнием мине җәен авылга кайтарып куялар иде. Ул авыл –Татарстан Республикасының Әтнә районында урнашкан Үртәм.  Балачагым нәкъ менә шушы авылда үтте дип әйтсәм  дә була. Ул Марий Эл һәм Татарстан чигендә урнашкан. Берничә чакрымда гына Мари Республикасына кергән Варангуж авылы тора.  Әби белән без еш кына әлеге Варангужга барып йөри идек. Күрәсең, аның анда дуслары булгандыр. Варангужда төрле авыруларны дәвалаучы хатын да бар иде. Шул авылда булган саен, мин тирә-юньне, аның йортларын күзәтергә ярата идем. Шулай балачактан мари халкының күп кенә гореф-гадәтләре, йолалары белән танышырга өлгердем. Аларның милли киемнәре, аралашулары минем өчен бик кызык тоела иде. 7–8 яшьлек кызга бу чыннан да искичкеч, гүзәл, моңарчы күрелмәгән, белмәгән могҗизага тиң  дөнья кебек булгандыр.  Бүген менә сезне  мариларның милли бәйрәме белән таныштырып үтәсем килә.  

Шулай итеп, әйдәгез, Семык бәйрәменнән әйләнеп кайтыйк әле. Семыкның да, башка милли бәйрәмнәр кебек үк, үз тарихы да бар.  Ул, гадәттә, Пасхадан соң җиде атна узгач бәйрәм ителә һәм җәйнең килүен аңлата.

Бәйрәм ата-бабаларны искә алу, җәй башлану һәм авыл хуҗалыгы эшләренә бәйле йолаларны яңартуны эченә ала. Ул көнне халык җәй килү шатлыгын, тормыш тантанасын ата-бабаларның йолалары белән үреп бара.

 Семыкка һәрвакыт алдан әзерләнгәннәр, аның үз эзлеклелеге дә бар. Шуңа күрә бәйрәм дүшәмбедән башлана һәм атна буе бара. Иң беренче чиратта марилар йорт янын, өйләрен җентекләп җыештыралар. Моннан тыш, бөтен савыт-сабаны, стеналарны, түшәмнәрне, идәнне һәм башка күп нәрсәләрне юалар. Шулай ук  иске, ватылган әйберләрдән котылып, аларны яндыралар. Халык бу көннәрдә тискәре көчләр активлашырга һәм зыян китерергә мөмкин дип ышана. Шуңа күрә барысы да чиста һәм пөхтә булырга тиеш дип саный.

Бәйрәмдә үсемлекләргә, гомумән, табигатькә табыну, шулай ук гаилә-никах мөнәсәбәтләрен көйләү белән бәйле гореф-гадәтләр, тылсымлы ритуаллар һ. б. билгеле бер урын алып тора.

Элегрәк әлеге бәйрәм яшьләр арасында да  бик популяр булган икән.  Алар бу көннәрне бергә-бергә күңел ачып уздырганнар. Билгеле, кунаклардан һәм сыйланулардан башка  бер бәйрәмнең дә яме булмый. Шуңа күрә килүчеләр үзләре белән коймак, эремчек, пешкән тавык, сыра, шәраб һәм бәлешләр алып килә торган булган. Бу көнне мунча ягу шулай ук гореф-гадәтләрнең берсе булып саналган.  Семык бәйрәме  ритуаллары хәзер дә мари халкының тормышында билгеле бер урын алып тора.

Бәйрәмнең соңгы көннәре халыкның бергәләп күңел ачулары белән дәвам итә. Барысы да милли уеннарда катнашалар, сәләтлеләр төрле музыка коралларында уйныйлар.

Әлеге бәйрәм, табигатькә сыену,  ата-бабаларны олылау-табыну,  чистарыну  йолаларын саклаучы мирас буларак, мәдәни кыйммәткә ия.

 Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ