Тәртибең үрнәк, эшләрең уңай булсын!
Укытучыларның традицион август киңәшмәсе быел Чаллыда – «Мастеровые» рус драма театры бинасында үтте. «Белем һәм тәрбия бирү: тарихи хәтердән – технологик лидерлыкка» дип исемләнгән пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых, мәгариф идарәләре, уку йортлары җитәкчеләре, мөгаллимнәр катнашты. Киңәшмә алдыннан урамда «Яр Чаллы шәһәре төзелеше системасы – мөмкинлекләр һәм үсеш территориясе» күргәзмәсе белән танышырга мөмкин иде. Фойеда исә республика мәгариф алгарышын тасвирлаган күргәзмә эшләде.
Кравцов фатиха бирде
Конференциядә катнашучыларны видео аша Россия Федерациясе мәгърифәт министры Сергей Кравцов сәламләде. «Укытучыга алмаш юк. Хәзер яңа технологияләр, ясалма фәһем турында күп сөйләшәләр. Бары тик укытучы гына укучыларда белемгә чын кызыксыну, өлкәннәргә хөрмәт һәм үз Ватанына мәхәббәт тәрбияли ала», – диде министр.
Сергей Кравцов мәгарифкә караган төп мәсьәләләргә дә кагылды:
- Һәр мәктәптә бәхәсләрне җайга салу комиссиясе төзелергә тиеш. Комиссия эшчәнлеге норматив-хокукый актларга нигезләнә.
- Укытучыларның хисап эшләре исемлеге – биш, тәрбиячеләрнең – ике, көллият педагогларының алтыдан артмаска тиеш. Бу хакта уку йөкләмәләрен киметү турындагы 704 нче боерык гамәлгә керде.
- Бүгенге көндә Мәгърифәт министрлыгы Хезмәт һәм Финанс министрлыклары белән бергә педагогларга хезмәт хакын түләү системасының бердәм алымнарын эшли.
- Киләсе елга билгеләнгән бурычлар һәм планнарның төп юнәлешләре арасында уку йортларын капиталь төзекләндерү һәм яңа мәктәпләр төзү дә кертелгән.
- 2026/2027 уку елы яңалыгы: 5 нче сыйныфларда «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» предметы укытыла башлау.
- Сәламәтлеге чикле булган балаларга уңайлы шартларда сыйфатлы белем бирү игътибарда булырга тиеш.
- 1 сентябрьдән Россия балалар бакчаларында «Орлята-дошколята» һәм «Игелекле уеннар» проектларын гамәлгә ашыру башлана.
- Өй эшләре гамәлдә кала. Алар үткән материалны кабатлау өчен кирәк.
Шулай да педагогларны яклау, җәмгыятьтә бу һөнәрнең абруен күтәрү мөһим мәсьәлә булып кала. Россия Президенты тарафыннан педагогларның аерым статусын билгели торган Указ расланды.
Төп тезислар
Төп доклад белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
- 2010 елдан бирле 115 мәктәп, 303 балалар бакчасы төзелде. 820 сабыйга исәпләнгән тагын 3 яңа бина төзү эшләре тәмамланып килә. Быел 5 яңа мәктәп һәм 4 мең укучыга исәпләнгән 2 өстәмә уку корпусы ачылачак.
- Тигезсезлек: шәһәр мәктәпләре тулган, ә кечкенә торак пунктларда алар тулы куәтнең дүрттән бере дәрәҗәсендә эшли. 2030 елга укучылар саны 6 процентка кимү әлеге тигезсезлекне тагын да арттырачак. Бигрәк тә авыл мәктәпләрендә. Бүген министрлык тарафыннан районнар белән берлектә мәгариф объектларыннан файдалану стратегиясе эшләнә.
- Куркынычсызлык: мәгариф объектларының иминлеген тәэмин итүгә бюджеттан 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Белгечләрнең бер эш сәгате 230 сумга кадәр арттырылган. Автопарк яңартылган: 59 иске автобус яңага алмаштырылган, яңа маршрутлар ачылган.
- «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм ТР Рәисе ярдәме белән мәктәпләрнең 63 процентында «Хезмәт» һәм «Иминлек һәм ватанны саклаучылар» кабинетлары яңартылган. Яңа уку елында «Физика», «Музыка» һәм «Рәсем» класслары яңартылачак.
- Яңа уку елыннан 6–8 нче сыйныфларда җәмгыять белеме саны кыскартылып, «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» предметы укытыла башлый. 2028 елны тугызынчылар рус теленнән йомгаклау әңгәмәсен үтүдән тыш, тарих буенча телдән имтихан да тапшырырга тиеш була.
- 5–7 нче сыйныфларда чит телне уку бер сәгатькә кыскарачак. Ләкин бу телне укытуның сыйфатына зыян китермәскә тиеш.
- БДИ буенча уртача балл сигез предметтан арткан. 416 укучы югары балл җыя алган (364 е – 100, 50 се – 200 балл).
- 2024 елдан бер имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеге кергән иде. Бу уку елында 3000 укучы әлеге мөмкинлектән файдаланган. Нәтиҗәдә укучыларның 70 проценты үз нәтиҗәләрен яхшырта алган, 13 проценты шул балларны җыйган, 17 проценты нәтиҗәләрен начаррак тапшырган.
- Бөтенроссия олимпиадаларында 269 укучыбыз җиңүче һәм призёр булган. Шул рәвешле, без Мәскәүдән соң икенче урында.
- Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән берничә алгарыш проектына старт бирелде. «Физмат алгарыш» проекты ике ел эчендә уңай нәтиҗәләр бирде: 40 сыйныф ачылды, 200 түгәрәк эшли, аларга 2000 укучы йөри. Быел «Физхим алгарыш»ка старт бирелде.
- Сентябрьдән мәктәп һәм көллиятләрдә ясалма фәһемгә өйрәтүче түгәрәкләр эшли башлый. Әлеге укытучыларга 25 мең сум түләү дә каралган. Студент һәм магистрларга илнең алдынгы югары уку йортларында «Алгарыш-Ясалма фәһем» укулары оештырылды.
- Татарстан Республикасы карары нигезендә, 2026 елның 1 гыйнварыннан балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрне муниципаль берәмлек башлыклары җитәкли башлады. Бүгенге көндә 92 мең укучы күзәтүгә алынган. Бу – күп кенә ата-аналарга борчу тудырса да, начар күренешләрне кисәтү өчен юнәлтелгән эш. Проблемаларны вакытында күреп, ярдәм кулы сузу үтемлерәк.
- Яңа уку елыннан Совет чорындагы гамәл кире кайта: тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Әлегә механизм 13 мәктәптә сынала. Бу дәресләрдәге дисциплинаны яхшыртып, укытучы белән укучы арасында уртак ихтирамны ныгытыр дип көтелә. Узган ел меңнән артык укучысы булган мәктәпләргә 306 өстәмә педагог-психолог ставкасы кертелгән.
- Кадрлар: яшь белгечләргә өстәмә түләүләр 2500 сумнан 10 мең сумга кадәр арткан. СПОлар өчен «Безнең яңа профессионал», «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» һәм «Безнең яңа тәрбияче» дигән яңа түләүләр кертелгән. Торак арендалаган өчен компенсациядән 70 педагог инде файдаланган. 350 торак сертификаты тапшырылган. Бер ел эчендә укытучыларның эштән китү очраклары кимегән, яшьләрнең күбесе мәктәпләрдә кала, алай гына да түгел, кайчандыр профессиядән китүчеләр кире мәктәпләргә кайта башлаган.
- Бүген чыгарылыш укучыларының 60 проценты урта һөнәри белем бирү оешмаларын сайлаган. 3 ел эчендә юриспруденция һәм икътисадка бүлеп бирелгән бюджет урыннарының 60 проценты авыл хуҗалыгы һәм машина төзелеше юнәлешләренә күчерелгән. Ясалма фәһем үсеше белән бәйле яңа: «ЯФ эшләре буенча белгеч» әзерләү өчен 100 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
«Мәгариф системасында билгеле бер казанышлар бар. Ләкин башкарасы эшләр дә җитәрлек. Бүген яңа технологияләр, электрон платформалар үсеш алган, ясалма фәһем кулланыла. Шулай да мәгариф кешелекнең: «кеше», «гаилә», «җәмгыять» һәм «дәүләт» төшенчәләренә нигезләнә».

Фәнни алгарыш
Татарстанда интерактив Фән һәм технологияләр үзәге төзергә телиләр, аның концепциясе эшләнгән инде. Бу хакта үз чыгышында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте: «Татарстан Рәисе йөкләмәсен үтәү йөзеннән Иннополис университеты Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясе, Мавыктыргыч фән һәм техника йорты белән берлектә интерактив Фән һәм технологияләрнең үзәге концепциясен эшләде. Үзәк балага тикшеренүче үткән юлны (сорау, эксперимент, хата, дәлил һәм ачыш) күрсәтергә тиеш».
Рифкать Миңнеханов шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына Иннополис университеты белән берлектә, ачык һавада федераль дәүләт белем бирү стандартларына бәйләп һәм аларны укыту планында исәпкә алып, дәресләр форматын әзерләргә тәкъдим итте. Проектны сынау режимында Казан һәм Югары Ослан мәктәпләрендә гамәлгә ашыра башларга була, диде ул.
Моннан тыш, бердәм интеллектуаль белем бирү платформасын гамәлгә ашырырга тәкъдим итте. «Старт мәйданчыгы – республиканың ун мәктәбе», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Фото: tatarstan.ru





Комментарийлар