Татар каһарманнары. Миргазиян Крымов
Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары ветераны, разведчик, полковник Миргазиян Крымов 1891 елның 7 апрелендә Татарстанның Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылында мулла Галиулла Идиятулла улы Крымов гаиләсендә туа. 1906 елда гаилә таркала, әнисе Сабира Мөхәммәтҗанова туган авылы Юлтимергә кайта, анда укытучы булып эшли. 1907 елда Миргазиян Казанга укырга китә һәм әтисе белән элемтәсен
Рядовойдан – офицерга
1911 елда Казан Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. 1911–1915 елларда Минзәлә өязендә земство мәктәбе укытучысы булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, 1915 елның августында армиягә алына һәм Казандагы 95 нче пехота запас полкына рядовой итеп билгеләнә. 1916 елның мартында Кавказ фронтына 118 нче запас пехота полкына күчерелә, ә аннан май башында юнкер булып 2 нче Тифлис прапорщиклар мәктәбенә җибәрелә. Аннары Чиләбе шәһәрендә 109 нчы запастагы пехота полкында офицер булып хезмәт итә.
1917 елның февралендә Чиләбе эшче һәм солдат депутатлары Советында үзенең хәрби частеннан вәкил була. Мартта эсерлар партиясенә керә һәм апрельдә эшчеләр комитеты рәисе итеп сайлана, Бөтенроссия мөселман корылтаенда катнаша. 1917 елның августында эшче һәм солдат депутатлары Советы таләбе буенча Миргазиян Крымов рота командиры итеп билгеләнә. Аннары Чиләбе Дәүләт Думасы һәм башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана, солдат секциясе Президиумы әгъзасы була. Корнилов фетнәсе вакытында Миргазиян Чиләбе гарнизоны башлыгы вазифаларын башкара. Аның җитәкчелегендә 163 нче запас полкта фетнә бастырыла, шуннан соң Чиләбе гарнизонының барлык мөселман солдатлары ротага берләшәләр, аның командиры итеп Миргазиян Крымов билгеләнә.
.jpg)
Полковник Крымов
1918 елның ахырында Россия Коммунистлар партиясе сафларына керә. Гражданнар сугышында катнаша. 1918–1919 елларда хәрби эшләр халык комиссариаты (Мәскәү) каршындагы Мөселман хәрби коллегиясенең хәрби бүлек мөдире; Казанда 2 нче совет мөселман пехота курсларын оештыруда катнаша; Казан, Сарапул, Чиләбе, Акмулла ныгытылган районнары штабларында командир булып хезмәт итә. 1926 елда М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1926–1931 елларда Кызыл Армия штабының разведка идарәсе карамагында хезмәт итә, Төркиядә махсус задание үти. 1931–1932 елларда Кавказ армиясе штабының бүлек начальнигы. 1933–1935 елларда Беренче Казан укчы дивизиясе штаб начальнигы, аннары командиры була. Полковник дәрәҗәсен ала.
Мөгаллимлек чоры
1935–1942 елларда педагогик эштә: М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең гомуми тактика кафедрасы җитәкчесе, И.В. Сталин исемендәге Мәскәү институтының хәрби кафедрасы укытучысы, Кызыл Армиянең югары хәрби гидрометеорология институтының тактика кафедрасы өлкән укытучысы. 1939 елда Миргазиян Крымовны Коммунистлар партиясеннән чыгаралар, сәбәбе «әтисенең атып үтерелүе турында партия оешмасына хәбәр итмәүдә чагылган партияне алдау мотивлары буенча» дип язылган. Ләкин алга таба кулга алынмый.
Исемле дивизиядә
1942 елның 6 октябреннән янә фронтта: 98 нче укчы дивизиясе командиры урынбасары. Сталинград оборонасында катнаша. 1943 елда 387 нче Перекоп укчы дивизиясе, аннары Кутузов орденлы 127 нче Чистяков укчы дивизиясе командиры була. 1944 елдан 38 нче укчы дивизия командиры, аннары 2 нче Украина фронтының 232 нче укчы дивизиясенең строй часте буенча командиры урынбасары. 1944 елның сентябрендә яңадан Коммунистлар партиясенә кабул ителә. 1945 ел башыннан 206 нчы укчы дивизиянең строй часте буенча командиры урынбасары.
.jpg)
Миргазиян Галиулла улы Крымов, гвардия полковнигы, Кутузов орденлы 127 нче Кызыл Байрак укчы дивизиясе командиры булганда, дивизиясе белән сугыша-сугыша, Чистяково шәһәренең көньяк-көнчыгыш читенә килеп җитә һәм 1943 елның 2 сентябрендә иртән Чистяковоны (хәзерге Торез шәһәрен) азат итә. Шуннан соң 127 нче укчы дивизиягә «Чистяковская» исеме бирелә.
1945 елның 15 апрелендә Миргазиян Крымов Австрия җирендә сугыш вакытында батырларча һәлак була. Сомбор шәһәрендә (Сербия, Воеводина) җирләнә.
Ленин ордены, ике тапкыр Кызыл Байрак ордены, II дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнгән.
Хәлим АБДУЛЛИН, тарих фәннәре кандидаты
Фотолар Татарстан Милли музее һәм авторның шәхси архивыннан алынды





Комментарийлар