Татар каһарманнары. Йөзәй Саинов
Петербургның тарих архивында Сенатның 1851 елның 31 декабрендәге указы нигезендә, дворянлыкта расланган Казан татар нәселеннән булган Саиновлар турында архив эше саклана.
Солдат баласы
Бу архив эшендә иң мөһим документ офицер Йөзәй Әхмәр улы Саиновның отставкага китүе турындагы указны билгеләргә мөмкин. Бу – аның биографиясен һәм хәрби хезмәтен узу үзенчәлекләрен җентекләп ача торган материал. 1849 елда отставкага китү турындагы указга кул куйган вакытта, Йөзәй Әхмәр улының яше биредә «илле җиде яшендә» дип күрсәтелгән, димәк, ул якынча 1792 елда туган булып чыга. Чыгышы белән солдат балаларыннан. Әтисе Әхмәр Саинов үз вакытында рекрутлыкка алынган һәм аның хезмәт чорында яки отставкадан соң гаиләсендә Йөзәй туган. 1812 елгы Ватан сугышы башланганда, 20 яшьлек Йөзәй Казан хәрби солдат мәктәбен тәмамлый һәм рәсми рәвештә июнь аенда хәрби хезмәткә алына. Аның беренче вазифасы һәм хезмәт урыны алдагы гомерен билгеләячәк: 1812 елның 9 ноябрендә ул элиталы лейб-гвардия артиллерия бригадасында канони итеп билгеләнә.

Салих Саинов хатыны Мәрьям белән. 1909 ел
40 яшендә – обер-офицер
Шулай итеп, Йөзәй артиллерия гаскәрләренә, гвардия частена эләгә. Аның отставкага китүе турындагы указында «походларда булмаган» дигән язу, ул нинди дә булса сугышларда турыдан-туры катнашмаган дигәнне аңлата.
1817 елның 18 мартында Йөзәй Саинов шул ук частьта бомбардир итеп күтәрелә, ә 1819 елның 29 декабрендә, гвардиядән армия частена 1 нче Гренадер артиллерия бригадасына күчерелә. Шунда 4 нче класслы фейерверкер дигән унтер-офицер чинын ала. 1820 елның 29 июнендә ул 3 нче класслы фейерверкер була. 1826 елның 17 декабрендә үрнәк җәяүле ротага хезмәт итү өчен күчерелә. 1828 елның 2 апрелендә Йөзәй Әхмәр улы 2 нче класслы фейерверкер итеп күтәрелә.
1833 елның 5 апрелендә 40 яшендә Йөзәй Саинов үзенең беренче обер-офицер прапорщик чинын ала. Шуннан соң җирле артиллерия гарнизонының 3 нче ярымротасында хезмәт итү өчен туган ягына – Казанга кайта. 1836 елның 18 сентябрендә ул шул ук Казан артиллерия гарнизонының 1 нче ротасына күчерелә. 1837 елның 12 гыйнварында офицер Саиновны Казан дары заводына хезмәткә күчерү турында боерык чыга. Биш елдан соң, 1842 елның 31 мартында «бик яхшы тырыш хезмәте өчен» подпоручик дәрәҗәсенә күтәрелә.
Император рәхмәте белән

Казанның нәселле дворянкасы Биби Диләфрүс Йөзәй кызы Саинова. Казан. 1870–1890 еллар
Унтер-офицер дәрәҗәсендә булганда ук, Йөзәй Әхмәр улы Изге Анна орденының билгесенә лаек була. Ул чорда Россия империясе армиясендә бу билге белән 20 ел «шикаятьсез» хезмәт иткән түбән чиннар бүләкләнгән. Йөзәй Саинов өчен әлеге чор 1832 елга туры килә, бу вакытта ул 2 нче класслы фейерверкер чинында үрнәк җәяүле ротада хезмәт итә. Инде прапорщик обер-офицер чинында 1836 елның 29 мартында «бик яхшы тырыш һәм ашкынучан хезмәте өчен император мәрхәмәте белән 175 сум белән» премияләнә. Әмма офицер Йөзәй Саинов өчен иң зур бүләк, һичшиксез, император Николай I шәхси мактавы була. 1836 елның 21 августында ул, башка офицерлар белән бергә, Николай I Казан артиллерия гарнизонын карап чыкканда, гарнизонның бик яхшы торышы өчен «югары илтифатка» лаек була. 1849 елда Йөзәй Саинов югарырак поручик чины, пенсия һәм хәрби мундир кию хокукы белән отставкага чыга.
Алты бала атасы

Мөхәммәдгали Мәхмүдов хатыны Биби Гөлчәһрә һәм кызы Биби Гайшә белән. Казан. 1870 ел
Йөзәй Әхмәр улы Саиновның алты баласы булган:
1835 елда туган улы Госман – 1888 елда Оренбург татар укытучылар мәктәбенең инспекторы (җитәкчесе), статский советник.
1839 елда туган кызы Биби Диләфрүс – нәселле мактаулы граждан, Казанның 1 нче гильдия сәүдәгәре Исхак Мостафа улы Апаковта кияүдә була.
1845 елда туган кызы Биби Гөлчәһрә – танылган татар каллиграфы, педагог һәм мәгърифәтче, статский советник Мөхәммәдгали Мәхмүдовка (1824–1891) кияүгә чыга.
1846 елда туган улы Гали – 1912 елда надворный советник, Чаллы почта-телеграф конторасы начальнигы.
1851 елда туган улы Салихгәрәй – әтисе юлыннан китеп, хәрби карьера сайлый. Император армиясе подполковнигы чинында отставкага чыга. Казан татар дворян нәселеннән булган Алкиннар гаиләсеннән Мәрьям Шаһиәхмәт кызына өйләнгән.
1855 елда туган улы Шәйхелислам – аның турында әлегә мәгълүматлар табып булмады.
Фотолар Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан
Канонир – рус император армиясендә артиллерия гаскәрләрендә түбән дәрәҗә.
Бомбардир – рус император армиясендә артиллерия гаскәрләрендә югары квалификацияле түбән дәрәҗә. Бомбардир итеп солдатларны үрнәк тәртипләре һәм хезмәтне яхшы белүләре өчен билгеләгәннәр.
Фейерверкер (алманчадан: Feuer һәм Werker – «ут хезмәткәре») – рус император армиясендә артиллерия гаскәрләрендә унтер-офицер дәрәҗәсе.
Изге Анна орденының билгесе (рәсми булмаган исеме «Анна медале») – Россия империясенең түбән хәрби чиннары өчен билгеләнгән елларда яхшы хезмәтләре һәм сугышчан булмаган батырлыклары һәм казанышлары өчен бүләк.
Югары илтифат (Высочайшее благоволение) – Россия империясендә монархның шәхси бүләге, аңа түрәләр һәм хәрбиләр лаек була алган.
Хәлим Абдуллин





Комментарийлар