Логотип Магариф уку
Цитата:

Сынчы герой Васил Маликов

Васил Малик улы Маликов – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы. Бөек Ватан сугышына үз теләге белән китеп, 18 яшендә күкрәгенә тәүге орден тагылган герой.

Әтисез калу

Васил Маликов 1924 елның 19 октябрендә Актаныш районы Иске Кормаш авылында күпбалалы, төгәлрәге 14 балалы, гаиләдә дөньяга килә. Васил – унөченче. 1930 еллар башында әтисен кулак дип атап, Беломор каналы төзелешенә сөрәләр, ә гаиләсен Пермь краеның Чернус авылына җибәрәләр. Балаларны әни кешенең берүзенә күтәрергә туры килә. Очрашу өмете сүрелми. Малик абзыйны 1935 елда өенә җибәрәләр. Ниһаять, туган як һавасын сулап, биш ел буе күрешмәгән газизләрен кочагына алачак бит! Шулкадәр ашкынып кайта ул. Әнә станция күренә. Әнә гаиләсе әтиләрен каршыларга килгән. Йөрәкләренең сагынулы тибеше поезд тәгәрмәче шакылдавына аваздаш сыман. Сабырлыгы җитми ирнең, поездның туктаганын көтми, тизлеген акрынайтып станциягә якынлашкан мәлдә вагоннан сикерә. Тик менә-менә гаилә башлыгының ныклы кочагына сеңәбез дип көткән гаиләсе күз алдында, чабуы вагонга эләгеп калып, поезд астына эләгә...  

Василга әтиле тормыш насыйп булмый. Бу хәлләрдән соң Василның әнисе Кормашка башка кайтмый. Мөгаен, туган җиреннән нахакка сөрелү, газиз иреннән аерылу һәм аны биредә мәңгегә югалту аның йөрәгендә язмышына үпкәле төер булып, гомерлек йөк булып укмашкандыр...

 

Геройлык юлы

Әнисенең дә хәлен бераз җиңеләйтәм дип, олы апасы Сания 11 яшьлек Василны үзе белән Казанга алып китә. Сания апасының бер кулы булмый, кияүгә дә чыкмый, энесен тәрбияли. Бик иртә вафат була. Васил башкалада җидееллык мәктәптә укый, 1942 елда һөнәри училищены тәмамлый.

         Шул ук елда 18 яшьлек егет үзе теләп фронтка китә. Иҗат уты белән янган, кулына балчык белән пумала килешкән сәнгать кешесен хисле һәм йомшак дигән күзаллау бар күбебездә. Тик авырлыклар белән чыныккан максатчан Василның рухы инде чын ир булып җитешкән, моны ул фронтта сугышчан батырлыгы белән раслый. Икенче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары составындагы 19 нчы танк корпусының 882 нче танкка каршы истребитель артиллерия полкында танкка каршы орудие командиры була. Уң кулы яралануга карамастан, сугыш кырын калдырмый, фашистларның коралын сафтан чыгара, шуның белән контратаканы боза һәм безнең пехотага һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек бирә.

Васил Маликовның иң тәүге дәүләт бүләге – «Батырлык өчен» медален шулай итеп 18 яшендә үк күкрәгенә тагалар! Шулай ук ул – II һәм III дәрәҗәдәге «Дан» ордены, «Кызыл Йолдыз» ордены, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены кавалеры.

         1947 елда исән-сау демобилизацияләнеп, Казанга кайта. 1953 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый, уку елларында остазы Садри Ахун җитәкчелегендә скульптура белән шөгыльләнә. Соңрак 1959 елда Ленинградтагы В.И. Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесының профессор Р.К. Таурит җитәкчелегендәге монументаль-гамәли скульптура бүлегендә укый.

 

            Ике туган

         Актаныш районы Иске Кормаш авылы – илебезгә өч халык рәссамын биргән төбәк, алар – Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Әсгать Сәфәргалин. Өчесенә дә туган авылларында элмә такталар куелган, Актаныш үзәк ял паркында бюстлар урнаштырылган. Васил белән Зилфәт – икетуганнар. Бик дус һәм фикердәш булалар. Язмышлары да охшаш. Ленинградка укырга да икәүләп юнәләләр. Аны тәмамлагач, икесе дә талантлы абый-эне арасында уртага салып ачыктан-ачык сөйләшү була. Васил әйтә: «Мин өлкәнрәк бит, минем сүзем олы булырга тиеш, – ди. – Ике тәкә башы бер казанга сыймый, мин Казанга кайтам, син Башкортстанга юнәл, анда да безнең татарларыбыз яши», – ди. Зилфәт һич үпкәләми, тыңлый. Аның өчен абыйсы Василның фикере гомере буе бик абруйлы була. Зилфәт гомере буе Уфада эшли, Васил – Казанда. Икесе дә Рәссамнар берлеге рәисе булалар. Депутат булып та сайланалар, ләкин озакка түгел, чөнки иҗатка вакыт калмый. Икесе дә күрше республикаларда университетның архитектура бүлегендә укыталар. Васил кафедра бүлеге җитәкчесе булып та күп еллар хезмәт куя. Зилфәт абыйсы хөрмәтенә улына Васил исеме куша.

        

         Иҗат киңлеге

Васил Маликов 1959 елдан алып РСФСР Сәнгать фондының Татарстан иҗади-җитештерү комбинатында скульптор булып эшли. 1968 елда – СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, 1986–1989 елларда ТАССРның Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе.

Скульптураларының тәүге геройлары – төзүчеләр, нефтьчеләр, монтажниклар, эшче һөнәр ияләре. Татар мәдәнияте вәкилләренең портретлар сериясен дә аерым бер ярату белән башкара ул. Ул иҗат иткән Мулланур Вахитов, Муса Җәлил, Камил Якупов скульптур портретлар, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары образлары – киң танылу алган әсәрләр. Лениногорск шәһәрендәге Мулланур Вахитов скульптурасы, Байлар Сабасындагы Павел Корчагин сыны да  – аның иҗаты.

Васил Маликов  – 1960 елларда яңа төзелгән ассамблеяларда, биналар диварындагы монументаль декорга, гомумән, Казанда монументаль сәнгатькә нигез салучыларның берсе. Алюминий һәм титан кебек яңа төр материаллар куллануы яңалык була.  Башка скульпторлар белән авторлыкта «Казан – биш диңгез порты» һәм «Идел буе халыклары» темаларына «Волга» кунакханәсенең фасадын бизи.

Сугышны кичүе дә эзсез узмый, ватанпәрвәрлек һәм геройлар темасы иҗатында аерым урын алып тора. Сугышчының эчке дөньясын, рухын аңлап тасвирлый, ул ясаган сыннарда сабырлык, ирләр ныклыгы, сынмас эчке көч сизелеп тора. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы каршындагы совет хакимияте өчен һәлак булган көрәшчеләргә багышланган монументны һәркем белә. Яраланып егылган сугышчы, соңгы көчен җыеп, җирдән кулын суза, көрәшегез дип исәннәргә мөрәҗәгать итә кебек. Аны ясау идеясе белән  Казандагы комсомоллар янып йөри, шәһәр яшьләре, һәйкәлне ясату өчен, акча җыялар. Иң яхшы проектны сайлау өчен конкурс уздырыла. Нәтиҗәдә һәйкәлнең скульптурасын Васил Маликов ясый, архитектура өлешен Алексей Спориус һәм Геннадий Пичуев эшли. 1967 елның 30 октябрендә монумент тантаналы рәвештә ачыла. 1960 нчы еллар Татарстан монументаль скульптурасында идея һәм сәнгати эшләнеше ягыннан зур әһәмияткә ия әсәр дип бәяләнә. Әлеге әсәр өчен авторлар 1980 елда ТАССРның Габдулла Тукай  исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Васил Маликов – 1968 елда булдырылган Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы бүләгенең беренче ике лауреатының берсе.

Әсәрләре Татарстан Республикасы Милли музеенда, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Дондагы Ростов шәһәре Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт, Тверь шәһәрләре картиналар галереясында саклана.

 

Рәссам күңеле

Замандашлары Маликовның башына – рәссамнарча итеп берет, өстенә гел затлы пәлтә-плащ киеп, бу паркта һава суларга йөрергә яратуы турында искә ала. Яшәгән фатирлары да ерак түгел, тәрәзәләреннән юл аша урнашкан әлеге данлыклы монумент күренеп торган Ершов урамында гына була. Аз сүзле, кырыс табигатьле рәссам ачылып сөйләшергә яратмый. Тормышындагы авыр вакыйгалар, сугыш дәһшәте, Совет хөкүмәтенең социализм кешесе тәрбияләүгә корылган идеологиясе йөрәгендә авыр йөк булгандыр дип гөманлый якыннары. Хатыны Галина белән һөнәре таныштыра, икесе дә – рәссам. Рухи яктан бер-берсенә бик якын булалар, аның вафатыннан соң рәссам нык бирешә, боегып кала. Васил Маликов 1992 елның 11 октябрендә вафат була. Рәссам истәлегенә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясы бинасына мемориаль такта куела.

Маликовлар бердәнбер уллары Борисны тәрбияләп үстерәләр. Ул мәктәпне тәмамлагач, очучылыкка укырга кереп, көнчыгышка чыгып китә, Красноярск, Якутиядә эшли. «Башта хәрби очучы идем, соңрак «гражданка»га күчтем. 1988 елда Казанга кайттым, хезмәт юлымны биредә дәвам иттем. 1993 елда очучы карьерасын төгәлләдем. Әлеге һөнәрне сайлавыма икесе дә иҗат кешесе булган әти-әнием каршы килмәде, гомумән, алар миңа тулаем сайлау мөмкинлеге бирделәр, – дип истәлекләрен барлый ул. – Әтием сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Тик бер тапкыр сугыш башлангач оешкан дивизиядән нибары 3 кеше калулары турында сөйләве хәтергә уелып калган. Көрәштәшләре белән сугышта узган юллар буйлап та  йөреп кайтканнар иде».         

 

Истәлек

«Остаханә ишекләрен ачты»

Асия МИҢНУЛЛИНА, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы, скульптор:

– Васил Маликов минем тормышымның авыр мизгелендә хәлиткеч роль уйнады. Ленинградтагы В.И. Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесында укыганда, скульптура бүлегенә күчәргә йөрим. Моның өчен тиз генә эшләремне күрсәтергә кирәк иде, ә минем ул кадәр хезмәтем дә, бу эш белән шөгыльләнерлек мөмкинлекләрем дә юк. Васил Маликов шул чакта мине, тәҗрибәсез япь-яшь кызны, үз остаханәсенә кертте. Сынчы өчен остаханә – илаһи урын ул, анда аның тормышының бер өлеше. Ул шул илаһи дөньясын минем белән бүлеште, профессиональ киләчәгемә юл ачты.

Талантлы скульптор гына түгел, Бөек Ватан сугышын кичкән кеше буларак та хөрмәтем чиксез. Ул буын кешеләре каршында тезләнеп баш иям. Холкындагы ныклык, гаделсезлеккә һәм әхлаксызлыкка түзеп тормау, чыныккан көчле рухы әллә каян сизелеп тора иде. 18 яшендә иләмсез зур орудие, авыр снарядлар белән берүзе калган мизгелдәге хисләрен дә ике сүз белән генә аңлата иде ул: «Они шли, я стрелял». Бер чарадан бик тә ачулы кайткан чагын хәтерлим. Ниндидер зур чарада Германиядән килгән делегация вәкилләренә чәчәк тапшыру бурычын йөкләгәннәр. Ул булдыра алмаган, чәчәген чүп чиләгенә ыргыткан...  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ