Сыерчык оясы
1 апрель – Халыкара кошлар көне. Кошларның төрләрен һәм санын саклауга юнәлдерелгән экологик бәйрәм бу. Ирексездән, мәктәптәге бәйрәм чаралары, рәсем, сыерчык оясы бәйгеләре искә төшә. Кешеләр сыерчык ояларын XVIII гасырда ук ясый башлый. Бүген исә максатыбыз иң матур оя белән шаккатыру түгел, ә сыерчыкның өе нинди булырга тиешлеге хакында.
Такталар 20 мм дан юкарак булмасын. Шомартырга кирәк түгел. Эчке ягы шома булса, бәләкәчләр оядан чыга алмаячак. Сүз уңаеннан, күкәйдән чыгып 20–22 көн узуга, сыерчык баласы туган оясыннан мөстәкыйль тормышка оча.
Капкач авыш булырга тиеш, аны алынмалы итеп эшләсәң, ел саен чүпләрен чистартып куярга җайлы була. Ләкин саескан, карга кебек оста ерткычлар җайлы гына ачарлык булмасын.
Матур, ачык төсләргә буялган ояны кошлар үз итми, ике-өч елдан гына урнаша. Шуңа күрә черүгә каршы махсус буяу яисә морилка белән буяп кую отышлырак булыр.
Ояның төбеннән тишегенә кадәр 18–20 см ара калсын, уңайлы «тирәнлек»не кошлар үзләре дә коры үлән түшәп көйли.
Кереп-чыгу өчен ясалган тишек 4–6 см булырга тиеш.
Сыерчык утырып сайрасын өчен, таякчыклар кую кирәкмәс, ул дошманнарга ояга керүне җиңеләйтәчәк.
Оя 2,5–5 м биеклеккә урнаштырыла. Көнчыгышка яисә көньяк-көнчыгышка карап торырга тиеш.
Ояны туры яисә бераз алга авыш итеп урнаштырыгыз. Берүк артка авыш булмасын, югыйсә кошчыклар оядан чыга алмаячак.
Безнең очракта ояның алгы өлеше 35 см, арты 30 см биеклектә.
Данис Исхаков
Автор фотолары
Комментарийлар