Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәс...

Бүгенге сабакларымда мин игътибарны татар халкының, гомумән, төрки дөньяның, мөселман өммәтенең күренекле вәкиле Ризаэддин бине Фәхреддин шәхесенә юнәлтмәкче булам.

 

 

100 елдан соң да борчыган сораулар

XIX гасыр ахырында – XX гасырның беренче чирегендә татар мәдәнияте һәм мәгарифе тарихында тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе ул. Остазы Шиһабетдин Мәрҗани шикелле, аның таланты да тирән һәм куәтле, эшчәнлеге бай һәм күпкырлы. Татар яңарышының беренче буын вәкилләре кебек, бүген ул да энциклопедик белемле галим, мәгърифәтче, дин эшлеклесе, педагог, философ, тарихчы, журналист, язучы һәм киң карашлы җәмәгать эшлеклесе буларак өйрәнелә.

Тарихи барыш кануннарына яраклы рәвештә, татар тарихы да кабатланып килә. 100 ел элек Риза Фәхреддин күтәргән һәм хәл итәргә алынган мәсьәләләрне без бүген кабат күтәреп чыгабыз һәм хәл итәргә алынабыз. Бу күренекле затның мирасын өйрәнүнең зарурлыгы һәм актуальлеге, фәнни-иҗтимагый әһәмияте нәкъ шуның белән аңлатыла да.

ХХ гасыр башында татар дөньясын борчыган мөһим мәсьәләләрнең берсе – Россиянең, шул исәптән татар халкының да, тарихи үсеш юлын билгеләү иде. Димәк ки, игътибар үзәгендә тарихи барышның ысулын – революцион яисә эволюцион тәрәккыят юлын сайлау мәсьәләсе торды. Риза Фәхреддин үзенең чыгышы, дөньяга карашы, әхлакый һәм милли-дини тәрбиясе, ислам тәгълиматына рухи якынлыгы аркасында иҗтимагый барышта сыйнфый көрәш һәм революцион катаклизмнар юлын кискен кире какты, эволюцион үсеш, милли һәм әхлакый традицияләрне саклау, явызлыкларны, кан коюларны булдырмау ягында иде. 1922 елда мәгърифәтче-галимнең Диния нәзарәтенә мөфти булып килүе дә аның тынычлык, социаль тотрыклылык, милли һәм рухи мирасны барлау һәм үстерү, аерым  алганда, газиз халкының аң-белем дәрәҗәсен, әхлакый тәрбиясен күтәрү максатлары белән бәйле булды.

Ә бит бүген дә алдынгы татар җәмәгатьчелеген шушы мәсьәләләр борчый. Беркемгә дә сер түгел – милли мәдәният һәм мәгърифәт, шулай ук әхлакый-рухи тәрбия мәсьләләрен уңышлы хәл иткәндә генә без сәяси һәм социаль тотрыклылык хакында сүз алып бара алачакбыз.

Шәрыкмы, гарепме?

ХХ гасыр башында татар дөньясы алдында торган тагын бер мөһим проблема – татарның үсеш кыйбласын билгеләү мәсьәләсе. Ул вакытта татар вакытлы матбугатында кабынып киткән «Шәрыкмы, гарепме?» бәхәсе шул хакта сөйли. Бу мәсьәләне дә беренчеләрдән булып Риза Фәхреддин үзе җитәкләгән «Шура» журналында хәл итәргә алына. Аның фикеренчә, татарның имин киләчәге Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләрнең органик берлеге, синтезы нәтиҗәсендә генә хәл ителергә мөмкин.

Бүген без Евразия бербөтенлеге концепциясенә корылган алгарыш юлыннан барабыз икән, бу 100 ел элек Риза Фәхреддиннең никадәр аек, төпле фикер йөртүе, аның пәйгамбәрлеге хакында сөйли.

Журналыбыз алдында торган максатларга яраклы рәвештә, күренекле галимнең тәрбия мәсьәләләре хакындагы фикерләренә җентекләбрәк тукталыйк. Монда да бүгенге көндә актуальлеген югалтмаган новаторлык ачышлары күп. Дәлил итеп Риза Фәхреддин каләменнән төшкән, тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган җитмешләп китаптан кайбер фикерләрне китерергә мөмкин. 

Бүгенге мәктәп укытучысы, бигрәк тә сыйныф җитәкчесе Риза Фәхреддин санап киткән гүзәл сыйфатларны, холык-гадәтләрне ачыклауга, аңлатуга, әйтик, шул ук сыйныф мисалында дәлилләүгә бер яки берничә «сыйныф сәгате» багышлый алачак. 

Мәктәп тәрбиясенең эчтәлеге

Аерым алганда, мәгърифәтче-галим беренчеләрдән булып яшь буынны тәрбияләү эшенә бик мөһим иҗтимагый-социаль мәсьәлә буларак әһәмият бирде. Мәсәлән, ул «Әдәбе тәгълим» исемле китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы булуын ассызыклап күрсәтте: «Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», – дип язды ул.

Мәктәп тәрбиясенең эчтәлеген дә беренчеләрдән булып Риза Фәхреддин билгеләргә алына. «Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме? – дигән сорау куя ул иң элек. Һәм шундук җавап та бирә:           – Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләүдер... Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...» Өстәп шуны гына әйтергә мөмкиндер: бүгенге мәктәп укытучысы, бигрәк тә сыйныф җитәкчесе Риза Фәхреддин санап киткән гүзәл сыйфатларны, холык-гадәтләрне ачыклауга, аңлатуга, әйтик, шул ук сыйныф мисалында дәлилләүгә бер яки берничә «сыйныф сәгате» багышлый алачак. 

 

«Шәхси үрнәк» принцибы

Ниһаять, Риза Фәхреддин «шәхси үрнәк» принцибын тәрбия эшендә иң үтемле педагогик принципларның берсе буларак игълан итә. Бүген моны дөньяның иң алдынгы педагогик мәктәпләре таный. «Хозурында саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер», – дип яза Риза Фәхреддин. Әлбәттә, шәхеснең бу сүзләре ата-аналарга да кагыла. Минемчә, иң элек аларга кагыла. Малайларга, кызларга милли тәрбия бирү хакында сүз алып барганда, «Ата-ана үрнәге» дигән принципны олпат галимебез һәрвакыт төп тема итеп ала. Танымыйча да булмый, кеше авыр эштән китә барган саен (хәзерге алдынгы технология заманында эш, хезмәт процессы һаман саен җиңеләя бара), хезмәт тәрбиясе дигән төшенчә дә тоныклана, үзенең төп мәгънәсен югалта бара. Ә бит хезмәтнең авыры-җиңеле юк. Китап уку да, дәрес әзерләү дә – хезмәт. Гомерендә бер китап укымаган ата-ананың үз баласын «Ник китап укымыйсың?» дип бертуктаусыз тиргәп торуы гаиләләрдә иң еш очрый торган күренеш бүген. Укымаячак ул бала, чөнки өйдә андый гадәт юк. «Әйдә, балам, бакча казып керик, агач утыртыйк, бергә машинаны төзәтик, эт оясы ясыйк, койма буйыйк яисә өй җыештырыйк, күмәч пешерик...» дигән кебегрәк эшкә өйрәтү ысуллары гомумән дә очрамый көндәлек тормышта. Көне буе монитор артында яки телефонда утыручы балаларына карап: «Акыллы булыр бу бала, зур кеше булыр, әнә бит ничек компьютерына ябышып ята, күп белергә тырыша», – дигән сүзләр белән күңел юатучы ата-аналар да бар.

Риза Фәхреддин, күрүебезчә, укытучы шәхесен турыдан-туры шушы «шәхси үрнәк» принцибына китереп бәйли. Әйе, бөек шәхесләр генә, үзе үрнәк булып, бөек шәхесләр тәрбияли ала. Укытучы хезмәтен сайлагансың икән – син инде бөек, чөнки зур шәхес кенә башкалар өчен җаваплылык ала. Такта сөрткәндә: «Апа, әйдәгез, үзем сөртәм», – дип, янына килеп баскан укучыларың булу бәхеттер ул. Киресенчә дә була: «Укытучы такта сөрттерә, гөлләргә су сибәргә, сыйныф бүлмәсен җыештырырга куша», – дип, гомерен балалар укытуга, тәрбия эшенә багышлаган өлкән укытучы өстеннән әләк язучылар да күбәйде хәзер.

Кеше авыр эштән китә барган саен, хезмәт тәрбиясе дигән төшенчә дә тоныклана, үзенең төп мәгънәсен югалта бара.

«Әхлак белән әдәбият гел бергә булырлар»

Риза Фәхреддин бүгенге көндә актуальлеген югалтмаган тагын бер мөһим методик күрсәтмәнең авторы булырга хокуклы. Әдәп белән әдәбиятны янәшә куеп өйрәнгән, аларның рухи тамырдаш төшенчәләр булуын гомере буе раслап, дәлилләп яшәгән беренче татар әдибе һәм педагогы ул. Әдәбият-сәнгать казанышларының тәрбия процессында никадәр үтемле булуы бүгенге көндә шик уятмый, киресенчә, әдәби иҗатның әхлакый яктан таза, гармоник шәхес тәрбияләүгә хәлиткеч тәэсире, хәзерге заман мәктәпләрендә укыту-тәрбия процессын оештырганда, төп принципларның берсе буларак кулланыла.

Бу хакта Риза Фәхреддин үзе нәрсә дигән соң? Менә ул – һәр мәктәпнең ишек башына язып куярга лаек сүзләр: «Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр...»

Тәрбия процессына әдәбиятны мәгърифәтче әйткән кимәлдә якынайту мәктәп дәреслекләре кысаларында гына мөмкин түгел, әлбәттә. Шуңа күрә милли тәрбия өстәмә әдәбиятны, әдәби вакытлы матбугатны, дәресләрдән соң үткәрелә торган уку сәгатьләрен, әдәби кичәләрне, викториналарны, конкурс-бәйгеләрне, әдипләр белән очрашуларны, әдәбият түгәрәкләрен, стена газета-журналларын да күз уңында тотарга тиеш.

Күренекле мәгърифәтче-галим, бөтен төрки һәм ислам дөньясы таныган рухани һәм талантлы язучы Ризаэддин Фәхреддиннең фикри, фәлсәфи һәм педагогик мирасы искиткеч бай. Бу мирас бүгенге көндә дә актуальлеген, әһәмиятен югалтмаган. Ул гына да түгел, бу мирас чорлар-дәверләр узган саен үзенең эчтәлеген, мәгънәсен, гуманитар мөмкинлекләрен ача гына бара. 

Автор: Галимҗан Гыйльманов

Фотолар Ризаэддин Фәхреддин музее архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ