Логотип Магариф уку
Цитата:

Шартлы һәм шартсыз мәхәббәт

Соңгы вакытта, «хәзерге ирләр гаилә корырга омтылмый» (гражданлык никахы яки ирекле мөнәсәбәтләрне сайлый) дигән фикерне ишетергә мөмкин. Икенче яктан, паркта бала арбасы этеп йөргән әтиләр ешрак очры...

Соңгы вакытта, «хәзерге ирләр гаилә корырга омтылмый» (гражданлык никахы яки ирекле мөнәсәбәтләрне сайлый) дигән фикерне ишетергә мөмкин. Икенче яктан, паркта бала арбасы этеп йөргән әтиләр ешрак очрый башлады кебек. Әйдәгез, бүген атаның роле турында сөйләшик әле.
Элек-электән хатын-кыз бала тәрбияләгән, йорт тирәсендә кайнашкан. Ир-ат – табучы, ул тышкы элемтәләрне җайга сала, гаиләсен саклый һәм тәртиптә тота. Болай уйлаган чакта, чыннан да, тәрбия эше хатын-кыз вазифасы булып кала бит.
Әгәр әни кеше баласын карый, кайгырта икән, бу гадәти хәл буларак кабул ителә. Ә әтисе баласы белән урамда йөрергә чыгып китсә яки, әнисе чәчтарашханәдә чагында ике сәгатькә бала янында үзе генә калса, ул инде каһарманлыкка тиң эш башкарган сыман тоела. Кайчак хатын-кызлардан: «Мин баламны иремә калдыра алмыйм!» – дигәнне ишетәм. Минем: «Нигә?»  дигән соравыма алар: «Мин аңа ышанмыйм! Карап бетерә алмас» дигән сәер җавап бирә. Бу сүзләргә шаккатам, чөнки үз баласын карый алмаган ир-егетне очратканым юк әле. Әйе, көчле затларга бары тик аналарда гына була торган табигый инстинкт хас түгел, килешәм. Әмма бу ир-ат үз баласы турында кайгырта алмый дигәнне аңлатмый. Әлбәттә, кагыйдәдән тайпылулар булырга мөмкин. Ләкин бит хәтта кайбер җәнлек һәм кош аталарының үз балаларын тәрбияләү һәм туендыруда актив катнашуын күрәбез. Минемчә, ана үзенең ышанмавы белән ата һәм бала арасындагы аралашу мөмкинлеген чикли.
Бала тәрбияләүдә икенче мөһим шарт – аңа мәхәббәтне һәрдаим сиздереп тору. Сабыйның төп ихтыяҗы – мәхәббәт. Ул үзен ничек бар, шулай кабул итүләрен тели. Әниләр моны аңлый, нинди генә хәлләр килеп чыкмасын, ул йөрәк җимешенә терәк була. Аның мәхәббәте шартсыз. Теләсә нинди очракта да, ул бәгырь кисәге яклы, кызы яки улы нинди генә булса да, ул аны ярата һәм кабул итә. Ата мәхәббәте исә шартлы була. Күп аталар балаларына «әгәр ..., мин сине яратачакмын» дип, билгеле бер дәрәҗәдәге шарт куя. Ә бит баланың үз-үзен бәяләве башкаларныкына караганда әтисе фикеренә ныграк бәйле. Әгәр ата баласының булдыклылыгына ышана икән, бала, дөньяга ышанып, эчке терәк һәм уңыш хисен тоеп үсәчәк.

Безгә киңәш эзләп килүчеләр арасында шундый очраклар була: ата ниндидер ризасызлык белдерә (аңа баласының үз-үзен тотышында нәрсәдер ошамый), шул ук вакытта ана баласын яклый. Монда без атаның  мәхәббәте – шартлы, ананың шартсыз икәнен ачык күрәбез. Шул ук вакытта тәрбиядәге ялгышлыкларны, төрле гаиләдә төрле кагыйдәләр урнашуын да күзәтәбез. Кайчакта ана кагыйдәләре белән ата куйган кагыйдәләр арасында бик зур аерымлыклар була. Ата белән анага тәрбиянең бердәм кагыйдәләрен һәм нормаларын булдыру кирәк. Аталардан хатынының һәм әбиләрнең баланы артык иркәләве турында да ишетергә туры килә. Ир-ат (ата) та, хатын-кыз (ана) да, кайчандыр бала булып, үз ата-анасы тәрбиясендә үскәннәр. Хәзер үзләре әти-әни булып җитешкәч, алар туган йортларында кабул ителгән тәрбия кагыйдәләрен үз гаиләләренә дә күчерәләр. Кагыйдә һәм гамәлләрнең ир белән хатын тарафыннан сөйләшенеп эшләнмәве еш кына баланың үз-үзен тотышы бозылуга һәм ата-ана (ир белән хатын) арасында фикер каршылыгына китерә.
Тәрбиядәге өченче юнәлеш икенчесе белән бәйләнеп китә. Ата гаиләнең, андагы кагыйдә һәм социаль нормаларның саклануын тәртиптә тотучы булганлыктан, җәза бирү вазифасы да аңа төшә. Әлбәттә, балалары аерым бер кагыйдәләрне бозган очракта, әни кеше әти кешегә төрле чаралар тәкъдим итә ала. Ә карарны ата кабул итә. Шул рәвешле, ата кеше, гаиләнең башлыгы булып, бала каршында абруй казана. 
Бала күңелендә әтисенә карата хөрмәт хисен ничек тәрбияләргә? Бу мәсьәлә, бер яктан, бик гади кебек, тик шул ук вакытта катлаулы да. Әгәр хатыны ирен хөрмәт итә икән, бала да атасын хөрмәт итәчәк. Бала үзара мөнәсәбәтләрнең рухи, хисле булуына нәкъ менә әнисеннән өйрәнә. Ә әтисеннән максатчанлык, чыдамлык, авырлыкларны җиңеп чыга белү сыйфатларын үзләштерә. Бу да бит тормышның бер өлеше булып тора.
Сүземне йомгаклап, Б.Хеллингер сүзләрен искә төшерәсе килә: «Бәхет өчен балага ике нәрсә кирәк: әни-әти һәм аларның мәхәббәте». Балаларыбызны бәхетле итик!
Әниләр турында шигырь һәм җырлар иҗат ителә, бөек рәссамнар аларны рәсемгә төшерә, хәтта халык авыз иҗатындагы мәкальләр дә күп очракта анага бәйле була. Соңгы елларда Әниләр көне аеруча киң колач белән билгеләп үтелә. Соңгы вакытта мин шул турыда уйлап йөрим. «Ана – бал, ата – шикәр», – диләр. Әлбәттә, бала өчен әни кешенең әһәмияте бәхәссез. Ә менә ата кеше кайда булырга тиеш? Бала тәрбияләүдә атаның ролен үзебез үк киметмибезме?
Люция Закирҗанова,

психология фәннәре кандидаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ