Логотип Магариф уку
Цитата:

Суда йөзү кагыйдәләре

Суда коену никадәр рәхәт булмасын, ләззәт артында сагайтырлык һәм үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар. Аларны белү – һәркем өчен мөһим.

● Бары тик коенырга яраклы, рөхсәт бирелгән урыннарда гына йөзәргә ярый.

● Суда коеныр алдыннан ял итү мөһим, талчыккан хәлдә йөзәргә ярамый. Әгәр коенганда арып китсәгез, иң яхшысы – суда килеш аркага ятып хәл алу һәм әкрен генә ярга таба йөзү. Суда хәрәкәтсез һәм вертикаль халәттә тормау хәерле.

● Коену урынына ашыкмыйча гына керү мөһим, су билгә җиткәч, туктап, чумып алу яхшы. Кызган тән белән кисәк суга сикерү тыела.

● Йөзгәндә, яр буеннан ерак китмичә, сулыктагы махсус тамгалар урнаштырылган урыннардан чыкмаска кирәк. Тамгалар белән чикләнгән әлеге территорияне су асты йөзүчеләре алдан тикшерә, чистарта.

● Беркайчан да үзегез генә коенмагыз, аеруча төнлә суга керүдән сакланыгыз.

● Бату турында ялган коткы салмагыз!

● Су температурасы ‒ 17–19, һаваныкы 21–23 градустан түбәнрәк булганда коенырга киңәш ителми. Кечкенә балалар өчен суның җылылыгы 25 градустан ким булмаска тиеш.

● Коену өчен иң яхшы вакыт ‒ иртә белән 11.00 сәгатькә кадәр һәм кичке 17.00 сәгатьтән соң.

● Суда коену вакыты 15–20 минуттан да артмасын. Су эчендә озак тору тәннең туңуына һәм буыннарның көзән җыеруына китерергә мөмкин. Бу вакытта үз-үзеңне ничек тә кулга алып, су өстендә калырга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк.

● Ашар алдыннан ике сәгать кала коеныгыз. Туклану белән суга керергә ярамый.

● Көтелмәгән хәл була калса, ярдәмгә килгән коткаручыга ябышмагыз, мөмкин кадәр аңа булышырга тырышыгыз, хәрәкәтләнегез.

● Суда куышлы уйнамау хәерле, чөнки ашыкканда ялгыш су йотарга, нәтиҗәдә аңны югалтырга мөмкин.

● Көймәдә хәрәкәт итүче балигъ булмаган балаларның өстендә коткару жилеты булырга тиеш.

Балалар белән барганда, суга иң элек олы кеше керергә тиеш. Судан иң беренче балалар, аннан соң гына олылар чыга. Ничә яшьтә булуларына карамастан, балаларның үзләрен генә суда калдыру тыела. Балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләрен балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен,Россия Федерациясе Административ кодексының 5.35 нче маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралганлыгын да истә тотарга кирәк.

САН

2025 ел башыннан республика сулыкларында 35 кеше һәлак булган, алар арасында 3 бала да бар. 25 кеше, шул исәптән 4 бала коткарылган.

 

Регина ГАЯЗОВА,

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ