Сөмбелә өйрәсе куе була
Сөмбелә ул – көзге уңышны җыеп алганнан соң уздырыла торган халкыбызның борынгы бәйрәме. Безнең бабаларыбызда, игенчелек белән шөгыльләнгән башка халыклардагы кебек, Уңыш бәйрәме булган. Татарларда ул «Сөмбелә» дип йөртелгән.
Елның дүрт чаты
Җиребез кояш тирәли 365 көн дәвамында әйләнә. Дөньядагы барлык халыкларда да елның дүрт чаты бар: көзге төн белән көннең тигезләшүе, кышкы торгынлык – төннең иң озын вакыты, аны «Нардуган» дибез, язгы көн белән төн тигезләшү – «Нәүрүз» һәм 22 июньдә җәйге торгынлык – төннең иң кыска вакыты. Шушы елның дүрт чаты – ел әйләнәсе календарьның иң төп үзәк билгеләре. Алар нәтиҗәсендә үзенчәлекле йолалар системасы туган. Сөмбелә, яки Уңыш бәйрәме үткәрелә торган вакыт көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына – 21–23 сентябрьгә туры килә. Аны элек-электән безнең бабаларыбыз гына түгел, ә гомумән, бөтен дөньяда билгеләп үткәннәр.
Пётр I заманында Юлиан календаре кертелгәнгә кадәр кулланылышта йөргән Зодиак календаре буенча уздырылган. Йолдызлыклар чиратлашуына корылган әлеге календарьның Сөмбелә бәйрәме уздырыла торган сигезенче ае да (21–23 августтан 21–23 сентябрьгә кадәрге арага туры килә торган ай) «сөнбелә» дип аталган. Сөмбелә йолдызлыгы Кыз (Дева) дип йөртелгән йолдызлык белән тәңгәл килә. Уңыш аена туры килүче йолдызлыкның да, башакның да менә шулай бер үк тамырдан ясалган сүз белән аталуы бер дә гаҗәп түгел. Чөнки башак ул үрчем-уңыш белән һәм, һичшиксез, хатын-кыз башлангычы белән бәйләнгән.
Көлтәләрдән ясалган тәхеттә
21 мартта уздырыла торган Нәүрүз бәйрәме игенчелек циклын башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап-йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып-җыю эшләре һәм туңга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән-эскертләргә куелган, сугылганы келәт-амбарларга тутырылган. Менә шундый көзге муллык-туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык Сөмбелә бәйрәмен, аеруча мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. Бәйрәм өйләрдән урамнарга да чыккан, төрле-уен тамашалар үткәрелгән.
Кайбер якларда бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп, көлтәләрдән ясалган тәхеткә утыртканнар. Гомумән, бөтен дөньяда уңыш белән, җир белән бәйле образлар – алар хатын-кыз образлары. Сабан туенда да, сөрәндә колга белән җиргә сугып-сугып йөриләр. Ул үзенә күрә бер җирне аталандыру, чөнки җир әле япь-яшь. Ә Сөмбелә инде бала тапкан, җитлеккән ханым, ул үзенең нигъмәтләреннән кешеләргә, мал-туарга, җәнлекләргә, кошларга һәрберсенә өлеш чыгара. Аны сап-сары җитен шикелле чәчле алиһә кебек күз алдына китергәннәр. Мәгълүматлардан күренгәнчә, безнең ата-бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш белән бәйләнгән календарь ай алиһәсе (Басу анасы) итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул күбесенчә өлгергән башак һәм иген басуы төсендәге алтын-сары толымлы кыз кыяфәтендә күзалланган.
Башак калдыру йоласы
Бәйрәмдә шулай ук беренче буразнаны ярып, язгы чәчүне башлап җибәргән ил агасы һәм аксакаллар да катнашкан. Алар келәү-алкышлар һәм җор сүзләр әйтеп, бәйрәм тантанасына традицион төсмер һәм олпатлык өстәп торганнар. Иртәгә урып-җыю башланасы дигән көнне үткәрелгән «уракка кул салу» йоласы буенча, шушы көнне бәйләнә торган иң беренче һәм бердәнбер көлтәне Сөмбеләгә багышлап бәйләгәннәр һәм аны басу эчендә утыртып калдырганнар. Шулай ук урып-җыю тәмамланганда да, Сөмбеләгә атап, бүлемтек җирдә урмыйча берничә башак калдыру йоласы булган.
Уңыш белән бүлешү
Әлеге бәйрәмнең асылында беренче чиратта уңыш белән бүлешү ята. Безнең халык әле дә бит яңа бәрәңгесен алдымы, тизрәк күршесенә кертә. Әлбәттә, Сөмбеләгә туры килмәскә дә мөмкин, әмма ул шуңа бәйле ышанулар системасында килеп чыккан. Яңа уңыш белән бүлешәсең икән, киләсе елга да мул уңыш алачаксың.
Совет идеологиясе дә бу бәйрәмне кире какмаган. Соңрак без аны Уңыш бәйрәме буларак билгеләп үтә башлаганбыз. Борынгы традицияләргә бәйле «Сөмбелә» әле дә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында уздырыла. Бу көнне бакчаларда үскән яшелчә, җиләк җимеш һәм чәчәкләрдән әзерләнгән күргәзмәләр эшли, уңган хуҗабикәләр татар халык ризыкларын әзерләү буенча конкурсларда, балалар төрле уеннарда, викториналарда катнаша. Җыр һәм биюләр белән үрелеп барган бу матур бәйрәм алтын көзнең ямен тагын да арттыра һәм төрле төсләргә буйый кебек.
«Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал»,
«Сөмбелә туса, су суыныр»,
«Сөмбеләдә өелеп килә»,
«Сөмбелә өйрәсе куе була»,
«Сөмбеләдә өсәк тутыр, сука бетер»
ГМ-инфо
Сөмбелә бәйрәме тамырлары элек Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән шумерлар мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә «шумбул» (вар. «шуббул») – башак, «шубултум» сары башак дигән мәгънәгә туры килә. Аннары ул шул ук мәгънәсендә һәм «сөмбел-сөнбелә» формасында шумерлар белән аралашып яшәүче борынгы семит телле аккадларга күчкән һәм тагын да соңрак гарәпләрдә дәвам иткән. Әлеге сүзнең Балкан тарафына киткән икенче бер тармагы исә thumbull / sumbull һәм «башак» һәм шуңа якын торучы «бөре», «чәчәк төймәсе», «төш» мәгънәләрендә албан һәм румыннарда сакланып калган.
Автор: Фәнзилә Җәүһәрова, «Татар ядкярләре» проекты җитәкчесе, КФУның филология фәннәре кандидаты, доцент
Фәния Лотфуллина әзерләде
Фото: Гөлнара Гатауллина архивыннан
Комментарийлар