Логотип Магариф уку
Цитата:

Син мәчеме, квадробермы?

Квадробика («дүрт» һәм «аэробика» сүзләреннән) – үзеңне дүрт аяклы «дусларыбыз» сыман тоту, аның сыйфатларын кабатларга тырышу. Квадроберларның яраткан хайваннары булып песи, эт, төлке, бүреләр тора. Алар махсус битлекләр кияләр, колаклар беркетәләр, койрык тагалар.

Квадроберлар тирәсендәге шау-шу

Квадроберлар темасы тирәсендәге шау-шу федераль дәрәҗәдә бара икән инде. Федерация Советының мәгълүмати сәясәт буенча комиссия башлыгы Алексей Пушков квадробер балаларның әти-әниләренә җәза кертүне яклап чыккан. Мондый тәкъдимне керткән «Бердәм Россия» партиясе депутаты Сергей Колунов балалары квадробер булган әти-әниләрне кайбер очракларда ата-ана хокукыннан да мәхрүм итәргә кирәк дип саный. «Ата-аналар арасында да квадробиканы тыюны сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арта башлады», – дип белдерә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.

Квадробер, квадробика сүзләренең ни аңлатканын әлегәчә белмәгәннәр арасында бәлки Mia Boyka (Мария Бойко) дигән җырчының Надымдагы концертта башына мәче битлеге киеп чыккан кыздан: «Син песи баласымы, квадробермы, Аллаһ сакласын», – дип соравы һәм шуннан соңгы посты тирәсендәге бәхәсләрдән соң кызыксынып китүчеләр дә булгандыр. «Квадроберлар, безнең җәмгыятькә чит булган башка шаукымнар кебек үк, Көнбатыштан килде, ә анда гомуми кабул ителгән нормаларны бозу әллә кайчан трендка әйләнгән инде. Мин балаларның хайваннар костюмы киеп, парк буйлап йөгереп йөрүләрен тыныч кына күзәтә алмыйм. Аларның күлләвектән су эчү, мискидән ашау, җирдә казыну, хәтта башка квадроберлар кушуы буенча этләргә һәм кешеләргә ташланып, аларны тешләү очраклары да бар. Бу дөрес түгел! Әти-әниләр, сез  балаларыгызны хайван битлеге артында югалтырга әзерме?» – пост шундыйрак. Бар да дөрес кебек. Ләкин... үз «ски»лары да бар ич әле монда. Әнисен концерт барышында югалтып куркынган кыз баладан меңәрләгән кеше каршында: «Син мәчеме, квадробермы?» – дип сорап тору үзе үк урынлымы? Һәм ничек җавап бирсә дөрес буласы инде: мәче дипме? Кайда соң монда дөрес җавап?! Үзе үк покемоннар фонында җырлаучы кешенең «чит илнең тискәре йогынтысы» турында сөйләп утыруы да сәеррәк. Ярар, монысы сүз уңаеннан. Ә бу балага һәм башка квадробер балаларга карата шуннан соң буллинг арту – мәсьәләнең бик үк гади булмавы турында сөйли.

Маймыл кебек йөгерүдән башлана

Квадробика хәрәкәтенә башлангычны Япониядә яшәүче Кеничи Ито сала дип исәпләнә. Ул, 2008 елда маймыл кебек йөгерү күренешен чабышның яңа төре буларак күрсәтеп, халыкны гаҗәпкә калдыра, 2015 елда йөз метр араны 15, 71 секундта узып, хәтта Гиннессның рекордлар китабына кертелә. Бала чакта «маймыл» дип үртәлгән «сәер» япон кешесе уйлап тапса да, квадробиканы тулы бер хәрәкәт буларак Америкада таныйлар. Ул башта фитнес белән шөгыльләнүчеләр игътибарына тәкъдим ителә, ләкин соңрак бигрәк тә балаларны җәлеп итә (биредә балаларда көчле булган фантазия элементы да бар ич). Чит илләрдә квадробика турында биш ел элек үк белгәннәр, ә Россиядә ул быел язын гына популярлашып китә һәм, әйтүемчә, сәяси яңгыраш та ала.

Әле тагын аңа охшаш фурри дигән субкультура да бар. Фуррилар күп очракта популяр мультфильм яки әкиятләрдәге уйлап чыгарылган геройлар булып киенә; боларында антропоморф сыйфатлар күзәтелә: кешечә сөйләшәләр, ике аякта йөриләр; биредә иҗади башлангыч көчле, чөнки шул персонаж өчен махсус сценарийлар языла, рольле уеннар уйныйлар. 

Шайтан вәсвәсәсе

Дөресен әйтим, Интернеттагы видеоларны карагач, каршылыклы уйлар туды. Шәһәрдәге буш аланлыкта эт, мәче битлекләре киеп, сикерешеп уйнаган «койрыклы» балаларны күргәч, кызык икән, уйнасыннар, хәрәкәтле уен ич, барыбер дә көне-төне телефонда утыру булмас, дисең. Кемдер бишташ уйнаган, ни хәл итәсең, Интернет, ТикТоклар тәрбияләгән балага башка уеннар кызык. Квадробер булып китүләренең сәбәбе ни икән дип кызыксына башлаган идем, күбесе моны, чыннан да, кызык һәм файдалы мавыгу дип кенә саный. «Көмеш кыңгырау»ның актив хәбәрчесе Азалия Сабитова бу теманы өйрәнеп, квадроберларның үзләре белән дә сөйләшеп алган иде. Аның рөхсәте белән берничәсенең фикерен китереп үтәм.

«Квадробика белән мин ТикТок аша таныштым. Реаль тормышымда квадробика белән шөгыльләнүче дусларым икәү генә, күбрәк онлайн аралашабыз. Минем териотибым – мейн-кун. Квадробика индивидуальлеккә этәрә, кул һәм аяк мускуллары ныгый, битлекләр ясаганда, образ тудырганда фантазия яхшыра. Әти-әнием дә, әйләнә-тирәдәгеләр дә бу шөгылемә каршы, шуңа алар белән еш кына аңлашылмаучанлыклар туа».

«Дүртаяклап йөрү, сикерү, катлаулы элементларны өйрәнү башта бик авыр иде, килеп чыга башлагач, үземдә канәгатьлек хисе тойдым. Шөгыльнең тискәре ягы буларак, хейтны әйтергә кирәк, әйләнә-тирәдәгеләр начар сүз әйтеп, еш кына кәефемне бозалар».

«Квадробика миңа икенче тормыш бүләк итте. Аны үземдә түземлек тәрбияләргә, координациямне яхшыртырга булышканы өчен яратам. Әнием бу хоббига нейтраль карый, өлкән абый-апаларым әле кабул итеп бетерә алмый».

Битлек киеп йөрүче балаларның күпчелеге «мине аңламыйлар, дусларым юк, мин – ялгыз» дигән сүзләр әйтерләр дигән идем. Хәер, ата-ана белән бала, тирәлек белән бала арасындагы проблемаларны күп вакыт бала-чага түгел, олылар да аңлап җиткерми әле. Үз балаңны яки оныгыңны муенчак белән эт шикелле урамга йөртергә алып чыгуны башкача ничек аңлатасың? Бу хакта бер мөселман дустымның карашы аеруча да катгый булды: «Мөселман баласының шулай кылануын күз алдына китерә аласызмы? Шайтан уеннары, шайтан вәсвәсәсе бу».

Балалар өчен без эшли алган иң зур эш – төрле карашлы, төрле кыйммәтле дөньяда яшәр өчен хак кыйммәтләрне төшендерү. Рухи умыртка баганасы нык булган бала уңга-сулга бәрелми ул, үзе һәм башкалар өчен куркыныч булырлык төркемнәргә кереп китми.

Девиант төркемнәр 

Квадробика буенча олылар арасында капма-каршы фикерле ике лагерь оешып килә. Беренчеләр: «Бу – зыянсыз, вакыты белән үтәчәк мавыгу» дип санаса, икенчеләр моңа кискен каршы: «Кеше кеше булырга тиеш, битлек астына яшеренеп, ул үз-үзеннән кача, Аллаһ биргән рухын югалта»; «Бу –психик тайпылыш, әйләнә-тирәгә дә, үзенә дә куркыныч тудыра» дип исәпли.

Хәтта антиквадроберлар төркемнәре дә барлыкка килгән икән! Менә ич безнең балалар аңлы-акыллы, акны карадан аера белә, дип уйлап сөенергә ашыкмыйк. Алар урамда очраткан квадроберларның битлекләрен салдырып, койрыкларын йолкып, үзләрен кыйнап китүне гадәткә кертә башлаган. Бер шундый төркемнең җырын ишетеп сискәнеп киттем: «Безнең кулда мылтык, үтерербез атып!» (русчадан якынча тәрҗемә). Хәзер кайсы төркем куркынычрак дип чаң сугасы инде? Көч куллану, агрессия кайчан уңай нәтиҗәгә китергәне бар? Бер тайпылыш янына икенчесе туа башлаган ич: икесе дә җәмгыятьтәге нормалардан тайпылу, икесе дә девиант тәртип. Һәм бу очракта да олылар ике лагерьга аерылган. Квадроберлар үзләренә мондый тискәре мөнәсәбәтне агроквадроберларның кыланышлары белән бәйли: тешләүче, мискиләрдән ашаучы, ягъни чиктән ашучыларны шулай атыйлар икән; һәм мондый тәртипне һич тә хупламыйлар.

Әйе, квадробика булсын, фурри булсын, күпчелек моны психологик яки психик тайпылышлар белән бәйли. Фурри күбрәк яшүсмерләр арасында таралган, алар үзләре дә күп очракта костюм белән үзләрен иркенрәк тотуларын, мәктәптәге буллингтан яки ялгызлыктан котылырга теләүләрен яшермиләр. Ләкин безнең илдә психологка йөрү олылар арасында да нормаль хәл буларак кабул ителмәгәндә, балалар яки яшүсмерләр үз проблемаларын үзләре белгәнчә хәл итәргә омтыла шул: проблемалардан менә шундый төркемнәр арасына «кача».

ФАКТ: Инде маркетплейсларда квадроберлар өчен товар тәкъдим итеп, акча эшләүчеләр дә барлыкка килгән (мәсәлән, «Казань Сейчас» телеграм-каналы битлекләрнең бәяләре 29 тапкыр артуы, 1100 сумга җитүе хакында яза).

«Их, шул эт урынында булсаң иде»

Балаларга иң якын кешеләр – ата-аналар, укытучылар, психологлар белән дә сөйләштем мин бу мәсьәләдә. Аралашкан әти-әниләр арасында бу күренешне белмәүчеләр белүчеләрдән күбрәк булып чыкты, яки өстән-өстән генә хәбәрдарлар, үзләренең очрашканнары-юлыкканнары юк. Укытучылар да шулай ук. Гел шуны күрсәтеп, сөйләп тора башласалар, кызыксынмаган балалар да кызыксыначак дип санаучылар да бар араларында. Бер караганда, әллә ни куркыныч тоелмаса да, чаң сугарга кирәк, чөнки моның башында торучылар шул рәвешле балаларны кулга ияләштереп, аннары алар белән идарә итәчәк, тамырдан корытырга кирәк диючеләр дә бар. Димәк, уртак фикергә килү өчен сәбәпләрен бергәләп эзләү зарур.

Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры, шагыйрә Рәхимә Арсланова мондыйрак фикердә: «Үземә дә бу күренеш белән очрашырга туры килде. Бер бала мәктәпкә йөри: өс киеменә игътибар җитмәгәне сизелә, чәчләре вакытында каралмый... Белешә торгач, шул ачыкланды: боларның этләре бар икән, әти-әниләре шул этне төрле ярышларга, матурлык бәйгеләренә йөртә, ә бу балага, гомумән, игътибар юк. Бала квадроберларга кушылмаса да, «их, шул эт урынында булсаң иде» дигән уйлар башына килүе ихтимал. Бала шулкадәрле уенга керә, хәтта әти-әниләрен ышандырып, җәнлек кыяфәтендә аны урамга алып чыгуларына ирешә икән, уен аша булса да, үзенә игътибар иттерергә омтылышы дип тә буладыр».

Битлек астына качу

Бар кешегә дә ярату, аңлау, җылылык кирәк. Бала да гаиләдә шуларны тапмый икән, аны читтән эзләячәк. Элегрәк тә «неформал»лар, төрле субкультуралар булган, алга таба да булачак алар – хиппи, панклар, эмо, косплей, к-рор... Ник дигәндә, камил җәмгыятьтә камил гаиләләрнең бар яктан үрнәк рухи, әхлакый сәламәт балалар үстерүе ул – мөгаен, чынга ашмаслык хыялдыр. Коммунизм дигән хыял да чынбарлык белән бәрелешеп юкка чыкты ич. Ак белән кара, яхшылык белән явызлык беркая да китмәячәк: без дуаль дөньяда яшибез. Балалар өчен без эшли алган иң зур эш – менә шул төрле карашлы, төрле кыйммәтле дөньяда яшәр өчен хак кыйммәтләрне төшендерү. Рухи умыртка баганасы нык булган бала уңга-сулга бәрелми ул, үзе һәм башкалар өчен куркыныч булырлык төркемнәргә кереп китми. Мәсәлән, мин күргән бер видеода ташбака-бала акрын гына, ташбака адымнары белән юл аша чыга, машиналар туктап көтеп тора. Бала бу гамәленең хокук бозу булуын, башкаларга да комачаулык тудыруын, үз гомерен дә куркыныч астына куюын аңларга тиеш ләбаса. Битлекле-костюмлымы ул, юкмы – мондый гамәлләрнең нәтиҗәсен олылар аңлатырга тиеш.

Озын сүзнең кыскасы: балаларны яратыйк! Башка балаларның квадробер баланы кагуына, буллингка юл куймыйк. Үз юлын югалткан, эзләгән, ялгышканнарның тагын да йомылуына сәбәпче булмыйк. Безнең корал – бу очракта үтемле, мәрхәмәтле җылы сүз.

Белгеч фикере

«Әни нинди – бала шундый»

Гүзәл Закирова, психолог:

– Җәмгыятьтә һәрвакыт кабул ителгән нормалар буенча яшәү һәм нормадан чыгу күренеше күзәтелә. Битлекләр киеп, ниндидер чарада катнашу ул әле кызыксыну гына дип каралырга мөмкин, монысы нормадан чыгу түгел. Ә менә кешеләрне «тешләргә» омтылу, дуңгыз булып тагарактан ашау, пычрак суда коену, агрессия күрсәтү – монысы инде, әлбәттә, тайпылыш. Бу очракта ата-аналарга сорау туа. Бала бит бер көндә генә «тешләшә, өрә» башламый. Башта ул бу тема белән таныша, аннары кызыксына башлый, аннары уенга бирелеп китә. Әгәр баланың вакыты тулысынча аңа тапшырылган икән, димәк, ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр бик үк дөрес түгел. Андыйларның, гадәттә, көндәлек тормышы тәртип белән оештырылмаган була, бернинди түгәрәк яки секцияләргә йөрмиләр. Баланың башына юк-бар уйлар кермәсен өчен, ягъни төрле девиацияләргә авышмасын өчен, аның хоббилары булырга тиеш.

Мин үзем депрессив халәтле балалар, тәмамланмаган суицидлар белән эшлим. Һәм һәр очракта без иң беренче чиратта әни кеше белән эшли башлыйбыз. Әни белән бала арасында мөнәсәбәтләр нинди – гадәттә, кызыксынулар да, башкалар белән мөнәсәбәтләр дә шундый була.

Ата-ананың актив позициядә булуы зарур: нәрсә уйлый бала, ниләр белән кызыксына, табигый сәләтләрен үстерү өчен нишләргә, башкалар белән коммуникацияне ничек урнаштырырга? Болар бар да баланың киләчәктә җәмгыятьтә нинди урын алуына йогынты ясый. Бала белән һәрдаим сөйләшергә кирәк. «Дәрес әзерләдеңме? Мәктәптә ниләр булды?» рәвешендә генә түгел, ә баланы көн дәвамында нәрсәләр шатландырган, ниләр борчыган, ниләр гаҗәпләндергән – шулар белән дә кызыксынырга кирәк. «Алай тиеш, болай тиеш!» дип нәсыйхәт бирүләрне чикләү зарур. Ата-ананың үз кичерешләре, үз уйлары белән уртаклашуы, мавыгулары, үз-үзен тотышы белән үрнәк күрсәтүе балага зуррак йогынты ясый. Бала гаиләдә аңа ышануларын, аның фикере белән кызыксынуларын күреп торса, үз-үзенә ышанычы арта. Гомумән, бала үзен яратуларын белеп-тоеп торырга тиеш. Бала чакта тактильлек тә бик мөһим. Гаилә гореф-гадәтләре булу да ата-ана белән балаларны якынайта. 

Автор: Лилия Фәттахова 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ