Студентлар гаилә кора
Россиядә гаилә коручы студентлар саны елдан-ел арта бара. Бер яктан, бу илдәге социаль үзгәрешләр турында сөйләсә, икенче яктан, студент гаиләләренә дәүләт тарафыннан аеруча игътибар кирәклеген искәртә.
Матди кайгырту
Әйтергә кирәк, бүген үз оясын корган студентларга дәүләт ярдәме чикле. Студент гаиләсе дигән атама үзе дә әлегә рәсмиләштерү юлында гына. Узган ел Россия Дәүләт думасына кертелгән махсус закон проекты ярдәмендә аны закон дәрәҗәсендә ныгытырга телиләр. Хокукый инициатива канун булып җитешкән очракта, җәмгыятьтә яшь гаилә атамасы белән беррәттән, студент гаиләсе дигән категория барлыкка киләчәк, димәк, бу катламга адреслы ярдәм юллары арту ихтимал. Әлегә энә белән белем коесын казучы гаиләләр өчен дәүләт ярдәме башлыча яшь парның икесе дә студент булган очракта, шулай ук көндезге бүлектә укып, бала тәрбияләүчеләр өчен.
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, студент статусындагы булачак әниләргә йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләнә. Ул тулы декрет ае өчен стипендия күләмендә билгеләнә. Пособиенең күләме йөклелек һәм бала табу сәбәпле хаста булган вакытка пропорциональ рәвештә исәпләнә. Әгәр булачак әни бәби тапканчы стипендия алмаган булса, декрет түләүләре стипендиянең база күрсәткечләре буенча санала.
Бала тапкач, бер тапкыр түләнә торган пособие исә көндезге бүлектә генә укучы студент әниләргә каралган. Бу очракта ир белән хатын эшләмәскә тиеш – киресенчә булганда, мондый түләүне эшләүче якның хезмәт урыны билгели. Ел саен индексацияләнүен исәпкә алмаганда, әлеге пособие билгеле бер күләмдә тора: быел ул – 26 941, 71 сум. Мондый ярдәм өчен гариза, бала тугач та, 6 ай эчендә тапшырылырга тиеш.
Шулай ук көндезге бүлектә белем алучы яшь әниләр айлык яки бердәм пособиегә дәгъва итә ала. Айлык түләү, сабый туганнан яки бала ялыннан алып, аңа 1,5 яшь тулганчы дәвам итә. Әлеге материаль ярдәм төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына карап билгеләнә. Ул унике атнага кадәр учётка баскан авырлы хатын-кызларга, яки ата-ананың берсенә исәпләнә, бала туганнан алып аңа 17 яшь тулганчы түләнә.
Дәүләт тарафыннан саллы ярдәм чараларының берсе – ана капиталыннан студент гаиләләре дә файдалана ала. Бу елның февраленнән гаилә капиталының беренче балага тиешле күләме 690 266, 95 сумга җитте, икенче балага өстәмә түләү 221 895, 14 сумны тәшкил итә. Ә менә 2020 елның 1 гыйнварыннан соң өченче һәм аннан күбрәк бала алып кайткан гаиләләргә 912 162, 09 сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган.
Вузлар ярдәме
Студент гаиләләре өчен ярдәмнең кайсы да мөһим, урынлы. Чөнки яңа гына тормыш башлаган ике яшь кешегә хәзер укуны гына түгел, көнкүрешне дә алып барасы бар. Гаиләдә нарасый да аваз салса, яшь гаилә тормышына ямь өстенә мәхәббәтле мәшәкать тә өстәләчәк. Менә шул чакта уку йортларының зирәклеккә корылган ярдәм сәясәте ярап куя да инде.
Студент гаиләләре өчен барлык уку йортларында диярлек шәхси уку планына күчү, мәгълүмати, психологик һәм юридик ярдәм, шул исәптән Яңа елга, бәйрәмнәргә бүләкләр каралган. Дөрес, әлегә вузлар өчен гомуми статистика һәм таләпләр юк. Әмма башкала уку йортларының берничәсе белән элемтәгә кергәннән соң, аларның һәркайсы студент гаиләләрен булдыра алганча кайгырта дигән фикер ныгый. Мисал өчен, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында студентлар өчен «Таяну» («Опора») социаль-психологик үзәге эшли, юридик клиника бар, гаиләле студентларны шәхси график буенча укыта алалар.
Казан дәүләт аграр университетында барлыгы 23 студент гаиләсе исәпләнә, аларның бишесендә ике як та әлеге уку йортында белем ала, ун пар әти-әни булырга өлгергән, бер күпбалалы гаилә бар. Бүген вузда алда санап үтелгән барлык ярдәм төрләре гамәлдә. Озакламый тулай торакта һәм уку йортының үзендә әниләр һәм бәбиләр өчен уңайлы бүлмә дә ачарга ниятлиләр.
Янә бер уңай күренеш: соңгы елларда Россия уку йортлары әниләр һәм бәбиләр өчен махсус бүлмәләр булдыру эшенә кереште. Моңа кадәр андый бүлмәләр тулай торакларда гына бар иде, төгәлрәк әйтсәк, ил буенча алар 91. Узган ел исә әниләр һәм бәбиләр өчен махсус урынны Татарстан уку йортларының берсендә булдырдылар. Томск һәм Пермь шәһәрләреннән соң, Россия вузларында өченче әниләр һәм бәбиләр бүлмәсе хәзер Казан дәүләт энергетика университетында укучы студент гаиләләрен сөендерә. Барлык уңайлыклары булган әлеге күп функцияле бүлмәдә яшь әти-әниләр сабыйларын ашата, аның шәхси гигиенасын кайгырта ала, шулай ук бала карау, тәрбияләү буенча да квалификацияле ярдәмнән файдаланырга мөмкин. Монда балаларны билгеле бер вакытка уен бүлмәсендә калдырып тору җаен да кайгыртканнар. Әти-әнисе белем алган вакытта кечкенә тиктормасларны укытылган, инде тәҗрибә җыеп өлгергән тәрбиячеләр карый. Әлеге бүлмәләр читтән торып укучы студент гаиләләре өчен дә уңайлы – әти-әниләр сессия чорында, баласыннан аерылмый гына, тынычлап укый дип белдерделәр уку йортында. Моннан тыш, Энергетика университетында махсус «Гаилә клубы» эшли, узган ел уку йортында «Гаилә энергиясе» дип исемләнгән гаилә интеллектуаль фестивален дә үткәргәннәр.
Бала тапкан өчен 100 мең
Башкала югары уку йортлары арасында студент гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча Казан федераль (Идел буе) университетын аерым атап үтү кирәктер. Бүген уку йортында ире дә, хатыны да көндезге бүлектә белем алучы 70 студент гаиләсе исәпләнә. Белем учагының аларга юнәлтелгән ярдәм ысуллары шактый саллы. Мисал өчен, 2024 елда, университетның махсус боерыгы нигезендә, бәби тапкан студентлар һәм аспирантларга 100 мең күләмендә түләү билгеләнгән иде. Узган ел әлеге акчалата ярдәмне 131 яшь әни алган.
2021 елдан КФУда гаилә корган студентларны эшкә урнаштыру практикасын да кулланалар. Аларга хезмәт урынын сайлаганда, иң элек вуздагы вакансияләргә өстенлек бирәләр икән. Моннан тыш, көндезге бүлектә укучы студент гаиләләре семестрга бер тапкыр туклану, шәһәр транспортында йөрү, фәнни китаплар һәм уку әсбаплары өчен түләүдән файдалана ала. Контракт формасы буенча укучыларга яки алты айга кадәр нарасый тәрбияләгән авырлык белән көн күрүче студент гаиләләренә бала инвентарен сатып алу өчен махсус түләү билгеләнә. Авыр хәлдә калган студент гаиләләренә шулай ук матди ярдәм каралган. Боларга өстәп, балигълык яшенә җитмәгән баласын ялгыз тәрбияләүче студент аналар уку йорты карамагындагы торак өчен түләүдән азат ителә.
2021 елдан уку йортында аутик спектрдагы тайпылышлары булган сабыйлар өчен махсус коррекцияле «БЕЗ БЕРГӘ» («МЫ ВМЕСТЕ») балалар бакчасы эшли башлаган. Бирегә студент әниләр югарыда атап үтелгән диагнозлы 3–7 яшьлек баласын бушка йөртә ала. Бакча базасында, Россия Фән һәм югары белем министрлыгының «Әнигә укырга ярдәм ит» («Помоги маме учиться») бәйгесе кысаларында, әниләр һәм бәбиләр бүлмәсе булдырылган. Моннан тыш, университет студент гаиләләре өчен төрле фестиваль һәм бәйгеләр оештыра.
САН
Бүген Россиядә 5,3 миллион яшь гаилә исәпләнә, аларның 26 меңе – студентлар гаиләсе. 5600 гаилә әти-әни булырга өлгергән. Татарстанда исә студент гаиләләренең саны ‒ 3176, шуларның 333 ендә ике як та студент, ягъни ир дә, хатын да югары уку йортында белем ала.
ВРЕЗКА: 2024 елда Россия буенча 9 меңнән артык балалы студент гаиләсе дәүләттән матди ярдәм алган. 261 укучы әни түләүсез бүлеккә күчкән. Гаиләле студентлар тулай торакта бүлмә алу буенча да өстенлеккә ия. Узган ел 2,6 мең шундый пар, әлеге хокуктан файдаланып, яшәү урыны булдырган, аларның 251 е – балалы студентлар.
«Дәүләттән ярдәм өмет итеп өйләнешмәдек»
Алсу Шакирова, журналист:
‒ Өйләнешкәндә дәүләттән ярдәм алу турында иң соңгы чиратта уйлыйсыңдыр ул. Бер-береңне яратып, бергә яшисе килеп, гаилә корасың бит. Без 2006 елның җәендә өйләнештек. Ул чакта мин IV курсны, ирем уку йортын тәмамлап, аспирантурага керергә әзерләнә иде. Ул да, мин дә эшсез. Нәрсәгә өметләндек микән без? Үзебезчә, эшкә урнашырбыз дип уйлаганбыздыр: ничек инде, гаилә кор да, эшкә урнашма! Шул ук вакытта әти-әни ярдәм итәр дип тә өметләнгәнбездер. Аннан, мин югары стипендия ала идем. Әйбәт укыгач, спектакльләрдә катнашкан өчен, университеттан безгә ай саен 3800 сум түлиләр иде. Соңрак, аспирантурага укырга кергән иремә тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Аның айлык түләве ул вакытта 200 сум тирәсе иде. Мин ярты ставкага эшкә урнаштым, укудан соң эшкә чаба идем. Ирем төнгә машина стоянкасында эшләде, уку йортыннан стипендия алды. Менә шулай, әвеш-тәвеш килеп, әлбәттә, әти-әниләрнең ярдәме белән яшәп киттек. Ярый әле шул вакытта өйләнешкәнбез, дим. Хәзер кызыбыз, дүртенче курсны тәмамлагач, кияүгә чыгам дисә, янәшәсендә ышанычлы кеше булганда, боларга дәүләт ярдәме булыр микән дип уйлап тормас, ризалашыр идек. Дөрес, бераз яшьрәк әле, дөнья күрмәгән дип, борчылып куяр идем анысы, әмма яшьләрнең теләгенә каршы килмәс идек.
«Гаилә кору файдага булды»
Әмирә Исхакова, Казан медицина көллияте студенты:
‒ Ирем белән узган елның октябрендә никах укыттык. Ул төзелеш көллиятенең II курсында читтән торып укый, мин акушер-гинеколог һөнәрен үзләштерәм. Эшләүче иремә сессия вакытында авырга туры килә анысы, башка кыенлыклар юк, шөкер. Фатир үзебезнеке ‒ әти-әниләребезнең ярдәме. Ирем эшли, мин дә, вакытым булу белән, ефәк тукымадан букет композицияләре иҗат итеп, өстәмә акча юнәтәм. Бу яшьтә гаилә корып яши башлавыбыз икебез өчен дә файдага булды сыман: вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәндек, чөнки хәзер игътибарың үзеңә һәм укуга гына түгел, гаиләңә – иреңә дә җитәргә тиеш бит. Кияүгә чыккач, укуда да, тормышымда да максатларга җиңелрәк ирешә башладым кебек, янәшәмдә ирем-терәгем булу зур йогынты ясый. Миңа калса, студент чакта гаилә корган яшьләр җаваплырак, максатчанрак була.
«Ярый ярдәм итәргә әнием булды»
Лилия Җамалиева, теш табибы:
‒ Студент вакытта кияүгә чыгарга курыкмадым, чөнки бу вакытта инде мин 18 яшьлек яшь-җилкенчәк түгел, медицина көллиятен тәмамлап, югары уку йортында теш табибы һөнәрен алучы 24 яшьлек җиткән кыз идем. Ирем белән бу адымга уйлап, әзерләнеп бардык. Шулай да бер дә кыенлыклар булмады дип әйтә алмыйм. Мин Чабаксар шәһәрендә белем алдым, ә ирем Казанда калды, ул көнозын эшли иде. Укып бетерергә бер ел кала гаиләбез ишәйде – бәби алып кайттык. Авыр булса да, укуны ташлыйсым килмәде. Әниемә рәхмәт, ул эшен көйләп, мин укып бетергәнче кызыбызны карап торырга ризалашты, балабызны үстереште. Ярдәм итәргә әзер торучы якыннарың булганда, студент чакта гаилә корудан курыкмаска кирәк дип саныйм.
Фото – нейролчелтәр





Комментарийлар