Логотип Магариф уку
Цитата:

Син дроппер түгелме?

Зур эшләр майтармыйча, тиз генә акча эшләп алырга омтылган үсмерләр кайчакта мошенникларның ярдәмчесенә әверелүен үзләре дә сизми кала. Кызганыч, бу хакта тәртип саклау органнары белән очрашкач кына белеп алучылар һәм җавапка тартылучылар да юк түгел. Ә сез дроппер түгелме?

Кем ул дроппер?

Мошенниклар җинаять схемаларында үз банк счётларын кулланмаска тырыша, моның өчен башка кешеләрне – дропперларны җәлеп итәләр.  Дропперларның бурычы (кайвакыт аларны дроп дип кенә атыйлар) – мошенниклар өчен пәрдә булу. Алар үз карталарына һәм счётларына алдау корбаннарыннан акча кабул итә. Ә аннары урланган суммаларны җинаятьне оештыручыларга күчерәләр яки кулларына акчалата тапшыралар. Бу эш белән үзләре шөгыльләнмичә, банк карталарын башкалар куллансын өчен сатып җибәрүчеләр дә очрый. Үз эшләре өчен дропперлар комиссия яки бер тапкыр фиксацияләнгән түләү ала.

Әгәр афера ачылса, беренче чиратта нәкъ менә арадашчы куркыныч астында кала. Кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккән кеше акчаны дропперга күчерә бит, һәм ул нәкъ менә аны җинаятьче дип саный – булган хәл турында үзенең банкына хәбәр итә һәм полициягә гариза бирә. Шулай итеп, хокук саклау органнары акча урлау фактларын тикшергәндә, иң беренче чиратта дропперга чыга. Кеше җинаять җаваплылыгына тартылып, суд карары буенча зыян күрүче югалткан бөтен сумманы түләргә дә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

         Эшкә урнашканда

Дропперларның күбесе еш кына хәтта ниндидер бер законсыз эштә катнашулары турында белми дә! Бу ничек мөмкинме? Гадәттә, аферистлар кешеләргә катлаулы булмаган өстәмә эш тәкъдим итә. Алар вакансия турында мәгълүматны социаль челтәрләр, мессенджерлар, белдерү сайтларында урнаштыра, хәтта урамнарда листовкалар ярдәмендә тарата. Эшкә урнашырга теләүчеләрнең барысын да чакыралар, урнашу өчен бернинди дә белем һәм тәҗрибә кирәкми, банк картасы яки онлайн-банк булуы җитә. Шуңа күрә дропперлар арасында мәктәп укучыларыннан алып пенсионерларга кадәр төрле кешеләр очравы гаҗәп түгел. Карталары һәм счетларына кагылышлы шик уянмасын өчен, мошенниклар төрле легендалар куллана.

«Лотерея администраторы»

Вазифаны лотореяда җиңүчеләргә приз акчаларын яки инвестиция проектларында катнашучыларга табышларын күчерүдән гыйбарәт дип аңлаталар. Гадәттә, оештыручылар ни өчен үзләре күчерә алмаулары турында буталчык аңлатмалар бирә. Ләкин өстәмә эш эзләүче кешеләрне андый детальләр, дөресен әйткәндә, хәтта кызыксындырмый да. Чынлыкта аның счёт номерына яки картасына урланган сумма килә. Җиңүчеләрне сөендерәм дип инанган «администратор» ул акчаларны чылбырда катнашучы башка дропперларга яки җинаятьчеләргә юллый булып чыга.

«Банк менеджерына булыш»

Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра. Карталар бирү буенча планны үтәргә кирәклеген барыбыз да белә һәм бу шалтыратуларга күнеккән инде. Кырыгалдарлар моннан үзләренчә куллана. Алар картаны рәсмиләштергән һәм шунда ук аны хезмәткәргә тапшырган өчен акча түләргә вәгъдә итә. Шулай ук онлайн-банкка керү мөмкинлеген тапшырып та, акча эшләп алырга була. Әле дусларыңны җәлеп итеп, алар да карта ачса, монысы өчен бонус та бирәләр. Мондый схемага үсмерләр җиңел  тартыла, чөнки алар 14 яшьтән үз карталарын ача ала, әти-әни рөхсәте кирәкми. Бу ысулны кулланган җинаятьчеләргә кешедән хәтта нәрсәдер эшләвен дә сорау кирәкми, картага яки онлайн-банкка керү мөмкинлегенә ия булу белән, мошенниклар бөтен операцияләрне үзләре башкара.

«Полициянең штаттан тыш хезмәткәре бул»

Алдакчылар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра һәм бик үтенеп тикшерүдә булышуны сорый. Легенда буенча, полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне тапкан инде, ләкин аларны кулга төшергәндә кире каккысыз дәлилләр кирәк. Моның өчен кеше мошенниклар белән бер фикердә булып кыланырга һәм үз картасына урланган акчаларны кабул итәргә тиеш. Аннары аларны аферистларга кире җибәрергә кирәкми, ә банкоматтан алып тикшерүчеләргә тапшырырга кирәк. Эш өчен түләү дә гарантияләнә. Әле алай гына да түгел, үзеңне яхшы яктан күрсәтсәң, эчке эшләр органнарына рәсми рәвештә эшкә дә алырга мөмкиннәр, имеш! Чынлыкта исә кеше дроппер булып кыланмый, ә чын-чынлап шул эшне үз өстенә ала: аңа урланган акча килә һәм ул аны чын җинаятьчеләргә тапшыра.

«Зинһар, акчамны кире кайтар!»

Кайбер очракларда эш эзләү турында да сүз бармый. Әйтик, сезнең счётка зур гына сумма килеп төште, ди. Таныш булмаган берәү шалтырата да әлеге сумманы ялгыш күчерүен аңлата һәм зинһарлап акчаны кире кайтаруыгызны үтенә. Моның өчен телефон яисә карта номеры җибәрә. Чынлыкта исә бу акча сезгә мошенниклар тарафыннан алданган кешедән килгән, ә җинаятьчеләр сездән ул сумманы үзләренә күчерүне сорый. Моның өчен рәхмәт йөзеннән акча да тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Яхшылык эшлим дигән кеше менә шулай үзе дә сизмәстән, дропперга әйләнеп куярга мөмкин. 

Банк картаны нигә туңдыра?

Туңдыру сәбәпләре дропперлык кына түгел, билгеле. Әйтик, ПИН-кодны өч тапкыр дөрес кертмәдең исә, банк картаны урлаганнар һәм кодны белергә маташалар дип уйлый һәм көн ахырына кадәр яки бер тәүлеккә сүндерә. Төн уртасында ерак төбәктәге туганыгызга зур сумма җибәрергә уйласагыз да, банк саклык чарасын күрергә мөмкин: җинаятьчеләр счёттан акча урларга тырыша дип уйлап, картаның эшләвен ике көнгә туктатып куячак. Чыгарылыш кичәсен бәйрәм итү өчен бөтен сыйныф ата-аналарыннан акча җыюда да шикле гамәл күреп, картагызны сүндереп куярга мөмкиннәр.

Шикле счётлар Россия Банкының махсус мәгълүмат базасына эләгә. Реквизитларың бу базага эләкте исә, банклар аның хуҗасына мобиль кушымта һәм сайттагы шәхси кабинет аша счётларга дистанцион рәвештә керүне туктата. Исәп-хисап счётларда һәм кертемнәрдә булган акчасын  дроппер банк офисыннан паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ белән генә килеп ала алачак.

Кеше акчаларын әлеге базадагы шикле счётларга күчергәндә, банклар җибәрүченең бу гамәлен блокка куярга һәм акчаны мошенниклык счётына җибәрү ихтималы турында кисәтергә тиеш.

«ГМ» – КИҢӘШ

Дроппер булмас өчен нишләргә?

– Эш максатында акчалар күчерү өчен шәхси счётларны кулланырга ризалашмагыз. Чит кешеләргә карта бирмәгез һәм үзегезнең онлайн-банкка керү мөмкинлеге белән таныштырмагыз. Законлы эш бирүче беркайчан да мондый нәрсәләр сорамаячак.

– Ялгыш килгән акчаларны беркая да җибәрмәгез. Үзегезның банкка  мөрәҗәгать итегез һәм җибәрүченең реквизитлары буенча кире күчерүне сорагыз.

– 14 яше тулган балаларга финанс иминлеге кагыйдәләрен аңлатыгыз. Беренче чиратта үз картасын һәм онлайн-кабинетына керү өчен мәгълүматны чит кешеләргә бирүнең аяныч нәтиҗәләре турында кисәтегез.

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

Дроппер булуыгыз ачыкланса

Марат ШӘРИФУЛЛИН,

Татарстандагы Үзәк Банк бүлеге белән идарә итүче:

–  Алдауларын аңлап алуга ук, беренче эш итеп мошенниклар белән элемтәне өзегез. Алар сезне куркытырга, инде ниндидер операцияләр башкардыгыз бит дип шантаж ясарга мөмкин. Ләкин алар белән җинаятьчел бәйләнештә калу тагын да зуррак бәлагә китерәчәк. Алдау юлы белән аферага тарттылар дип, полициягә гариза белән мөрәҗәгать итегез.

Таныш булмаган кешеләргә үз картагызны бирсәгез яки банк кабинетыгызга керү өчен яшерен мәгълүматны ачсагыз, шулай ук кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итегез, картаны һәм счётыгызга дистанцион рәвештә керүне блокка куегыз.

Әгәр сез инде дропперлар базасына эләгеп, банк үзе үк сезнең карталарны сүндереп куйса, банк бүлегенә килеп, менеджерлардан ярдәм сорау яхшырак. Мошенниклык схемаларында арадашчы булырга җыенмавыгызны, хатагызны аңлавыгызны һәм бүтән кабатламавыгызны аңлатыгыз. Банк сезне дропперлар исемлегеннән чыгару өчен регуляторга сорау җибәрәчәк.

Шулай ук Россия Банкының интернет-кабул итү бүлегенә үзегез гариза бирә аласыз. Булган хәл турында җентекләп языгыз һәм сезне дропперлар базасыннан чыгаруны сорагыз. Мөрәҗәгатьтә паспорт, СНИЛС мәгълүматларын, телефон номерыгызны, банкның атамасын, шулай ук мошенниклык схемаларында очрарга мөмкин булган карта яки хисап номерларын күрсәтергә кирәк.

Регулятор сезне дроппер базасыннан чыгарыргамы, юкмы икәнлеге турында 15 эш көне дәвамында карар кабул итәчәк. Ләкин әгәр сезне шикле базага полиция керткән булса, тикшерү тәмамланганчы мәсьәләне хәл итеп булмаячак.

Россия Банкы мәгълүматлары буенча, Россия буенча һәр ай саен 80 мең кеше, күбесенчә яшьләр һәм балигъ булмаганнар дроппер булып китә.

Язма Россия Банкы бүлекчәсе – Татарстан Республикасы Милли банкы белән берлектә әзерләнде

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ