Логотип Магариф уку
Цитата:

Суда йөзү кагыйдәләре

Суда коену никадәр рәхәт булмасын, ләззәт артында сагайтырлык һәм үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар. Аларны белү – һәркем өчен мөһим.

Регина ГАЯЗОВА,

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы

● Бары тик коенырга яраклы, рөхсәт бирелгән урыннарда гына йөзәргә ярый.

● Суда коеныр алдыннан ял итү мөһим, талчыккан хәлдә йөзәргә ярамый. Әгәр коенганда арып китсәгез, иң яхшысы – суда килеш аркага ятып хәл алу һәм әкрен генә ярга таба йөзү. Суда хәрәкәтсез һәм вертикаль халәттә тормау хәерле.

● Коену урынына ашыкмыйча гына керү мөһим, су билгә җиткәч, туктап, чумып алу яхшы. Кызган тән белән кисәк суга сикерү тыела.

● Йөзгәндә, яр буеннан ерак китмичә, сулыктагы махсус тамгалар урнаштырылган урыннардан чыкмаска кирәк. Тамгалар белән чикләнгән әлеге территорияне су асты йөзүчеләре алдан тикшерә, чистарта.

● Беркайчан да үзегез генә коенмагыз, аеруча төнлә суга керүдән сакланыгыз.

● Бату турында ялган коткы салмагыз!

● Су температурасы ‒ 17–19, һаваныкы 21–23 градустан түбәнрәк булганда коенырга киңәш ителми. Кечкенә балалар өчен суның җылылыгы 25 градустан ким булмаска тиеш.

● Коену өчен иң яхшы вакыт ‒ иртә белән 11.00 сәгатькә кадәр һәм кичке 17.00 сәгатьтән соң.

● Суда коену вакыты 15–20 минуттан да артмасын. Су эчендә озак тору тәннең туңуына һәм буыннарның көзән җыеруына китерергә мөмкин. Бу вакытта үз-үзеңне ничек тә кулга алып, су өстендә калырга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк.

● Ашар алдыннан ике сәгать кала коеныгыз. Туклану белән суга керергә ярамый.

● Көтелмәгән хәл була калса, ярдәмгә килгән коткаручыга ябышмагыз, мөмкин кадәр аңа булышырга тырышыгыз, хәрәкәтләнегез.

● Суда куышлы уйнамау хәерле, чөнки ашыкканда ялгыш су йотарга, нәтиҗәдә аңны югалтырга мөмкин.

● Көймәдә хәрәкәт итүче балигъ булмаган балаларның өстендә коткару жилеты булырга тиеш.

 

Балалар белән барганда, суга иң элек олы кеше керергә тиеш. Судан иң беренче балалар, аннан соң гына олылар чыга. Ничә яшьтә булуларына карамастан, балаларның үзләрен генә суда калдыру тыела. Балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләрен балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәгән өчен, Россия Федерациясе Административ кодексының 5.35 нче маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралганлыгын да истә тотарга кирәк.

 

САН

2025 ел башыннан республика сулыкларында 35 кеше һәлак булган, алар арасында 3 бала да бар. 25 кеше, шул исәптән 4 бала коткарылган.

 

Аяныч очраклар – еш кына рөхсәт ителмәгән сулыкларда коену нәтиҗәсе. Мондый сулыклар махсус тамгаланган була, аларда коткару, ярдәм күрсәтү постлары булмый. Ярамаган урында коенган өчен Татарстан Республикасы Административ кодексының 3.10 нчы маддәсе нигезендә бер меңнән алып 1500 сумга кадәр штраф каралган.

 

ГМ-факт

Һәр коену сезонында коткаручылар тәҗрибәле тренерлар белән берлектә республика пляжларында һәм балалар ял итү лагерьларында «Йөзәргә өйрән» акциясен уздыра, беренче ярдәм кагыйдәләре белән таныштыра. Чараның төп максаты – балаларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтү, әти-әниләргә моның мөһимлеген ассызыклау.

 

«Йөзү күнекмәләрен ныгытырга кирәк»

Игорь Никифоров, «Казан» спорт комплексы җитәкчесе вазифаларын башкаручы, йөзү буенча тренер-укытучы:

– Сулыкларда имин ялның төп кагыйдәсе – йөзә белү. Әмма иң оста йөзүче дә күнекмәләрен һәрдаим ныгытып торырга тиеш. Шөгыльләрне исә бассейнда гына түгел, өй шартларында да үткәрергә була. Икенче төрле аларны «коры йөзү» дип атыйлар. Мисалга кроль ысулын алыйк, бу стильдәге күнегүләр спорт медицинасы һәм физиология өлкәсендә еш кулланыла, йөзәргә өйрәнү өчен отышлы дип санала. Даими рәвештә үтәгәндә, алар арканың абдоминаль өлешендәге мускулларын ныгыта, метаболик процессларны көйли, кан йөрешен яхшырта, организмда туклыклы матдәләрнең дөрес бүленешен тәэмин итә, хәрәкәт-буын аппаратындагы тайпылышларны кисәтә. Көзге каршына басып түбәндәге күнегүләрне ясарга була.

1. Корсакка яткан килеш кулларны ияк астына куябыз, аяк очларын сузабыз. Шул рәвешле, кроль ысулы белән йөзү хәрәкәтләрен ясаган кебек, аякларны бот өлешеннән өскә-аска күтәрәбез һәм төшерәбез.

2. Аякларны иңбаш киңлегендә куеп басабыз. Бер кулны алга, икенчесен артка сузабыз һәм, кулларны әйләндереп, «тегермән» хәрәкәтен ясыйбыз.

3. Аякларны иңбаш киңлегендә куеп баскан килеш, гәүдәне алга сузабыз, кулларны өскә күтәрәбез. Һава алып, уң кул белән ишкәк сыман хәрәкәтләр ясыйбыз, башны хәрәкәт итүче кулга таба борабыз. Шушы ук хәрәкәтләрне сул кул белән кабатлыйбыз.

4. Һава алуны куллар хәрәкәте белән туры китерәбез. Аякларны иңбаш киңлегеннән күбрәк куеп, гәүдәне алга юнәлтәбез. Бер кулны алга, икенчесен артка сузабыз. Һава алып, башны артка юнәлтелгән кулга борабыз. Куллар алмашканда, һаваны чыгарабыз.

 

Түбәндәге күнегүләр җыелмасы кроль стилендә аркага ятып йөзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итәр:

1. «Уклар» ‒ аяк очларында туры басып, кулларны өскә күтәрергә һәм аларны терсәк турысында мөмкин кадәр туры тотарга кирәк – колаклар  иңбашына якын булырга тиеш. Корсакны эчкә җыеп, гәүдәне бераз гына алга юнәлтәбез. Шул халәттә туктап торырга яисә акрын адымнар белән хәрәкәт итәргә мөмкин.

2. «Әйләндерү» – кулларны, аркага ятып йөзгәндәге кебек, алга һәм артка әйләндерәбез. Бер якка кимендә 20 күнегү ясарга кирәк.

3. «Планка һәм кроль» ‒ планка халәтен алабыз (аяк очларына һәм кулның терсәк өлеше яки учларга таянып, гәүдәне тигез тоту). Башта бер кул, аннан икенчесе белән ишкәк сыман хәрәкәтләр ясыйбыз. 30 секунд дәвамында икешәр тапкыр шундый күнегү ясарга кирәк.

4. «Аяклар белән хәрәкәт итү» – аякларны сузып идәнгә утырабыз. Кулларны билгә куябыз яки артка таянабыз. Аяк очларын алга сузып, аякларны селкибез. Бер күнегү дәвамында 40–60 хәрәкәт ясарга кирәк.

5. «Ишкәк сыман» – арканы туры тотып иеләбез һәм һавада куллар белән ишкәк сыман 40 хәрәкәт ясыйбыз. Йөзүнең кроль ысулын хәтерләткән бу күнегү иңбаш билбавын ныгыта.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ